Онытылмас еллар icon

Онытылмас еллар



НазваниеОнытылмас еллар
Дата конвертации14.07.2012
Размер71.34 Kb.
ТипДокументы

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Түнтәрдәге тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) Бөек Ватан сугышына кадәр районда иң зур мәктәпләрнең берсе була. Күп кен күрше авыллардан да монда килеп укыйлар. 1936 елда Сталин репрессиясе чорында Галиев Нәҗип тү бер гонаһсызга репрессияләнә. Авыл кешеләренең сөйләве буенча май аенда булса кирәк, укытучылар Чиркас урманына ял итәргә, күңел ачарга баралар. Мәктәп аты белән. Матур гына ял иткәч, кайтыр вакыт җитә. Берничә ир-ат укытучыга нидер җитми. “Тагашурга яки Субаш авылына көмешкә эзләп барабыз” дип ат җигә башлыйлар. Мәктәпнең завучы булып эшләгән Нәҗип “Егетләр, без укытучылар бит, булды. Исерешеп кайту килешмәс” ди һәм тегеләрнең җиккән атларын туара. Каршылык килеп чыга. Көмешкә эзләп барырга теләүчеләр өч ир укытучы булса, аларга каршы көрәшүчеләр мәктәп директоры, завуч һәм завхоз була. Каршылыкның башында завуч Нәҗип Галиев тора. Завхоз Әпсәләм Зарифы көчле куәтле була. Тегеләрне бәйләп арбага сала. Авылга кайталар. Икенче көнне аракыга туймаган өч укытучы имза куеп НКВДга гариза язалар. “Нәҗип Галиев Сталингамы, партиягәме каршы ниндидер сүз әйтте” дип. Нәҗип Галиевны 10 елга төрмәгә, 5 елгамы (бәлки 3 елгадыр) Татарстанга кермәскә хөкем итәләр. 10 елын тутырып кайткач, Нәҗип Мапи Илендәге Түнтәр Пүчинкәсе авылына урнаша. Күпмедер вакыттан, Түнтәргә төнлә хатыны һәм балалары янына кайтып китәргә була. Авылның бер юнсезе моны күреп ала һәм кабат НКВДга хәбәр итә. Нәҗипне кабат Краснояр краена тайгага сөрәләр. 1950 елда, срогын алда тутырып булса кирәк, гаиләсен үзе янына себергә чакыра. Хатыны һәм балалары барып җиткәнче, Нәҗип йөрәк пристубыннан вакытсыз вафат була.

Завхоз Әпсәләм Зарифы сугыштан кайтмый. Директор Нәҗипне яклаган була. Өстәмә гаеп, нахакка аны да (мәктәп директоры Сафин Мөбарәк) 10 елга Сталин төрмәсенә хөкем итәләр.

Теге өч укытучы да сугышка китәләр. Алар турында мәгълүматлар тулы түгел.

^ Түбәндә Нәҗип Галиевның оныгы Рая апаның кызы җибәргән хат бирелә


Исәнмесез, Рәфкать абый! Сезнең язмагыз белән таныштым. Сезнең шулкадәр зур хезмәтләрегез алдында баш иям. Түнтәр авылы тарихы белән якыннан таныша башладым. Әнием Раяның (Нәҗип бабай иптәше Александрмы, Алексейныңмы кызының исемен кушкан) туган авылы булганга, бу авыл миңа аеруча якын. Сезнең китап турында әниемнең сеңлесе Рәйханә апага да сөйләдем. Габбас Байбиков турында сораштым. Зифа апа ул әбием Миһриҗамалның сеңлесе, тик аның ире Хәмзә исемле булган. Әбинең тагын бер сеңлесе Рәйсә апа (Юнысов Зөбәер хатыны, күп еллар Пыҗмарада эшләделәр) да бу кеше турында ишеткәнем юк диде.

“Халык дошманы” исемен күтәргән бабама да, аның гаиләсенә дә бик күпне күрергә туры килгән. Әбигә дә, аның кызларына да бик күп нәрсәне яшерергә туры килгән. Мин дә бик аз беләм, тик бабам намуслы кеше булгандыр дип уйлыйм.
Кемдер аны физика, математика укытучысы булган ди, мәктәп директоры да булган диләр. Алкин Рияз белән бер чорда эшләгәнен исә сезнең китаптан укып белдем. Бәлки, аңа тагылган гаепләрдә бу факт та булгандыр. Бабайның бер төркем укучылар белән төшкән , радио түгәрәгендә ахры , фотографиясе бар. Рәйханә апада аның гаиләсен Себергә чакырып язган соңгы хаты да саклана. Дөрес, бәлки болар кирәк тә түгелдер, ләкин минем бабам турында да дөреслекне белгертәсем килгән иде.

Мин Сезгә әнием тарафыннан язылган бәет җибәрәм. Ул аны беркемгә күрсәтмичә бик озак еллар саклаган.

Нәҗип бабайның соңгы адресы:

Красноярский край

Удеренский район

п/о Партизанский

пос.Татарка

Бу урынны хәзер тайга, сазлыклар басып киткән, каберен табу мөмкин түгел дигән хәбәр килде кызлары барырга теләгәч.


Бәет

Әтиебез Галиев Нәҗип Әхмәтвәли улы 1910 елда туган, 1950 елның 19 маенда үлгән.

Әтинең чакыруы буенча, без әзерләнеп, 1950 елның 20 маенда юлга чыктык. Мең мәшәкатьләр күреп, әтинең торган җиренә килеп җиттек. Без бәхетсезләргә каршы, әтинең вафат булганын ишеттек.шушы авырлыклардан чыгып, йөрәгебездән чыккан җөмләләрдән төзеп, әтием мәрхүмгә мөнәҗәт язам.


Туган илдән киткән чакта

Машиналар ат безгә.

Калды безнең туганнар,

Шулар хат язар безгә.

Поездларга без утырдык.

Поезд алып китте ул.

Алып китеп, китереп куеп,

Кире кайтып китте ул.

Әтием мәрхүм, уйладыңмы

Бергә тора алмадык.

Актык сулышларыңда да

Күрешеп кала алмадык.

Актык сәгатьләреңдә дә

Пакъ киемнәр кигәнсең.

Ниләр сөйләр идең икән?

Сөйләшә генә алмагансың.

Әтием торган җиргә җиттек,

Әтием бик ерак торган.

Ике кулын кысып тотып,

Әтием җан тәслим кылган.

Унике көн юлда килдек,

Әтине күрәбез дип.

Төшебезгә дә кермәде

Әтиебез үләр диеп.

Әтиебез шатланып йөргән,

Бергә булырбыз диеп.

Актык көндә эшкә барган

Башларын түбән иеп.

Эштән кайтып мунча кергән,

Сизгән булыр үләсен.

Әтием хәтерли алмаган

Дүртәү ятим каласын.

Керле киемнәрен салып,

Пакъ киемнәр кигән ул.

Актык сулышларында да

“Аллаһ,”- диеп үлгән ул.

Көннәр, төннәр юлда килеп,

Әтине күрә алмадык.

Тезелеп бер утырышып,

Ризык та җыя алмадык.

Тайга урманын узган чакта

Утырып ял да алмадык.

Шатлыкларыбызны сөйләп,

Кайгыны бүлә алмадык.

Без торган дом эчләрендә

Электр яндыралар.

Әти кебек кешеләр узып,

Йөрәкне яндыралар.

Унике ел әтисез торып,

Буебыз үсеп җитте.

“Әтиегез вафат,”- дигәч,

Йөрәкнең хәле китте.

Әтием, сине күрә алмыйча

Без мәхрүм булдык ич.

Синең әйткән сүзләрең

Безгә васыять булды ич.

Әтием каберенә бардык,

Яткан җире тын урман.

Белмим, безнең бәхетсезлектән

Кыска гомерле булган.

Әтием бу җирдә булмагач,

Без тора алмабыз инде.

Мәхшәр көннәре җитмичә,

Күрешә алмабыз инде.

Бездән сиңа дога барсын,

Күңелләрең шат булсын.

Өсләренә чәчәк үскән

Кабереңә нур тулсын.

Агач утырттык.

Әтием куансын.

Чардуган кордык,

Каберең нурлансын.

Пароходка бер утыргач,

Бара да бара икән,

Бәхетсез булган балалар

Әтисез кала икән.

Сайрый тургай, кычкыра күке

Тайга урманы эчендә.

Әлхәм укып, дога кылсын

Моны укыган кеше дә.

Без юлда килгән вакытта

Пароход белән йөздек.

Нинди авыр көннәр булды,

Без шуларга да түздек.

Йөзләреңә бер карыймчы

Кәфеннәреңне ачып.

Сайрар кошлар, сандугачлар

Каберләреңә басып.

Әтием безгә хатлар язды:

“Тыныч яшәгез”,- диеп.

“Күп тә үтмәс, җәйләр җиткәч,

Бергә яшәрбез”, - диеп.

Без авылдан киткән чакта

Актык хатын алдык ич.

Актык хатка язган сүзе

Васыять булып калды ич.

Йокыларымнан уянам

Күке тавышларынан.

Әнием больницада булды

Әтием сагышларыннан.

Илләрен эзләп килдек,

Каберен барып күрдек

Йөзләрен күрә алмадык,

Сак белән Сок күк булдык.

Су буена төшкән идек.

Сулар ага болганып.

Шул суларда кием юдык

Ялгызыбыз моңланып.

Көч барында күп көрәштек,

Күп богауларны өзеп.

Бетте көч, сүнде йөрәк

Ахрысы, булмас түзеп.

Яулык белән тирен сөрткән

Йөзләренә тир типкәч.

Сәгать ярым вакыт җиткән

Йөрәгенә чир җиткәч.

Әтием яңа алган киемнәрен

Бер алып кимәгән дә.

Бик тә көткән кечкенә кызын

Бер алып сөймәде дә.

Әтием алган икмәкләрен

Ашап та бетермәгән.

Без киләсе көннәрне

Һәрвакыт хәтерләгән.

Зәңгәр, алсу чәчәк белән

Урманнар ямьләнде.

Әтиебезне уйлый-уйлый

Йөзебез дә саргайды.

Өебездән чыгып китте

“Сау булыгыз!”- диеп.

Һәр нәрсәгә сабыр итте

Башларын түбән иеп.

Китсәм, әтием кала,

Калсам, йөрәгем яна.

Ике яшьлек кечкенәбез

Әтине белми кала.

Без китәбез бу тайгадан

Әтиебезне ташлап.

Ничекләр яши башларбыз,

Кулга эш алып башлап.

Әтиебез исән булса,

Бергәләп яшәр идек.

Тәмле ризык, татлы

Йокыларыбызны йоклар идек.

Без бу илдән киткән чакта

Машинага утырдык.

“Без китәбез, каласың!”-дип,

Әтиебезгә кычкырдык.

Башларыбыз яшь булса да,

Ерак Себерне күрдек.

Әтием үлгән, гүргә кергән,

Без шулай мәхрүм идек.

Эштән арып, алҗып кайтып,

Мунча керергә барган.

Гаиләм килә диеп,

Бар нәрсәне алган.

Әтием терелә алмаган

Доктор даруы белән.

Ахры, дөньядан үткән

Йөрәк авыруы белән.

Көннәр уздык, төннәр уздык

Утырып поездларга.

Нинди кайгы – хәсрәтләр

Килде безнең башларга.

Эчләрең пошкан чагыңда

Укырсың, юанырсың.

Безнең кавыша алмаганга

Дошманнар куанмасын.

Ямьле җәйләр җитте,

Һәр үләннәр чәчәктә инде.

Бәлки, бәхетле булырбыз

Алдагы киләчәкләрдә.

Тал тибрәткәнем юк иде,

Талдырды беләкләрне.

Төштек авыр кайгыларга,

Яндырды йөрәкләрне.

Кимим киемем булса да,

Еламыйм күңелем тулса да.

Ходай язган эшләр булгач,

Түзик авыр булса да.

Иртә торып тышка чыксам,

Исеп тора җил- давыл.

Былтыргы исәп исәп түгел,

Быелгысы бик авыр.

Кычкыралар күкеләр.

Нигә бу кадәр артык?

Йөри торгач әтинең

Каберен эзләп таптык.

Авыл чыгып бераз баргач,

Уң якка каерылдык.

Гомергә димим, мәңгегә

Әтидән аерылдык.

Әтиемнең баш очына

Бер ай ясап куйганнар.

Җыелышып үзбәк,

Кыргыз, казаклары

Коръән укып калганнар.

Әтиемне кабергә

Ат белән озатканнар.

Арттан музыка уйнатып,

Урманны яңгыратканнар.

Әниемнең йөрәге әрни

Музыка уйнатканга.

Берәү дә каршы килмәгән

Ходай шулай кушканга.

Килгән чакта килгән идек

Поезд, пароходларда.

Әти ялгызы ятып калды

Караңгы тайгаларда.




Похожие:

Онытылмас еллар iconМәктәп җитәкчеләре
Мәдрәсә мөдәррисләре һәм мәктәп директорлары җитәкчелек иткән еллар Фамилиясе һәм исеме
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов