Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ icon

Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ



НазваниеПитрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ
Дата конвертации12.12.2012
Размер31.13 Kb.
ТипДокументы

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ШӘЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ



ТЕМА: “ОРГАНИЗМДА КАН ХӘРӘКӘТЕ. КАН ӘЙЛӘ НЕШЕ ОРГАННАРЫ”.


8 нче сыйныфта биологиядән үткәрелгән дәрес планы

1 нче категорияле биология укытучысы Мәннәпова Зөлфия Мөхәммәтовна.


Максат: Кеше организмында кан әйләнеше органнарын , организмда кан хәрәкәтен өйрәнү, тере организмнарда кан әйләнеш системасы эволюциясен күзаллый белүләре-нә ирешү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү.


Җиһазлау:

Таблицалар:1.Йөрәк. 2.Кан әйләнеш системасы.

3. Кеше организмының кан белән тәэмин ителеше. 4. Ароморфозлар.

Муляж : йөрәк . Пиктограммалар: “ Умырткасызларда кан әйләнеше “ , Балыкларда, җир – су хайваннарында, сөйрәлүчеләрдә , кошларда , имезүчеләрдә кан әйләнеше “. Индивидуаль эш өчен схемалар, тестлар.


Дәрес барышы.

:

I Кереш. Укытучы :

Ничә гасыр буе хирурглар

Аңлар өчен кеше йөрәген

Тырышканнар... ләкин йөрәк кенә

Яшереп килгән үзенең серләрен

Һәм ниһаять , егерменче гасыр

Якынайтып изге теләкне-

Кыюларның кулына ачкыч бирде

Ачып карар өчен йөрәкне.

Хирурглар , сезнең кулыгызда

Күпме корал, күпме көч!

Сезнең өчен йөрәкләрнең хәзер

Калмагандыр инде сере һич.

Гиппократ , 2500 ел элек яшәгән Аристотель организмда кан

әйләнеше белән кызыксынганнар.1628 нче елда В. Гарвей күп ачышлар ясый.

Ә хәзер йөрәккә катлаулы операцияләр ясыйлар. Хәтта йө -

рәк күчерү очракларын да беләбез . Милләттәшебез Ренат Акчурин 1995--нче елда РФ. Призиденты Б. Н. Ельцин йөрәгенә операция ясады .Ул коронар микрохирургия мәктәбенә нигез салучы.

“Юлдаш” газетасы материалы күрсәтелә. 2002ел, ноябрь.


--- II. Үткәннәрне кабатау.

__Әйдәгез, 8 нче сыйныфта өйрәнгән белемнәрне искә төшерик.Эш-

не түбәндәге эзлеклелектә алып барырбыз:

1. Боҗралы суалчаннар

2. Моллюсклар.

3. Бунтыгаяклылар .(кысласыманнар, үрмәкүчсыманнар, бөҗәкләр)

4. Ланцетник

5. Балыклар.

6. Җир-су хайваннары.

7. Сөйрәлүчеләр.

8. Кошлар.

9.Имезүчеләр.

Укучылар аларның кан әйләнеш системасына кыска характеристека бирәләр.

Укытучы: Канның кислород сыйдырышлылыгы арта, гемоглабин (су-

лау пигменты ---аксым , металл) арта.

III.Яңа материал. Ә хәзер кеше организмында кан әйләнеш система-

сы турында өйрәнербез.

  1. Кан әйләнешенең төп органы---йөрәк. Таблица һәм Айсылу яр

дәмендә кеше йөрәге төзелеше белән танышырбыз.Алдагы дәрес-

тә өстәмә эш итеп бирелә.

Укытучы :Йөрәк зур эш башкара.
Бу аның катлаулы төзелешле булуын күрсәтә.

А.Бүлге—уң һәм сул яртыларга бүлә.

Б.Карынчыкларның стенасы калынрак, ә сул карычыкныкы тагын да калынрак.

В.Сул карынчык белән сул йөрәгалды арасында 2 капкачлы , ә уң карынчык белән йөрәгалды арасында 3 капкачлы , аорта белән үпкә

артерияләре арасында ярымайсыман клапаннар була.3әр.

2. Кан тамырлары: Артерия йөрәктән органнарга илтә. Стенасы шома мускуллы , тыгыз . эластик. 3 катлам күзәнәкләрдән тора. Дәреслектәге рәсем буенча. а) тыгыз тоташтыргыч тукыма, б) шома мускулларның калын катлавы,эластик җепселләр, в) күзәнәкләрнең

эчке катлавы (эчке ,урта, тышкы) .
^

Вена. Органнардан йөрәккә илтә. Стенкасы артериянекеннән юка-


рак ,йомшаграк , 3 катлам , урта катлам юкарак . Клапаннар канны кирегә агызмый .

Капиллярлар --- иң вак кан тамырлары , 1 катлау яссы күзәнәкләрдән торалар . Алар аша матдәләр һәм газлар алмашы бара. 150 миллиард капилляр бар. Экваторны 25 тапкыр әйләнергә җитә.

Аорта --- иң эре кан тамыры.

IV .Ныгыту. Схемалар бирелә. Дәфтәргә схемадагы санның нәрсә күрсәтүен язалар .Парлы эш. Укып тикшерелә. (кан әйләнеш системасы ).

Алар әшләгәндә тест өләшенә. Өй эшенә бирелә.


V.ЙОМГАКЛАУ. Компьютердагы материал күрсәтелә.Сезгә бирелгән тестлар шул материалдан алынды.


Өстәмә эш : Йөрәк авырулары, аларны кисәтү юллары турында өстәмә материаллар тупларга.



Похожие:

Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconДәрес конспекты Укытучы Гимадиева М. Ш
Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе Питрәч муниципаль районы Татарстан Республикасы
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconПитрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ
Сугыш Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары,...
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconШәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Максат. Брига әзерлек максатыннан, укучыларның кушма җөмлә буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен...
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconМетодик темам
Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Җәлилова Г. И. ның эш тәҗрибәсеннән – gzalilova narod ru
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconШәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары исемлеге. (2008-2009нчы уку елы)

Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconI тур биременә җавабы
...
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconКомпьютерда эшли башлагач,бездә кызыклы кичереш
Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Халикова Юлиянең информатика фәненнән сорауга җавабы
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconҮткәрү срогы: 30 апрель. Үткәрү урыны: Куныр урта мәктәбе базасында. Үткәрү тәртибе
Финалга чыккан һәрбер укучы эксперт комиссиясе алдында имтихан тота. Үзенең белем дәрәҗәсен күрсәтә, булган белемнәрен раслый
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconМөслим районы Мөслим 2 нче урта
Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың...
Питрәч районы шәле урта гомуми белем бирү МӘКТӘБЕ iconКөшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8
Борынгы заманнарда ук кешеләр хезмәтне жиңеләйтергә тырышканнар. Шул максаттан төрле машиналар һәм механизмнар иҗат иткәннәр. Техника...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов