8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика icon

8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика



Название8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика
Дата конвертации15.07.2012
Размер25.41 Kb.
ТипДокументы

Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика буенча биремгә җавабы:


Информатика “Компьютер һәм башка фәннәр”

Бүгенге фән техника алга киткән заманда тормышыбызны компьютердан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүгенге көндә компьютер күрмәгән кешене очрату кыен. Компьютер кешенең уң кулы. Төзелеш принцибы буенча да компьютерны мәгълүмат белән эшләүче кеше моделе дип әйтеп була. Банкларда, зур-зур кибетләрдә, больницаларда һәм әлбәттә мәктәпләрдә, тагын бик күп урыннарда компьютер ярдәмендә зур эшләр башкарыла. Үзенең вазифасы буенча компьютер мәгълүмат белән эшләү өчен кирәк булган универсаль техник чара. Борынгы заманнарда ук кешеләр хезмәтне җиңеләйтергә тырышканнар. Кешенең интеллектуаль мөмкинлекләрен көчәйтү, ягъни мәгълүмат белән эшләү өчен XX гасыр уртасында компьютер уйлап табыла.

Әлбәттә безнең мәктәптә дә компьютер классы бар. Без – укучылар компьютерда эшләү осталыгыбызны көннән-көн арттырабыз. Дәресләрдә компьютерлар куллану безнең белемнәребезне тагында,тирәнәйтә. Информатика дәресләрнендә төрле рәсемнәр ясыйбыз презентацияләр эшлибез.Иҗади эшләр эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Математика дәресләрендә телдән исәпләүне үстерүгә күп биремнәр үтибез. Шулай ук логик фикерләүгә булган мәсьәләләр чишү, тапкырлау таблицары, тестлар компьютер ярдәмендә башкарыла. Тестлар эшләү тиз, төгәл фикер йөртергә өйрәтә.

Укытучылар да мәктәптәге стентларга ябыштырырга төрле белдерүләр, классларга элергә төрле язуларны компьютер ярдәмендә эшлиләр.

Минемчә бүгенге заманның һәр кешесе компьютерда эшли белергә тиеш.

Компьтерның мөмкинлекләрен күпчелек фән дәресләрендә төрлечә кулланырга мөмкин. Мәсьәлән:

Беренче ел гына информатика фәне керүгә карамастан, без инде компьютерда төрле төрдәге папкалар (мәсьәлән: Microsoft Wort та төрле текстлар җыярга, таблицалар эшләргә, рәсемнәр копировать итәргә; Microsoft Exsel да электрон таблицалар ярдәмендә диаграммалар ясарга; Microsoft PowerPoint та презентацияләр ясау һәм Рaint (точечный рисунок ) та төрле рәсемнәр ясарга һәм аларны төрле төсләр сайлап буярга) ачып аларда эшләргә өйрәндек. Шулай ук алгебра һәм геометрия дәресләрендә үзебез эшләгән презентацияләрне куллану да безгә кызыклы. Һәм аларны эшләгәндә без үз – үзебезне эзләнергә этәрәбез.

Төрле фәннәрдә төрле электрон дәреслекләр дә кулланыла . Аларның кайберләре: (алебра һәм геометриядә :Математика 5-11кл.практикум, Алгебра 7-11кл, Живая геометрия), татар теле һәм әдәбиятында Г.Тукайның һәм М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты ), физикада (Библиотека наглядных пособий 7-11кл.), химиядә (электронная библиотека Просвещение 8 кл.),Биологиядә (лабораторный практикум 6-11 кл.), тарихта (всеобщая история 7-11 кл.), һ.б.

Дәресләрдән тыш конкурсларга катнашканда http://www.abaga2008.narod.
ru
, http://www.math-on-line.com, http://www.kenguru.sp.ru, http://www.konbagish.narod.ru сайтларында эшлибез. Бу сайтларда эшләгәндә без төрле яклап үзебезнең белемнәребезне тирәнәйтәбез. Мин үземә буш вакытларымны компьютерда интернетта эзләнүләр белән , өстәмә белемнәр туплау белән үткәрергә яратам.

Компьютерда белемнәрне тиз һәм төгәл билгеләү максатыннан укытучыларыбыз Tester ярдәмендә төзегән тестларны һәм интернет аша алган тестларны дәресләрдә киң кулланалар.Безнең белем дәрәҗәсен тизрәк бәяләү өчен кулай.

Компьютерны төрле фәннәрдән мәгълүмат алу өчен интернет кулланабыз. Без инде үзебез дә интернетта эшли беләбез.

Бүгенге көндә, техника үсеше нык алга киткән чорда компьютерны белү мөһим.




Похожие:

8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconI тур биременә җавабы
...
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconСалавыч урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыймадиева Индираның тђҗрибђсе

8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconКомпьютерда эшли башлагач,бездә кызыклы кичереш
Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Халикова Юлиянең информатика фәненнән сорауга җавабы
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconШәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары исемлеге. (2008-2009нчы уку елы)

8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconКуныр урта мђктђбе 9 сыйныф укучысы Шђрђфетдинов Фђнзил тђҗрибђсе
...
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconТөгәл фәннәр академиясенә Карадуган урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучы
Минем сезгә бу язмамда Архимед һәм Паскаль законнарының миңа һәм минем туганнарыма китергән кыенныклары турында мәгълүмат бирәсем...
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconСубаш урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Асхатов Нияз Рәҗәпович эше
Дөрес, моннан 3 ел элек «иң яңа» дип алган компьютерлар хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш...
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconНљнђгђр урта мђктђбенең 9 сыйныф укучысы Гафиуллин Раниф тђҗрибђсе
Төймәгә җеп кертелгән. Җепне бөтереп, аны ике якка тартып аннары бушайтып торсан, төймә әле бер якка әле икенче якка әйләнәчәк
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconБалтач районы Салавыч урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Зилђнең тђҗрибђсе Теорияне тәҗрибәдә раслыйбыз
Теория: Ясалган рычагка горизонталь һәм вертикаль өлешләренә Р=mg авырлык көче тәэсир итә. Вертикаль өлешкә fa= g о sl архимед көче...
8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика iconНљнђгђр урта мђктђбенең 9 сыйныф укучысы Закиров Булат тђҗрибђсе
Моның өчен безгә милиамперметр, кәтүк,магнит һәм берничә чыбык кирәк булачак. Милиамперметрга тоташтырган кәтүк эченә (рәс. 1) магнит...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов