АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды icon

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

НазваниеАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
страница4/5
Дата конвертации16.11.2012
Размер0.58 Mb.
ТипПрограмма
1   2   3   4   5
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

1

1.Әдәби материал.

2.Өстәмә материал.

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Урта гасыр әдәбияты буенча алган белемнәрне мисаллар ярдәмендә күрсәтә алу.

Акка күчереп язарга.

3 нче чирек (10 атна – 20 сәгать)

^ XIX ЙӨЗНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ӘДӘБИЯТ

33

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

1

1. Атлас.

2. Татар әдәбияты тарихы. II том. К., 1984.

3. Китап күргәзмәсе.

4. МК: 61-63 б.

5. ТТ: 106-108 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу.

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар (Казанда универси­тет һәм типографияләр ачылу һ. б.). Татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы. 1812 елгы Ватан сугышын­да активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

Конспектны төгәлләргә.

34

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

1

1. МК: 63-65 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Иҗатына гомуми күзәтү. Бу иҗатта чагылган су­фичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәми­яте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.
) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрь керткән яңалыклар.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 28 б.)

Үзеңә ошаган шигырен ятларга.

35

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

1

1. МК: 65-67 б.

2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 273 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган су­фичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәми­яте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрьләр керткән яңалыклар.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 28 б.)

Дәреслек: 252-261 б. (укырга).

36

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

1

1. Г.Кандалый “Шигырьләр һәм поэмалар”. К., 1988.

2. Госманов М. Габделҗәббар Кандалый: яңага таба борылыш. // “Мирас” ж., 1997 (“Сәхибҗәмал” поэмасына иллюстрация белән).

3. Портреты. “Мирас” ж., 1997, №7.

4. МК: 67-68 б.

5.ТТ: 109-111 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Язучының тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэ­малары. Боларда үгет-нәсыйхәтчелек, дини дидактиканың дөньяви рух белән өртелеп бирелүе. Шагыйрь иҗатында эпик­лыкның башлангычлары. Суфичылык рухы. Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фи­керләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу.

“Мулла белән абыстай” шигырен ятларга.

37

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

1

1. “Сәхибҗәмал”, “Фәрхи”, “Шәфгый” поэмалары.

2. МК: 68-69 б.

3. ТТ: 111-112 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү.

Г. Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. Хатын-кызлар­га багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сахибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Хатын-кыз гүзәллеген тасвир­лауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары. Бу идея-эстетик табышларның иҗтимагый аң үсеше белән бәйләнеше. Гашыйкны гәүдәләндергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау. Җәмгыятьнең төзелешен, бу төзелештә ярлы катламның авыр хезмәт белән тулы тормышын сурәтләүдә Кандалый реализмының уңышлары. Әлегә бу реализмның башлангыч адым­нар гына булуы. Кандалыйда крестьян («мужик») образы. Кандалый мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре, анда демо­кратик омтылышларның чагылышы.

Хрест. - 217-225 б. (сәнгатьле укырга өйрәнергә).

38

Г.Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.

1

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. - К., 1979.

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

Г. Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Иҗатына К. Насыйри, Г. Тукай кебек язучылар биргән бәяләр. Кандалый иҗатының тупла­ну һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

ӘД: Шигырь үлчәмнәре.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 27 б.)

Дәреслек: 280 281 б. (конспектларга), индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

^ XIX ЙӨЗНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА ӘДӘБИЯТ

(ЯҢА ӘДӘБИЯТКА КҮЧЕШ ЧОРЫ)

39

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

1

1. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

2. Татар мәгърифәтчеләренең портретлары.

3. Атлас.

4. МК: 70-76 б.

5. ТТ: 112 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәренең йогынтысы. И. Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган алдынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реа­лизмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы фор­малашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдә­биятта чагылган гомумкешелек кыйммәтләренең реаль эчтә­лек ала баруы. XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гому­ми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль баш­лангыч килү.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 26-27 б.)

Дәреслек: 292-294 б. (сөйләргә).

40

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1

1. Язучының портреты.

2. Ибраһимова Ф. К.Насыйри турында истәлекләр. / Китапта-Әдәби мирас. - К., 1996, 57-58 б.

3. МК: 76-77 б.

Биография өйрәнү дәресе.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия: http://www.tatar.museum.ru/M2763

Аның әсәрләре турында урта сыйныф­ларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптар­маклы булуын мисаллар белән раслау.

Әдәби әсәрләренә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәбиятыннан килә торган мо­тивларның аралашып дәвам иттерелүе.

Дәреслек: 295-301 б. (сөйләргә)

41

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1

1. Рәсем-иллюстрацияләр.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. МК: 77 б.

Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.

«Әбугалисина кыйссасы»нда мәгърифәтне, яхшылыкны алга сөрү, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау. Мәгърифәт һәм гыйлемнең хаклык яклы да, явызлыкка илтүче мин-минлек яклы да булырга мөмкин икәнен күрсәтеп, беренчесен алга чыгару. «Кыйсса»дагы фантастик әкиятләр стиле.

252-259, 306-311 б. (сөйләргә)

42

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

1

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

«Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта гасырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү. Иҗтимагый мәсьәләләрнең сәнгатьле чишеле­шендә үзенчәлекләр.

К. Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.

Дәреслек: 301-306 б. (сөйләргә).

43

Класстан тыш уку.

“Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы.

1

1. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

2. МК: 77-79 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

ӘД: Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп кабатлау.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 31-35 б.)

Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә.

44

^ Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” (К.Дмитриев).

1

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

Язып бетерергә.

45

Реалистик проза үсеше.

1

1. Мусин Ф. Татар прозасы. “Мирас” ж.

2. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

3. МК: 79-80 б.

4.ТТ: 113-114 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгъри­фәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлеш­ләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэси­ре астына» (Ф. Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлану­ларында яңалыклар.

ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.

Мәгърифәтчелек реализмы турында сөйләргә өйрәнергә.

46

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

1. Язучының портреты.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

4. МК: 80-84 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә.

Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау. «Хисаметдин менла» романы — мәгъри­фәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән.

Әсәрне укып бетерергә.

47

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

1. Язучының портреты.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

4. МК: 80-84 б.

5.ТТ: 116-120 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 35 б.)

Таратма материалдан Ризаэддин Фәхреддиннең хикмәтле сүзләрен ятларга, әти-әниләр белән бергәләп мәгънәсенә төшенергә.

48

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау.

1

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

4. Сюжеты: Кәримова Ф.С. Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате. – Яр Чаллы: ӨПББИ. – 14-15 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм на­данлык бәрелеше.

Әсәрне укып бетерергә.

49

Риза Фәхрединнең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

1.Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

4. Анализ схемасы: Кәримова Ф.С. Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате. – Яр Чаллы: ӨПББИ. – 24-18 б.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» романда гомумкешелек кыйммәтләрен рас­лау. Әсәрнең әдәби-стиль үзенчәлекләре.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.

КТ: әдәби викторина сорауларына җавап бирү (Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005, 35-36 б.)

* Әдәби викторина сорауларына җаваплар тупларга (Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006, 31-32 б.)ю

Ш.Мөхәммәдевнең “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай” әсәрен укырга.

50

^ Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”.

1

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

ИР: “Кем ул Заһир Бигиев?” сайты белән танышырга http://zahirbigiyev.blogspot.com/

51

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

1

1.Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

4. З.Бигиев. Зур гөнаһлар. К., 1991.

5. Мусин Ф. Татар романы. “Мирас” ж., 1992, №2.

6. “Мәгариф” ж., 1995, №11 (15-17 б.).

7. МК: 87 б.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы.

Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәби­ятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе.
1   2   3   4   5

Похожие:

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconАҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...

АҢлатма язуы программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды iconПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Разместите кнопку на своём сайте:
Документы

База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов