Вакыйф Нуруллин – танылган язучы icon

Вакыйф Нуруллин – танылган язучы



НазваниеВакыйф Нуруллин – танылган язучы
Дата конвертации30.09.2012
Размер22.04 Kb.
ТипДокументы

Вакыйф Нуруллин – танылган язучы.

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне бетергәч, ул бер ел колхозда эшли, аннан җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. 1954-57 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елны, университетның соңгы курсында укыган вакытта, “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясенә эшкә алына һәм 1977 елның июненә кадәр анда башта-хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннан проза бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1977 елның июнендә исә В.Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә.

Вакыйф Нуруллин- алтмышынчы еллар башында әдәбият мәйданына чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләр белән тиз танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләүче урта буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек мәтбугатында аның бер төркем хикәяләре басыла. 1964-1966 елларда үзенең беренче күләмле әсәрен- “Шинельсез солдатлар” исемле повестын яза. 1968 елда повесть “Казан утлары” журналында, аннары шул ук елны аерым китап булып басылып чыга.

Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән повестьны укучылар һәм тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган “Күпер чыкканда” (1968-1969) исемле икенче повесты да авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов исемендәге колхоз уздырган әдәби конкурста беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, соңыннан (1974) телевизион спектакль рәвешендә Казан телевидениесе аша күрсәтелә.

Җитмешенче еллар дәвамында В.Нурулин, үз иҗатының төп тематик юнәлешен үстерә барып , “Әгәр син булмасаң” (1970-1973), “Аккан су юлын табар” (1978) повестьларын һәм гражданнар сугышы чоры герое Нурулла Айсинның сугышчан көрәш юлын яктырткан “Яшьнәп үткән яшьлек”(1971-1975) исемле документаль әсәрен яза. Болар арасында үзенең сәнгатьчә эшләнеше һәм алынган проблемаларының җитдилеге ягыннан “Аккан су юлын табар” повесты аеруча игътибарга лаек. Анда автор авыл хуҗалыгы белән заманча идарә итү, хезмәткә мөнәсәбәт, яшь буынны тәрбияләү, кешенең коллектив һәм үзе алдындагы җаваплылыгы, намуслылыгы кебек мөһим социаль һәм этик-мораль мәсьәләләрне күтәрә.

В.Нуруллиның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Аның художник буларак каләме китаптан китапка шомара-чарлана, тормышны өйрәнү объектлары ишәя бара.

Шәһәр интеллигенциясе тормышыннан алып язылган һәм әхлак-мораль мөнәсәбәтләренә багышланган “Һәлакәт” повесте әнә шул турыда сөйли.

В.
Нуруллин, әдәби иҗат эшеннән тыш, җәмәгать эшенә актив катнаша. Ул Татарстан язучылары союзының партия оешмасында өч ел рәттән (1974-1977) , секретарь вазифасын үтәде, Казан шәһәр советына депутат итеп сайланды. 1972 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.


В.Нуруллин - 1969 елдан Язучылар союзы члены.




Похожие:

Вакыйф Нуруллин – танылган язучы iconӘхәт Сафиуллин – танылган язучы
Солтан мәктәбенең меңләгән укучылары арасыннан калкып чыгып, үзенең тормыш юлын язучылык һөнәре белән бәйләгән сатира һәм юмор остасы...
Вакыйф Нуруллин – танылган язучы iconРоберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты
Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов