“Атмосфера басымы icon

“Атмосфера басымы



Название“Атмосфера басымы
Дата конвертации13.12.2012
Размер33.85 Kb.
ТипДокументы

Дәреснең темасы. Атмосфера басымы


Дәреснең максатлары: 1.Һаваның авырлыгы булуын тәҗрибәләр юлы белән исбатлау, атмосфера басымын аңлату.

2.Басым турында белемнәрне үстерү, мәсьәлә чишү күнекмәләрен ныгыту.

3. Атмосфера басымының җирдәге тереклек өчен әһәмиятен күрсәтеп экологик тәрбия бирү.


Дәреснең тибы: яңа белемне бирү дәресе.

ДӘРЕСНЕҢ ТӨРЕ: проблеманы чишү дәресе.

Методлар:беседа, сөйләү, демонстрация, эксперемент, мәсьәләләр чишү, компьютер технологиясе.

ҖИҺАЗЛАР: компьютер, мультимедия, экран, таблицалар:”Измерения атм. давления”, “барометр-анероид”, һава авырлыгын үлчәү өчен шар, үлчәү, пыяла көпшә, сулы савыт, стакан, озын юка агач линейка, автомат су эчергеч, ливер, шприц.


Искәрмә: Алдагы дәрестә ике укучыга чыгышлар әзерләп килергә әйтелгән иде. Чыгышларның темасы: 1.Атмосфера басымының ачылу тарихы. 2. Паскаль турында хикәят.


^ ДӘРЕСНЕҢ БАРЫШЫ.

1.Оештыру. Укучыларны барлау, дәрестә катнашкан кунаклар белән таныштыру.


2.Актуальләштерү: Укучылар, без басым темасын өйрәнәбез.Сорауларга җавап биреп карагыз әле.(1нче слайд)

1.Басым дип нәрсә атала?

2.Каты җисем ясаган басымны исәпләү формуласы нинди?

3. Сез нинди басым берәмлекләрен беләсез?

4. Газ басымын ничек аңлатырга?

5.Паскаль законын әйтегез.

6.Сыеклык ясаган басымны нинди формула белән исәплиләр?

Укучылар җавап биргәндә ике укучы билетлар буенча мәсьәлә чишә.

1нче мәсьәлә. 60см биеклегендәге су савыт төбенә нинди басым ясый?

Суның тыгызлыгы 1000 кг/м.

2нче мәсәлә. Нефть баганасы нинди биеклектә булганда , ул савыт төбенә 2,4 кПа басым ясый? Нефтьнең тыгызлыгы 800 кг/м.


3. Укучыларны проблеманы аңларга әзерләү.

2 нче слайд. “Паскаль тәҗрибәсе.”

1648 нче елда Паскаль бу тәҗрибәне ясап замандашларын таң калдырган. Су тутырып бик әйбәтләп ябылган мичкәгә Паскаль бик нечкә көпшә беркеткән.Йортның икенче катындагы балконга менеп көпшәгә бер стакан су салган. Мичкә такталарын аерып, су ага башлаган. Бу күренешне ничек аңлатырга?

3 нче слайд. Океан тирәнлекләрендә басым. (слайдлар буенча әңгәмәдән соң укучылар су үзенең авырлыгы белән басым ясавын, суның биеклеге никадәр зуррак булса басымның да зурырак булуына төшенәләр.)


4. Яңа теманы аңлату . 4 нче слайд.”Һаваның басымы бармы?”

Бу проблеманы чишү өчен түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк.


  1. Һаваның авырлыгы бармы?

  2. Һава катламының биеклеге калынмы?

1 нче сорауга җавап табу өчен тәҗрибә ясап карыйбыз. Укучыларга сорау куела. Үлчәү,герләр ,пыяла шар,суыру насосы ярдәмендә һаваның массасын ничек билгеләргә мөмкин.

Җавап: пыяла шарны һавасыз һәм һавасы белән үлчибез.

н ә т и җ ә . Һаваның авырлыгы бар. Исәпләп чыгарганнар, 0 градуста, 1куб метр һаваның массасы 1,29кг. Димәк аның авырлыгы Р=gm , Р=10н/кг.1,3кг=13Н.

Җирне чолгап алган һава сүрүе атмосфера дип атала.Ясалма иярченнәр атмосфераның берничә мең км. биеклеккә кадәр сузылуын билгеләгәннәр. Өстәге һава катламы астагы катламнарны үз авырлыгы белән кыса. Паскаль законы буенча бу басым барлык юнәлешләргә дә бер төрле күчерелә.


^ Тәҗрибә №1 (пыяла көпшәгә төсле су суыру)

Атмосфера басымын ничек исәпләргә соң? P=gph формуласы бу очрак өчен бармый, ни өчен?

17 нче гасырда Италия галиме Эванджелиста Торричелли тәҗрибәсе (таблица)

р(атм)=р(тер)

(бу тәҗрибәне без таблицадан гына өйрәнә алабыз. Терекөмеш парлары бик агулы, алар белән эшләү тыела.)


5. Ойрәнелгән материалны ныгыту.

Атмосфера басымының барлыгын раслаучы тәҗрибәләр күрсәтелә.

1.Сулы стакан белән.

2.Нечкә агач линейка һәм гәҗит белән.

3.Ярымшарлар һәм суыру насосы белән.

Физкульт минут.(укучылар һава океанында йөзәләр һәм очалар)

Укучылар чыгышы 1. Атмосфера басымының ачылу тарихы


2. Паскаль турында хикәят.

Н Ә Т И Җ Ә. Безне чорнап алган һава катламы үз авырлыгы белән ясаган басым атмосфера басымы дип атала. Нормаль атмосфера басымы 760мм тер. баг. тигез була.

5нче слайд.” Паскальнең су барометры.” Ни өчен атмосфера басымын үлчәү өчен су барометрыннан файдаланмыйлар?


6. Дәфтәрдә эш. Тема , число языла.

Атмосфера ( грекча атмос-пар,һава, ә сфера-шар)

Барометр (грекча барос-авырлык, ә метрео-үлчим.

Нормаль атмосфера басымы 760мм тер. баганасына тигез.Ул ничә паскаль була? (Укучылар мәсьәләне дәфтәрдә чишә)


6 нчы слайд. “Атмосфера басымының әһәмияте”(Югары һәм түбән атмосфера басымнары турында әңгәмә )


7. Өйрәнгәннәрне практикада файдалану.. Автомат су эчергеч, ливер, шприц дигән приборларның ничек эшләвен аңлатырга.


7 нче слайд. “Өй эше” 40,42укырга,

Иҗади эш “Ни өчен Җирнең һава сүрүе бар?”

1мм тер. баг. ничә паскальгә тигез?


8. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.



Похожие:

“Атмосфера басымы iconАтмосфереда 300мм диаметрлы торба аша килә. Агрстан 3кг см
Безгә Шәмәрдән компрессор станциясеннән кудыралар. Безнең агрска кадәр 12кг см2- 55кг см2 атмосфереда 300мм диаметрлы торба аша килә....
“Атмосфера басымы iconВопросы к зачету по теме «Человек и атмосфера»
...
“Атмосфера басымы iconПоложение о проведении конкурса "Класс года"
Выявить лучший класс, в котором установлены благоприятный психологический климат и творческая атмосфера для развития личности учащихся...
“Атмосфера басымы iconЦесевич В. П. Что и как наблюдать на небе (М.: Наука, 1984. – фрагменты из книги)
Наземные наблюдатели никогда не открыли бы этих источников излучения, так как земная атмосфера полностью поглощает рентгеновские...
“Атмосфера басымы icon«Газ – зәңгәр ягулык»
Авыл эчендәге торбалар төрле юанлыкта: 25 мм дан 159 мм га кадәр һәм тимердән эшләнгән. Ике урамга газ җир астыннан һәм полиэтилен...
“Атмосфера басымы iconСумочный
Антресольные нечисти заняты работой по дому. Ерофей вылез из холодильника и сует везде свой нос. Вдруг он замечает зрителей, начинает...
“Атмосфера басымы iconАрмен Сардаров
И город — великий Нью-Йорк со своей архитек­турной опрокинутостью в небо. Еще вспоминается атмосфера тех бурных лет с уходом старого,...
“Атмосфера басымы iconАбага чәЧӘГЕ” Фатихов Булат 9нчы сыйныф Куныр урта мәктәбе физика
Россиянең бөтен халкы өчен проблема булып газга бәяләрнең үсүе генә тора. Һәм Россиянең берникадәр халкы газга тоташтырылмаган, аларны...
“Атмосфера басымы iconТреугольники. Мировое служение могуществом мысли
Члены Треугольников приводят в Движение энергии, которые сплачивают, сближают людей всех национальностей, всех вероисповеданий и...
“Атмосфера басымы iconАндриенко Кристины и Прутовых Даши
В рамках социокульурного центра программа смотра была подготовлена совместно сдк и школа. Она включала в себя различные жанры: здесь...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов