Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы icon

Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы



НазваниеМөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы
страница1/17
Дата конвертации24.11.2012
Размер2.6 Mb.
ТипДокументы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

Борак





Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан - нәселебез горурлыгы


Без киткәч тә, шулай торыр көннәр,

Безнең даннар илгә кирәк булыр.

Шыпырт-шыпырт кемдер гайбәт сөйләр,

Начар, диючеләр сирәк булыр.

Кәк –күк, кәк-күк!.. Еллар санап киләм,

Уйчан урман, боек елга, соры күк...

Нишлим мин ул кадәр гомер белән,

Йөзгә чаклы санама берүк...

(фото Мөхәммәдъяр сканир.)

Солтанов Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Татарстан Республикасы Актаныш районы Мәчтай авылында дөньяга килә. Мин бу турыда Габделхак хәзрәт Садыйковның Уфа Диния назәрәте тарихына һәм мөфтиләрнең тәрҗемәи хәлләренә карата язылган хезмәте аша хәбәрдар булдым.Петр-III үлгәч тә, аның урынына патшалыкны Екатерина кабул итә. Әби патша шәрык халыкларына диндә чагыштырмача иркенлек бирә: мәчет, мәдрәсәләр салырга рөхсәт була, гыйбадәт кылу юлларында тиешле тәртип булдыру чаралары күрелә, хәтта диннән баш тартучыларны җәзага тарту юллары да билгеләнә. Әби патша 1722нче елда махсус боерык чыгара: Рәсәйдә духовное собрание төзергә, аңа башлык итеп мөфти куелырга тиеш. (1789нчы һиҗри белән 1204нче ел).”Духовное собрание” үзенең эшен башлый. Минем икенче буын бабам Мөхәммәдъяр Солтанов бишенче мөфти була.

Солтан фамилиясе унҗиде бабага кадәр дәвам итә. Өченче бабасы Габделҗәмил Минзәлә өязе башкортларының кантоны хуҗасы, дүртенче бабасы Баязит рус гаскәрләре сафында майор, үз атасы Мөхәммәдшәриф тә кантонда хезмәт итә. Шул хезмәтләре өчен аларга дворянлык титулы бирелгән. Чыгышы башкорт дворяннары нәселеннән булгач, Мөхәммәдъярга Казан университетына керү авыр булмый һәм ул аны уңышлы тәмамлый. (ФОТО университет) 1878нче елда (фото универ.) аңа подпорудчик дәрәҗәсе бирелә, аннан дөньяви арадашчы һәм Минзәлә, Бәләбәй өязләрендә җәмгыяви судья вазифаларын башкара. 1886нчы елның икенче гыйнварында патша Александр III тарафыннан аңа Мөфтилек указы бирелә. Солтанов, эшне кабул итү белән, эш кагәзьләрен тәртипкә салырга тырыша, үзе дилбегәне нык тота, имтихан тотарга килгән шәкертләрнең казыйларга “Сәдака” бирү бәрабәренә имтихан тапшыру юлларын тыя, үз кул астындагы ике йөзле хадимнәр белән эшләүгә күп көч сарыф итә.1893нче елда, хөкүмәт рөхсәтен алып, хаҗ сәфәренә бара. Россиядән килгән мөфти һәркайда мөхтәрәм кеше була. Истамбулда Төркия солтаны Габделхәмит аны үзе кабул итә, кылган хезмәтләре өчен II дәрәҗә Төрек ордены тапшыра. Мөхәммәдъяр Солтанов чорында милли матбугат торгызыла, мәчет-мәдрәсәләр күбәя, шул сәбәпле Солтановның халык арасында абруе арта. Ул 1888нче елда беренче дәрәҗә Станислав ордены, 1896нчы елда беренче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1911нче елда мөфти Солтановның хезмәтенә 25ел тулу уңае белән юбилей уздырыла. Мәҗлестә бик күп галим-голәмә, зур түрәләр катнаша. 2007нче елда аның тууына 170 ел тулу зурлап билгеләп үтелә. (Фото 170 лет)

1915нче елда минем ерак бабам Мөхәммәдъярны паралич суга.
Бер ай авырганнан соң, 12нче июньдә сәгать 11ләрдә вафат була. Гәүдәсе өч көн почетлы каравылда собрание залында саклана. 14нче июньдә җомга намазыннан соң мәчет ихатасында мөфти Тәфкилев белән янәшә күмелә.

(фотолар Соборная мечеть Уфа, Ворота Уфа Кабер)

“Гарәпчә-татарча-русча аңлатмалар сүзлегендә Солтан сүзенә түбәндәге аңлатмалар бирелә.

Солтан Ис. Патма, хөкемдар. Солтанәт. Ис. 1)Патшалык. 2) Мәһабәтлек, олылык, зурлык. “Күрер күзгә мөлләсыман солтанәтбез.(Акм.)

Азнакай районы Урсай авылында яшәүче туган төбәкне өйрәнүче тарихчы-тикшеренүче Роберт Сәйдел улы Зариповның “Безнең тамырлар” китабыннан өзекләр.

... Солтановлар нәселеннән булган кешеләрне эзләү дәвам итте. Мөхәммәдъярның бишенче улы хакында билгесез иде.

Аның дүрт улы Арыслангали, Искәндәр, Ислам һәм Мөхәммәтсолтан турында китапта тәфсилләп язылган...

  • Ниһаять, - диде Роберт, - мин Мөхәммәдъярның бишенче улы Солтангали һәм аның балалары, оныклары, оныкчыклары турында җитди мәгълүматлар тупладым. Мин аларның һәммәсен дә сиңа тапшырам, бәлки язачак китабыңда файдаланырсың.

Минем һич кенә дә ышанасым килмәде. Бары тик икенче буын бабам Мөхәммәдъяр, әткәем Нургали, аның уллары Нурмөхәммәт һәм Зөфәрнең фотоларын чагыштырып караганнан соң гына Робертның сүзләренә шигем калмады. (Фото Роберт)

“Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабында(32нче бит) Туксабай шәҗәрәсе бирелгән. Ул ике вариантта. Беренче вариант

Туксабай углы Шаһвәли

Шаһвәли углы Тәвкил

Тәвкил углы Тәңребирде

Тәңребирде углы Йулбирде

Йулбирде углы Акйул

Акйул углы Котмыш

Котмыш углы Күзкәй

Күзкәй углы Тотар

Тотар углы Чупан

Чупан углы Мәмәт

Мәмәт углы Солтан – шушы кешедән фамилия башлана (1749-1820), 261 ел.

Солтан углы Гәбделҗәлил

Гәбделҗәлил углы Баязит

Баязит углы Мөхәммәтшәриф

Мөхәммәтшәриф углы Мөхәммәдъяр, мөфти, дворянин.

Искәрмә: беренче вариант – Санкт-Петербург фондыннан, (31бит, саклау берәмлеге, 50, 40 бит) Р. Фәхретдиновның шәхси архивыннан.

Бу шәҗәрәне, үзенең күпеллык эзләнүләре, тикшеренүләре, фотоматериалларга нигезләп, Роберт Зарипов дәвам итә. Мөхәммәдъярның бишенче улы Солтангалидән таралган балалар.

II вариант.

( Шәҗәрә Роберт)

III вариант

Минем белән саубуллашканда: - Шунысы зур игътибарга лаек: безнең бабайлар Мөхәммәтсолтан белән Солтангали – бертуганнар, Мөхәммәтсолтанның кызы Нәсига Солтанова – минем әнием Солтангали улы Нургалинең кызы син, - Вәсилә Солтанова. Димәк без – өченче буын туганнар, - дип елмаеп куйды. Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете сабакташым, Миргазиян Хәйдаровның җан дусты Роберт Сәйдел улы Зарипов.


Имән

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.


Таң җилләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын.

Имән җырлый, искә төшереп

Шаулап үткән яшь чакларын.


Мең ел элек кемдер монда

Җир казыган, тир тамызган

Һәм беренче кат имәннең

Яшәү иртәсен кабызган.


Кем дә белми ул кешене,

Игенчеме, бакчачымы,

Яшеллек һәм хәят сөйгән

Батыр хезмәт патшасымы?


Кем булса да, туфрагында

Җир саклаган аның тирен.

Һәм карт имән гомре белән

Бүләкләгән бу эш ирен.


Һәр көн юлдан дистәләгән

Юлчы уза, тузан туза.

Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы

Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый җил-яңгырдан,

Җылы биреп җил-су үтмәс

Яшел чуклы юрганыннан.


Күләгәсе ял иттерә

Кырда эшләп арганнарны,

Кавыштыра айлы кичтә

Яшрен утта янганнарны.


Юл күрсәтә адашканга

Имән кышкы бураннарда,

Җәен татлы дымын эчерә

Кырда урак урганнарга.


Бәхетле син, ерак илдәш,

Хезмәтеңә мин баш иям,

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.


Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

М.Җәлил


Бәхет бит ул шундый серле, аңа лаек көр күңелле.

Аңа лаек ихлас җаннар,безнең нәсел – Солтановлар.

Мөхәммәдъяр Солтановның бишенче улы Солтангали.Солтангалинең төпчек улы Шаһгалинең хатыны Зөбәрҗәт җиңгәчәй истәлекләреннән.

Минем әнкәй Фәрхинур белән Зөбәрҗәт - килендәшләр. Читән аркылы гына яшиләр. Зөбәрҗәт җиңгәчәй әнкәйдән күпкә олы. Ул аны үз кызы кебек якын күрә иде. Аларның иярә килгән бер генә кызлары Рәҗибә апа бар иде. Зөбәрҗәт җиңгәчәйнең әнкәйгә, әнкәйнең миңа сөйләгән истәлекләреннән.

Шаһгали берара стакан белән дуслашып китте. Мин барысын беләм, ләкин килендәшем сиздермәскә тырыша. Мәгъшука әнкәй бу турыда белгәч: - И атасы Солтангали картым исән булса, өйрәтер иде, күрсәтер иде ул стаканнардан котылу юлларын – дия иде. Яшь чагында Шаһгали бер генә мәртәбә салып кайтты. Картым түшәмгә кыстырылган сыек тал чыбыгын алды да туйганчы чәбәкләде Шаһгалине. Хәле бетеп туктагач: - Эч, улым, эч, аракы бетми ул, баш бетә, баш бетә, - дип, башын түбән иеп йорттан ук чыгып китте. Шаһгали җәмәгатем кулына стакан ала башласа, биатам Солтангали сүзләрен мин дә кабатлый идем: Эч, Шаһгаликәем, эч, аракы бетми баш бетә, баш бетә, - дия идем. Шул тылсымлы сүз - биатам Солтангали сүзе ирем өчен олы дәва, рәхмәтле шифа булды. Ул, афәттән тәмам арынып, гомеренең соңгы көннәрен бик матур үткәрде. Соңгы гомерендә әбкәй кызлары Хаят апаларда яшәде. Без аны мулләткәй ( мулла түткәй) дип йөртә идек. Әнкәй берәр тәмле нәрсә пешерсә: - Барыгыз, әбиегезгә илтеп кайтыгыз, дип төенчек күтәртеп, Зөфәр белән мине йөгертә иде. Алар бездән шактый ерак торалар. Без аларга бакча артыннан гына керә идек. Әбкәй һәрвакыт намазлык өстендә, безне күргәч, бик сөенә, догаларын укып. Аллаһыдан рәхмәтләр теләп кала иде. Әбкәйнең әнкәйгә сөйләгән истәлекләреннән.

Картым Солтангали, улым Нургалине миңа калдырып, киленем Хатирә алтынчысына көмәнле вакытта бу дөньядан китеп барды. Мин һәрвакыт аның рухына, Аллаһым ризалыгы өчен дип дога кыла идем. Киленем Хатирәнең, яңа туган оныгым Фатыйма үлгәннән соң, зиһене бераз ялгыша башлады, сихәтлеге дә кимеде, ул вафат булды. Намаз артыннан дога кылганда, җәмигы әрвахларга дип багышлый идем. Төш күрдем. Мичкә шишара (бәләкәй генә, озынча ипи) салганмын, шуларны тәллинкәгә өеп куйганмын, күптән инде вафат булган картымның туганнарына: бергә генә ашагыз инде, картым да сезнең белән генә ашар”, - дим. Шул вакыт, ап-ак ыштан, ап-ак күлмәк, ап-ак кәләпүш киеп, картым каяндыр пәйда булды. “Карчык, миңа дигән шишараларны аерып бир әле”, - ди. Уянып киттем. Картым Солтангалинең ерак әбисе Зөһрәбануга сөйләдем бу төшемне. Ул миңа: - И киленкәем, догалар укыганда, хасил булган әҗер савапларны Солтангалинең үзенә аерым багышла, ул сиңа шуны белдерткән, - диде. Әткәй безгә әбкәйнең бу төшен бик еш искә төшерә иде. Безнең әткәйнең якын-тирә авылларда дуслары бик күп иде. Ул алар белән еш аралаша, әткәй бик тәрбияле булганга аны хөрмәт итәләр иде. Бервакыт әткәй Мәчтайга кунакка барырга уйлый. Үзе белән яшьлек дусты Мингалине дә алып бара.Болар бабакаемның дусты, шул чорның уртача бай кешесе Минһаҗга чәй эчәргә кермәкче булалар.

Иптәшең числымы? – дип сорый бабам әткәйдән. Әткәй бер сүз дәшми. Шулай да алып керә Мингалине. Мингали бик комсыз кеше булганмы, әллә ач булганмы, өстәлдәге бөтен тәмле әйберне сыпыртып та куя. Бай бу күренешне каш астыннан гына күзәтеп торган да: - Яса тагы бер чәшке чәй, карчык, - дип, карчыгын чакырган. Мингалим анысын да каплап куеп, самовардагы суны эчеп бетереп, савытка салган балны бармаклары белән ялап куйган, соңыннан рәхмәт тә әйтмичә бәдрәфкә йөгергән. Ул чыгып киткәч, бабай әткәйгә: - Артыңа чаклы кызардыңмы, улыкаем, кунакка барсаң да, юлга чыксаң да, иптәшеңнең кем икәнен белмичә ияртмә, - дип , бик каты әрләп ташлаган. Әткәебез бабакаебыз Солтангалинең шул сүзләрен һәрвакыт безнең искә төшерә иде. – Яман аттан, яман дустан ерак йөрегез, һәлакәткә юлыгырсыз, - дия иде ул безгә. Нәтиҗә шул:

Күзләреңне капламасын

Кар-буранлы өермә,

Яман дусларны ияртеп,

Адашып кала күрмә.

Оятларга кала күрмә.

Мөхәммәдъяр Солтановның оныгы Нургали.

Солтанов Нургали 1887нче елның 13 нче мартында Мөслим районы Яңа Сәет авылында икенче бала булып дөньяга килгән. Әткәйнең беренче туганы Солтанова Өммикамал, икенче туганы Солтанов Шаһгали, өченче туганы Солтанова Хәят иде. Беренчесе Иске Исәнсеф авылында яшәп дөнья куйды, балалары юк иде. Шаһгалинең хатыны Зөбәрҗәт; безнең белән күрше булып, Яңа Сәеттә яшәделәр, вафат булдылар. Кызлары Рәҗибә иде, ул Минзәләдә яшәде. Әткәй 1913нче елда Хәтирә исемле кызга өйләнә, аларның биш балалары туа, алтынчысы Фатыйма тугач, Хатирә апа да, кызы да вафат була. Кабере Яңа Сәеттә. Хәтирәдән туган балалар: Солтанов Нурмөхәммәт, Солтанова Нурлыҗинан, Солтанова Мөгаллимә, Солтанова Рәшидә, Солтанов Миңнүртдин. Шуларның бары тик Карамалыда яшәүче Солтанова – Мирхәйдәрова Мөгаллимә генә исән, аңа 87 яшь тулды. Бу балаларны әткәй беренче оя чебешләре дия торган иде. Әткәйнең беренче улы Солтанов Нурмөхәммәтнең бер улы Солтанов Мирзамөхәммәт исән, ул Мөслимдә яши, аңа 67 яшь, Аның ике улы Солтанов Ренат һәм Солтанов Дамир бар. Шулай итеп, беренче оя балалардан шәҗәрәне дәвам итүчеләр Солтанов Мирзамөхәммәт, аның уллары Солтанов Ренат һәм Солтанов Дамир. 45 яшьлек Нургали Солтанов биш бала һәм әнисе Мәгъшука әби белән яшәп кала. Нишләргә? Өйләнергә. Ул Үрәзмәт авылында яшәүче 28 яшьлек Солтанова Фәрхинурга өйләнә. (Фәрхинурның әтисе Солтангали исемле була) Бер-бер артлы икенче оя чебешләр туа башлый: Солтанова Вәсимә, Солтанов Әсләхетдин, Солтанова Вәсилә, Солтанов Зөфәр. Бер өй эчендә (дүрт почмаклы өй була ул) унике кеше яши башлый. Мәгъшука әбине кызы Хәят озакламый үзенә ала, әткәйнең беренче малае Солтанов Нурлымөхәммәт өйләнә дә башка чыгып китә. Бик озак еллар шул кечкенә генә өйдә ун кеше бергә яши: әткәй, әнкәй, сигез бала. Икенче оя чебешләре: Солтанова – Мусина Вәсимә Кемеровада яши, аңа 77 яшь, Солтанов Әсләхетдин 1948нче елда, унике яшендә, эт тешләүдән вафат булды, Солтанова – Хәйдәрова Вәсилә Мөслим районы Салавыз – Мухан авылында яши, аңа 71 яшь, Солтанов Зөфәр Нургали улы Мөслим районы Тат Бүләр авылында яши. Аңа 68 яшь. Икенче оя чебешләреннән шәҗәрәне давам итүче әткәйнең төпчеге Солтанов Зөфәр.

Әткәй бик итагатьле, тәрбияле, миһербанлы, шәфкатьле иде. Минем әнкәй белән кырык ел бергә яшәделәр. Ике оя балаларны да тиң күреп, әткәйгә карата бик ихтирамлы булдылар. Әнкәй тегү текте, әткәй чабата ясап сатты, мал асрап, безне кеше иттеләр. Әткәй 1982нче елның маенда 84 яшендә, әнкәй 1971 нче елның ноябрендә 78 яшендә вафат булды. Җаннары җәннәттә, тәннәре рәхәттә булсын.

Безнең әткәй җор телле, күркәм холыклы бер адәм иде. Минем колагымда бүген дә әткәйнең әйтеп калдырган хикмәтле сүзләре яңгырый:

  • Әдәпсез булмагыз. Гадәт төбе – әдәп, әдәп төбе - хөрмәт.

  • Кычкырып сөйләшмәгез, кычкырып көлмәгез, авызыгызга шайтан керер.

  • Туганнарыгыз белән ачуланышмагыз, туганнар бер кайгыда, бер шатлыкта кирәк.

- Үз дәрәҗәгезне белеп яшәгез, артык төчеләнмәгез, теләсә кемне көйләмәгез, горур була белегез.

- Кайгы килсә, авыру килсә, төшенкелеккә бирелмәгез, Ходай Адәм баласын җиргә сынау өчен җибәргән.

- Мин фәкыйрь димәгез. Булганына шөкерана кылыгыз. Бу дөньяда, ике аяксыз, бер кулсыз калып, гомерләрен ак ятакта үткәргән кешеләр турында онытмагыз.

Әткәем сумкасы. Миңа 12 яшь. Күрше Мари – Бүләр мәктәбенә йөреп укыйм. Шул елның җәендә, бераз акча эшләп кайту нияте белән, әткәй Пермь якларына китте. Ул анда җәй буена эшләде: ялланып печән чапкан, шактый гына акча да алып кайтты. Минем өчен иң сөенечлесе: ул миңа мәктәп сумкасы алып кайтты. Икенче көнне үк классташларым миннән ак көнләшү белән көнләштеләр.

-Вәсилә, сумкаңны бер генә тотып карыйк әле, - дип, мәктәпкә хәтле минем сумкамны берәм-берәм күтәреп бардылар.

Аларның сумкасы юк, аларда – киндер букча... Ул сумканы мин гомерем буе әткәмнең төсе итеп сакладым. Җитмеш яшенә кадәр әткәем шулай ялланып печән чабарга йөрде. Беркайчан да зарланмады.

Истә, әткәебез, һәммәсе дә истә. Исеңдәме, әткәем! Миңа 17 яшь. Без синең белән ат җигеп утынга бардык: минем башта бүрек, өстә фуфайка, сырган чалбар, кулда – тире бияләй. Без утын бушатканда, Усаклык авылыннан синең дустың Ефим дәдәй килеп керде. – Нургали агай, бу малаең барлык утынны “эһ” дигәнче бушатып бетерде, аның кулыннан утын бүкәннәре җилдәй очалар. Күз тимәсен, - ди. Әткәй мыек астыннан гына көлемсерәде. Ярар, Ефим дәдәй ялгышсын, буталсын, малай икән малай...

Рәхмәт әткәем, рәхмәт: мин синең иң-иң яраткан балаң булдым. Минем өчен син утка да кердең. Суга да төштең, Минзәлә юлларында – Аю авылы урманнарында адашып та йөрдең. Миңа ата мәхәббәтен өем-өем итеп бирдең.

Пар канатлы булып үстем,

Үстем җил-яңгыр тими.

Әтиебез синнән башка

Бер нәрсә дә хәл ителми.

Кая барсам, нишләсәм дә,

Әтиеңнән сора, ди,

Ул бит безнең Хуҗа, ди,

Ул әйтсә, мин, риза, ди.

Кадерлем минем , әти!

Ач-ялангач итмәдең.

Әниемне ташлап китеп,

Безне ятим итмәдең.

Син булмасаң, өебездә

Бер нинди ямь, нур булмас,

Әти белән үскән бала

Беркайчан да хур булмас.

Онытмыйм, сине онытып

Буламы соң, әткәем...

Үрәзмәт авылында колхозлар оешкач, Фәрхинурны бригадир итеп куялар. Бу эш аңа бик авыр була. Җитмәсә, энеләре Нуретдин, Зиннур, Әһлетдин, Кәндел җанга тияләр. Эшмени бу? Син бит хатын-кыз, гел ирләр янында, өйгә дә төнгә генә кайтасың. Әнкәсе Әсма Һәм әтисе Солтангали дә кызларының бу эшен хуп күрми. Ничек тә китәргә. Ә кая? Көннәрдән бе көнне ул: - Бу мәшхәрдән котылыр өчен берәр картка кияүгә булса да чыгар идем, - ди. Теләгәне хуш килә. 1933нче елның җәе, кызу урак өсте. Фәрхинурга яучы булып Яңа Сәет авылыннан Зәбирә карчык килә. Билгеле инде, аның белән 45 яшьлек үтә дә чибәр Нургали дә була. Фәрхинур озак уйлап тормый, Нургалигә кияүгә чыгарга риза була. Алар, бергәләшеп, Яңа Сәеткә Нургали йортына кайтып та төшәләр. Дүртпочмаклы өй. Анда әткәйнең әнисе Мәгъшука карчык һәм биш бала. Хәтирәне җирләгәннәренә бары тик ике ай үткән. Хәтирәнең иң олы улы Нурмөхәммәткә 19 яшь, икенче кызы Нурлыҗиһанга 16 яшь, өченче бала Мөгаллимәгә 10 яшь, Рәшидәгә 7 яшь, иң кечкенәсе Миңнуртдингә 3 яшь. Менә шулай яши башлыйлар Нургали белән Фәрхинур. Бер-бер артлы Фәрхинурның балалары Вәсимә (1934), Әсләхетдин (1936), Вәсилә (1939), Зөфәр (1942) туа. Шул кадәр ыгы-зыгылы тормышка дүрт ир туган арасында иркә кыз булып үскән Фәрхинурга яңа тормышка ияләшү бик авыр була. Түзә, чыдый, җир тырнап үксегән чаклары булса да, үги балаларны ташламый, алар белән дус, тату яши.

Иң авыры - сугыштан соңгы ачлык еллары. Балаларны ничек туйдырырга? Әнкәйнең бердәнбер бирнәсе “Зингер” машинасы була. Шул машина ач үлемнән саклап кала да инде бу гаиләне. Әнкәй иртүк торып тегәргә утыра, әткәй һәм балалар йорт эшләрен карый. Авылда кием тектерүче беткәч, әткәй тегү машинасын арбага яки чанага салып, әнкәйне баерак мари авылларына (Калтак, Уял, Усаклы, Сталино, Мари Бүләр) илтеп куя. Берничә көннән тагын килеп җитә, кием теккән өчен әнкәйгә биргән ашамлыкларны безгә, балаларына, алып кайта. Без әнкәйне бик сирәк күрәбез, безне әбкәй тәрбияли. Әткәй өйдә: ул чабата ясый, аны Байсар, Әмәкәй, Мөшеге базарларында сата, безне ашатырга, киендерергә, кеше итәргә тырыша. Ә җәй көннәрендә әнкәм бездән 15 чакырым ераклыктагы Чәчер аланына карлыган җыярга китә. Аны Пучы базарында сата, безгә кирпич ипи (буханкалы ипине шулай дия идек) алып кайта. Ә без аның кайтуын дүрт күз белән көтәбез, кич җитә башласа, Мирсәет тыкрыгына кереп утырабыз да аны көтәбез. Әнкәй ул көнне кайтып җитмәсә, шунда, агачлар өстендә, төнне дә үткәрәбез. Әнкәбез иртүк кайтып җитәчәк бит, кайтып җитәчәк. Яшь чаклары зур михнәттә, хәсрәттә үтсә дә, гомеренең соңгы елларын әнкәебез бик рәхәттә үткәрде. Төпчек улы Зөфәр, килене Мөнирә бик миһербанлы булдылар. Әнкәй беркайчан да авырмады, Үләсе көнне дә Зөфәр Казанга киткәндә: - Улым, исән-сау йөреп кайт -,дип изге теләкләр белән озатып калды.

Мөхәммәдъяр Солтановның оныкчыклары Нурмөхәммәт.

Әнкәем Солтанова Фәрхинур сөйләгәннәрдән.

...Безнең йортта ике бишек. Берсендә минем улым Әсләхетдин, икенчесендә Нурмөхәммәт белән Зәкиянең кызы Фирдәүсә. 1936нчы ел, бу сабыйлар икесе бер көнне туды. Кендек әбиләре минем бианам Мәгъшука карчык. Зәкия белән мин иртүк эшкә китәбез. Балалар әбиләре белән калалар. Әбисе аларга ипине җебетеп, чүпрәккә салып, бераз песок сибеп, авызларына каптыра, кайнаган су эчертә. Сабыр булдылар, сабыйларыбыз, еламадылар. Зәкия эштән озак кайтмый торса, Фирдәүсәне мин имезәм, мин юкта, Зәкия Әсләхетдинне имезә. Өйдә ник бер тавыш-тын булсын, чөнки Нургали бик тә акыллы, сабыр кеше иде. Гайләбез ишәйгән саен, өйдә бераз савыт-сабалар шалтырый башлады. Киленебез Зәкия кызы Фирдәүсә белән улыбыз Нурмөхәммәтне үзенең әтисе Сәрвәр белән әнисе Гайниямал янына алып чыгып китте. Аларның уллары Нурмөхәммәтне без абзыкай дип йөрттек. Шулай дияргә безне Мәгъшука әбиебез өйрәтте. Солтанов абзыкай бик булдыклы, үтә дә ягымлы, үтә дә чибәр, үтә дә эшлекле ир-егет иде. Озак еллар Иске Карамалыда, аннан соң район үзәге Мөслимдә кулланычылар җәмгыяте рәисе булып эшләде. Исеме мактау тактасыннан төшмәде. Ул җитәкләгән оешманың даны республикага таралды.

Мин 1953 – 1954нче уку елында, Яңа Сәеттән йөреп, Мөслим урта мәктәбенең сигезенче классында укыдым. Яңа Сәет һәм Мөслим арасы 25 чакрым. Шимбә, якшәмбе көннәрендә өйгә кайтам. Калган вакытны абзыкайларда яшим. Алар коператив урамының 33нче йортында гомер кичерделәр. Бер бүлмәле йорт иде ул. Шунда без сигез кеше яшибез; абзыкай, җиңгәчәй, Фирдәүсә апа, Мирзамөхәммәт, Индүсә, әткәйнең апасы Хәятнең улы Раиф, мин, Катмыштан Фәния исемле кыз. Җиңгәчәм пекарняда эшли. Иң истә калганы шул: Ул безгә бик кечкенә генә йомры булкилар алып кайта, шуны берәм-берәм безгә өләшә, абзыкай исә өйгә бик соң кайта. Безгә эшләр бүлеп бирелгән: Фирдүсә апа безне ашата, Раиф белән Фәния утын яра, Мирзамөхәммәт утынны өйгә кертә, Индүсә каз бәбкәләрен карый, мин казларга ипи турыйм. Ара-тирә үзем дә капкалап алам. И-и! Ул кайнар, кара ипинең тәмлелекләре! Хәзер дә авызымда – бары тик шуның тәме. Тагын бер мәртәбә җиңгәчәй Зәкия пекарняда пешереп алып кайткан кара икмәкне казларга тураган чагында тешләп-тешләп алыр идем.

Мунча Ык буенда. Аңа да Фирдәүсә апа җаваплы. Бер кичне Фирдәүсә апа, мин, Фәния, Индүсә мунчага барырга җыенабыз. Фирдәүсә апа: - Әнкәй, чәч юарга сабын кирәк бит , - ди. Җиңгәчәй: - Чәчне бары тик Ык суы белән генә юарга кирәк, толымнарыгыз озын, чәчегез калын, үзегез сылу булырсыз, - ди. Ык суы... Ык суы... Була тату туганнар, таштан койма койганнар.

Яшь чактагы тынгысыз төннәр, көйсез көннәр, авыр эшләр үзенекен итте. Җиңгәчәйне паралич сукты. Ул ун елдан артык түшәк өстендә ятты. Абзыкай аны һич тә авырыксынмыйча карады. Беркөнне мин җиңгәчәем янына хәл белергә килдем. – И, Вәсилә үскәнем! Әллә теге чакларда мин сезне рәнҗеттемме? Менә бит Ходай миңа нинди авыру бирде. Ямьле җәй көннәрендә үләчәкмен мин, берүк килми калма, - диде ул. Никләр рәнҗим мин сиңа? Син бит үзеңә дигән ипиләрне дә, теге бәләкәй булкиларны да миңа алып кайта идең. Юк,бу – минем рәнҗү түгел, бу Ходайның сиңа биргән сынавы. Ә син, җиңгәчәйкәем, ул сынауны уңышлы үттең. Исеңдәме, җиңгәчәйкәем, без Миргазиян белән Мирзамөхәммәтнең туен үткәрергә килдек. Ул 1975нче елның 15нче июле иде. Туйны Миргазиян алып барды. Туй урыны – ишек алды. Син верандадагы бүлмә тәрәзәсеннән карап утырдың ул мәҗлесне. Мин гел синең яныңда булдым. – И Ходаем, бу балаларыма бәхет бир, тәүфыйк бир, хәерле гомерләр бир, миңа карата рәхимле булсыннар, - дип, гел Аллаһка ялварып утырдың. Авыру кешенең теләге кабул була, диләр; улыңның тормышы сокланырлык булды. Сине соңгы сәгатьләреңә кадәр бик карадылар, ике ул – Ренат белән Дамирны үстерделәр, районның мәртәбәле кешеләре булдылар. Күңелем әрни: синең васыятеңне үти алмадым. Миңа ул амәнәтне җиткерүче булмады. Җәсәдеңә бара алмадым. Аллаһу мине ярлыкасын. Ләкин сине беркайчан да биргән сәдакамнан, укыган догамнан калдырмыйм, Аллаһым үзе кабул кыйлсын. (Фото Зәкия)

Абзыкай безнең иң олы терәгебез булды. “Була шундый туганнар таштан койма куйганнар”, -дия иде ул безгә. “Дус яшик, туганлыкның җебен өзмик, әниләребез башка булса да, без бит бер ата – Солтанов Нургали балалары, без бит затлы Мөхәммәдъяр Солтанов нәселе балалары”, - дия иде ул безгә. Абзыкай Нурлыҗинан белән Рәшидә түткәйне Камбаркага урнаштырды, Мөгаллимә түткәйне Иске Карамалыга кияүгә бирде. Миңнуртдин абзыкайга Чаллыда төпләнергә ярдәм итте. Вәсимә апаны, паспорт алырга булышып, Кемеровага озатты, Зөфәр белән мин Минзәләгә укырга киттек. Һәммәбезгә дә синең ярдәм тиде, абзыкаем. Җиңгәчәйнең үлеменнән соң да син бирешмәдең, үзеңне чын ирләрчә тоттың. Без сине югалтмадык, онытмадык. Иң элек Нурлыҗинан, Рәшидә түткәйне Камбаркада җирләдең, Миңнуртдин абзыкайны Чаллыда югалттың, соңгы вакытларда иң олы таянычың Мөгаллимә түткәй белән Зөфәр булды.

1971нче елның май ае. Әткәйне паралич сукты. Ул бары тик дүрт кенә көн ятты. Зөфәр белән Мөнирә эштә, әнкәй балаларны карый, Миргазиян белән син әткәйне саклап утырдың. Бүгенгедәй хәтеремдә: бишенче көнне кичке җидедә син йөгереп верандага чыктың: - Сеңлем, кер, әткәйнең җаны чыкты, үзем күрдем, авызыннан очып чыгып китте, нәкъ күбәләк кебек, - дидең. Сиңа ул вакытта 57 яшьиде. Синең шул көндәге зурайган күзләрең, агарып катып калган йөзләрең, тырпайган керпе чәчләрең бүгенгедәй хәтердә. Мин шул көнне, нәкъ менә шул көнне әткәйне югалтуның синең өчен нинди зур хәсрәт икәнен аңладым. Соң, абзыкаем, син бит безнең әткәбез урынына калдың. Син бигрәк тә әткәйгә охшаган идең. Хәзер дә икегезнең фотоларыгызны чагыштырам: синдә әткәйнең чалымнарын күрәм, әнкәең Хәтирә апаны мин белмим шул, фотосы юк, ә бәлки, аңа охшагансыңдыр. Әткәебез Хәтирә апаны бик тә яраткан булган, күрәсең, үләр алдыннан әнкәем Фәрхинурга саташып һәрвакыт “Хәтирә”, “Хәтирә” дип эндәште. Әнкәй: Әтиегез озакламас, аны Хәтирә үз янына чакыра, - дия торган иде. Һәм ул шулай булды да. Гомеренең соңгы көннәрендә син күбрәк вакытыңны Зөфәр янында үткәрдең. Ни дисәң дә: төп йорт, төп нигез бит. Абзыкай, син еш кына Зөфәргә: “Мөслим районына кайткан товарның барысы минем кулда, абруем югары, район җитәкчеләренә сүзем үтә иде. Шундый югары дәрәҗәм була торып, әткәй белән әнкәйгә үз мөмкинлегемә караганда аз, бик аз ярдәм иттем. Бу - минем гомерлек үкенечем, ә син миннән күпкә өстен булдың. Барлык көчеңне, хезмәтеңне иң элек аларны рәхәт тормышта яшәтүгә багышладың: өр-яңа өй салдың, алар өчен машинасын да таптың, иң тәмле ризыкларны юк җирдән табып алып кайттың, кием-салымга, акчага интектермәдең. Бу нигез, бу йорт сиңа рәхмәтле, - дия идең.

Кылган изгелегем күп булмады,

Никтер миңа шулай тоела.

Үтте гомер аккан сулар кебек,

Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар бергә җыела-җыела,

Барысы бергә коя диңгезгә.

Туган йортка, туган нигезгә

Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, энем, барысы өчен,

Югалтмыйсың әткәй нигезен.

Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,

Туганлыкның изге һәр җебен!!

Болар – синең сүзләрең, абзыкаем.

Абзыкай! Син биюгә бик оста булсаң да, көй белми идең. Шулай да бергә җыелган чакларда:

И туганнар, туганнар,

Туганнардан туйганнар.

Туганнардан туймасларый

Әзрәк баеган булганнар, - дип такмаклый идең. Бу шигырь юлларына бик тирән мәгънә салынган. Ач кешенең тамагын тук белмәс, диләр бит. Әллә чыннан да шулайрак булды микән?!

Мөхәммәдъяр Солтановның оныкчыгы Мөгаллимә Солтанова.

1949нчы ел, бишенче ноябрь.Мөгаллимә түткәбез – Вәсимә апамны, Әсләхетдин абыемны, мине,Зөфәрне ач үлемнән саклап калган, әңкәйгә карата иң мәрхәмәтле булган түткәебез Иске Карамалы авылында яшәүче Мирзафатихка кияүгә чыкты. Туйга нишләп тер, әнкәй бклән әткәй мине дә алып бардылар.

(1нче истәлек, “Чәркә” миңа 10 яшь)

Туйның икенче көнендә чаршау артында мин савыт-сабалар юам. Җизни чаршау читен генә күтәрде дә – Балдыз, минем чәркәне күрмәдеңме? – ди. – Юк, дим, күрмәдем, кайсы синең чәркә иде соң? – дип сорыйм. Үзем куркам; и ходаем ватылмаган булса гына ярар идее, дим. Мин һаман савытларның берсе ары берсен җизнигә алып күрсәтәм. Ул һаман юк – ди, минеке түгел, ди. Инде мин елар ңәрәҗәгә җиттем. Шул вакыт түткәй килеп керде. – Җизнинең чәркәсе кайсы соң, түткәй, дим, һич кенә дә таба алмыйм, дим. “Түткәй авыз чите белән генә елмайды да теге рәхимсез “чәркә”не җизнинең башына кидереп тә куйды. Чәркә дигәне ул вакытта бик тә модада булган дүртпочмаклы бүрек булган икән бит. Ашка барырга хәзерләнгән әткәй, әнкәй, җизнәй, түткәй көлешә-көлешә чыгып киттеләр. Җизнәй ул чәркәне бик озак еллар киеп йөрде. Тик минем күңелемдә ул бүгенгедәй хәтеремдә. – Чәркәм кая, чәркәм кая. Балдыз, күрмәдеңме чәркәмне, - дип Мирзафатих җизнәм шаркылдап көлеп тора кебек.

Икече истәлек. “Үп, сеңлем, үп”. Миңа 14 яшь. Безнең җизни озак еллар Карамалы МТС (машина-трактор станциясе) та эшләде. Ашлык җыю вакытында аларны колхозларга җибәрәләр иде. 1953нче елның август башлары. Җизнәй белән түткәй безнең колхоз “Таң-Заря”га килделәр. Җизнәй комбайнер, түткәй аның ярдәмчесе. Ими баласы Фәридә дә алар белән. Түткәйләр – эштә, Фәридәне әнкәй белән без карыйбыз. Төшке аш вакытында мин аны имезергә алып барам. Комбайнерларны бик яхшы ашаталар; аларга бодай ипие, көн саен кисәкле ит һәм бик тәмле итеп хәзерләнгән өй токмачыннан аш бирәләр. Мин алар янында туйганчы сыйланам. Шулай бер көнне мин түткәйгә: - Миңа Минзәләгә укырга китәргә кирәк, туу турында таныклыгым юк, әнкәй таба алмады, - дим.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




Похожие:

Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы iconФәузия Солтан узе дә тынгысыз җан. Ул Казан дәуләт мәдәният һәм сәнгать академясен тәмамлаган. Хәзерге көндә "Казан " санаториясе китапханңсендә эшли. Үз вазыйфасын җиренә җиткереп, намус белән ути. Хезмәттәшләре аны ярата, хөрмәт итә
Фәузия Солтан 1958 елның 1 сентябрендә, иртә белән елмаеп кояш чыкканда, мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаганда, көләч йөзле балалар,...
Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы iconӘхәт Сафиуллин – танылган язучы
Солтан мәктәбенең меңләгән укучылары арасыннан калкып чыгып, үзенең тормыш юлын язучылык һөнәре белән бәйләгән сатира һәм юмор остасы...
Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан нәселебез горурлыгы iconТатарстанның һәм Россиянең атказанган һәм халык артисты Хәлим Җәләлов
Шагыйрь дөрес әйтә: чыннан да, иң зур бәхет ул – халык мәхәббәте. Артист Х.Җәләлов 1940 елда дөньяга килә. Сәхнәдән дусты Р. Шәрәфиев...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов