Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика icon

Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика



НазваниеБалалар ♦ Әйләнә ♦ Логика
Дата конвертации30.09.2012
Размер70.7 Kb.
ТипВикторина

Олы Солтан урта гомуми белем бирү мәктәбе


Математик викторина


сценарие




Математика укытучысы

Шайхутдинова Н.В.

Уен барышы:

Уен командалар белән һәм уенның кагыйдәләре белән таныштырудан башлана. Уенда түбәндәге темалар буенча сораулар була:

Балалар

Әйләнә

Логика

Телдән исәплим

Саннар

Күппочмаклар

Теоремалар

Закончалыклар

Бизнес

Каркас

Шифровка

Тигезләмәләр

Музыка

1 турны башлыйбыз. Темалары: балалар, әйләнә, телдән исәплим, логика. Җирәбә белән уенны башлаучы команданы билгелибез. Команда теманы һәм сорауның бәясен сайлый.

1 ТУР

Темалар

Сорауның бәясе

Балалар

100

200

300

400

500

Әйләнә

100

200

300

400

500

Телдән исәплим

100

200

300

400

500

Логика

100

200

300

400

500


1.БАЛАЛАР.

100. Өйдә 12 чокыр һәм 9 чынаяк бар иде. Балалар чокырларның яртысын һәм 7 чынаякны ваттылыр. Ничә чокыр чынаяксыз калды? (4)

200. Абыйсының 2 конфеты, эненсенең 12 конфеты бар. Конфетлары тигез булсын өчен энесе абыйсына ничә конфет бирергә тиеш ?(5)

300. Кечкенә Вәли песи тырнагач 5 минут, шөпшә чаккач 3 минут артыграк елый.
Ә әнисе сабын беләп юа башлагач, ул шөпшә чакканнан 2 тапкыр артыграк елый. Әнисе аны 11 минут юа. Юынган, чиста Вәли ничә минут елаган? (5мин)


400. Гали кухняда 5 таракан үтергән һәм 3 тапкыр күбрәген яралаган. 3 таракан яралардан үлгән, ә калган тараканнар терелгәннәр һәм Галигә үпкәләп күршеләренә кереп киткәннәр. Ничә таракан күршеләренә кергән ? (12)

500. ^ Аукцион- сорау. Бу сорауга бәяне иң күп куйган команда җавап бирә. Әгәр аларның счетларында суммалары сорауның бәясеннән аз икән, алар иң түбән бәяне генә куя ала.

Гали белән Вәли 5 әр пирожки сатып алганнар. Гали үзенең пирожкиларын 6 минутта ашап бетерде һәм Вәлинең 1әр пирожкины 4 әр минут ашаганын күреп акылыннан яза язды. Гали күпме вакыт Вәлинең ашаганын карап торыр ? (14 мин)


2. ӘЙЛӘНӘ

100. Борынгы заманнарда бу термин булмаган. Аны XVII гасырда француз математигы Франсуа Виет керткән. Латиннан тәрҗемәсе “тәгәрмәч спицы” мәгънәсендә. Бу термин ничек атала ? (радиус)

200. Нинди нокта өчпочмакның биссектрисалары кисешкән ноктада урнашкан. (камаулы әйләнә үзәге).

300. Тапкырласа юк итә, йөзне түгел меңне дә.

Нинди сан бу?... Үзенә булмый аның берни дә. (0)

400. Төрле зурлыктагы әйләнәләрдән ничек концентрик әйләнәләр ясарга. (үзәкләрен бергә җыярга).

500. Капчыкта песи. Сорауны алган команда җавап бирүчене билгели.

Бу сүз грекчадан “өчпочмакларны үлчәү” дигәнне аңлата, математиканың бер бүлеге бүлеге. (тригонометрия)

^ 3.ТЕЛДӘН ИСӘПЛИМ.

100. (- 1/3)


200. (5)


300. (1)


400. 2 sin150 sin750 (1/2)


500. Аукцион - сорау. Бу сорауга бәяне иң күп куйган команда җавап бирә. Әгәр аларның счетларында суммалары сорауның бәясеннән аз икән, алар иң түбән бәяне генә куя ала.

8• 125• 52 (52000)


4.ЛОГИКА

100. Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Кайсы авыррак: грушамы, персикмы? (груша)


200. Әгәр иртәгеге көн кичәге көн булса, якшәмбедән кичәге көнгә кадәр ничә көн үткән булса, якшәмбегә кадәр шулкадәр көн калган булыр иде. Бүген нинди көн ? (чәршәмбе)

300. Артык фигураны тап: (4)


400. Ике малай гитарада , берсе балалайкада уйныйлар. Әгәр Гали белән Вәли һәм Вәли белән Барый төрле инструментларда уйнаган булсалар, Барый кайсы инструментта уйнаган ? (гитарада)

^ 500. Капчыкта песи. Сорауны алган команда җавап бирүчене билгели.

Өчпочмакта туры почмакка каршы ятучы як. (гипотенуза)


Консультантлар 1 тур нәтиҗәләре белән таныштыралар. Хәзер икенче турга күчәбез. Икенче турның темалары: музыка, саннар, күппочмаклар һәм тигезләмәләр.

2 ТУР

Темалар

Сорауның бәясе

Музыка

100

200

300

400

500

Саннар

100

200

300

400

500

Күппочмаклар

100

200

300

400

500

Тигезләмәләр

100

200

300

400

500


1.МУЗЫКА

100. Кешенең йөрәге бер генә, ә менә Салават ничә йөрәк турында нинди җыр

башкара? (Ике йөрәк)

200. Кушарга-алырга, иҗектән сүз ясарга өйрәтүче җыр. (Өйрәтәләр мәктәпләрдә)

300. Иң көчле хис турындагы җыр. (Беренче мәхәббәт)

400. Суның ике халәте турындагы җыр (Карлы яңгыр)

500. Атмосферадагы су парларының бергә җыелып көй тудыруы турында җыр.

(Моңлы яңгыр)

2. САННАР

100. Бу саннар предметларны санарга кирәк булган өчен барлыкка килгәннәр.

(натураль).

200. 0 гә беткән яки җөп цифрга беткән саннарны ничек атарга була ? (җөп)

300. “Саннар дөнья белән идарә итмиләр, әмма дөнья белән ничек идарә иткәннәрен

күрсәтәләр” кем сүзләре ? (Гете)

400. Египтлылар һәм римлылардан аермалы буларак, без унарлы санау системасын

кулланабыз, бары тик төрле10 цифрдан торган “баскычлар”. Болар нинди

баскычлар” ? санап чыгыгыз. (берәмлекләр, дистәләр, йөзләр)

500. Вавилон язуларында бу сан икеләтелгән почмак билгесе белән язылган.

Индеецлар аны “сунья” (буш) сүз дип атаганнар, гарәпләр “ас-сыфр” дип

тәрҗемә иткәннәр. Бу нинди сан ? (0)

3.КҮППОЧМАКЛАР

100. Нинди күппочмак төзек күппочмак дип атала? (барлык яклары һәм барлык

почмаклары тигез булган)

200. Аукцион-сорау. Квадрат һәм ромбның яклары тигез. Кайсы фигураның

мәйданы зуррак.

300. Бу дүртпочмакның исеме грек сүзеннән алынган, русчага тәрҗемәсе “столик”

дигәнне аңлата, шул ук сүздән “трапеза” сүзе дә килеп чыккан. (трапеция)

400. Бу термин грекчадан алынган, борынгы заманда юла кебек әйләнә торган җисемне белдергән. Нинди фигура турында сүз бара ? (ромб)

500. Кабарынкы җидепочмаклыкның почмаклары суммасын табыгыз. (900)

4 ТИГЕЗЛӘМӘЛӘР.

100. b яки c коэффициентлары нульгә тигез булса, квадрат тигезләмә ничек атала?

(тулы булмаган квадрат тигезләмә)

200. Шешә бөкесе белән 11 сум тора. Шешә бөкесеннән 10 сумга кыйммәтрәк. Бөке

күпме тора? (50 тиен)

300. Капчыкта –песи. Бу сүз ике латин сүзен кушудан килеп чыккан “дважды” һәм

секу”, мәгънәсе икегә бүлү дигәнне аңлата . (биссектриса)

400. Тигезләмәләрне чишүнең бу юлы һәрвакытта да төгәл тамырларын таба алмый

һәм төгәл сызым күнекмәләрен башкаруны таләп итә (график)

500. Тигезләмәнең тамырларын табарга:


(тамырлары юк)


Консультантлар 2 тур нәтиҗәләре белән таныштыралар. Иң аз балл җыйган команда уеннан төшеп кала.

^ ФИНАЛ ТУРЫ

Финал турының темалары: сүзләр төзү, теоремалар, каркас, закончалыклар, бизнес. Командалар чиратлап үзләренә ошамаган темаларны төшереп калдырып баралар. Кайсы команданың баллы күп , шул команда башлый. Җавабын яза да астына үзенең ставкасын яза.

^ 1.Сүзләр төзү.

Сүзләр төзегез һәм артыгын күрсәтегез:

уырт, зысык, отнак, бку (куб)

2.Теорема.

Пифагор теоремасының тарихы кызыклы. Бу теорма Пифагор исеме белән бәйле булса да, ул аңа кадәр үк билгеле була. Вавилон язмаларында бу теорема Пифагорга кадәр 1200 еллар элегрәк очрый. Ихтимал, ул вакытта әле аның исбатланышын белмәгәннәрдер, ә гипотенуза белән катетлар арасындагы бәйләнеш, үлчәү нәтиҗәләренә нигезләнеп, тәҗрибә юлы белән табылган булуы мөмкин. Пифагор, күрәсең, бу бәйләнешнең исбатланышын тапкан. Борынгы шундый бер риваять яшәп килә: Пифагор үзенең ачышы хөрмәтенә аллаларга үгез корбан иткән, икенче мәгълүматларга караганда, хәтта йөз үгез корбан иткән. Аннан соңгы гасырлар дәвамында Пифагор теоремасының башка төрле исбатланышлары табылган. Хәзерге вакытта алар йөздән артык исәпләнә. Аларның берсе белән без таныштык. Теореманы әйтеп бирегез, нинди теорема турында сүз бара ? (Гипотенузаның квадраты катетларының квадратлары суммасына тигез)

3.Каркас

Озынлыгы 120 см булган тимерчыбыктан кубның каркасын ясарга кирәк. Кабыргасы 10 см лы куб ясау өчен тимерчыбыкны иң аз санда ничә кисәккә бүләргә кирәк ? (4)

4.Бизнес.

Гали пирожкилар пешерә һәм аларны базарда сата. Беренче көнне ул берәр сумнан 100 пирожки саткан. Икенче көнне бәясен 10 % ка төшергән һәм 110 пирожки саткан. Ул кайсы көнне күбрәк акча эшләгән һәм ничә сумга ? (беренче көнне 1 сумга)

5. Закончалыкны табарга һәм саннар рәтен дәвам итәргә: 0, 3, 8, 15, ?

(24, саннар 3,5,7,9, га үсә)

Консультантлар җаваплар язылган кәгазьләрне җыеп алалар


Команда____________җавабы____________________________ ставкасы ___________

Команда____________җавабы____________________________ ставкасы ___________

Дөрес җавап:_____________


Уенга нәтиҗә ясау. Җиңүче команданы билгеләү.




Похожие:

Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconТатар балалар матбугате
Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Татар балалар журналларындагы әлегә кадәр заман укучысына килеп җитә алмаган әдәби-нәфис...
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconДокументы
1. /Математическая логика - 1ч Логика высказываний, логика предикатов.doc
2. /Математическая...

Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconЮ. П. Попов дальневосточный государственный университет тихоокеанский институт дистанционного образования и технологий логика предисловие Часть I. Традиционная логика Глава I. Основные закон
Ее называют также наукой о выводном знании, наукой о доказательствах. Логика исследует сцепление мыслей между собой, их необходимые...
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconЛогика арифметики и логика жизни
При анализе заявленной проблемы психологу важно почувствовать наличие скрывающихся за ней проблем другого уровня, имеющих отношение...
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconДокументы
1. /НЕЧЕТКАЯ ЛОГИКА И ИСКУССТВЕННЫЕ НЕЙРОННЫЕ СЕТИ/CHAPTER1.pdf
2. /НЕЧЕТКАЯ...

Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconК. Поппер логика и рост научного знания
Избранные работы из книги: Логика и рост научного знания. М.: Прогресс, 1983
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconВ. И. Кириллов а. А. Старченко логика глава 1 предмет и значение логики
Но в отличие от других наук, изучающих мышление человека, например физиологии высшей нервной деятельности или психологии, логика...
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconИгътибар!!! 17-22 нче ноябрь көннәре мәктәбебездә Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты атналыгы дип игълан ителә! Укучылар, атна дәвамында сезне түбәндәге чаралар көтә

Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Табигать исә һаман да бертөрле кебек. Көн дә таң ата. Кояш чыга һәм нурларын чәчә яки болыт артына поса. Ел фасылары әйләнә дә килә....
Балалар ♦ Әйләнә ♦ Логика iconЛогика цикла как логика эволюции §26. Коническая спираль
Аналогичным образом homo sapiens есть квантовый итог и эволюционный плод Гиперцикла архантропов, древнейший человек – квантовый итог...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов