АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды icon

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

НазваниеАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Дата конвертации16.11.2012
Размер287.23 Kb.
ТипПрограмма

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Җәлилова Г.И.

Беркетмә №1,

“___” ___________ 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Шадрина Л.Ә.

“___” ___________ 2012 ел.

“Раслыйм”

Директор:

_________ Миргалимов И.Д.

“___” ___________ 2012 ел.

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

11 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2012 - 2013 нче уку елына

^ ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы,

Мөслим муниципаль районы “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № ___ , ___ ______________ , 2012 ел.

^ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.

  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.

  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.

  2. Рун язуы турында төшенчә алу.

  3. Гарәп язуында әдәби нормаларының үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.

  6. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.

  7. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

  8. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.

  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

  11. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.

  3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.

  4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.

  5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.

  6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

^ ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 14 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды, С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать сарыф ителә. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 20, изложение яздыруга – 8, БРИга әзерләнү өчен 6 сәгать планлаштырыла.

Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителә. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

Өстәмә мәгълүмат чыганагы: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

БРИга әзерләнү өчен, текстлар һәм тестлар белән эшләү

Телләр тарихы буенча үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау – 5 сәгать

1

Татар теле – татар милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы.

1

1

2

Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр.

1

1

3

Телләрнең үзара тәэсире.

1

1

2

Төрки-татар этнонимикасы – 4 сәгать

4

Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар.

1

1

5

Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.

1

1

6

Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.

1

1

7

Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.

1

1

“Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре” дигән тема “Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту” исемле бүлектә тагын бер дәрес өйрәнелгәнгә һәм кулланылыштагы дәреслектә бергә бирелгәнгә күрә, әлеге теманы өйрәнү өчен каралган 1 сәгать шул бүлеккә күчерелде.

2 нче чирек (7 атна – 7 сәгать)

Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту – 25 сәгать

8

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

1

1 - А һәм В өлешләрен язмача башкару

9

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.

1

1

2

10

Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

1

1

3 нче чирек (10 атна – 10 дәрес)

11

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

1

12

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

1

1

13

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә баш җөмләгә бәйләүче синтетик чаралар. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

1

14

Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар. Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

1

2

(1се – хаталар өстендә эш)

15

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

2

2

1

16

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

1

4 нче чирек (8 атна – 8 дәрес)

17

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

1

2

1- Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен, КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару.

4 - Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

18 + 14(БСҮ) = 32

18 + 2(Д) + 8(И) + 6 (БРИга әзерлек) = 34

^ КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Атнага – 1 сәгать (елына – 34 сәгать).

Шулар арасында: яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу – 20 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать; БРИга әзерләнү – 6 сәгать.

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 нче чирек ( 9 атна – 9 сәгать)

Телләр тарихы буенча үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау

1

§12. Татар теле – тара милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Лекция, әңгәмә, конспект төзү (110 нчы күнегү), тикшерү, редакцияләү.

109 нчы күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Моногенизм һәм полигенизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү. Телләрнең төрле дәрәҗәдәге туганлыгы турында мәгълүматлы булу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

111 нче күнегү (бирем буенча эшләргә).

2

§13. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Лекция, әңгәмә. Төрки телләр гаиләсенең аңлатмалы схемасын төзү.

112 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Телләрнең ностратик берлеге турында аңлата белү. Төрки телләр гаиләсенә кергән телләрне төркемли алу. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәсенә ия булу.

116 нчы күнегү (бирелгән сораулар нигезендә иҗади сочинение язарга). Бер төркем укучыларга бирем*: Интернет челтәрендәге төрки телләр белән бәйле сайтларга күзәтү ясарга.

3

§14. Телләрнең үзара тәэсире.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Лекция, әңгәмә. Сүзлекләр белән эш.

117 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Идел-Кама тел берлегенең барлыкка килүе, алынма сүзләрнең кабул итүче тел закончалыкларына буйсынуы һәм буйсынмавы турында мисаллар белән аңлата белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу

121 нче күнегүдәге авыр язылышлы сүзләр белән сүзлек эше. Дәреслекнең 337-344 нче битләрендәге мәгълүматлар белән танышырга.

4-5

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

Контроль дәрес

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Сүзлек диктантына әзерләнергә.

Төрки-татар этнонимикасы

6

§15. Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Лекция, әңгәмә.

Өлешчә эзләнү методы.

123 нче күнегүдәге сорауларга нигезләнеп, белемнәрне тикшерү. Сүзлек диктанты.

Этноним, этнонимика, беренчел, икенчел һәм өченчел этнонимнар турында аңлата, мисаллар белән дәлилли белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

Биремнәрне сайлап алып эшләргә:

1) §15 ны конспектларга;

2) топонимнар буенча мәгълүмат тупларга;

3)* топонимик риваятьләр язып килергә (“Мөслим төбәге фольклоры” сайты өчен материаллар туплауны дәвам итү).

7

§16. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Лекция, әңгәмә. Карта белән эшләү.

127 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу. Сүзлек диктанты.

Төркиләрдәге борынгы этнонимнарның тарихка теркәлеп калган регионнарын белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

Биремнәрне сайлап алып эшләргә:

1) 129 яки 130 нчы күнегүләр (бирем буенча);

2)* “Борынгы төрки этнонимнар картасы”н төзергә.

8

§17. Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Лекция, әңгәмә, җирле топонимнар белән бәйле аңлатмалар буенча чыгышлар ясау.

133 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Төпонимика дигән фәнни юнәлешнең төрләрен белү. Идел-Урал регионындагы этнонимнарның топоним буларак теркәлеп калган урыннарын картадан күрсәтә белү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

1) 134 яки 135 нче күнегү.

2) * топонимик риваятьләр туплауны дәвам итәргә.

9

§18. Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.

1

Яңа материал-ны өйрәтү дәресе

Лекция, әңгәмә. Өлешчә эзләнү методы. Карта белән эшләү.

142 нче күнегүдәге сорауларга җаваплар алу.

Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау. Татар этнонимы семантикасын (мәгънәләрен) төгәл итеп күз алдына китерү. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу.

1) 144, 143 нче күнегүләрнең берсен сайлап эшләргә (конспект төзү).

2)* Татар этнонимына багышланган мәгълүмат чыганакларына күзәтү ясарга.

2 нче чирек (7 атна – 7 сәгать)

Татар тел гыйлеме тармаклары буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту

10

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе

Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатмасы

Төркемнәрдә эш: 201 нче бит (1-13 сораулар), 213 нче бит (1-11 нче сораулар), 232 нче бит (1-11 нче сораулар), 238 нче бит (1-11 нче сораулар), 248 нче бит (1-13 нче сораулар), 257-258 нче битләр (1-14 нче сораулар), 268 нче бит (1-16 нчы сораулар) .

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормаларын белү, аларны мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Анализ күнекмәләренә ия булу.

Харисова Ч.М.-ның “Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар” китабы буенча эш. (7-10, 21, 23, 24-25, 26-27, 28-29, 54, 54-58, 63, 65-67, 70-72, 75-77, 79-81, 84-86, 86-91, 93, 95-98, 101-102, 104, 106-108, 113, 117-118 нче битләр ).

11

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен А һәм В өлешләрен язмача башкару.

1

Контроль дәрес

Мөстәкыйль эш.

Тестлар эшләү.

Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

12

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

БРИ текстлары буенча В өлеше биремнәрен эшләү ( Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре).

Кечкенә күләмле диктант.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен белү, тыныш билгеләрен дөрес кую һәм дөрес интонация белән уку күнекмәләренә ия булу.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

13-14

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

Контроль дәрес

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Харисова Ч.М.-ның “Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар” китабы буенча эш: 31-32, 39, 41-43, 47-49 битләр.

15

Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Терәк схемалар һәм таблицалар буенча укучылар аңлатмасы.

Төркемнәрдә эш һәм үзбәя.

Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

16

Диктант

1

Контроль дәрес

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Диктант язу, грамматик биремнәрне эшләү.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

3 нче чирек (10 атна – 10 дәрес)

17

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Сайланма диктант язу, үзбәя.

Кечкенә күләмле диктант.

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар турында мәгълүматлы булу. Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын камил белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

18

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

1

Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе.

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Сайланма диктант язу, үзбәя.

Кечкенә күләмле диктант.

Җөмләнең аерымланган кисәкләре, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш һәм эндәш сүзләр, өстәлмәләр турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

19

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Кабатлау.

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Синтаксик анализ.

Сайланма диктант, үзбәя.

Синтетик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

20

Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Кабатлау.

Өй эшләрен “ачкыч” ярдәмендә тикшерү. Тестларны эшләүдә укучылар җибәргән хаталарны бергә анализлау, хаталарны төзәтү, үтелгәнне искә төшерү.

Синтаксик анализ.

Сайланма диктант, үзбәя.

Аналитик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Тыныш билгеләрен аңлата белү.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).

21

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Кушма җөмлә синтаксисы: кабатларга. Чыганак: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006, 145-152 битләр.

22

^ Б.С.Ү. Хаталар өстендә эш.

1

Ныгыту.

Язма эштә җибәрелгән хаталарга анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Укучыларның үз хаталарын аңлап төзәтүенә күзәтчелек итү.

Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

Катлаулы кушма җөмләләр турындагы теоретик материалны кабатларга. Чыганак: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006, 153-157 нче битләр.

23-24

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

2

Кабатлау дәресе. Белемнәр-не гомуми-ләштерү һәм система-лаштыру дәресе.

Аңлатмалы схемалар буенча эш. Синтаксик анализ.

Кечкенә күләмле сайланма диктант.

Катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау күнекмәсе булу. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

Харисова Ч.М. “Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар” китабыннан 191 яки 193 нче күнегүләр (бирем буенча).

25

^ Контроль диктант.

1

Контроль дәрес.

Диктант язу, грамматик биремнәрне мөстәкыйль эшләү.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

Тел галимнәре турында индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

26

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

Презентация дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталарны тикшереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту (хаталарны кагыйдәләр буенча төзәтү).

Эзләнү эшенә презентация.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.

Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Тел галимнәре турында индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

4 нче чирек (8 атна – 8 дәрес)

27

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

Презентация дәресе.

Эзләнү эшенә презентация.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.

Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

КҮМдагы А һәм В өлешләре буенча контроль тестка әзерләнергә.

28

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен, КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару.

1

Контроль дәрес.

Мөстәкыйль эшләү.

Тестлар эшләү.

Телне тулы бер система буларак күзаллау. Теоретик белемнәрне гамәли яктан максатчан куллана белү.

Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

1) БРИ эшен бәяләү критерийлары белән танышырга.

2)*Рус теле буенча БДИның бәяләү критерийлары белән чагыштырырга.

29-30

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

2

Белем һәм күнекмә-ләрне камилләштерү дәресе.

БРИ эшен бәяләү критерийларын өйрәнү. Бер иҗади эшне бәяләп карау. Үрнәк текст буенча язма эш. Үз эшеңне бәяләү.

Бәяләнгән эшнең балларын укучылар бәяләгән баллар белән чагыштыру.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Үзеңнең эшеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

БРИның С өлеше буенча контроль язма эшкә әзерләнергә: бәяләү критерийларын ятларга.

31-32

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

2

Контроль дәрес.

Иҗади эшләү.

Үрнәк текст буенча язма эш.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Имтиханга әзерлек.

33-34

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

Контроль дәрес

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу.

Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Имтиханга әзерлек.

КУШЫМТА

Файдаланылган әдәбият һәм укыту-методик кулланмалар исемлеге

  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  4. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

  6. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.

  8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.

  9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.

  10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

  11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.

  12. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.

  13. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.

  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

  15. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

  16. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

  17. Шәмсетдинова Р.Р. Татра теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Электрон әсбаплар исемлеге

Әсбап төре

Исеме

Электрон мультимедияле ярдәмлек

“Татар теле – 5”, общественный фонд “Сәләт” молодежи РТ, по заказу Министерства образования РТ .

Мультимедияле программа

“Татар теле. 5-11”, “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.

Похожие:

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы

База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов