«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» icon

«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять»



Название«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять»
Дата конвертации15.07.2012
Размер59.7 Kb.
ТипЗакон

«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше.


Физика.

« Архимед законына шикаять» ( суд утырышыннан репортаж ).

Суд секретаре: Басуыгызны сорыйм, суд килә.

Судья: Бүгенге судта безнең эрага кадәр 250 ел элек Сиракуз патшасы Гиерон тарафыннан җәзаланган таҗ ясаучы останың исемен аклау буенча аның адвокатыннан кергән гаризаны карау мәсьәләсе тора. Судка чакырылган кешеләрнең килү-килмәү мәсьәләсе ничек тора?


Секретарь: Ике яктан да судта катнашырга тиешле кешеләрнең килүе тәэмин ителгән.


Судья: Сүз дәүләт гаепләүчесенә бирелә.

Прокурор: Сиракуз патшасы Гиерон алтын таҗ ясаган останың гаделлеген тикшерү эшен Архимедка йөкли. Патша, таҗның авырлыгы аның ясарга бирелгән алтын авырлыгына тигез булса да, таҗ алтынга башка арзанрак металл кушылган эретмәдән ясалмаганмы икән дип шикләнә. Архимед, таҗны бозмый гына, кушылма бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга тиеш була. Архимед башта саф алтын кисәгенең шул ук күләмдәге судан 19,3 тапкыр авыррак икәнлеген таба. Икенче төрле әйткәндә, алтынның тыгызлыгы су тыгызлыгыннан 19,3 тапкыр зуррак.

Архимедка таҗ мәдәсенең тыгызлыгын табарга кирәк була. Әгәр таҗ матдәсе судан 19,3 тапкыр тыгызрак булмыйча, бу сан 19,3 тән кимрәк булып чыкса, таҗ саф алтыннан эшләнмәгән дигән сүз.

Архимед таҗның авырлыгын башта – һавада, аннары суда үлчәгән. Шушы авырлыклар аермасы буенча таҗ күләмендәге су авырлыгына тигез булган этеп чыгару көчен тапкан. Аннары, таҗның күләмен ачыклагач, тыгызлыгын да исәпләп чыгара алган. Ә инде тыгызлыгын белгәч, патшаның « Алтын таҗда арзанлы металлар катнашмасы юкмы икән?”, дигән соравына җавап бирә алган. Шул рәвешле, останың ялгышы фаш ителгән һәм ул җәзага тартылган. Мин бу җәза дөрес бирелгән дип уйлыйм.


Адвокат: Башта ук карар чыгарырга ашыкмагыз. Мин монда дөреслеккә туры килмәгән дүрт фактны китерә алам.


Прокурор: Архимед законының дөреслеге күп гасырлар буена бик күп тапкырлар расланды инде.


Адвокат: Ә мин аның җитешсез якларын сезгә исбатлап күрсәтермен.


Прокурор: Уңышлар телим. Әмма бу сезнең баштан ук уңышсызлыкка дучар булган эш.


Адвокат: Без сыеклыкларда һәм газларда Паскаль законын беләбез. Савытка салынган сыеклыкта аның төбенә шул савыт эчендәге сыеклык авырлыгына (Р) тигез булган көч белән басым ясый.


Прокурор: Әйе , бу сыеклыкның авырлыгы: Р=gqSh, ә басымы P=gqh сыеклыкның савыт төбенә ясаган басымы сыеклык баганасының тыгызлыгына һәм биеклегенә бәйле.


Адвокат: Бик яхшы. Биеклеккә бәйле булуын исегездән чыгармагыз. Чөнки Архимед таҗны суга салып, агып чыккан суның авырлыгын төп нәтиҗә дип кабул иткән.


Прокурор: Бу бер шиксез шулай.


Адвокат: Таҗны салган сыеклык баганасы никадәр күбрәк күтәрелсә, шуның кадәр күбрәк су агып чыга дигән сүз.



Прокурор: Мин монын белән тулаем килешәм.


Адвокат: Хәзер минем фикерләүгә игътибар итегез. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, таҗны патшалар һәрвакыт башларына киеп тормаганнар, ә нинди дә булса карар кабул иткәндә генә кигәннәр. Күп вакыт таҗны патшаның ышанычлы кешесе аның артында ике кулы белән кысып тотып торган.


Прокурор: Шуннан ни була?


Адвокат: Ә кешенең тән температурасы күпме?


Прокурор: 36,6 градус.


Адвокат: Ә таш сарайда температура 15-18 градустан артмаган,шулай булгач суның температурасы да шуннан артмаган.

Прокурор: Килешәм.


Адвокат: Су җылынганда аның күләме нишли?


Прокурор: Арта билгеле.


Адвокат: Күләм артканда, сыеклык баганасы да күтәрелә һәм савыттан күбрәк су агып чыга.


Прокурор: Ә моның безнең эшкә нинди катнашы бар?

Адвокат: Патша ярдәмчесен искә төшерегез. Ул озак вакыт тотып торгач, таҗ аның тән температурасын алмаса да, шактый җылына. Суга салгач, ул аны да җылытып күләмен арттыра һәм савыттан күбрәк су агып чыга. Таҗ матдәсе тыгызлыгын исәпләгәндә киткән бу беренче хата.



Судья: Дәүләт гаепләүчесенең бу фактны кире кагарлык дәлилләре бармы?


Прокурор: Әлегә юк.


Судья: Яклаучының тагын нинди аргументлары бар?


Адвокат: Архимед көче турында гаепләүче нәрсә әйтә ала?


Прокурор: Архимед көче җисем батырылган сыеклык тыгызлыгын һәм бу җисемнең күләменә бәйле: Fa=gqV


Адвокат: Бик дөрес. Ләкин ул, мәсәлән, сыеклыкка батырыла торган җисем матдәсенең тыгызлыгына бәйле түгел, чөнки бу зурлык югарыда чыгарылган формулага керми. ( Физика 7 кл. А. В. Перышкин. 118 бит ). Болардан чыгып монда таҗ матдәсенең тыгызлыгы һәм күләме мәсьәләсе тагын шик тудыра. Шулай ук Архимедның су белән алтын тыгызлыгының аермасы 19,3 булуын төгәл исәпләп чыгаруы бик шикле, әллә аның алтыны башта ук саф булмагандыр.


Судья: Гаепләүче, боларны ничек кире кагарсыз?


Прокурор: Әлегә бу мәсьәлә ачык кала.


Адвокат: Өченче дәлил итеп мин түбәндәге фактны китерә алам. Төрле предметларны суга төшергәндә, аның әйләнәсендә ябышкан һава куыкчыклары барлыкка килә. Ә таҗ шикелле катлаулы өслекле әйбердә моның өчен мөмкинлекләр тагын да күбрәк.


Прокурор: Ул һава куыкчыкларының таҗ матдәсе тыгызлыгына ни катнашы бар?


Адвокат: Игътибар белән тыңлагыз. Архимед көче таҗны судан этеп чыгарырга омтылып ,аның авырлыгын киметә. Архимед бу авырлыкны үлчи һәм бу үлчәү төгәл булмый, чөнки һава куыкчыклары да таҗны күпмедер күтәрергә булыша.


Прокурор: Бу исәпкә алмаслык бик кечкенә көч.


Адвокат: Кеше гомере һәм алтын белән эш иткәндә кечкенә әйберләр юк.


Судья: Дәүләт гаепләүчесенең моңа каршы куярлык дәлилләре бармы?


Прокурор: Яклаучының соңгы аргументын ишетәсе килгән иде.


Адвокат: Бик рәхәтләнеп. Сезнең яңа пешкән икмәкне кисеп карагыныгыз бармы?


Прокурор: Сезнең фикерләвегезнең бер кырдан икенче кырга кискен сикереше шаккаттыра. Хәзер Архимедның нәрсә ашаганын тикшермәкче буласызмы?


Адвокат: Һич юк! Мин сезгә икмәк эчендәге күзәнәкләргә(икенче төрле һава куыкчыклары) игътибар итәргә кушар идем.


Прокурор: Тагын һава куыкчыгы?!


Адвокат: Әйе. Чөнки ул чорда алтын эретү технологияләре бик примитив, гади була. Ул ачык һавада башкарыла. Эрегән алтынны формага агызганда ул күбекләнеп аның эченә һава куыкчыклары да эләгә. Алар барысы да формадан чыгып бетә алмый, чөнки таҗ формасы бик катлаулы. Шул калган бушлыклар таҗның күләмен арттырып, аның тыгызлыгы кимүгә сәбәпче булалар.


Судья: Дәүләт гаепләүчесенең дәлилләре нинди булыр?


Прокурор: Бу аргументларга мин әлегә җавап бирә алмыйм.


Судья: Бу очракта ике якка да соңгы сүз бирелә.


Прокурор: Мин Сиракуз патшасы Гиеронны таҗ ясаучы остага җаза бирүен дөрес дип саныйм.


Адвокат: Мин үз чиратымда, минем яклаучымның гаебе тулаем исбатланмаган дип исәплим. Аның исемен аклавыгызны һәм гаепсез дип тануыгызны сорыйм.


Секретарь: Басуыгызны сорыйм. Суд киңәшмәләр залына чыга.


Секретарь: Басуыгызны сорыйм. Суд килә.


Судья: Дәуләт гаепләнүчесе китергән фактларның нигезләнеп бетмәвен исәпкә алып, яклаучы китергән аргументлар кире кагылмаганга күрә таҗ ясаучы останы урынсыз гаепләгәннәр дип исәпләргә. Әлеге фактларның дөресме, юкмы икәнлеген раслау өчен, Балтач районы яшь физикларына мөрәҗәгать итәргә. Суд тәмам.


Информатика.

Компьютер һәм башка фәннәр.


Без укыганда күп фәннәрдән компьютер программалары кулланабыз.Әлбәттә инде информатикадан дәрес саен диярлек компьютер программалары кулланабыз.Информатикадан кала тагын география, тарих, биология,физика, Т И Н дәресләрендә укытучыларыбыз теманы аңлатыр өчен компьтер программалары кулланалар. Бу кабинетларның һәрберсендә компьютер урнаштырылган. Мәсәлән географиядән Россиянең климаты һәм геологиясе дигән теманы өйрәнгәндә компьютерда теманы тулыландырыбрак карадык.

ТИН дәресендә юлда йөрү кагыйдәләрен ныклабрак өйрәндек.Биология фәненнән кеше төзелешен тикшердек. Физика фәненнән лаборатор эшләрнең һәм мәсьәләләрнең видео язмаларын карадык.Тарих дәресендә Наполеон Бонапартның идарә итү чорларын видео язмалардан өйрәндек.

Компьютер кулланып өйрәнгән дәресләр күңеллерәк үтә һәм дәрес материалы яхшырак үзләштерелә. Шуңа күрә компьютер кулланган дәресләр миңа бик ошый.




Похожие:

«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconСалавыч урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыймадиева Индираның тђҗрибђсе

«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconI тур биременә җавабы
...
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconСубаш урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Асхатов Нияз Рәҗәпович эше
Дөрес, моннан 3 ел элек «иң яңа» дип алган компьютерлар хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш...
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» icon8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика
Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шарапов Рәйханның информатика буенча биремгә җавабы
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconТөгәл фәннәр академиясенә Карадуган урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучы
Минем сезгә бу язмамда Архимед һәм Паскаль законнарының миңа һәм минем туганнарыма китергән кыенныклары турында мәгълүмат бирәсем...
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconКомпьютерда эшли башлагач,бездә кызыклы кичереш
Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Халикова Юлиянең информатика фәненнән сорауга җавабы
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconБалтач районы Салавыч урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Зилђнең тђҗрибђсе Теорияне тәҗрибәдә раслыйбыз
Теория: Ясалган рычагка горизонталь һәм вертикаль өлешләренә Р=mg авырлык көче тәэсир итә. Вертикаль өлешкә fa= g о sl архимед көче...
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconШәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары исемлеге. (2008-2009нчы уку елы)

«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconФизика. Архимед законына шикаять
Аннары минем исемемне зур итеп Алмаз диеп язып куярлар микән соң. Аның әле формуласын әйт әле син. Аны минем сигез айлык сеңлем дә...
«Абага чәчәге» олимпиадасына Субаш урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Габитова Динә эше. Физика. «Архимед законына шикаять» iconАбага чәЧӘге фатихов булат нуриянович куныр урта мәКТӘбе 9-нчы класс сызым
Чтоб размером был не слишком большим, не слишком тяжелым, чтоб летал долго и уверенно, не падал". "Чтобы сложенным помещался в сумку...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов