АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды icon

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды



НазваниеАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
страница1/4
Дата конвертации16.11.2012
Размер0.54 Mb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4


“Каралды.”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Җәлилова Г.И.

Беркетмә №1, 25 август, 2010 ел.

“Килешенде.”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Шадрина Л.Ә.

27 август, 2010 ел.

“Расланды.”

Мәктәп директоры:

_________ Миргалимов И.Д.

Приказ №89, 1 сентябрь, 2010 ел.



Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җәлилова Гөлназ Илсур кызының


^ РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ (РУС ТӨРКЕМЕ) ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, 26 август, 2010 ел.


2010 - 2011 нче уку елы


^ АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.



Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары


        1. Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү: укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү; татар теленнән системалы фәнни белем бирү; татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.


        2. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү.


Бурычлар


              1. Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

              2. Сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү.

              3. Бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү.

              4. Карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

              5. Татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып бару.

              6. Аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү.

              7. Укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру.




  1. нче сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы




  1. Лексик минимум.

  • Белем һәм фән: уку-язу әсбаплары, кулланма, уйланырга, хәл итәргә, үзләштерергә, гамәли, күнегергә, дәлилләргә, каршы килергә, тынычландырырга, күләмле, камил белергә, тикшеренү, чыгыш ясарга, белгеч, белгечлек.

  • ^ Кеше характеры: холык, намуслы, ихтирамлы, түземле (сабыр), түземлелек, уйчан, максатчан, өлгер, горур, үткен, ягымлы, оялчан, тәкәббер, тупас, явыз, үзсүзле, ваемсыз, игътибар күрсәтергә, яхшылык, игелек, игелекле, борчырга, гаепләргә, начарлык, ия булырга, уңай, тискәре.

  • ^ Гаилә этикасы: мәхәббәт, хатын, ир, гомер итәргә (көн итәргә), үзара аңлашу, кайгыртырга, тәрбияләргә, тугры, тугрылык, итагатьле, юл куярга, үкенергә, югалтырга, битараф, бәяләргә, күп балалы, үги бала, үги әни, үги әти, ятим, ятимлек, мәнфәгать.

  • ^ Яраткан шөгыльләр: шөгыль, мавыктыргыч, максат куярга, ирешергә, сүз бирергә, көч куярга, тормышка ашырырга, нәтиҗәле, гаҗәпләнергә, фаразларга, сарыф итәргә, еш, сирәк, кайвакыт, һәрвакыт, даими, мөрәҗәгать итәргә, шәхес, рәхәтләнеп.

  • ^ Табигатьне саклау: киләчәк, мохит, тынлык, үзгәреш, кискен, янгын, җир тетрәү, сакчыл, сак булырга, үсенте, чирәм, оя, коткарырга, сусаклагыч, җир-су, коточкыч, зарарланырга, ташларга, имгәтергә, үтерергә, торгызырга.

  • ^ Рәсми сөйләм: сөйләм, рәсми, әдәби, гади, җирле, җыелыш, утырыш, мәҗлес, корылтай, идарә итәргә, рәис, рәсми кәгазь, белдерү, расларга, имза куярга, карар, беркетмә, аңлатма язуы, ышаныч язуы, таныклык, җаваплылык, сәркатип, вазифа, тавыш бирергә, кабул итәргә.

  • ^ Татарстан – сәнәгать үзәге: эре, тармак, машина төзелеше, алга китәргә, алдынгы, эшкәртергә, эшләп чыгырырга, куәтле, матди, чимал, ягулык, арадашчы, ардашлык итәргә, тәртипкә салырга, бәйләнеш, элемтә, турыдан-туры, ныгытырга, киңәйтергә, хезмәттәшлек итәргә, килешү төзергә, өлкә, төбәк.


2. Грамматик минимум.

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белү.

  • Кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрләрне билгели алу.

  • Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану.

  • Аналитик фигыльләрне сөйләмдә аңлап куллану һәм рус теленә тәрҗемә итә белү.

  • Фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлешләрен гамәли үзләштерү.

  • Тәрҗемәле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.

  • Бер составлы фигыль җөмләнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләрен гамәли үзләштерү (билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез җөмләләр).

  • Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белү.

  • Диалогик сөйләмгә хас булган сүз җөмләләр белән таныш булу.

  • Тулы һәм ким, җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү.

  • Татар җөмләсендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү.

  • Туры сөйләм турында мәгълүматлы булу.

  • Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә куллану.


3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре.

  • Тыңлап аңлау. 3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу; диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

  • Диалогик сөйләм. Укылган ткстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу; кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

  • ^ Монологик сөйләм. Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу; сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

  • Уку. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу; шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

  • Язу. Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу; бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу; котлау (чакыру) хатлары яза алу.


^ Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

  • тыңлап аңлау (минутларда) – 3

  • диалогик сөйләм (репликалар саны) – 10

  • монологик сөйләм (фразалар саны) – 12


Кычкырып уку (сүзләр саны) – 75-80


Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 22-25

Диктант: уку елы башында – 65-75 сүз, уку елы ахырында – 75-80 сүз

Изложение: уку елы башында – 110-120 сүз, уку елы ахырында – 120-130 сүз




Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.



Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

6

Диктант

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы.

7

Изложение

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы.

8

Сочинение

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.


^ Кулланылучы методлар һәм алымнар, технологияләр.

Аңлы-коммуникатив, репродуктив методлар, эзләнү методы. Мәгълүмати технологияләр, проблемалы укыту технологиясе.


Укыту-методик комплекты

  1. Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

  2. Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

  3. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәи изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен. Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

  4. Сафиуллина Ф.С. һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2003.

  5. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2008.

  6. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.


Төп программада 8 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан барысы 175 сәгать үткәрү каралган. Укучыларның белемен һәм әзерлек дәрәҗәсен истә тотып һәм әдәбият дәресләре аерым дәреслек һәм программа буенча укытылганга күрә, 8 нче сыйныфта татар теле өчен 105 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде. “Татарстан шәһәрләре”, “Халыкка багышланган гомер”, “Татар әдипләре иҗатыннан” исемле темаларга караган лексик минимум әдәбият дәресләрендә өйрәнү өчен калдырылды.


Тикшерү төре

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Барысы

Диктантлар

2

1

1

2

6

Изложение

1

-

1

-

2

Сүзлек диктанты

3

2

2

1

8

Контроль эшләр

1

1

1

1

4

Индикатив тикшерү

-

-

-

1

1

Барысы

8

4

5

5

22
  1   2   3   4



Похожие:

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов