|
Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Алиянең информатика фәненнән “Абага-2008” конкурсының I тур биременә җавабы. Бүгенге көндә мәгълүмат технологияләре кулланмаган өлкә калмады диярлек. Кайда гына файдалансак та, компьютер ярдәмендә без тиз һәм нәтиҗәле эшли алганлыгыбызга инандык инде. Компьютер – ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе ул. Компьютерны кешеләр хәзерге көндә хәрби, производство, медицина, полиграфия һәм башка өлкәләрдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да бик еш кулланалар. Балалар өчен төрле уеннар ярдәмендә игътибарны ныгытырга, фикерләүне үстерергә мөмкин. Электрон репетиторлар ярдәмендә төрле фәннәрдән өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә. Алар ярдәмендә үзлегеннән шөгыльләнү шулай ук укучыларның белем үзләштерүләрендә уңай нәтиҗә бирә. Интернет аша кирәкле информацияне эзләп табарга, ә электрон почта ярдәмендә ерак араларда электрон хатлар алышырга була. Махсус өстәмә җайланмалар ярдәмендә компьбтерда җырлар язарга, видеофильм һәм башка гадәти булмаган эшләр башкарырга мөмкин. Безнең мәктәп тә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларга катнашу өчен компьютер бик еш кулланыла. Мәсьәлән: Презентацияләр кулланыла: 1) интернеттан алынганнары(тарихта “Полтава сугышы” һ.б.) 2) үзебезнең мәктәп укытучылары һәм укучылары төзегәннәре (“Туган авылым тарихы”, математикада, алгебрада “Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу”, “Натураль саннарны кушу һәм алу” , математик кичә өчен “Математик сәяхәт” , биология өчен “Күбәләкләр”, “Кызыл китапка кертелгән кошлар”, физикадан “хх гасыр ачышлары”) Компьютер ярдәмендә тестлар (интернетка кереп, үзебезнең укытучылар Tester ярдәмендә төзегән тестлар) эшлибез. Компьютерда төрле логик уеннар, фәннәрдә куллану өчен уеннар (мәсәлән башлангыч класслар өчен интернеттан алынган “CD TAT-1” уеннында сүзләрнең дөрес язылышына һәм татарча-русча тәрҗемәсенә биремнәр бик күп. Без зуррак сыйныф укучылары да аны бик яратып эшлибез. Презентацияләр һәм кабинетларга стендлар эшләү өчен кәрәзле телефоннан, цифровой фотоаппараттан төшерелгән фоталарны компьютерга кертеп фотолардан Photoshop ясыйбыз. Хәзерге заман компьютерларында DVD (кино,концертлар) карарга мөмкин. Шулай ук ГАИда юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирергә өйрәнергә дә мөмкин. Компьютер белән быел гына танышсак та инде хәйран беләбез. Документ Microsoft Word - текстлар басарга, таблицалар тутырырга, копиравать итәргә өйрәндек. Microsoft Excel - электрон таблицада эшләргә, диаграммалар төзи беләбез. Paint та - рәсемнәр ясарга, аларны төрле төсләр сайлап буярга, аларга анимацияләр (интернеттан алынган) куярга да булдырабыз. Ә иң кызыклысы, презентация ясау. Презентация Microsoft Power Point та - төрле фотолар, анимацияләр урнаштырып, текстлар (надпись яки Word Ard ярдәмендә) язарга, музыкалар куярга өйрәндек. Үзебез эшләгән һәр рәсем һәр презентацияне дәресләрдә куллану безгә бик тә күңелле дә файдалы да . Чөнки без презентация эшләү өчен бик күп мәгълүмат эзлибез. Компьютер технологиясе кулланып үткәрелгән дәресләр кызыклы да, нәтиҗәле дә була. Безнең укытучыларыбыз дәресләрдә компьютер технологиясенең төрле мөмкинлекләрен кулланалар. Төрле фәннәрдә электрон дәреслекләр кулланыла . Шушы кулланыла торган электрон дәреслекләр исемлеге:
Шулай ук дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда һәм олимпиадаларга әзерлектә төрле интернет-сайтларга кереп эшлибез. Интернет-сайдларның исемлеге :
Киләчәктә техника һәм бигрәк тә компьютер үсешеннән артта калмас өчен һәр кешегә компьютерны өйрәнергә һәм аны төрле очраклар өчен куллана белү мөһим. |
![]() | Тур путешествие Тур-краевед экспедиция | ![]() | Overview V тур пл -с формулами V тур пл -с формулами, дети Sheet 1: V тур пл -с формулами |
![]() | Конкурс «Инструментальные исследования окружающей среды» 2010 2011 учебный год Заочный тур – оценка письменной работы; очный тур – защита исследовательской работы | ![]() | Компьютерда эшли башлагач,бездә кызыклы кичереш Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Халикова Юлиянең информатика фәненнән сорауга җавабы |
![]() | 5 очно-заочный межрегиональный конкурс «Инструментальные исследования окружающей среды» Заочный тур – оценка письменной работы; очный тур – защита исследовательской работы | ![]() | Тур «Лучше я поработаю» Данный тур выгодно отличается от тура других туристических агентств тем, что если вы не работник общества с ограниченной уже ответственностью... |
![]() | Олимпиада по истории России X-XIX вв для учащихся 10 класса Первый тур Первый тур включает в себя 100 заданий. Задания тура предполагают выбор одного правильного ответа из четырех. Каждое задание тура... | ![]() | 8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика буенча биремгә җавабы |
![]() | 15 марта 2012 года в мбоу «сош №102 имени А. В. Крестьянинова» прошел школьный тур президентских соревнований. В нем принимали участие учащиеся 6-10 классов. Мбоу «сош №102 имени А. В. Крестьянинова» прошел школьный тур президентских соревнований | ![]() | Документы 1. /Рб 2003 (М)/1 тур.DOC 2. /Рб 2003 (М)/10... |