АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды icon

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды



НазваниеАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
страница2/5
Дата конвертации16.11.2012
Размер0.58 Mb.
ТипПрограмма
1   2   3   4   5



^ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9 НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Төзүче: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2010 - 2011 нче уку елы


^ АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.


Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.


Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.


Методик ярдәмлекләр:

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.


9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.



^ 9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары


  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.


Бурычлар


  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.


Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр


  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.


Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр


  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.



^ КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 51 сәгать, сөйләм үстерү – 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән тыш уку - 8 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 3 сәгать.


Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.


Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.


Кулланылган кыскартылма сүзләр: МК – методик кулланма (Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.), ТТ – методик ярдәмлек (Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.), ӘТ - әдәбият теориясе, КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты




Дәреснең темасы

Сәгать саны

Срок

Үтәлеш

Җиһазлау

Дәрес тибы


Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре


Контроль төре

Өйгә эш, индивидуаль биремнәр

1 нче чирек (9 атна – 18 сәгать)

КЕРЕШ

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.



1







1. Татар әдәбияты тарихы.1 нче том.- К., 1984.

2. Географик карта.

3. Әдәбият теориясе.- К., 1979.

4. “Мәгариф” журналы, 1997, №3.

5. “Мәгариф” журналы , 1995, №5-6.

6. “Ачык дәрес” газетасы (плакат-таблица), сентябрь, 2007.

7. МК: 5 - 11 б.

8. ТТ: 97 б.

9. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 266 б.

10. “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Кереш дәрес.


Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйна­ган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтнең ятуы. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгать­ле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.


ӘД: Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге.

“Әдәбият белеме сүзлеге”, “Татар әдәбияты тарихы” җыентыкларын һәр дәрестә кулланма итеп алырга. Дәреслек: 5-13 нче битләр. Татар әдәбиятының чорларга бүленешен ятларга.


^ ТАТАР-ТӨРКИ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЧЫГАНАКЛАРЫ

2

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары.

Рун язулы истәлекләр.



1







1. Ташка язылган җуелмас (Руник ядкярләрдәге мәкальләр һәм әйтемнәр) // “Мирас” ж., 1993, №2.

2. “Борынгы әдәбият”, “Ул дәрья да, бу дәрья”, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыклары.

3. Рун, уйгур, гарәп алфавитлары язылган плакат-таблица.

4. “Атлас истории Татарстана и татарского народа”.- Казань-Москва, 1999.

5. Рун, уйгур, гарәп алфавитларындагы тамгалар язылган плакат-таблица.

6. МК: 11-17 б.

7. ТТ: 98-99 б.

8. “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.

Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагы­лышы.


МТК - “Авыл утлары “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Мөслим төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә.

Дәреслек: 14-21 (укырга), 21-22 бит (сорауларга җавап бирергә).

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”.



1







1. “Борынгы әдәбият”, “Ул дәрья да, бу дәрья”, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыклары.

2. Ш.Әнвәр “М.Кашгарый төзегән “Түгәрәк җиһан харитасы” // “Мирас” ж., 1994, №5-6.

3. Х.Мәхмүтов “Мәңгелек ядкяр”// “Мәдәни җомга”, 30 нчы апрель, 1999 нчы ел.

4. Х.Госман Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. - К., 1981.

5. МК: 17 – 20 б.

6. ТТ: 99 б.

7. “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.

Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәми­ятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире.


ӘД: Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.


КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 13-14 б.)


МТК: Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә.

Дәреслек: 22-35 бит (укырга, сорауларга җавап бирергә).

4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.



1







1. “Халык авыз иҗаты” җыентыгы.

2. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы.

3. МК: 20 - 24 б.

4. “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.


КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 14 б.)


МТК: Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә.

Хрест.- 19-24 бит.

Дәреслек: 35-43 б. (укырга, сөйләргә).

5

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.



1







1. Г.Хәйям “Робагыйлар”.

2. Коръән тәфсире.

3. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”

4. “Салават күпере” журналы, 1998, №11-12.

5. Вәгазьләр, Коръән аятьләре яздырылган аудиоязмалар.

6. Кулъязма яки басма Коръән.

7. “Мәгариф” журналы, 1998, №3 (37-38 бит).

8. МК: 24-27 б.

9. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. Татар мәктәбе укытучылары, югары һәм урта педагогик белем бирү уку йортлары студентлары өчен ярдәмлек. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 193-198, 242-248 б.


Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фольклорындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.

Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗти­магый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тор­мышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.


ӘД: Шәрык классикасы.


КТ: тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003, 81-84 б)

1) “Йосыф” сүрәсен укырга.

2) Видеофильм карарга: http://kolgali.blogspot.com/2010/07/blog-post.html

3)* Коръән буенча әдәби викторина сорауларына җавап әзерләргә (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 11-12 б.)

^ БОЛГАР ЧОРЫ ӘДӘБИЯТЫ

6

Болгар чоры әдәбияты. Кереш.



1







1. Миңнегулов Х. Болгар чоры язма мәдәнияте. // “Мирас” журналы, 1994, №5-6.

2. Географик карта.

3. “Атлас истории Татарстана и татарского народа”.- Казань-Москва, 1999.

4. Китап күргәзмәсе.

5. Рәсемнәр, иллюстрацияләр.

6. МК: 28-29 б.

7. “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Кереш дәрес.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау.

Идел — Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мә­дәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

1) 54-59 б. (укырга), 59-60 б. (сорауларга җавап бирергә).

2) * Татар фольклорындагы Болгар чорына мөнәсәбәтле ядкярләр, газета-журналлардагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, берсе буенча чыгыш ясарга әзерләнергә.

7

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы.



1







1. “Мәгариф” журналы, 1999, №5. (28-30 б.)

2. Күргәзмә өчен сайланган китаплар.

3. Язучы портреты.

4. Иллюстрацияләр.

5. Дәрес эшкәртмәсе: Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. Татар мәктәбе укытучылары, югары һәм урта педагогик белем бирү уку йортлары студентлары өчен ярдәмлек. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 236-242 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Газета-журналларның яңа саннары белән танышу, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оештыру. Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәр турында фикер алышу, сорауларга җавап табу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Кол Гали турында мәгълүмат тупларга.

Дәреслек: 61-63 бит (укырга).


ИР: “Болгар чоры әдәбияты. “Кыйссаи Йосыф” сайты” белән танышырга http://kolgali.blogspot.com/

8

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.



1







1. Кол Галинең рәссам Т.Хаҗиәхмәтов ясаган портреты.

2. Х.Әюпнең “Кол Гали” шигыре.

3. Иллюстрацияләр.

4. Аудиоязма.

5. МК: 29-30 б.

6. . “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар белән чагыштыру.

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

Дәреслек: 63-75 б (укырга), “Кыйссаи Йосыф” – укырга (тулы версиясен).

9

“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау).

1







1. Поэма тексты.

2. Рәсем-иллюстрацияләр.

3. Аудиоязма.

4. МК: 30-32 б.

5. . “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008. (аудиоязма)

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәр­ләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.


Йосыф, Ягъкуб, Зөләйха образларына бәяләмә бирергә әзерләнергә.

10

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы.

1







1. Җәләлиева М. Борынгы татар әдәбиятында Кеше образы. - К., 1968.

2. Иллюстрацияләр.

3. МК: 33-34 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фи­керләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәб­бәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгаларын­да җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сәнгатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куе­лып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына туг­рылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы. Хыянәт, саран­лык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булырга тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуацияләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларында кеше­нең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле булуын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү.

“Хәтимә” өлешен ятларга.

11

“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмияте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.



1







1. Б.Урманченың “Сагыш” скульптурасы репродуциясе.

2. М.Шәмсетдинова “Бөек Болгар дастаны” исемле музыкаль әсәре яки “Багышлау” аудиокассетасы.

3. МК: 34-35 б.

Йомгак-дәрес.


Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.

Ком­позицион төзелеше. Шартлылык һәм фантастиканың, роман­тика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның укучыга эстетик тәэсире.

Поэтик детальләргә игътибар, аларның халыкчанлыгы һәм сәнгатьлелеге. Әсәрнең традицияләргә тугрылыгы һәм нова­торлыгы.


ӘД: Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Традиция һәм новаторлык.

Сочинение язарга әзерләнергә.


Дәреслек: 94-96 б. (укырга).

12

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

1







1. Сочинение язарга өйрәтү китаплары.

2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 310-311 б.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау.

«Кыйссаи Йосыф» әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэси­ре, алга таба үстерелгән традицияләре.

Сочинение жанрлары турында тулы мәгълүматка ия булу.


КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 19-22 б.) яки тест (Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003, 84-87 б)


1) Сочинениене язып бетерергә, акка күчереп язарга.

2) Аерым укучыларга Алтын Урда чоры турында докладлар әзерләргә .

^ АЛТЫН УРДА ЧОРЫ ӘДӘБИЯТЫ

13

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык.

1







1. Географик карта.

2. “Халык авыз иҗаты” җыентыгы.

3. Газета-журнал материаллары.

4. Рәссамнарның картина репродукцияләре.

5. МК: 35-36 б.

6. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004, 268, 271-273 б.

7. Видеоязма, карта: “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү (дидактик әдәбият, әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары, суфичылык атамасы), дәреслектәге язманың конспектын төзү.

XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗти­магый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагы­лышы. Төп мотивлар һәм геройлар.


105-106 бит -сорауларга җаваплар әзеләргә.

Суфичылык – конспектларга.

14

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре.



1







1. Газета-журнал материаллары (папка).

2. Иллюстрацияләр.

3. Таблица (үрнәге -“Мәгариф” ж., 1999, №7, 79 бит).

4. МК: 36-38 б.

5. ТТ: 103-104 б.

6. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 270-271 б.

7. Текстлар: “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы.- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Effecto studio”, 2008.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару.

Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре, аларда чагылган суфи­чылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичы­лыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыклар.


Мөстәкыйль рәвештә “Кисекбаш” әсәрен укырга. Таблицаны тутырып бетерергә.
1   2   3   4   5



Похожие:

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов