Тема: Ут дус та, дошман да. Максат icon

Тема: Ут дус та, дошман да. Максат



НазваниеТема: Ут дус та, дошман да. Максат
Дата конвертации30.09.2012
Размер43.81 Kb.
ТипДокументы

Тема: Ут дус та, дошман да.


Максат: укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казалар сәбәпче булуын ,

“ Янгын- зур фаҗига” икәнен хикәяләр, шигырь, мәкальләр аша төшендерү, анализлау;

ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;


Кулланмалар: Ачык дәрес газеталары, 2005 апрель, 2006 январь

« Көмеш кыңгырау” газетасы 2000 ел № 50-51


Тәрбия сәгате барышы:

Тема мәкаль белән бирелгән. Мәкаль эчтәлеген анализлау.

Дус сүзенең мәгънәсен аңлауларын ачыклау.

  • Ни өчен ут дус диелгән?

( Ут җылылык, яктылык бирә. Ут ярдәмендә ашарга пешершбез, телевизор карыйбыз, үтүк ут белән эшли...)

Укытучы ярдәмендә нәтиҗә ясау:

  • бүгенге көндә дөньяны утсыз, газсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Зур-зур самолетлар күктә оча, теплоходлар суда йөзә, поезлар чаба. Өйләрдә җылы, рәхәт. Дуслар бер-берсенә ярдәм итәләр. Чыннан да ут безнең дустыбыз дип әйтә алабыз, чөнки ул безгә бик нык булыша. Бер-берең белән дус, тату яшәгәндә генә зур эшләр башкарып була, шул вакытта гына бәхетле булырга мөмкин. Р. мингалимовның “ Дусларың гына булсын” шигыре укыла.


^ Ыгылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була-

Дусларың гына булсын!


Мәкаль уку.

“ Саклана белсәң генә ут- дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя.”

Укытучы:

  • Дошман дип нинди кешеләргә әйтәләр?

Укучыларның җавабы.

  • Кешегә зыян салучы, тәртипсез кешеләрне, гел начарлык эшләү турында уйлап йөрүче- көнче, явыз сугыш чукмарларын дошман диләр. Ә ут нинди очракта безнең дошманга әйләнә соң?

( Кулны пешерә, кешене йорт-җирсез калдырырга , үлемгә сәбәпче булырга мөмкин, юлына очраган һәр нәрсәне ут көлгә әйләндерә, аны туктату бик кыен)


Газета язмаларын укучылардан укыту:

1. “ Бер шырпындан килгән зыян” (4 бит)

2. “ Ваемсызлык гаепле” ( 11 бит)

Укытучы:

Ут – дустыбыз әнә шулай рәхимсез дә була ала. Кешеләрнең дә ут эчендә янып үлгән очраклары күп. Сак, бик сак, булырга кирәк аның белән! Шырпы уенчык түгел.


3. Кәстрүл хикәятен уку. Янгын сәбәбен таныту. (15 бит)

4.
Мәкальләр буенча аңлашу


^ Ут төшкән җирен көйдерә”

Ут чыкканда җил астында калма”

Утның уены юк”

Уттан калмый, бурдан кала”

Утны күз яше белән генә сүндерә алмассың”

Янгынны сүндергәнче, булдырмау яхшырак”


Сорауларга җавап бирү:

1. Учакны нинди урыннарда ягарга ярамый? ( Коры агачлар, салам, печән кибәне, йорт янында җилле көнне)

2. Син мәктәптән кайтканда бер йорттан төтен чыкканын һәм кечкенә бала елаган тавыш ишетәсең. Син нәрсә эшләр идең?

3. Яңа ел чыршысын бизәгәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?


^ 4. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү:

- Әгәр дә өстендәге киемең яна башласа, җиргә ятып ауна. Телевизор яна башласа, аны су сибеп сүндермә, башта ток килү челтәреннән өз, аннары гына өстенә тыгыз одеал капла.

- Янгын була калса, беренче чиратта янгыннан чыгарга тырыш. Чыгу юллары ут эчендә булса, чыгам дип ут эченә ыргылма. Төтен белән агуланмас өчен, авызыңны, борыныңны куляулык белән томала. Һәм тәрәзә янына килеп, яисә балконга чыгып хәбәр сал. Янгыннан чыгуга 01

хезмәтенә шалтырат.

-Өйдән чыгып киткәндә, бүлмәдә ут сүнгәнме икәнен тикшер. Бервакытта да телевизорны, яисә башка электр приборларын уттан алмыйча калдырма. Аш бүлмәсендәге газ плитәсе сүнгәнме? Һәрвакытта да игътибарлы бул һәм ут белән шаярма.


^ 5. “ Ут белән уйнамагыз!”- шигырен укып аңлату.


Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән, ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди.

Арыш арасында кереп

Кырын төшеп яткан, ди

Кешедән качып папиросны

Авызына капкан, ди

Шырпы сызган, төтен йөткан,

Буылып-буылып йөткергән.

Папиросны читкә атып,

Теш аралый төкергән.

Ә папирос мыштым гына

Саламны көйрәткән, ди.

Талгын җилләр утны һаман

Игенгә үрләткән, ди.

Ут кулын көйдертеп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Кыр уртасына җиткән.

Инде малай бар көченә

Авылына ычкынган.

“ Янабыз бит, коткарыгыз!”-

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур басуны

Ялкын ялмап өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәләкәт

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан уйламагыз!


6. Йомгаклау

Укучылар, киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.


Олы Солтан урта гомумбелем бирү мәктәбе





Сыйныф сәгате.

Мустафина Ф.Г.

2006-2007 уку елы.





Похожие:

Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconТема: Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә
Максат: Телнең кешеләр арасында аралашу, җәмгыятьне үстерү коралы булуы турында мәгълүмат бирү, тел гыйлемен өйрәнүнең максатларын...
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconТема: Максат: 1 төсле кәгазьләрдән кышкы төнне сурәтләргә өйрәтү
Күзләрне йомдык. Кышны күз алдына китерик. (Шул вакытта магнитофоннан мондый сүзләр яңгырый)
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconТема: Исемнәрнең берлек һәм күплек
Максат: 1 Исемнең берлек һәм күплектә килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconТема: Тел һәм тел гыйлеме. Кереш
Максат: Телнең кешеләр арасында аралашу, җәмгыятьне үстерү коралы булуы турында мәгълүмат бирү, төрки телләр гаиләсе “вәкилләре”...
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconТема: Нульгә тәмамланган ике санны язып тапкырлау Максат: нульгә тәмамланган ике санны язып тапкырлауны өйрәнү
Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Математика дәресен башлап җибәрик. Бүген без дәрестә Нульгә тәмамланган ике санны язып тапкырлауны...
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconДокументы
1. /Авторский коллектив.doc
2. /Введение.doc
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconДокументы
1. /Авторский коллектив.doc
2. /Введение.doc
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconШәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Максат. Брига әзерлек максатыннан, укучыларның кушма җөмлә буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен...
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconДокументы
1. /Гинекология-методичка/New Folder/Тема 7 (ЗППП).doc
2. /Гинекология-методичка/Литература.doc
Тема: Ут дус та, дошман да. Максат iconӘфганстан – йөрәк ярасы
Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү;...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов