Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин icon

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин



НазваниеТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин
Дата конвертации30.09.2012
Размер40.16 Kb.
ТипДокументы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин.


Язучы һәм журналист Мидхәт Миншин 1936 елның 26 нчы сентябрендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында дөньяга килә. “Мин әле дөньяга килгәнче үк бик зур фаҗига була. Туарыма ике ай калгач, әнине үгез сөзгән, мөгезе белән корсагын ярган. Үзенең мөгезе кәгазь калынлыгы гына барып җитмәгән. Шуңа күрә мине ходай саклаган инде, диләр. Хикмәтле кеше дигән сүз инде бу”,- дип сөйли Мидхәт ага.

Әнисе Бибихәдичә - гади колхозчы, әтисе Мөхәммәтша – шулай ук тир түгеп иген үстерүчеләрдән. Тик ата назын күрми үсә нәни Мидхәт. Чөнки, әтисе 1937 елда, Мидхәт Миншинга әле бер яшь кенә булганда, вафат була.

1944 елда Мидхәт Миншин Олы Солтан урта мәктәбенә укырга керә. “Мәктәпкә укырга баруым да хикмәтле булды, – дип искә ала Мидхәт ага. Иң беренче мин мәктәпкә 1943 елны барган идем, җиде яшь тулмаган, дип, кире борып кайтардылар. Аның каравы икенче елны –1944 елның 1 сентябрендә, ни сәбәптән икәнен белмим, мин укырга бармадым”. Мәктәп елларында ук әдәбият белән җенләнгән Мидхәт шигырь язу белән шөгыльләнә. Аның әле бүгенге көндә дә мәктәптә беренче шигырьләре салана.

^ Лирика.

Күр әле: суга баш ия

Яр читендәге таллар

Бу бәхетле көн тууга
Куана саф су үзе дә,-

Ничек пар кигән алар.

Мин дә шул бөдрә таллардан

Башымны сиңа исәм,

Агар өчен йөрәгемне

Сайлап кына сүзләремне

Каршыңа әгәр килсәм.

Бормаланып тирән киткән

Тал тамырлары кебек,

Хисләремне йөрәгеңдә

Үрләтерсеңме гомергә
Хыялларыңа төреп?

1954 нче ел Мидхәт Миншин өчен аеруча истәлекле ел була.

Чөнки шушы елны ул мәктәпне тәмамлый – кулына өлгергәнлек аттестаты ала, һәм шушы елны аның матбугат битләрендә беренче шигыре басыла. Ул “Аттестат алганда” дип атала һәм “Яшь сталинчы” газетасында дөнья күрә.

Әйтерсең ана озата

Зур юлга газиз улын –
Укытучым аттестатны

Тапшырды кысып кулым.

-Тормыш путевкасын алдың,

Күтәрел югарыга!

-Рәхмәт,-дидем. – Нур сиптегез

Булачак юлларыма.”

Балачактан ук иҗат белән “җенләнүе” Мидхәт Миншинны Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. “Казан дәүләт университетына имтихан тапшырырга килгәндә мин инде “готовый” шагыйрь идем”,-дип искә ала соңрак Мидхәт ага.

1959 елда, диплом алып, Буада район газетасында хезмәт юлын башлый.
Ә хезмәт биографиясендә зур урын алып торган Татарстан радиосында ул 1960 елның 16 февраленнән эшли башлый. Үз хәбәрче, мөхәррир, өлкән мөхәррир, баш мөхәррир. 40 ел гомере Татарстан радиосында агар судай үткән дә киткән.


Шушы елларда зур исемнәргә, олы дәрәҗәгә ирешә безнең авылдашыбыз. 1977елда аңа “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Шул ук елны ул Татарстан журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. 1944 нче елда “Канатлы барс” конкурсы лауреаты булуга ирешә. Бер очрашу вакытында журналистларның: “ Гади Мидхәт белән дәрәҗәле Мидхәт икесе бергә ничек, Миша?”-дигән сорауларына Мидхәт ага Миншин болай җавап бирә: “Дәрәҗәле Мидхәт белән гади Мидхәт арасында мин бернинди дә аерма күрмим. Чөнки мин ул данның, дәрәҗәнең рәхәтен күрмим. Минем дәрәҗәм миңа эш кенә өсти. Дөресен генә әйткәндә, миңа бик авыр ул дан – дәрәҗә дигән нәрсә”.

Мидхәт Миншин бик күп шигырьләр, җырлар, “Васыять”, “Башаклар җыры” дигән китапалар авторы. Аның “Көл” дигән хикәясе элеккеге СССР ның барлык сатирик журналларында, “Правда” газетасында һәм Кытайда ике журналда басылып чыккан.

Васыять” җыентыгында ул яшь буынны тәрбияләү проблемаларын күтәрә. Очеркларның геройлары төрле һөнәр, төрле язмыш кешеләре, әмма ул остазлар яшь кеше күңеленә үтеп керә, аңа вакытында ярдәм кулы суза беләләр, патриотик, хезмәт һәм әхлак тәрбиясен оста үреп, яшьләргә хезмәт юлында җиңү яуларга булышалар, үзләренә лаеклы алмаш әзерлиләр.

^ Мидхәт Миншин Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәштә бик нык таныла. “Өметләр һәм борчылулар” дигән публицистик чыгышлары белән халкыбызның олы ихтирамын казана.

Аның шигырьләрендә бик күп укучылар күңелендә йөргән уй-фикерләр чагылыш таба.

^ Без кулдан китсәк тә, таралып бетсәк тә

Гел безгә борылган тормышың.

Әй, әнкәй , син инде беркайчан

Янмыйча, көймичә тормыйсың

(“Гел яхшыга юрыйсың”)

Мидхәт Миншин иҗатында туган як, туган авыл темасы да тирән чагылыш тапкан. Аның “Язмыш ярлары” дигән җыры туган төбәге Балык бистәсенә багышланса, “Изге чишмә” җыры туган авылы Олы Солтан турында.

^ Егерме яшь тулган көнендә

Дошман тубы аны яндырган.

Әллә белгән кире кайтмасы

Яңа чишмә ачып калдырган.

Ага сулары имән улактан

Китә җырлары ерак-еракка

Солтан чишмәсе тулы, гел тулы.

Җанга бер дәва шушы су юлы

Суын сипсәң, шушы чишмәнең,

Сүнәр инде янган калалар,

Сүнәр иде хәсрәт учагы,

Кайгы белмәс иде аналар.

Суын эчсәң, ятып улакка,

Сырхау килмәс, талмас йөрәгең

Мәңге яшәү көче бирәләр

Чишмәләре туган җирләрнең.

Мидхәт Миншин 1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.




Похожие:

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин iconТатарстанның һәм Россиянең атказанган һәм халык артисты Хәлим Җәләлов
Шагыйрь дөрес әйтә: чыннан да, иң зур бәхет ул – халык мәхәббәте. Артист Х.Җәләлов 1940 елда дөньяга килә. Сәхнәдән дусты Р. Шәрәфиев...
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин iconАзатлык” радиосы белән 50 ел
Радио көне дип игълан ителгән көн. Шушы уңайдан без Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче Рәфхәт Зариповның “Азатлык”...
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншин iconФәузия Солтан узе дә тынгысыз җан. Ул Казан дәуләт мәдәният һәм сәнгать академясен тәмамлаган. Хәзерге көндә "Казан " санаториясе китапханңсендә эшли. Үз вазыйфасын җиренә җиткереп, намус белән ути. Хезмәттәшләре аны ярата, хөрмәт итә
Фәузия Солтан 1958 елның 1 сентябрендә, иртә белән елмаеп кояш чыкканда, мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаганда, көләч йөзле балалар,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов