Николай патшаны мактап утырдыгызмы? icon

Николай патшаны мактап утырдыгызмы?



НазваниеНиколай патшаны мактап утырдыгызмы?
Дата конвертации14.07.2012
Размер32.96 Kb.
ТипДокументы


Николай патшаны мактап утырдыгызмы?


Телефоным чылтырый:

- Пыжмарадан әле бу. Син мине белмисең, әмма “Татарстан яшьләре”ннән мин синең язмаларыңны укып баручы Варис Әүхадшин. Сезгә барып, бер сөйләшеп утырасы килә.

- Килегез, кил, Варис абый. Безнең ишек һәркемгә ачык. Рәхим итегез.

50 км араны якын итеп, Варис абый килеп тә җитте. Быел иске “атын” “50 сум”га дәүләтебезгә тапшырып, әле генә яңарткан “Җигүле”сенә утырып, килгән. Рәхәтләнеп, көне буе гапләшеп утырдык. 37 ел дәвамында колхозда шофер булып бил бөккән, шулай да атка гашыйк икән. Әле дә ат асрый, “аның белән ятып йокларга да риза” ди ул. Хәзер аңа 81 яшь тулып киткән.

  • Үткән ел бер күземә операция ясаттым. Катаракта иде. Хәзер рульдә йөрү җайланды, - ди ул, - тик утырганым юк. Быел да колхозга 280 пар себерке бәйләп бирдем. Каен ботагын ташырга да яңа машинамны жәлләмәдем.

Варис ага гармунчы икән. Гармунын да алып килгән. Бер сәгатьтән артык борынгы татар көйләрен гармунда уйнады. Мин аның уйнаганын видеога төшереп алдым. 10 минутлык видеофильм эшләп, дискка яздырып үзенә бүләк иттем.

  • Төрле авылларга сабантуйларга йөрим. Бәйгеләрдә гармун уйныйм. Хәзер сабантуйларда гармун тавышы сирәк ишетелә бит. Яшьләрнең гармунга исләре китми. Без яшь чакта авыл тулы гармунчы иде.

Варис абыйның туган авылы Пыжмара түгел. Пыжмарадан 4 чакрым читтә булган Пархода авылы. Бүген бу авыл юк инде. Аңа 1987 елда нокта куелган. Варис ага туган авылы тарихын биш бармагы кебек белә. Хәзерге вакытта авылның булганлыгын урамда калган агачлар һәм киртәләп алынган зираты гына белдереп тора. Киров өлкәсе читендә, “Хода” елгасы буенда булган бу авылның яше 300 гә тулып җитмәгән. Сугыш алдыннан 71 хуҗалык яшәгән. Варис абый кулдан сызган авыл планын да алып килгән. Анда һәр хуҗалык башлыгының исем фамилиясе, элекке мулла йорты, мәчет, мәдрәсә һәм авылның борынгы истәлекле урыннары күрсәтелгән. Авылга нигез салучы Уразмәт бабай гармунчы буларак, авыл тулаем гармунчылар авылы булган.

Пархода авылы зур булмаса да, аннан танылган кешеләр чыккан. Республикада совет чорында танылган гәҗит-журналлар фотохәбәрсесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсрар Шакирҗанов ншкъ менә шушы авылдан.

Безнең Түнтәр авылында сугышка кадәр мәктәп директоры булып эшләгән һәм Сталин репрессиясе корбаны Мөбарәк ага Сафин да шушы авылныкы. Мөбарәк абый язмышы турында мин күпмедер белә идем. Минем тупланмаларда шул “сталин тегермәненә” эләккән 48 авылдашым язмышы тупланган. Түнтәр авылы уртача зурлыктагы авыл булса да, ул “утлы” елларда репрессияләнүчеләр саны буенча районда Нөнәгәрдән кала икенче урында тора. Авылыбызның революциягә кадәр танылган мәдрәсәсе һәм сәүдәгәрләре күп булу белән аңлатыла бу. Мөбарәк абый гаиләсе язмышы да гыйбрәтле. Мөбарәк абыйны мәктәп директоры буларак, “политик ныклыгын” тикшерү өчен авылга район вәкиле килә. 1936 ел була бу. Зур корылык елы.
Район вәкиле белән директор капка төбендә утыралар. Көтү кайта. Сыерлар бик арык. Вәкил сүз башлый:







  • Кара инде, ничек бетерешкәннәр. Үзләре көтүдән кайта, ә җилемнәре шәлперәеп беткән.

  • Әйе шул. Корылык бит.

  • Миколай заманасы (патша Николай икенчене шулай атаганнар) булса болай булмас иде.

  • Кем белә инде...

Ике көннән, клубта халык алдында чыгыш ясаган җиреннән Мөбарәк абыйны райнга ОГПУ бүлегенә алып китәләр.

  • Теге көнне Николай патшаны мактап утырдыгызмы?

  • Мин мактамадым бит аны. Теге район вәкиле...

  • Ә ник аны безгә килеп хәбәр итмәдегез?

Шушы вакыйганы нигез итеп, ул чорның “өчлек суды” Мөбарәк абыйны 10 елга Магаданга сөрә. 1947 елда кайткач, ул Арча районының “Үрнәк” училищесында укып, механизатор таныклыгы ала. Чепьдагы “Дмитров МТС”ында комбайнчы булып эшли башлый. Арбор авылы басуында бригадир аңа:

  • Монда арыш бик нык сөрлеккән. Мөбарәк абый, бу эшне төгәл итеп башкаручы синнән башка оста юк. Ышаныч синдә, - ди.

Ул вакытта сафта “Коммунар” комбайны. Ургычта егылган башакны күтәртүче җайланма юк. Бер яклап урып, Мөбәрак басуны чиста итеп эшләргә тырыша. Әмма киселгән башаклар кала. Гөнаһ шомлыгына каршы, ике көннән басу эшләрен тикшерергә Каәаннан вәкил килеп төшә. Теге басуга да юлыга.

  • Кем эшләде бу басуда? “Халык дошманы” мәллә ул?

Бу сүзләр көне-сәгате белән Мөбарәк абыйга килеп ирешә. Нишләргә белмәгән Мөбарәк абый гаиләсе белән төялеп, Үзбәкстан якларына чыгып китә...

Варис абый миңа сөйләп, гәҗиткә мәкалә яздыру максатыннан килмәгән. Шулай да мин тәэсирләремне кыска гына итеп, Сезгә дә җиткерергә уйладым. Варис абыйның гармунда уйнаганда төшереп алган фотоны да Сезнең игътибарга тәкъдим итәм.


Сафин Мөбарәк абыйның гармунда уйнап төшкән һәм балалар белән Малмыжга экскурсиягә баргач төшкән фотоларын Нөнәгәрдән Салихов Наил абый бирде


Рәфхәт Зарипов.




Похожие:

Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconДемитриенко николай Ильич
...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconШилков николай Николаевич
...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconБушев николай Федорович
Бушев николай Федорович (1924 – 1972), капитан рыбной промышленности. Работал в Мурманском морском рыбном порту. Умер и похоронен...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconТарасов николай Анатольевич
Тарасов николай Анатольевич, начальник отдела безопасности мореплавания администрации Мурманского морского рыбного порта во второй...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconБелов николай Григорьевич
Белов николай Григорьевич, в 1980 году возглавил экипаж буксира «Уран» портофлота Мурманского морского рыбного порта. Судоводитель...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconКалмыков николай Батович
Калмыков николай Батович, капитан-промысловик. Трудовой морской стаж начался в 1950-х годах. В середине 1980-х руководил экипажами...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconСивашов николай Иванович
Сивашов николай Иванович, капитан на судах Мурмансельди. В начале 1970-х годов руководимый им экипаж срт «Пеша» добивался хороших...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconГорошко николай Константинович
Горошко николай Константинович, капитан на судах Северного бассейна. Диплом капитана дальнего плавания получил в 1979 году, возглавляя...
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconЧашин николай Борисович
Чашин николай Борисович, капитан на судах Мурманского тралового флота. В 1980-х годах возглавлял экипажи траулеров «Алупка», «Молодогвардеец»....
Николай патшаны мактап утырдыгызмы? iconЗимин николай Павлович
Зимин николай Павлович, капитан на судах Мурманского тралового флота. В 1960-х годах возглавлял экипажи траулеров «Красноармеец»,...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов