Әхәт Сафиуллин – танылган язучы icon

Әхәт Сафиуллин – танылган язучы



НазваниеӘхәт Сафиуллин – танылган язучы
Дата конвертации30.09.2012
Размер80.19 Kb.
ТипДокументы

Әхәт Сафиуллин – танылган язучы.

Солтан мәктәбенең меңләгән укучылары арасыннан калкып чыгып, үзенең тормыш юлын язучылык һөнәре белән бәйләгән сатира һәм юмор остасы Әхәт ага Сафиуллинны белмәүче кеше юктыр.

Әхәт Хафизулла улы Сафиуллин (әдәби псевдонимы - Әхәт Хафизулла) 1936 нчы елның 26 декабрендә Донецк өлкәсе Путиловка районының Путиловка поселогында туган . Аңа 8 ай тулуга әти-әнисе туган якларына- хәзерге Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылына әйләнеп кайтканнар.

Ул шушы авылда үсә . Иске Арыш башлангыч мәктәбеннән соң, Балыклы Чүкәй (5-7 кл) һәм Олы Солтан урта мәктәбендә ( 8-10 кл) белем ала. 1944 елда Солтан мәктәбен тәмамлап, ике ел Казан шәһәрендә техник училищеда укып, төзүче-мастер һөнәре ала. Һәм күп гомер шушы эшкә турылыклы булып кала. Ә 1967 нче елда Казан шәһәренең төзүче инженерлар институтының кичке бүлеген тәмамлый.

1958-60 нчы елларда Ватаны алдында хәрби бурычын үти. Аннан соң яңадан төзелешкә кайта. Бу эшнең төрле баскычларын үтә: мастер, прораб, участок начальнигы, производство техник бүлеге башлыгы һәм баш инженер булып эшли. Кыскасы 35 елдан артык гомере төзелеш белән бәйләнгән.

Мәктәптә укыганда ук газеталарга мәкаләләр яза торган булган. Казанда техник училищеда укыганда 22 завод газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә, аннары “Яшь Сталинчы” ( хәзер “Татарстан яшьләре”) газетасы каршындагысына йөри. Бу газетаның иң актив авторларыннан саналган.

Беренче әдәби әсәре - “ Аерылганда кавышу” хикәясе 1956 елда язылган. Ул язучы Сафа Сабиров ярдәмендә “ Яшь Сталинчы”ның ике санында басылып чыга. Бу 1957- 58 еллар. Шуннан соң буш вакытларында гел яза торган була. Ләкин күбесенчә үзе өчен генә диярлек, чөнки ул бик тыйнак кеше, редакцияләргә бирергә кыймый. Ә бераз соңрак, 1978- 79 елларда гына, редакцияләргә тәкъдим итә башлый. Бик теләп бастыра башлаганнар. 1982 елда “ Язларында ялгыз йөрсәң”, 1986 елда “ Онытылган вәгъдә” дигән китаплары басылып чыга. Аларда башлыча төзүчеләр тормышына багышланган берәр повесть һәм алтышар хикәя тупланган иде.

1980 елда юмор һәм сатира әсәрләре ( шаян, сатирик хикәя, юмореска, памфлет, монолог, фельетон) яза башлады. “ Чаян” журналының бик актив авторына әверелә. Хәер юмор, сатира белән сугарылган әсәрләрен башка газета-журналларда бастырып киләләр. Бүгенге көндә дә басылып тора.

1991 елда льготалы пенсиягә (55яшьтән) чыккач, “Чаян” журналы Әхәт аганы үзенә эшкә чакыра. Анда 2,5 ел эшли. Аннары “Заман-Татарстан” газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазифасын үти.

^ 1996 елның июненнән бирле “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өлкән корреспондент булып хезмәт итә.

1957 нче елда юмор һәм сатира әсәрләре тупланган “Сер бирмәдем” исемле китабы дөнья күрә.
Ә 2000нче ел азагында “Тулгана дөнья” дигән җыентыгы басылып чыга.


Сирәк-мирәк шигырьләр дә язарга ярата. 1997 елда “Казан” журналында бер пьесасы чыга. Быел “Раннур” нәшриятында сөекле шагыйребез –сатира һәм юмор остасы Әхәт Сафиуллин җырчы Габдулла Рәхимкулов турындагы истәлекләр китабы дөнья күрер дип исәпли. Аның сүзләренә язылган “Туган якның таң җилләре” җыры да бар.

^ Туган якның таң җилләре

Әйтте миңа читтә дә

Онытма туган ягыңны

Хәтта соңгы чиктә дә

Кушымта: Туган якның таң җилләре

Туган яклардан сәлам

Читтә йөргәннәр сагышын

Шушы җырыма салам.

Туган якның таң җилләре

Нигә йомшак шулкадәр?

Артларыннан чабар идем,

Кире иссәләр әгәр.

Кушымта: Туган якның таң җилләре

Туган яклардан сәлам

Читтә йөргәннәр сагышын

Шушы җырыма салам.

Яшьлегебез хатирәләре

Балык Бистәсе районының Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлавыбызга төп-төгәл илле ел тулды. Үзе бер гомер! Заманында тирә-якта гына түгел, республикабыз күләмендә дә дан казанган, укучылары әйләнә-тирәдәге
егермешәр чакрымдагы авыллардан килеп укып йөргән мәктәп иде ул, чөнки авылларыбызда тулы урта мәктәпләр булмаганга күрә без 8-10 нчы сыйныфларда шушында йөреп укыдык.


Безнең шушы Олы Солтан мәктәбеннән дә нинди генә танылган кешеләр чыкмады! Татарстанның халык артистлары Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй (ул язучы да әле!), язучылар Рәшит Гариф, Әхәт Гаффар, Госман Гомар, шагыйрь Мансур Шиһап, «Яшь сталинчы» (соңыннан «Татарстан яшьләре») газетасы редакторы Салих Гарипов, очучылар Исмәгыйль Абдуллин, Әнәс Садриев, хәрби офицер Зиннур Сираҗиев, юрист Илгиз Вәгыйзов һ.б. бик күпләр шушы мәктәпне тәмамлаган шәхесләр.

...Классташларым Әкрам Солтанов белән Мәхмүт Әхмәтшин күңелендә шушы илле
еллыкны кайчандыр үзебез укыган мәктәбебезгә кайтып билгеләп үтәргә кирәк дигән бик тә күркәм уй туган иде. Менә, ниһаять, 19 июньдә Казан педагогика университетында җыелдык та автобус белән шунда кайтып киттек. Яшьлегебезгә кайткандай тоелды бу сәяхәт: бер-беребезне бик сагынышканбыз, күңелләребездә никадәр яшьлек хатирәләре сакланып калган һәм алар ул көнне хисләр
ташкыны булып тышка бәреп чыкты. Мөгаен, бер сыйныфтан дүрт язучы чыккан мәктәп Татарстанда юктыр. Ә бездән чыкты. Әйтик, бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты шагыйрь Роберт Әхмәтҗановны (кызганыч, никтер кайтмады) тагарлар яши торган төбәкләрдә белмәгән кеше юктыр. Искиткеч талант иясе буларак Олы Солтан мәктәбен генә түгел, районыбызны да данлаган шәхес. Ә шагыйрь, күп кенә җыртекстлары һәм берничә китап авторы Мидхәт Миншинны безнең халык аның Татарстан радиосыннан ясаган ялкынлы
чыгышлары аша да яхшы хәтерли - ул монда утыз тугыз ел эшләп, соңгы ун елында аның баш мөхәррире булды. Хәзер исә аны халкыбыз лирик шагыйрь, күп җыр текстлары һәм берничә китап авторы буларак та белә. Авыл тормышын, авыл кешесе психологиясен бөтен нечкәлекләре белән белгән язучы Вакыйф Нуруллин, иҗатында авыл җирлегенә гомере буе тугры калып, аның кешеләренә, авыр хезмәтләренә багышланган ничәмә-ничә повесть язды, үзенең гаҗәеп оста, йөгерек теле белән язылган әсәрләре аша бөтен татар мохитенә танылды.


Бу мәктәптә безне Хәлифә Рәхимова, Габдулла Яруллин, Габдулла Сибгатуллин, Наталья Крылова, Рифгать Селәйманов, Әминә Нәҗметдинова, Мөхәммәт Мазһаров һ.б. бик тирән белемле, үз һөнәрләренә бөтен барлыклары
белән гашыйк булган, укучыларын чын күңелдән сөйгән эчкерсез укытучылар белем бирде. (Күпләре вафат инде, урыннары җәннәттә булсын). Мәктәп директоры Хәлифә апа укучыларында татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан искиткеч зат иде мәрхүмә. Кайчак «Ул безгә татар телен һәм әдәбиятын универ-
ситет дәрәҗәсендә укыткан икән!» дип гаҗәпләнеп куям. Аның шушында эшләгәндә республикада беренчеләрдән буларак Ленин ордены белән бүләкләнүе тикмәгә генә түгел иде шул. Ярты гасырлык юбилей мондый хокукны бирә дип
саныйм, инде үз классташларыбыз хакында берничә сүз. Бер класстан соңыннан
исемнәре Татар энциклопедиясенә кергән дүрт язучының
(мин фәкыйрегезне дә санаганда) чыгуы тормышта еш очрый торган күренеш түгелдер, мөгаен. Гел уку отличнигы булган тыйнак Әкрам Солтановны ничек телгә алмый үтәсең?! Ул
урта мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, өч ел Октябрь районының бер чуаш авылы мәктәбендә - өч, Казанның 35 нче мәктәбендә ике ел биология фәненнән балалар укытты. Очрашуда катнашкан «кызларыбыз»дан Роза Абдуллина үзенең рухы-халәте белән гомере буе авыл тормышыннан, авыл табигатеннән аерыла алмады, күп еллар авыл
Советы рәисе кебек шактый җаваплы вазифа башкарып, Пәрәү авылы (Лаеш районы) халкының рәхмәтен яулады, Зәкия Вәлиева педагог һөнәрен сайлады һәм гомере буе җаны сөйгән шушы эшенә тугрылыклы булып калды, Зәйтүнә Садыйкова ничәмә-ничә дистә еллар сәүдә өлкәсендә намус белән эшләде, Тәнзилә Шиһапова исә бөтен гомерен төзелешкә багышлады (без аның белән кайчандыр төзуче-мастерлар әзерләүче техник училищеда бергә укыган идек). Аларның барысы да матур тормыш корып, берничәшәр бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде балдан татлы оныклары бар. Шунысы сөенечле: «кызларыбыз» әлегә тикле яшьлек дәртләрен саклаган - матур, моңлы итеп җырлыйлар, шаян сүзлеләр, җорлар. Алар юкка гына «Без бүген яшьлегебезгә кайткан кебек булдык», - дип әйтмәгәннәрдер, мөгаен. Хәер, ул көнне бу сүзләрне барыбыз да әйтте, чөнки очрашу рухы безне, чыннан да, моннан ярты гасыр артта калган мәктәп елларыбызга алып

кайткандай булды шул.

Классташыбыз Алексей Семенов, Казан дәүләт университетын тәмамлап, тәмам
пенсиягә чыкканчы Казан шәһәре мәктәпләрендә биология фәне укытты, ә аның авылдашы Алексей Александров Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлап, менә инде кырык ел буе Биектау районында шушы һөнәре буенча эшләвен дәвам итә. Муса Рисаөв дигән егетебез эшчәнлеген җиңел сәнәгатькә багышлады, туннар тегү фабрикасында күп еллар буе цех җитәкчесе булды. Очрашу рухы мәктәптә һәрвакыт тыйнаклыгы белән аерылып торган Әкрам Солтановны да дулкынландырмый кала алмады.
^ Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса,- дип тикмәгә генә җырлап җибәрмәгәндер. Уртак хис булгангадыр, әлбәттә, җырны барыбыз да күтәреп алдык. Әкрамны әйтәм, оста биюе белән бергә (илле еллык очрашу җырсыз-биюсез буламыни?!) менә дигән итеп җырлый да икән бит! Бу «егетебез» авыл хуҗалыгы һәм педагогика институтларын тәмамлады, мәктәпләрдә, ә 1968-2000 елларда, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, Казан педагогика университетында студентлар укытты, мактаулы исемнәргә лаек булды. Җыр дигәннән, Мәхмүтебез дә бик матур җырлый икән ләбаса! Белмәгән көе, белмәгән җыры юк! Ә мин аны бик «коры» кеше дип йөри идем. Хәзерге көндә өлкән юстиция советнигы булган Мәхмүт Әхмәтшин урта мәктәптән соң КДУның юридик факультетын тәмамлап, юрист, булып эшли-эшли Татарстан прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән, аннан соң күп еллар буе Казан шәһәре прокуроры булып эшләгән бик җитди кеше. Хәзерге көндә Казан дәүләт педуниверситетының юридик бүлеген җитәкли. Кайчандыр кечкенә буйлы «малай» иде, баһадир гәүдәлегә әйләнгән!


Классташыбыз Фарук Мифтахов концертларда гел оста биюче буларак катнашып кил-
гәнгә, сәнгать юлыңнан китәр төсле иде. Ә ул, күп авырлыкларны җиңеп, табиб һөнәрен сайлады. Озак еллар районыбыз хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.


Бу очрашуга укытучылардан бары тик безгә вакытында рус телен укыткан Наталья Крылова гына килгән иде. Хәзер Питрәч районында яшәүче, инде өлкән яшьтәге укытучыбызның безнең белән Олы Солтан мәктәбенә тикле кайтуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли: искиткеч сабыр, җайлы һәм тирән белемле Наталья Георгиевна безне дә үзе укыта торган рус теле кебек үк ярата, хөрмәт итә иде, шуны тагын илле ел буе салый алган икән яраткан укытучыбыз. Шуңа күрә укытучыларыбызны зурлап телгә алганда ул, һичшиксез, лаек булган мактау сүзләрен чын күңелдән аңа да ирештердек. Ә Розабыз исә аның иңнәренә ак шәл салды.

Ни кызганыч, шушы илле ел эчендә инде уналты классташыбыз бу дөньядан китеп
барган икән. Аларның һәрберсен минутлык тынлык белән
искә алдык. Инде әйтеп үткәнемчә, бу очрашудан бик хисләнеп, күп хатирәләрне искә төшереп, яшьлек вакытыбызны кабат кичергәндәй яшәреп, рухланып
кайттык. Шуңа күрә аны оештыруга күп көч куйган Әкрам белән Мәхмүтебезгә, автобус биргәннәре өчен Казан педагогика университеты ректорына, аш-су әзерләп каршылаганнары өчен Олы Солтан мәктәбе директоры Дамир Миңнулла улына, аның укытучылары Гөлфия Мөхәммәтшина белән Нина Фәхриевага барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә.


Тагын очрашырга язсын, классташларым!




Похожие:

Әхәт Сафиуллин – танылган язучы iconВакыйф Нуруллин – танылган язучы
Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясенә эшкә алына һәм 1977 елның июненә кадәр анда башта-хатлар бүлегендә...
Әхәт Сафиуллин – танылган язучы iconРоберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты
Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов