АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды icon

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды



НазваниеАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
страница1/4
Дата конвертации16.11.2012
Размер0.82 Mb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4




“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Җәлилова Г.И.

Беркетмә №1,

“___” ___________ 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Шадрина Л.Ә.

“___” ___________ 2012 ел.

“Раслыйм”

Директор:

_________ Миргалимов И.Д.

Боерык № __

“___” ___________ 2012 ел.



ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

7 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2012 - 2013 нче уку елына


^ ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Төзүче: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы,

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № ___ , ___ ______________ , 2012 ел.


^ АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Мәгариф турында” РФ Законы.

  2. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).

  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  5. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  6. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  7. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.


7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары


  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.


  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.



Бурычлар


  • Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.

  • Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.

  • Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.

  • Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.

  • Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.

  • Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.

  • Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.



Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):


  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

  • теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

  • бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

  • сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

  • тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

  • изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

  • эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирү.

  • Төрле калыптагы гади җөмләләр төзү (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр), аларны язма сөйләмдә урынлы файдалану, телдән сөйләмдә дөрес интонация белән уку (әйтү).

  • “Гади җөмлә синтаксисы”нда өйрәнелгән тыныш билгеләрен язмада дөрес кую.

  • Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү.

  • Сөйләм этикеты нормаларына туры китереп, әсәргә яки геройлар арасындагы мөнәсәбәткә телдән яки язмача бәя бирү.

  • Эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

  • Бер минутка 15-16 сүз (85-90 хәреф) язу, 80-125 сүз (180-280 иҗек, 455-725 хәреф) уку.



^ Программаның эчтәлеге


2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа буенча татар теленә 102 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Эш программасында “Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслеге (ЭД), Интернет ресурслары (ИР) белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.


^ Кулланылган дәреслек:

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2007.




Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Сөйләм үстерүнең башка формалары

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү – 8 сәгать

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

6

6

(1)

1




1 – изложениене бергәләп тикшерү.




Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре – 14 сәгать

2

Синтаксис турында төшенчә.

1

1
















3

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре.

3

3

1








2 - туган як табигатен тасвирлау – пейзаж.

Диктант өчен 1 дәрес “Гади җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау” темасыннан алынды.

4

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

6

5










2 - портрет нигезендә сыйфатлама элементларын кулланып хикәяләү.

Сәгать саны аз каралу һәм теманың авыр үзләштерелүен исәпкә алып, 1 дәресе “Аерымланган аныклагычлар” темасын өйрәнүгә алынды.

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә – 10 сәгать

5

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1














1 сәгате программада исәпкә алынмаган “Ия белән хәбәрнең ярашуы”, “Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары” темалары өчен сарыф ителә.

6

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1













7

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1














Әлеге 1 дәрес шушы тема буенча диктант язу өчен сарыф ителә. Язма эштә әлеге тема буенча бирем эшләнә.

8

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1




1




1 – махсус текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегүләре.

9

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1
















10

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

2

1













1 дәресе “Аерымланган хәлләр” темасына алынды.

11

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1













1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнүгә алынды.

12

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1













13

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

1

1 - (“Сыйфат сүзтезмә”, “Алмашлык сүзтезмә” темаларын берләштерү хисабына алына)













14

Синтагма.

-

-







1 – ирекле темага сочинение язу

1 - сөйләмне интонацион һәм мәгънәви кисәкләргә – синтагмаларга бүлү күнекмәләре бирү дәресе.


1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

.

Җөмлә. Җөмлә төрләре – 12 сәгать

15

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

1
















16

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

3













“Хәбәрлек сүз сүзтезмә”, “Сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Бифункциональ кушымчалар” темаларын берләштерү хисабына арткан дәрестән өстәлде.

“Гади һәм кушма җөмләләр” темасыннан 1 дәрес алынды.

17

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

1

1










1 - өй сочинениесен бергәләп тикшерү.




18

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2

1




1




1 - диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан файдалану.

1 - әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.

Теманың 1 сәгате хәлләрне кабатлау өчен алынды.

19

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

2

2
















20

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

1
















21

Өстәлмәләр.

1

1
















22

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

3

1













Теманың әлеге сыйныф укучылары тарафыннан чагыштырмача җиңел үзләштерелүен истә тотып, 1 сәгате - “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен, 1 дәрес “Бер составлы җөмләләр” темасын өйрәнү өчен алынды.

23

Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ.

-

1

1




1 – әдәби темага сочинение язу.

1 – сочинениене бергәләп тикшерү.

1 сәгать “Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау” темасыннан алынды.

Җөмләнең грамматик кисәкләре – 51 сәгать

24

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

4




1




1 – изложениене бергәләп тикшерү.

“Гади һәм кушма җөмләләр”, “Сүзтезмә” темаларыннан берешәр сәгать “Хәбәр” темасын, программада исәпкә алынмаган “Ия белән арасында сызык кую очраклары”н өйрәнү һәм ныгыту өчен алынды.

25

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

(1)-БСҮ хисабына







1 – дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү.




26

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1







1 – ирекле темага сочинение язу.







27

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1
















28

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1










1 - гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.




29

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1
















30

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1
















31

Хәлләрне кабатлау.

-

1

1




1 – ирекле темага сочинение язу.




Дәрес “Тойгылы җөмлә” темасыннан алынды.

32

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1
















33

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2

2
















34

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

2

2




1




1 – әдәбият дәресендә образларга характеристика яздырылу сәбәпле, әлеге дәресләрнең берсе контроль изложение яздыру өчен файдаланылды.




35

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

2

2













Әлеге тема эчендә “Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе” темасы да өйрәнелә.

36

Сөйләмдә логик басым.

-

-










1 - сөйләмдә логик басым.




37

Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

3

5

(1)-БСҮ хисабына




1 – әдәби темага сочинение язу.

1 – изложениене бергәләп тикшерү дәресләренең берсе хисабына диктант үткәрелә.

Теманың укучылар тарафыннан авыр үзләштерелүе һәм гамәли күнекмәләр, сәнгатьле уку күнекмләре өчен вакыт күп сарыф ителү сәбәпле, 1 сәгать - “Ияртүле бәйләнеш: аныклаулы мөнәсәбәт” темасыннан, 1 сәгать “Рәвеш сүзтезмәләр” темасыннан алынды.

38

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

2
















39

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

4

3













1 сәгате “Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ” темасы өчен файдаланылды.

40

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

1
















41

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

6

5

1







1 - дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү, отзыв язу күнегүләре.

3 - Текст. Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату.

1 дәрес “Тезүле бәйләнеш” темасында диктант яздыру өчен файдаланылды.




Барысы

70 + 32=102

68

5

32




105


  1   2   3   4



Похожие:

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов