Хәбәрсез югалганнар” хәбәрсезме? icon

Хәбәрсез югалганнар” хәбәрсезме?



НазваниеХәбәрсез югалганнар” хәбәрсезме?
Дата конвертации14.07.2012
Размер146.08 Kb.
ТипДокументы


Хәбәрсез югалганнар” хәбәрсезме?


Бу язма күңелемдә моннан 2 ел элек үк әзер иде. Ничектер, кәгазьгә төшерергә кулым бармады. Cоңгы вакытта “хәбәрсез югалганнар” турында әңгәмәләр, бәхәсләр шактый куерып китте. Хәтта кайберәүләр интернетта “Әнә, акча исе чыккач, барысы да әтиләрен эзли башлады” дип ычкындырудан да чирканмады. Бу сүзләр йөрәкләрне тагын бер кат телгәләде. Ә без, 70 ел буе бер мәртәбә “әти!” дип дәшергә тилмереп яшәдек. Без – мондыйлар миллионнар идек. Бүген санаулы булып калдык. Хәзер, йөрәгемдәге язмалар кәгазьгь битенә күчте.

1942 ел. Февраль. Чепья районы хәрби комиссариаты: “Әтиегез хәбәрсез югалган”. Белешмә өчен: 1958 елда Чепья Балтач районына кушылды.

1946 ел. Барлык районнарның хәрби комиссариатларына Мәскәүдән “яшерен” хат килә: “Хәбәрсез югалганнарның тулы исемлеген төзеп җибәрергә”. Биш ай эчендә Чепьяда барлыгы өч исемлек төзелә. Исемлеккә кергәннәрнең гомуми саны: 1331. Ә сугышка китүчеләрнең гомуми саны 3000 гә якын. Исемлек төзетүнең беренче сәбәбе: Боларның кайсылары әсирлеккә төшеп “дошман”га хезмәт итә? Икенче сәбәп тә бар: “хәбәрсез”ләрнең ятим балаларына минималь пособие билгеләргә (көнгә 200 грамм ипи бәясеннән чыгып, айга 16 сум). Сугышта үлгәннәрнең балаларына пособие сугышка кадәр эшләгән хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Эшче-хезмәткәр балаларына “түгәрәк суммалар” чыга. Колхозчының “хезмәт көне” генә булганлыктан (акчалата хезмәт хакы юк), үлгән булса да, ятим баласына пособие шул ук 16 сум билгеләнә.



1947 ел. Без бик кызыксынып “кино карый” идек. Әни өйдә юк. Кышкы кич. Такта өстәлне акшарланган мич янына терәп куябыз.

  • Кая, табаны китер!

Таба өстәл өстенә, мич кырына ук куела.

  • Шырпы, китап бите, давай!

Ул әмер да үтәлә. Керосин лампасы сүндерелә. Абый бер битне йомарлый, табага салып ут төртә. Кәгазь кисәге янып бетә. Шуннан соң “могҗизалы кино” башлана. Мич стенасында берничә секундлык сүрәтләр хасил була: “бомбалар төшеп шартлый”, “солдатлар торып йөгерә”...

  • Әнә-әнә! Әти йөгерә, әти! Әтиебез исән!

  • Әнә! Минем әти дә йөгереп китте! – Безнең шатлык эчкә сыймый. Чыннан да сүнеп бетмәгән кәгазьнең бөгәрләнгән кара элпәләре көлгә әйләнеп табага төшеп беткәнче мич-экранда хәрәкәткә ошаган “сүрәтләр” хасил була. Әгәр дә бу күренешне тикшереп карарга теләсәгез, шуны искәртәм: хәзерге китап битеннән “шәп картина” хасил була микән? Белмим. Юка, газета кәгазенә басылган борынгы китап битен яндырып карый идек без “әтиләрне”.

1949 ел. Яз чыккач та, авылдан-авылга күчмә күрәзәчеләр йөри башлый. Тол хатыннар, ятим балалар күрәзәче кунаклаган йорт ишек төбендә чират торалар.


  • Әни, миңа да бер күкәй бир! Мин дә әтиемнең кайчан кайтасын беләсем килә!

  • Абыең да, апаең ба бардылар бит инде! Кайта дигән!

  • Минем әтием дә...

Ниһаять, әнием миңем кулга да сыңар йомырка тоттыра. Мин багучы-күрәзәчегә йөгерәм. Кайвакытта кемнәрнендер “Ата йөзе күрмәгән балага сәдака тиеш” дип, кулга кәгазь акча тоттыргалаганы да хәтердә. Әниебез дә өметен өзмәде:

  • Кайчан кайтып төшәр икән? Төнлә ишек шакыр микән? Көндез кайтып төшәр микән? Урамнан кайтканда берәрегезне очратса, таныр микән? Үлгән хәбәре килмәде ич. Кайтыр...

1970 ел. Әмма ул кайтмады. Язучылар, драматурглар “Ул кайтты”, “Күземне сатып кайттым” кебек әсәрләр иҗат иттеләр. Мондый язмышлар турында кинотеатр экраннарына фильмнар чыкты. Сталин үлгәч, әсирлектә булганнар төрмәләрдән азат ителде, хәтта чит илләр белән үзара әсирләр алмаштырылды. Бу хакта ара-тирә гәҗитләр язды, радио сөйләде. Әмма әтиләр кайтмады. Бу темага ишетелгән һәр хәбәр җанны тетрәндерде. Җитмешенче елларда Америкада яшәүче берәү Саба районындагы бер авылга кайтты. Әсирлеккә төшкән, сугышка киткәнче өйләнмәгән була. Ике айга якын торып китте. Безнең әтиләр исә ике айга түгел, ике сәгатькә дә кайтып китмәделәр.

1975 ел. Сугышта корбан булган һәм хәбәрсез югалган әтиләребез “кайтты”. Алар өй почмакларына, ярым җимерек капка-коймаларга “кайтып кунакладылар” һәм үткен очлары белән, күзгә чалынган саен, тол хатыннарның һәм ятим балаларның йөрәк элпәләрен тырнап тордылар. Җиңүнең 30 еллыгы алдыннан булды ул. Художникларга махсус заказ белән сугыш ветераннарының матур капкаларына “Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Фәләнов Фәлән яши” дип язылган зәвыклы элмә такталары беркеттеләр. Бер үк вакытта мәктәпләрнең хезмәт укытучыларына да күрсәтмә бирелде. Хезмәт дәресендә малайлар тимер-томырга җыелган, кәкерәеп, күгәреп беткән иске калайдан йолдызлар кистеләр. Аларны кызылга буядылар. Аннары тол хатыннарның, ятимлектә үскән балаларның коймаларына, өй почмакларына кадаклап йөрделәр. Йолдызларга затлы капкалар сирәк тәтеде. Беренче тапкыр эзләп килгәндә “Ал капкадан кердемме, арт капкаданмы?” дип соралган вакытлар иде. Кайсыдыр ихатага бер, кемгә ике, кайберәүләргә хәтта өч йолдыз тиде. Хуҗасын таба алмаган йолдызлар да шактый калды. Бәхет эзләп, туган нигезне ташлап китүчеләр дә хәйран булган ич.

  • Эзләгез әтиегезне, эзләтегез - дип әйтә иде әниебез. Хәрби комиссариатка хуҗа булып нинди генә комиссар килсә дә “Хәбәрсез югалганнарны берничек тә эзләтеп булмый” дип ышандырдылар.

1995 ел. Көтмәгәндә-уйламаганда, 9 майга “Хәтер китап”лары кайтты. Митингта аларны тантаналы рәвештә сугыш ветераннарына өләштеләр. Мин шундук ризасызлык белдердем:

  • Тол хатыннарга, сугыш ятимнәренә тиеш түгел мени ул китаплар?

  • Югарыдан шулай куштылар. Сугышчан дусларын искә алсыннар, диделәр.

  • ...

“Хәтер китабы”ның берничә данәсе китапханәләргә эләкте. Мин корбан булган авылдашларымны барларга керештем. Гаҗәеп яңалык ачтым. Авылыбызның сугыш корбаннарын беренче тапкыр тарих укытучыбыз Рәкйп абый Гыйләҗев барлаган иде. Урыны җәннәттә булсын. Ул төзегән исемлек 1965 елда авыл уртасына куелган һәйкәл тактасына язылды. Һәйкәлдәге фамилияләр белән китаптагылар арасында шактый зур аерма чыкты. Өлкән яшьтәгеләр хәтерен эшкә җигеп, корбаннарыбызны кабат барларга керештем. Күпләрнең авылдагы эзләре суынган булып чыкты. Шулай да очны очка ялгадык. Китапка кайбер исән кайткан ике авылдаш та кергән икән. Эвакуацияләнеп килгәннән соң бездән сугышка киткән тагын берничә фамилия ачыкланды. Берничә кеше, латин хәрефләре белән буталанып, ике тапкыр кергән булып чыкты (Һадиев һәм Надиев буларак). Иң аянычы шул булды: 32 корбаныбыз (аз да түгел, күп тә түгел - исемлектәгеләрнең 20 %ы) китапка бөтенләй кертелмәгәнлеге ачыкланды. Тагын берничә елдан янә ике фамилия! Исемлекне кат-кат барлауга, аларның нәсел-нәсәбәләрен барлауга (алар бөтен СССРга таралган) ике елдан артык вакыт сарыф ителде.

1997 ел. Военкомат хезмәткәрләре белән киңәшеп, исемлеккә авыл советында имза һәм мөһер куйдырып, мин Казанга “Хәтер китабы” редакциясенә юнәлдем. Валентина Липатникова мине бик җылы каршы алды:

  • Өстәмә томнарга кертербез, әмма аларны берәмлекләп тикшертергә кирәк.

  • Кайда, ничек?

  • ЦАМО (Центральный архив министерства обороны) аша. Подольскида ул.

  • Анда “хәбәрсез югалганнар”ны да эзләтеп буламы?

  • Нигә булмасын, була.

  • Хәрби комиссариатта “эзләп булмый” диделәр бит.

  • Менә гариза тутырыгыз, - дип ул миңа бер бит кәгазь сузды.

Валентина ханым белән мин күп хәбәрләштем. Казанга барып та, хат аша да. Райондагы хәрби комиссариат хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Соңгы 15 елда дистәгә якын авылдашыбызның гарасат елларындагы язмышын ачыкладык. Шул ук вакытта күп кенә авылдашларыбызны эзләү нәтиҗәсез булды.

2000 ел. 34 авылдашларыбызның язмышы ачыкланып, исемнәре “Хәтер китабы”ның өстәмә томнарына кертелде. Авыл уртасындагы 35 ел элек салынган обелиск урынына яңасы төзелде. Мәрмәр плитәләргә өр-яңа фамилияләр тулы инициаллары белән уелды. “Хәтер китабы” редакциясеннән, ЦАМОдан тагын бер хат килеп төште. Анда “Зарипов Шәкүр Зарипович, 1908 елгы, туган җире билгесез, Тат АССР Саба РВКсыннан сугышка алынган, 1942 елның 27 январенда ЭГ-3818да (эвакуацион госпиталь) яралардан үлгән. Кабере билгесез. Туганнары (исемнәре билгесез) Саба районы Тундер авылында яшәгән. ЭГ-3818 Иваново шәһәрендә дислокацияләнгән” диелгән. Белешмәгә ЦАМОның бүлек мөдире Баслядинский кул куйган. “Мондый белешмә бары бер тапкыр гына бирелә. Кирәк вакытта копиясен кулланыгыз” дип кисәтү ясалган.

2001 ел. Исем фамилия, туган елы барысы да чагыша. “Тундер” дигәне дә гаҗәпләндерми. Ә менә ниөчен “Саба районы”? Чепья районыннан киткән бит ул сугышка. Күрше сабалылар белән элемтәгә кердек. Берничә айдан Саба мөһерле кәгазь җибәрде: “ Сабадан андый кеше сугышка китмәгән. Туктар (“Тундер”) авылы өлкәннәре дә андый кешене белмиләр. ЦАМО белешмәсендәге Зарипов Шәкүр – сезнең әтиегездер.” Элек районга почта хатлары Шәмәрдән станциясе аша йөрде. Хәтта адреста да “ст. Шемордан” атамасын яза иделәр. Шәмәрдән Саба районына керә. Адашуның сәбәбе шушыдыр дигән фикергә килдек.



2002 ел. Иваново хәрби комиссариаты белән элемтә башланды. Ике ел эчендә килгән хатлар саны өчкә җитте. Җаваплар мондый иде:

  • Бездә мондый кеше юк.

  • ЭГ-3818 хәзерге өченче лицей бинасында булган . Әтиегез бернинди документта да юк.

  • Зират архивларыннан кабат җентекләп эзләдек. Юк булгач, юк!



2005 ел. Сентябрь. Ивановога юл тоттым. Хәрбиләр ике зиратка күмелгән: Соснево һәм Болино. Документларда алты меңнән артык сугышчы җирләнгән булып күренә. Монда 60 хәрби госпиталь булган. Зиратта чисталык һәм пөхтәлек. Туганнар каберлекләрендә бер яфрак та таба алмассың. Ямь-яшел хәтфә үлән. Өч гектарга якын мәйңан төзек турыпочмакларга бүленгән. Күмелгән һәркемгә атап плитәләр яки тумбочкалар куелган. Һәрбер истәлек ташына өч аршын җир бирелгән. Аңлашыла, кабер урыннары шартлы рәвештә билгеләнгән. Яшел зоналар һәм сукмаклар аша аркылы-торкылы иңгән полосалар мәетләр күмелгән траншеяларны искәртә. Истәлек такталары алфавит буенча да, үлгән еллары тәртибендә дә түгел. Ике көн ярымда барлык язмаларга да күз йөртеп чыктым. Ике тактада “Зорипов” һәм “Заринов” табылды. Берсе дә минеке түгел.

Зират хуҗалары миңа сугыш чорындагы бөтен архивны бирделәр. Зиратка китергәч, күмелүчеләрне теркәү кенәгәләре бар. Госпиталь журналлары С-Петербургтагы махсус архивка җыелган булса да, ЭГ-3818 да үлгәннәр китабы монда калган. Язмалар 1942 елның 1 февраленнән генә башлана. Минем әтием 27 гыйнварда үлгән. Үкенечтә калмасын дип, булган китапларны көне буе актардым, әтиемне тапмадым. Кулда ЦАМОдан килгән мөһерле кәгазь булса да, өлкә комиссариатында “исемлеккә кертеп булмый” диделәр. “Ритуал” оешмасы исә истәлек тактасы куярга ышандырды.



2007 ел. Ивановодан “истәлек тактасы куелды” дигән хәбәр килде.

2009 ел, 8 май. Иртә таңнан мин, иптәшем, апам һәм җизни Ивановога киттек. Иң беренче хәрби комиссариатка сугылдык. Кәнәфидә өр-яңа комиссар:

  • Бернәрсә дә белмибез. Сезгә “юк” дип җавап бирелгән бит инде!

Зиратларга киттек. Дүрт сәгать эзләп йөрдек, берни тапмадык. Караңгы төште. Кунакханәдә йоклап, иртән янә зиратка юнәлдек. Зират директоры килүгә, мине танып алды:

  • Куйдык без истәлек ташын. “Скорбящая мать” һәйкәле артында, уң якта.






Тиз таптык, чыннан да шунда булып чыкты. Митингка халык җыелды. Поп үзенең дин әһелләре белән “панихида” оештырды. Ул ярты сәгатькә сузылды. Тагын берничә кеше чыгыш ясады: губернатор, комиссар, ветеран. Веноклар куючылар рәтендә Иваново мулласы да бар иде. Апам түзмәде, артыннан барып, чапаныннан тартты:

  • Нигә син сүз алып, нотык тотмадың?



Зиратны тәрбияләп тотучыларга рәхмәт белдерергә теләп, мин микрофон сораган идем, сүз бирмәделәр. Митинг тәмамлангач, өлкә телевидениесе безне төшереп алды, сөйләтте, сюжет ясады. Кичен “Россия Вести-Иваново” каналыннан күрсәтте.

2009 ел, июнь. Йоклый алмый азапланам. Нигәдер күңелем һаман да тыныч түгел. Бар да тәртиптә шикелле. “Әтием каберенә” нигез туфрагын да салып кайттым, белгән кадәр догаларымны да укыган идем. Нәрсәдер җитми кебек.

Интернетка кереп утырдым һәм очраклы рәвештә obd-menorial.ru сайтына юлыктым. Бу сайт ике ел элек ачылган булган. Мин йоклап калганмын! Чү, ни гаҗәп, экранда әтием пәйда булды. Исем фамлиясе, туган елы: 1942 елның 27 гыйнваренда яралардан үлгән. ЦАМО җибәргән белешмәдәгедән өстәмә мәгълүматлар да бар: диагноз: “уңьяк янбашы өстендә гангрена”, “Сопинский РВК”, “госпиталь ЭГ-2019”. “Госпитальдә үлгәннәр” китабында шулай язылган. Архивтагы тагын бер документ. Анысында бер генә хәреф үзгәргән: “Сопинский” “Собинский” га. “Чепья”ның “Саба”га әйләнгәнлеге аңлашылды: “Ципьинский” (русча) – “Сопинский” – “Собинский” - “Сабинский”. Ә менә ЭГ-2019” ничек итеп “ЭГ-3818”гә “чукындырылган”? Анысын Подольскига барып, Баслядинскийдан белешә алмадым. “ЭГ-2019” Новгород өлкәсендәге Боровичи шәһрендә “яшәгән” булып чыкты.

2009 ел, июль. Боровичи белән элемтә башланды.

  • Әтиегез безнең исемлектә юк.

  • Менә документлар, - интернеттан госпиталь журналыннан ксерокопияләр җибәрәм, - могила № 2780 диелгән.

  • Бездә бары тик 4 туганнар кабере генә. Аларда 4375 фамилия теркәлгән. Анда сезнең әтиегез фамилисе юк!



Кабат интернетка чумдым. 1990-92 елларда Россия буенча туганнар каберлекләрендә җирләнгәннәрне өр-яңадан барларга фәрман таратылган. Каберлекләр саны бик күп. Мәсәлән, Ленинград өлкәсенең - 431, Калуга өлкәсенең – 435, Новгород (Нижний Новгород белән бутамагыз, бу - Великий Новгород) өлкәсенең – 622 торак пунктында... Кайберендә 1 яки 2 генә булса, күбесндә бу сан йөзләр белән исәпләнә. Мисал: N авыл каберлегендә 857икән, шуның 249ы - билгеле, 508е - билгесез һ.б. “Билгеле” исемнәр өр-яңадан күчереп язылган. Район (шәһәр) башлыгы һәм хәрби комиссар кул куйган, мөһер басылган, шефлар күрсәтелгән. Барысы да тәртиптә кебек.

Әтием җирләнгән Боровичида чыннан да 4 каберлек дип билгеләнгән. Исемлек башында 4375 саны торса да, чынлыкта исемлектә фамилияләр 4077 саны белән туктаган. Мин 2019 госпитальне үлгәннәр китабындагы исемлек белән хәрби комиссариаттагы мөһерле исемлекне чагыштыра башладым. Соңгысы алфавит тәртибендә төзелгән. Исем-фамилия, туган елы, үлү датасыннан гына тора. Үлү датасы итеп күмү датасы куелган. Мәсәлән, 2019 госпитальдә 1942 елның 24 гыйнвареннан, 2 февраленә кадәр үлгән 69 фронтовик барысы да 2 февральдә үлгән дип күрсәтелгән. Күпчелегенең туган елы язылмаган. Исем-фамилияләрдәге аерма шак катырлык. Мәсәлән, Звягин – Эвякин булган, Савенко Вас. Степ. - Савченковский Степан, Цопа Николай Павлович - Цопа Максим Иванович, Махенвалиев Ахмедгали - Минивалиев Эхмад, Шайдула – Жайдула, Гаряев Зия – Гиреева Зоя һ.б. Әтиебез “Зарипов Шакур” “Заренов Шахул”га әйләнгән. Һәрбер зират исәп-хисапны үзенчә язып барган. Минем һич кенә дә сугыш чорында зират китабын тутыручырны гаепләвем түгел.






2009 ел, сентябрь. Боровичига кабат хат юлладым. Хат шактый озын булды. Хатка интернеттан алынган 20 битлек документлар ксерокопиясен теркәдем:

  • Сездәге исемлек зираттагы исемлектән күчерелгән. Боровичида эшләгән 2019 госпиталендә 1941 елның августыннан 1944 елның августына кадәр чорда 900гә якын хәрби үлгәнлеге теркәлгән. Сездәге исемлектә шуларның 20%ы исем-фамилиясе дөрес язылган. 15%ы бөтенләй юк. 65%ы хаталы. Күпчелегенең туган еллары куелмаган, үлгән датасы дип күмү көне күрсәтелгән. Мәрмәр такталардагы язмаларны алмаштыра алмасагыз, һич югы исемлегегезне өр-яңадан язып чыксагыз, игелекле эш башкарган булырсыз. Алга таба минем шикелле үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә “юк” та “юк” дип җавап тотмассыз. Хакимияттән бер кеше, комиссариаттан тагын берәү госпиталь исемлекләрен интернеттан чүпләп, яңа исемлек төзү өчен күп булса берничә ай вакыт кирәк булыр. Госпиталҗкитаплары Петербургта гына, чит илдә түгел! Без килгәнче, 9 майга кадәр, әтиебезнең исем-фамилиясен мәрмәр тактага дөресләп язуны оештыруыгызны үтенәм... Югыйсә алга таба шәһәр хакимиятенә, аннары өлкә хәрби комиссариатына, губернаторына һәм тагын да югарырак язаячагымны кисәттем...






2010 ел, 9 май. Боровичига килеп төштек. Халкы 50 мең булган шәһәрчек. Иртә таңнан шәһәр халкы зиратка агылды. Бездәге сабантуймени? Зираты бер генә. Һәрбер каберлек яныда кешеләр. Туганнар каберлекләре иң түрдә икән. Бер км. чамасы барасы. 42нең салкын кышында кабер казырга кемнәр һәм ничек барды икән? Кабер дип аталган траншеяларны ничек казыдылар икән? Ул вакытта эксковатор да, бульдозер да юк. Таза кешеләр фронтта булгандыр. Әтиебез җирләнгән №2780 тамгалы “кабер” 2 февральдә казылган. Туң җирне борулап тишкәннәрдер, шартлаткыч төшереп шартлатканнардыр. Аннары балчыкны көрәкләп чистартканнардыр дип күз алдыма китерәм. Бу “кабер”гә ул көнне ничә хәрҗи салынды икән? 2019 госпиталеннән 69.






Шәһәрдә бер генә госпиталь эшләмәгән бит! Ничә булган алар? Ат чанасында ташыдылар микән шуның кадәр мәетне? Кемнәр күтәреп төяде икән? Кемнәр мәетләрне траншеяларга ыргытты икән? Алар нәрсә дип уйлады икән? Мәетләр бер кат күлмәк ыштаннан булды микән? Сораулар күп, әмма шаһитларның теле юк. “Агачлар теле”н аңламыйбыз шул.

Юл кырында ук 41нең августында ук һәлак булган очучыларга куелган “таш сакчы” – һәйкәл. Очучылар шул 2019 госпиталь китабында теркәлгән. “Сакчы”ның арт ягында мәйданы алтышар сутый чамасында булган, таш бордюр белән чикләнгән ике турыпочмаклык. 1941 ел ахырында һәм тулаем 1942 елда хасил булган туганнар каберлеге шулар. Каберлек башында янә “таш сакчы”. Монда бернинди исем-фамилияле такталар юк. Шул исәптән китаптагы №2780 тамгасы да. Безнең әтиебезнең җаны шушы тирдә үз җәсаден саклый булыр. Тезләнәбез:

  • Йә, Хода!... Йә, Әтиебез рухы!... 68 ел үткәч кенә без монда килә алдык...

Алга таба атлыйбыз. Тагын ике каберлек. Боларының мәйданы зуррак. 1943-44 елларда үлгәннәр каберлекләре булырга тиеш. Чирәмлекләргә ябышкан плитәләр моннан 30-40 ел ел элек урнаштырылганга ошый. Аларда фамилияләр. Монда әтиебез фамилиясе дә булырга тиеш.

  • “Заренов”ны эзләргә кирәк.

  • Менә, монда икән. Ташка чукып язучы әтиебезгә тагын бер хәреф өстәгән. “Заренков Ш.”га әйләнгән.



Дүртенче каберлек өстенә өр-яңа мәрмәрләрне вертикаль итеп урнаштыра башлаганнар. Ике яклап язылган 8 плитә куелган. Инициаллары белән барлыгы 896 фамилия уелган. Фамилияләрне алфавит тәртибендә тезгәннәр. “А”дан “Д”га кадәр. Соңгы баганада тәртип “бозылган”: “Е” хәрефенә 4, “З” хәрефенә – 2, “И” хәрефенә – 2 фамилия теркәлгән... “З” хәрефенең берсендә әтиебезнең төгәл фамилиясе: “Зарипов Ш.З. – 1942”. Хәрби комиссар урынбасары белән әңгәмә башлыйм:

  • Минем хатлар белән танышмы сез?

  • Ничек инде тагыш булмаска!

  • Фамилияләрне яңартасыз икән. Бик яхшы. Хаталарны төзәтеп яздырасызмы соң?

  • Бездә интернет та, госпиталь китаплары да юк шул. Иске исемлекне күчереп язалар.

  • ... , - мин телсез калдым.

  • Сез бәхетле. Әтиегезнең каберен тапкансыз. Минем бабай да хәбәрсез югалган. Каберен таба алмадык. – Бу сүзләрне раслап, аның янында әтисе, безнең кебек сугыш ятиме басып тора. Шушы вәзгыять белән килешкәндәй, туганнар каберлеге өстендә тәмамланмаган ремонттан калган ком һәм вак таш аяк астында шыгыр-шыгыр итеп “сөйләшеп” алдылар. Ивановодагы туганнар каберлекләрендәге шикелле пөхтәлек юк монда. Мәйданы да зур түгел, әмма бу каберлекләр йөрәккә якынрак, җылырак. Сәгать 10 тулгач, монда да митинг булды. Поп үз вазифасын башкарды. Хәрбиләр салют бирде. Яшьләр марш атлады. Иң ошаганы шул булды: Бу көнне бөтен шәһәр халкы зиратта иде.



2012 ел, гыйнвар. Әйе, бүгенге көндә дә миллионлаган сугыш корбаннары “хәбәрсез югалган” булып санала. Андыйларның беркадәрен “Кар десантлар”ы ачыклый. Үткән ел Яңа Салавыч авылына берәүнең сөякләрен кайтарып күмделәр. Быел Татарстан Мемориалы мөдире Черепанов районыбызга тагын бер дистә ачыкланган фамилияләр кайтарды. Шул исәптән, авылдашыбыз Хәкимҗанов Галимҗан кабере дә ачыкланды. Әйтүләренчә, меңләгән сугыш корбаннарының сөякләре бүген дә сазлыкларда, урманнарда табып күмүләрен көтеп, җаннары ыңгырашып ята. Шулай да, минем уйлавымча, “хәбәрсез югалган” саналган миллионнарның күпчелеге туганнар каберлекләрендә “адашып” йөри. Әтиебез җирләнгән Боровичи каберлекләрендә исемлектәге “4375нең барысы да билгеле” дип язылса да, исемлектә 4077 генә. Бу исем-фамилияләрнең 20%ы гына госпиталь язмалары белән чагыша дип язган идем. Быел интернетка тирәнрәк “чумып”, тагын менә ниләр ачыкладым. Soldat.ru сайты ярдәмендә Боровичида 1941-45 елларда 26 госпиталь хезмәт иткәнен белдем. Номерлары бар. Шулардан 21 госпитальнең үлгәннәрне теркәү китабы тулысы белән Obd-memorial.ru сайтына куелган. Исем фамилияләре, туган еллары, хәтта өй адреслары бар. Дүрт госпиталь китабының һәрберсендә бу сан 500-900 арасында. Барлык 21 госпитальдә үлгәннәр саны күпме? Мин аның очына төгәл чыга алмадым. Әлеге госпитальләр Боровичида гына төпләнмәгән. Күченеп йөргәннәр. Күпчелек госпитальләрнеү үлгәннәнре теркәү китабы алфавит китабы рәвешендә булу, интернет аша эзләүне нык авырлаштыра. Сугыш чорларында госпитальләр саны меңнәр, туганнар каберлекләре саны дистә-йөз меднәр белән исәпләнә булыр. Башка туганнар каберлекләрендә исемлекләр нинди хәлдә? Хәрби комиссариатлар бу юнәлештә нидер эшләгәнме? Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм. Аның каравы шуны беләм: без космоска очтык, дөньяда иң куәтле бомбалар, ракета, танк, самолет, су асты көймәләре төзедек. Алар барысы да халыктан чираттагы корбан ясау өчен юнәлгән...

Өстәмә мәгълүмат: 2001 елда президент Елцин чыгарган указны күпләр белми. Бу указ әтиләре сугышта үлгәннәргә бердәнбер льгота бирә. Әтиеңне сугышка алган хәрби комиссариат әтиең каберенә бару өчен елга бер мәртәбә бер кешегә түләүсез билет бирә ала. Моның өчен түбәндәге шарт үтәлергә тиеш. Әтиең барасы хәрби комиссариатның туганнар каберлеге исемлегендә теркәлгән һәм бу кабер Россия территориясендә булырга тиеш. Кунакханә чыгымнарын (алар кечкенә түгел) һәм озата баручы (кирәк булса) билеты өчен үзеңә түләргә кирәк.

Яздым да яздым. Күләме зур булды, барыбыр бастырмаслар дип кыскарттым. Фактларны, тирән кичерешләрне һәм хисләрне калдырдым. Язмамны тагын да ботарласам, эзлеклелеге һәм тәэсир итү көче югалыр дип санадым.


Рәфхәт Зарипов.

Балтач районы, Түнтәр авылы.


Язманың кыскартылган варианты “Татарстан яшьләре”ндә басылды. 2012 ел 22 февраль


Әз генә өстәмә

Күрше авылдан ветеран укытучы чылтырата: “Акча өчен эзләтүем түгел, бары тик беләсем килә. Минем әтием Тимеров Габделбәр 1941 елда ук әсирлеккә төшкән. Польшадагы Майданек лагерыенда үлгән. Бу турыда шунда әсирлектә булып, исән кайткан иптәше әниемә сөйләп калдырган. Алай болай әтием фамилиясе күзегезгә чалынмадымы?”. Мемориал сайтында Польша битен ачам: “Бу илдә 684 туганнар каберлеге бар. Шуның икесе Майданекта. Берсендә ике мең, икенчесендә биш мең әсир күмелгән. Архив сакланмаган, барысы да билгесез” диелгән. Бу түгәрәк саннар артында күпме кешеләрнең фаҗигасы ята?





Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов