Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты icon

Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты



НазваниеРоберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты
Дата конвертации30.09.2012
Размер49.16 Kb.
ТипДокументы

Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты.


Шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 нче елның 1 апрелендә Татарстанның Балык бистәсе районы үзәгендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1942 елда әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов фашист илбасарларга каршы сугышта батырларча һәлак була), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә - шул ук Балык бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы – башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы – җидееллык һәм Олы Солтан мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954-1959 нчыелларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә - әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен бастыра, 1958 нче елда “Егерменче яз” исемле беренче шигъри җыентыгын дөньяга чыгара.

1959-1961 уку елында Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында урта мәктәптә укытучы булып эшли. Казанга кайткач, М.Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961-1962 елда), “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” газеталарында әдәби хезмәткәр (1962-1965) вазифаларын башкара. 1966 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә эшли. Роберт Әхмәтҗанов шигърияткә үзенең “Егерменче яз” (1958) китабы – эчкерсез яшьлек, якты өмет, ашкынулы хисләр белән һәрбер сулышы, һәрбер сүзе образлы шигъри фикергә күчәргә әзер торган романтик рухлы кыю шагыйрь булып кергән. Инде моннан соң бер-бер артлы тезелеп киткән китаплары: “Гасырлар юлы”(1960), “Синең кояшың” (1962), “Йолдызстан” (1964), “Кызыл усаклар” (1966), “Еллар яна” (1968), “Сәгать суга” (1970), “Идел-йорт” (1972), “Таң шәһәре” (1974), “ Олы юлның җилләре” (1976), “Сабыйлар хоры” (1979), “Хәтер елгасы” (1980), шулай ук рус телендә чыккан “Страна июнь” (1976) җыентыгы исемнәре белән үк үзенчәлекле бер шигъри дөнья барлыкка китерәләр.

Фикер һәм хис тыгызлыгы, поэтик напалның соң чиккәчә киеренкелеге, тематик колачы белән “Кызыл усаклар”, “Еллар яна “ һәм “Идел-йорт” китаплары шагыйрь иҗатында аерым урын тота. Робер Әхмәтҗановның шигъри әсәрләре тематик яктан бай һәм күптөрле. Әмма шагыйрь нең кайта-кайта мөрәҗәгать иткән даими темалары да юк түгел. Шундый “хикмәтле” темаларның берсе- табигать. Авторның иҗатында өч шигырьнең берсе турыдан-туры табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган:

^ Таралды инде болытлар,

аязды һавалар.

Иделдә зәңгәр дулкыннар

ярларга кагалар:

Саумы, кояш,

саумы, иртә,

Исәнме!” диләр...

(“Саумы кояш!”).

Табигать Р.Әхмәтҗанов өчен тематик язу объекты гына да түгел.
Аңардан шагыйрь башка темаларны ачуда төп җирлек, фон, шигъри бер алым буларак та файдалана. Туган авылы турында язамы ул, әти-әнисе, якташлары-игенчеләр тормышын тасвир итәме, бала чагын искә төшерәме, мәхәббәте яисә яшәү яме хакында сүз алып барамы- янәшәдә һәрвакыт табигать! Яшьлек һәм мәхәббәт темалары да Роберт Әхмәтҗанов иҗатының үзәгендә тора. Дөрес, турыдан-туры кешенең үзенә караңгылыктан, аны үз күңел васыятен чагылдырганнан алар тышкы тема буларак күзгә артык бәрелеп тормый, күбрәк эчке тема рәвешендә, әсәрләрнең психологик үстерелеше сыман кабул ителә. Әмма ни генә булмасын, шагыйрь иҗатында алар шулай ук төп урынны алып торалар. Яшьлек һәм мәхәббәтнең күптөрле чагылыш төсмерләре каршы ала безне биредә.


Шагыйрьнең иҗатын берләштереп, бербөтен итеп торган өченче үлчәм дә бар. Ул – Кеше мәхәббәте. Вакыт пространствоның чиксез арасы гына түгел, үзенең һәм кешелекнең сөю - нәфрәте кебек көч-каршылыкны да йөрәгендә төйнәп торган кеше мәхәббәте 20 гасырның 60-80 елларныда яшәүче лирик герой мәхәббәте! Бу хис тәрәз төбендәге гөлдән алып галактикаларгача сузылган арада яшәеш тапкан Табигать-Кеше берлеге дә, томан караңгылык эчләренә, билгесезлекккә кереп югалган Үткән белән Киләчәкнең уртаклыгын да эчке яктан яктыртып, нурландырып, җылытып тора кеше яшәешенең мәгънә тирәнлеге, кеше күңелендәге яктылык һәм җылылык нурының көчен күрсәткән бу берәмлек шигърият дөньясының да иң мөһим үлчәмнәренең берсенә әверелә. Шулай итеп без шагыйрь иҗатында табигать-кешелек дөньясының уртак булган, аларны үзендә берләштереп торган Вөҗдан, Халык, Кешелеклелек, намус, яшәү максаты темаларына – яшәүнең үлемсезлеген яктырткан зур темаларга килеп чыгабыз.

Роберт Әхмәтҗанов – шигъри әсәрләрендә, тормышта да гаять нечкә күңелле шагыйрь изоляцияләнмәгән электр чыбыгы кебек һәм җиңелчә генә җил кагылганда да дөрләп кабынып киткән ут сыман, ул, тормышының һәрбер кечкенә генә җитешсез, каршылыклы, нәфрәтләндергеч якларын да күңеленә якын ала һәм аңа кискен реакция белән җавап бирергә әзер тора. Күңел кылларының нечкәлеге, һәрвакыт ачык һәм эмоциональ киеренке хәлдә торуы, әлбәттә, шагыйрь кеше өчен бер дә гаҗәп түгел. Киресенчә, бу аның табигый халәте, ул гына да түгел, бу аның гадәти эшләү халәте. Шул нечкә күңел сизгечләре һәм сизгер күңел кыллары ярдәмендә бит инде ул яшәештәге тәэсирләрен, җан тирбәлешен шигъри юлларга күчерә, шулар ярдәмендә үзенең укучысы күңеленә дә үтеп керә.

Р. Әхмәтҗанов геройлары бөтен барлыклары белән җанлы тормышта яшиләр, яшүсмер чактан ук зур өметләр белән рухланып алар авылдан яңа төзелешләргә, чирәм, җирләргә, укырга, һава, диңгез киңлекләренә юл тоталар. Дәртләнеп янып зур эшләргә алыналар. Дуслашалар, яратышалар, яңа тормыш коралар. Балачакларын искә төшерәләр, әти-әниләре, балалары нигезен сагынып туган якларына кайталар, яшәү мәгънәсе турында уйланып, кабат олы тормыш эченә ташланалар. Дөнья ваклыкларына бик игътибар итмәстән, тормыш каршылыкларын максималистик бер кискенлек, кайнарлык белән хәл итәргә омтылулары, уй хисләре штрихларда, канатлы романтик очышта тасвирлануы, дөньяга мәхәббәт, дошманга тирән нәфрәт күзе белән карау һәм башка сыйфатлары аларны яшь укучыга якын итә. Хәтер – вакытның бер канаты. Аның икенче канаты – киләчәк. Шуңа күрә кеше күңеле үткәннәргә генә түгел, киләчәккә дә сак һәм сизгер булырга тиеш. Кеше йөрәге заманнар каршында җавап бирергә әзер торырга тиеш.

Сандугачның нәни йөрәгенә дөнья сыйган сөю аркылы” дигәндәй, шагыйрь җаны аша да тормышның “тугыз башлы давылы үтә”. Бу давылда көрәшче булганда гына, көрәш рухын тормышны сөю хисе аша уздырган да гына шагыйрьләр кешелек бәхете өчен янучы изге сафка басалар.

Роберт Әхмәтҗановча – гади җир мәхәббәтен җуймыйча йөрәгендә саклап кала алса гына, аның сүзләре киләчәккә җыр булып яңгырар. Шул чакта гына ул киләчәк буын кешеләренә сөйгәненә эндәшкәндәй гади һәм эчкерсез итеп болай дия алыр.

^ Минем күк сөеп, чәчеңнән

Язгы давыллар тарасын

Соңыннан, сагынып үзеңне

Рәсемеңә еллар карасын...

Автобиографиядән.

Аяк чебиләнгән

сазлы суда йөзеп,

күлмәк-ыштан белән

маймылларча сөзеп.

Зарым булса, юган

бөдрә таллы инеш,

дөнья миңа мәңге

аллы-гөлле, инеш!

Сабыйлыктан һаман

Биек йөргән башны

Сиздермичә генә

Олы бүрек басты

Басмаган шул башны

Олы бүрек кенә-

Киләм икән әле

Дөнья күреп кенә!

әйтте миңа Тормыш:

Юлга вакыт”,-диеп,

...Тирәкләрем калды

моңсу башын иеп.

Калды миннән ерак

Бөдрә таллы инеш.

Гомерем елгасының




Похожие:

Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconАзмы какканны вә сукканны күтәрдем мин
Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз булып,нур чәчеп тора. Тукай – үз заманының Җәлиле булган. Муса...
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconТукай кичәсенә сценарий
...
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconАпуш—тукай кыйсса (ахыры) Чәйханә
Тукай урыны. Тукайның үзе яраткан ризыгы: бәрәңге сумсасы да сөтле куе чәй. Кайчакларда ул ялгызы гына кич буе шул урында утыра....
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconАнсамбли Победитель – Трио «Камертон», мбоу «сош №18», руководитель Маркова Т. В. Лауреаты: II место
Лауреаты: II место – Квартет «Россияночки», мбоу «сош №9», руководитель Руденко О. В
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconПрограмма: творческая поддержка
Все исполнители – профессионалы, Лауреаты престижных международных и всероссийских конкурсов и фестивалей
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconЛауреаты двенадцатого фестиваля "арго" – 2007 год
Фортепианный дуэт «Весеннее настроение», г. Находка, 3 степень, инструментальная музыка
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconӘхәт Сафиуллин – танылган язучы
Солтан мәктәбенең меңләгән укучылары арасыннан калкып чыгып, үзенең тормыш юлын язучылык һөнәре белән бәйләгән сатира һәм юмор остасы...
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconДокументы
1. /Роберт Брюс_АСТРАЛЬНЫЙ ШНУР.TXT
2. /Роберт...

Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconГабдулла тукай 1909 ел Корбан
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә...
Роберт Әхмәтҗанов – танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты iconА. П. Мельникова 201 г. Положение о проведении конкурс
Награждение: победители в номинациях, а так же лауреаты и призеры данного ктд награждаются грамотами и призами (из фонда, который...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов