Т ирән тамырлы түНТӘрем icon

Т ирән тамырлы түНТӘрем



НазваниеТ ирән тамырлы түНТӘрем
страница1/12
Дата конвертации29.07.2012
Размер2.69 Mb.
ТипДокументы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12



Т ИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ



ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ






Тугызынчы китап

Авылдашларыбыз иҗаты

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ


Авыл тарихын тулыландыручы штрихлар

^

Тел язмышы – милләт язмышы


Түнтәр урта мәктәбе укучысы Расил Закировның 2000 елда республика конкурсында катнашып,

бүләккә лаек булган эше

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы академик Әбрар ага Кәримуллин истәлегенә багышланган «Тел, милләт һәм тарих» республика конкурсы үткәреп бик дөрес эшли. Чөнки Туган телебез — татар теле мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Икенчедән, үзенең газиз халкын саклап калуга гомерен багышлаган, Халыкара исем, дәрәҗәләргә ия Әбрар ага Кәримуллинның варислары без — үсеп килүче яшь буын. Милләтне, аның телен саклап калу өчен безнең арадан да, һичшиксез, галимебезнең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш. Татар теленең түземле үткәне, хәзерге катлаулы хәле, аны саклау, торгызу, камилләштерү, дәүләт теле буларак куллануын активлаштыру, иң мөһиме, аңа хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре татар җанлы һәр кешене борчый һәм кызыксындыра бүген. Без беләбез, тел булмаса — хәтер юк, хәтер булмаса — тарих юк, тарих булмаса — халык юк.

Элек-электән сәясәтчеләр буйсынган халыкларны ассимиляцияләүне (бер халыкны тел һәм гореф-гадәтләр ягыннан икенче халыкка якынайту, әйләндерүне) аларның телен юкка чыгарудан башларга кирәклекне яхшы аңлаганнар. Шуңа күрә дә татар халкы, аның фидакарь уллары — Ш. Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Солтангалиев, Ә.Кәримуллин һәм башка бик күпләр — милләтне, телне саклап калу өчен күп гасырлар дәвамында көрәш алып баралар. Яңа 2002нче елга аяк басканда, язучы Миргазиян Юныс: «Безне очыртып инкыйразга илткән сәясәт арбасында барганда, телкәебез — соңгы терәк. Менә шушы терәкне дә сындырмаска иде. Иң зур, иң изге теләгем менә шушы», — диде. («Татарстан яшьләре» газетасы, №3, 5 нче бит) Бу фикер белән тулысынча килешәм, чөнки тел язмышы — милләт язмышы. Ә мин шушы милләтнең бер вәкиле — татар баласы, туган телем — татар теле. Шушы телдә уйлыйм, кайгырам, шатланам.
Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә:

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Ана телендә бишек җырлары тыңладым, кадерле кешеләрем белән аралашам, белемемне баетам, ерак бабаларыбыз тарихын өйрәнәм. Аның матурлыгына, байлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүенә җан әрнүе көчәя. Телемне, гореф-гадәтләремне, нәсел җебемне, бәйсезлегемне, мөстәкыйльлегемне югалтырга теләмим мин. Бары тик үзенең яшәешенә үзе хуҗа булган халык кына алга китә ала дип саныйм.

Тел, иҗтимагый күренеш буларак, җәмгыять үсешенә тыгыз бәйләнгән. Үзенең хуҗасы булган халык белән бергә үсеп, үзгәреп тора. җәмгыятьтә аралашу хезмәтен ырулар чорында — ыру телләре, кабиләләр чорында — кабилә телләре, халык (народность) чорында — халык телләре, милләтләр чорында милли телләр үти.

Татар халкы теленең төп чыганагы — Идел болгарлары теле. Ә тел сөйләмә һәм язма формаларда кулланыла. Мәгълүм булганча, телнең төп сакчыларыннан берсе — язма һәм басма сүз. Минем туган телем — бай, ерактан килә торган язуы, язма һәм басма сүзе булган тел ул. Әнә шул әдәби мирас белән танышканда, ана телебезнең гасырлар дәвамында нинди үзгәрешләр кичергәнен күзаллау кыен түгел. Телнең таралышы, мөмкинлекләре, зур сынаулар аша үткәнлеге, газизлеге һәм тагын башка бик күп нәрсәләр турында сөйли алар.

Октябрь инкыйлабыннан соң, телнең хәзинәсе, сакчысы булган милли китапка каршы көрәшүчеләр гарәп графикасында дөнья күргән миллионлаган татар китапларын юкка чыгаралар. Ул китапларда халыкның тарихи хәтере ята иде бит. Кызганычка каршы, мәшһүр мәдрәсәләре белән тарихка кереп калган минем туган авылым Түнтәр (Балтач районы) тарихы, гасырдан артык вакыт эчендә тупланган мәдрәсә китапханәсе дә шушы язмышка дучар булган. Ул 1897нче елда дәүләт тарафыннан исәпкә дә алынган булган. Тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, «мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән дә белемлерәге, танылганрагы, үрнәк булырлыгы һәм дөресрәге булган» Гали хәзрәт (1788-1874) һәм тарихчылар тарафыннан кадимче, доносчы дип мөһер сугылган Ишмөхәммәт хәзрәтләрнең (1877-1918) шәхси китапханәләре дә булган. Бу тузгытылган өч китапханә китапларының бер өлеше Казанда, бер өлеше Уфада һәм Мәскәүдә саклануын ишетә беләбез. Кайдадыр тузан җыеп ятучы бу китапларда — авылым тарихы. Димәк, безнең төбәктә татар теле, милли асылыбыз, ислам дине башка күп төбәкләрдәгедән тирәнрәк тамырлы булган. Тарихчылар тарафыннан өйрәнелүне сорый торган өлкә бу. Әлбәттә инде бу мәсьәләдә боз кузгалды, 1999нчы елның 3нче декабрендә татар милләтенә дистәләгән күренекле шәхесләр биргән Түнтәр мәдрәсәсенә 200 ел тулуны Балтач халкы зурдан кубып билгеләп узды. Бу турыда район һәм республика матбугатында шактый язылды. Без, укучылар да, тарихи хәтеребезне яңарту, өйрәнү өстендә эшлибез: музей оештырдык, мәдрәсә тарихын барлыйбыз, авыл тарихы турында китап язу өчен укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы материал туплый. Аның ярдәме белән мәктәбебезнең күп укучысы һәм гаиләсе үзенең җиде буынга кадәр булган бабасы шәҗәрәсен төзеде. Әнә шулай туган телебез ярдәмендә без авылыбызның, төбәгебезнең, ата-бабаларыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген беләбез. Элекке тормышны өйрәнү — хәзерге тормышта яшәргә өйрәнү дигән сүз ул.

Татар теле тарихы Болгар дәүләтенә үк барып тоташа. Идел буе Болгарстанының дәүләт теле болгар-татар теле булган. Казан ханлыгы чорында татар теле дипломатия өлкәсендә уңышлы файдаланылган. XVI йөзнең икенче яртысында татар халкы милли дәүләтчелегеннән мәхрүм ителсә дә, үзенең этник йөзен, телен, динен, мәдәниятен билгеле бер дәрәҗәдә саклап, бүгенге көнгә җиткерә алды. XVIII һәм XIX йөзләрдә татар теле университетларда өйрәнелә башлый. Ә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри: “Без — татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,” — дип, татар теленең фәнни тел була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә.

XX йөз башында Гаяз Исхакый татар милләте язмышы өчен борчылып чаң суга. Егерме дүрт яшьлек егет “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле әсәрендә, халкыбыз 2100нче еллар тирәсендә юкка чыгачак, дип белдерә. Ә мондый афәт булмасын өчен, бергәләп нинди дә булса чарасын күрергә һәм исән калуның, алга китүнең дөрес юлларын табарга чакыра. Милләтнең алга үсешенә комачаулый торган сәбәпләрне бетерергә кирәк, ди автор. Никадәр акыллы сүзләр. Теләсә кайсы сәясәтченең күз алдына зур хәрефләр белән язып куярга иде бу сүзләрне! Хәер, лозунглар заманы үтте шул, аларга алмашка бернинди тәрбияви әһәмияткә ия булмаган реклама заманы килде. Аның да татар телендә җиренә җиткереп эшләнгәннәрен күргән юк.

30-80нче елларда милли телләрнең, шул исәптән татар теленең үсеше тоткарлана. җәмгыятьне үзгәртеп кору башлангач, 1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Республикасының суверенлыгы турында Декларациядә, тарихта икенче тапкыр рәсми рәвештә, татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле итеп игълан ителде. Бу ТР Конституциясендә дә беркетелде. Телләр турында Закон, Дәүләт программасы, Законны гамәлгә ашыру комитеты оештырылды. Ике дәүләт телен дә тигез гамәлгә кертү 2002нче елда тәмамланырга тиеш иде. Бу — Татарстанда һәр кеше рус телен дә, татар телен дә эштә аралашу дәрәҗәсендә өйрәнергә, белергә тиеш дигән сүз. Ләкин алтмыш ел буе милли телләрне юк итү сәясәтенең традицияләре көчле булып чыкты, татар телен торгызу, саклау һәм үстерү эше зур кыенлыклар белән бара. Милләтебезне телдән аерырга маташкан тел сәясәте күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Милли мохиттан, милли рухтан, теленнән аерылган манкорт буын үсеп чыкты, авызлары ата-баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште. СПИД, наркомания, фәхишәлек, алкоголизм… Тормышның ул «яры» да бар. Татарның Иванга әйләнгән өлеше дә үз теленә карата битараф бүген.

Телебезнең үсеше өчен бик әһәмиятле тагын бер нәрсә, ул — камил графика булдыру. Болгар - татарларда V-IX гасырларда — руник әлифба, IX гасыр — 1929нчы елларда — гарәп әлифбасы, 1927-1939нчы елларда — латинча «Яңалиф», 1939нчы елдан — кириллица кулланыла. Ниһаять, 1989нчы елдан алып, татар язуын латин графикасына күчерү буенча күпкырлы эшләр һәм бәхәсләр бара. Чөнки кириллица — татар теленең фонетик системасына туры килми торган имля. Гомумән, һәр язу алыштыру зур каршылыклар, көрәшләр, бәхәсләр аша барган. Бүгенгесе дә нәкъ шулай. Латин графикасына кайту процессы XX гасыр азагында көчәеп китсә дә, XXI гасыр башында кризислы хәлгә төште. Ләкин, иртәме-соңмы, галиҗәнап Тарих татар милләтенең язмышына барып тоташкан бу мәсьәлә буенча да үз сүзен әйтер. Телнең киләчәктәге үсешен үз агымына куярга ярамый. Хәзерге буын аны эшкәртеп, шомартып һәм баетып киләсе буынга тапшырырга тиеш. Ишетәсезме, яшьтәшләрем! Безгә тарих нинди җаваплы бурыч йөкли. Тарих чылбырын өзәргә беребезгә дә хокук бирелмәгән. Татар теле — безнең тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буена өф итеп саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Телнең кыска сүзлелегенә, җыйнаклыгына, формалар байлыгына, төрле очракларда үзенчәлекле кулланыла торган берәмлекләренә карап, ул телне тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген тоеп була. Шуның өчен тел күрке — сүз, дигәндә, милләт күрке — тел дияргә була. Тел — милләтнең бөтен яшәү гомерендә дә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы.

Телебезне саклау һәм үстерү өчен рәсми-юридик яктан шактый әһәмиятле эшләр башкарылса да, тормышта ана телен куллану өлкәсендә зур өзеклекләр яшәп килә. Югары уку йортында, солдат хезмәтендә, дәүләт эшчәнлегендә, рәсми кәгазьләр тутыруда, суд, идарә һәм башка өлкәләрдә татар телен куллану чикле әлегә.

Милли тел, милләт язмышы, иң беренче чиратта, милли мәктәпкә барып тоташа. Республикабызда татар мәктәпләре саны артты, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнү дәресләре үткәрелә. Гимназия, лицейлар саны да күбәйде. Аларда гарәп, латин, төрек телләре өйрәтелә, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен укытуга зур игътибар бирелә. Тел галимнәребез, укытучылар рус балаларын татар теленә өйрәтү буенча дәреслек-программалар төзиләр, төрле сүзлекләр чыгаралар.

Мин дә унбер ел буена авылым мәктәбендә туган телебезнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем, аның бөек Тукай теле булуына төшендем, матурлыгына Әмирхан ага Еники, Гомәр ага Бәширов, Мөхәммәт ага Мәһдиев, Хәсән ага Туфан һәм башка әдипләребезнең әсәрләрен укып таң калдым. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә телнең аһәңлелеге, моңлылыгы, нәфислеге, бөтен бизәге ярылып ята.

Телне өстәмә әдәбият укыймыйча гына өйрәнеп булмый. Мәктәптә дә, өй китап- ханәсеннән дә өстәл китабы булып әверелгән Флера апа Сафиуллина китапларын бик яратам мин. Алар гади, аңлаешлы тел белән язылганнар, кызыклы мисаллар белән ныгытылганнар.

Мәктәп дәреслекләренә карата да бер-ике фикеремне әйтәсем килә. Беренчедән, аларда тикшерү үрнәкләре, анализ тәртибенә мисаллар бик аз бирелгән. Анализ үрнәге һәр параграфта бирелсә яхшырак булыр иде. Мәсәлән, бөтен бер фонетика бүлегенә (5 нче сыйныф) яшьлек дигән сүзне тикшерү үрнәге генә бирелгән. Икенчедән, класстагы балалар барысы да бер төрле дәреслектән генә укыйлар. Ә бит класста төрлечә әзерлектәге балалар (йомшак, уртача, көчле) бар. Дәреслекләр дә шуңа карап төрле вариантларда эшләнсә, бер дә начар булмас иде, минемчә. Яки гамәлдәге дәреслекләрдә күнегү – биремнәр гадидән катлаулыга таба вариантлап бирелсә, укытучыга дәрескә әзерләнүе дә, укучыларның белемнәрен бәяләү дә җиңелрәк булыр иде. Юкса, барыбыз да бер күнегүне үтибез дә, төрле билге алабыз. өчлегә укучының да дүртле билгеләре аласы килә бит.

Бу эшемне язар алдыннан, укытучым тәкъдим иткән Әбрар ага Кәримуллин китаплары белән дә танышып чыктым. Библиограф һәм китап белеме галиме булу белән беррәттән, “Татар халкының мәшһүр улы” үтә кыю, туры сүзле, милләт язмышы өчен җан атучы, алай гына да түгел, гомумкешелекнең уртак көрәшче шагыйрь - галиме булган. Чит илләрдә “адашып” яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышларын да яктырткан.

Шулай да, туган телгә мәхәббәт хисе гаиләдә салына дип уйлыйм мин. Улын яки кызын татар классында укытырга теләмәгән ата – ана баласында милли үзаң тәрбияли алмый. Бу яктан мин үземне бәхетле саныйм. Икенче буын укытучы гаиләсендә тәрбияләнеп, ясле – бакчага йөргәндә үк шигырь ятлап сөйләргә маһир булып үстем. Башка балаларга бирелгәннәрен дә бик тиз истә калдырып ятлап ала идем. Татар теле, шигърияте белән танышу шуннан башланды. Укытучы әнием дә биш яшендә сәхнәдә беренче тапкыр Тукай шигырен сөйләгән. Сугыш һәм хезмәт ветераны булган укытучы Сәйдә әбием дә спектакльләрдә бик оста уйнаган, төрле юмористик хикәя, шигырьләр сөйләргә талантлы булган. Аның язмышы, тормышы турында бер китап язарга мөмкин булыр иде.

Татар теленнән йөз чөерүче кайберәүләр өчен, туган телебез белән горурланырлык мөһим мисаллар китереп китәсем килә. Дөнья телләре арасында татар теленең дәрәҗәсе югары. Туган телне үтермичә, яшәтеп, көч биреп саклый алган Финляндия татарларына ни әйтәсең!? Татар теле Берлинда Азат университетта, Венгриянең Сегед университетында, Финляндиянең Хельсинки университетында, Төркиядә, Американың Аризона университетында, Франциянең башкаласы Парижда Татар мәдәни үзәгендә һәм башка җирләрдә укытыла икән. Татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөньяда халык аралаша ала дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Шушы югары дәрәҗә безнең үзебезнең Татарстан өчен үрнәк булса иде... 1000 еллык юбилеена, Казан –– туган тел башкаласы да булса иде, дигән теләктә калам. Амин. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Туган телем! Син бүген сабый бала кебек. Саклауга, яклауга мохтаҗ. Ләкин сине минем кебек яратучы улларың-кызларың югалтуга юл куймас. Язмамны районыбызның өлгереп килүче яшь шагыйрәсе Гөлназ Гарипованың шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Телем, динем белән горурланам,

Татар дигән изге халкым бар.

Йөрәгемдә татарлыгым өчен

Көрәшерлек көчле ялкын бар.


Татар дигән изге милләтем бар,

Һәрчак илһам бирә җаныма.

Шөкер, Ходам, татар баласы мин,

Татарлыгым сеңгән каныма!


Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел;

Тукай теле, Такташ, җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.

2001.


Әни кирәк!

Әни кирәк !

Укучы Галимова

Гөлшат язмасы

Әни! Нинди матур сүз! Әйткән саен әйтәсе генә килеп тора! Безнең әниебез Галимова Фәния Мөкәтдәсовна. Ул 1966 елның 8 ноябрендә дөньяга килә. 1973 елда укырга керә. Мәктәпне бетергәч, медецина училищесына укырга керә. Ул хәзер дә медсестра булып эшли Безнең әниебез гөлләр үстерергә, аш- су әзерләргә ярата. Ул безне мәктәптән кайтышка тәмле ризыклар белән каршылый. Әнием бәйләргә, тегәргә ярата. Бездә аннан күп нәрсәгә өйрәндек. Әнием үз эшен бик ярата. Ул һәрдаим белемен күтәрергә тырыша, чөнки медсестрага күп белергәкирәк. Ул безне шелтәләсә дә күзләре нур белән балкый! Йокыдан безне назлап уята һәм мәктәпкә озатып кала.

Җәй көне әниебез бакчабызда да төрле-төрле яшелчәләр, гөл-чәчәкләр үстерергә ярата. Мин әниемә бик рәхмәтле, чөнки ул мине тудырган, тәрбияләгән. Ул мине чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәткән.

Менә шундый уңган, булган безнең әниебез !

Биргәнсен син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла!

Кадерләп үстергән мин синең җимешең

Куеның гөлбакча, назлы җил- сулышың

Күңелең назларын күзеңнән таныймын

Бурычлы сиңа мин, әнкәем- алтыным

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын

Ай белән кояшны бирим дип уйладым

Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

2001.




Гөлйөзем Мостафина иҗаты


Илдарга (классташыма)

Икебез дә бергә дуслар идек,

Икебез дә якын яшьтәшләр.

Укуда да бергә, уенда да

Бергә булды безнең киңәшләр.


Бергә елый, бергә көлә идек,

Якын иде сабый күңелләр

Аһ, әллә язмыш ялгыштымы?

Туктап калды синең гомерләр…


Кабрең өстендә «Илдарга!» - дип

Таш манара куйганнар.

Туганнарың, әткәң-әнкәң,

Гомерлеккә сине җуйганнар.


Май айлары, ямьле май айлары,

Алар быел бик тиз килделәр

Кабреңдә үссән, тюльпан, лилияләр

Үзең кебек керсез иделәр…


Түнтәрем

Ямь-яшел чирәмле

Авылым урамнары

Әнә мине каршы ала,

Киң басу-аланнары.


Ямьле Түнтәр буйлары-

Талгын ага сулары.

Хезмәт сөеп, җырлап-биеп

Яши батыр уллары.


Чишмәләре шифа бирә,

Өзелгән күңелләргә.

Килегез, туган авылыма,

Керерсез изгеләргә.


Ямьле Түнтәр буйлары

Талгын ага сулары

Кайда гына йөрсәләр дә,

Уңган авылым кызлары.


Кызарып кояш чыга

Авылым юлларына.

Сынатмаслар, и Түнтәрем!

Киләчәк буының да!


Ямьле Түнтәр буйлары,

Талгын ага сулары.

Килегез, күрегез сез,

Уңган егет-кызларны.


Диңгез

Күргәнем юк шул бер кайчан

Зәңгәр диңгез буйларын

Күрәсе килеп йөримен,

Шул тирәдә уйларым.


Аеруча матур диләр

Зәңгәр диңгез кичәсен

Шул диңгез дип хыялланып

Үтә минем кичләрем.


Шул диңгезнең кырында,

Җырлап йөрисе килә.

Өйгә кайткач дусларыма

Мактап сөйлисе килә.


Киләчәккә ышанам мин,

Киләчәк ул якты юл.

Диңгезне дә күрермен мин,

Бик еракта түгел ил.


Балачак

Бигрәк матур, бигрәк ямьле,

Безнең гүзәл балачак,

Һәркемнең балачагы

Хәтерендә калачак.


Кечкенә чак, әй балачак,

Кабат кйтмас балачак

Тормышның гүзәл чагы

Бала чагым булачак.


Җиләк турында

Жиләктән кайтып киләмен,

Көн шундый ямьле

Ә җиләкләр өлгергәннәр,

Шундый да тәмле


Яратам җиләк җыярга,

Шундый чагында.

Җиләккә барасым килә,

Тагын,тагын да.


Өйгә кайткач, җиләк белән,

Чәй эчеп алгач,

Җиләкләрне төштә күрәм,

Йокыга талгач.


^ Түнтәр – туган авылым

Болыннары яшеллек

Табигате бик чибәр,

Түнтәрдән киткән кеше,

Түзалмый кайтып җитәр


Туган авылым Түнтәрнең

Чишмәсе челтрәп ага,

Елгалары җәйрәп ага,

Диңгезгә таба ага.


^ Кошлар - безнең дусларыбыз

Укымый да беләбез бит,

Хатыңда ни язылганын!

Менә сагынып көткән яз да килеп җитте. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Карлар эреде, елгалардан ашыга-ашыга бозлар акты. Кыш та китәсе килмичә озак тартышты. Ләкин яз да үзенекен итте. Менә шушы матур яз көнендә безнең канатлы дусларыбыз җылы яктан безгә кайттылар. Кошкайлар да без аларны сагынган кебек, безне сагынып та өлгергәннәр. Алар диңгез-таулар үтеп, безнең якларга кайттылар. Аларның кайберләре шушы озын юлларны үтә алмыйча юлда һәлак тә булганнар. Ләкин аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайттылар. Иң беренче булып яз хәбәрчеләре - кара каргалар кайтты. Яз хәбәрчеләре артыннан сыерчыклар, җырчы кошлар кайта. Бу тыңгы бирмәс кошкайлар килеп җиттеләр дә, эшкә дә тотындылар. Башта алар үзләренә оя ясадылар, ә сыерчыклар кешеләр ясаган ояларга урнаштылар. Менә оя әзер дә булды. Аннары шушы ояларда кайнар йомыркалар барлыкка килде. Бераздан шул кайнар йомыркалардан нәни генә кошчыклар барлыкка чыкты. Алар өчен яңа тормыш башлана: корт ташыйлар, бала туйдыралар. Бер караңгыдан, икенче караңгыга кадәр шулай өзлексез оча, нәни кошчыкларга азык ташыйлар, ашаталар, өстәвенә нәни кошчыкларны юатып китәргә дә онытмыйлар. Ә тургайлар сайравы, әле кыңгырау, әле чишмә тавышын хәтерләтә. Нинди матур һәм соклангыч авазлар! Менә мәсәлән, карабүрек язын, җәен һәм көзен урманда яши, ә кышын бакчалар һәм паркларда очып йөри, агач орлыклары, җиләк-җимеш калдыклары белән туена, аларның эченнән бөртекләрен әрчеп ала. Кыш көне кайвакыт, караңгы төшәр алдыннан, әкрен генә моңлы җыр көйләүче кош тавышы ишетергә мөмкин. Карабүрекләр бу. Карабүрек теләсә нинди көйне тиз отып ала. Карабүрекләр яз башында туган урманнарына әйләнеп кайталар, аулаграк җиргә оя ясыйлар. Алар нечкә чыбыклардан матур итеп оя коралар, аның эченә үлән һәм мүк җәяләр. Карабүрек биш яки алты бала чыгара. Үсемлекләрнең йомшак орлыкларын балаларына ашаталар. Песнәкләр дә берничә төрле була: кара песнәк, бүрекле песнәк, соры һәм көрән песнәк, зур песнәк һәм башкалар. Менә шушы канатлы дусларыбызны сакларга һәм яратырга кирәк! Аларны миһербансыз кешеләрдән саклыйк! Кошлар-безнең дусларыбыз.


^ Минем яраткан газетам

Минем туган ягым Татарстанда бик күп төрле газеталар чыга. «Шәһри Казан», «Ватаным Т
Сабирҗанова Альбина язмасы
атарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» һәм башка бик күп газеталар.

«Шәһри Казан» газетасы, әдәби теллелеге, милләт язмышы турында ачынып язган мәмаләләре белән халык күңелен яулады. Илнең сәясәте, чит илләр турында да яңалыклар биреп торучы, әлбәттә инде «Ватаным Татарстан» газетасы.

Ә «Татарстан хәбәрләре» газетасы Татарстан республикасының териториясендә булган хәбәрләр белән таныштырып бара. Ә «Мәгърифәт» газетасы исә студентлар һәм яшьләр проблемасын күтәреп чыга. «Татарстан яшьләре» газетасы, исеменә күрә җисеме дигәндәй Татарстанның яшьләре ил һәм чит ил сәясәте белән таныштырып бара. «Хезмәт» газетасын мөгаен белмәгән кеше юктыр. Ул район тормышы, хәбәрләре һәм эшләгән эшләре турында халыкка җиткереп бара. Шушы газеталар арасында миңа иң ошаганы «Татарстан яшьләре» газетасы. Ул газета меңләгән тираж белән чыга. Аны чит илләрдә дә яратып укыйлар. «Татарстан яшьләре» газетасы миңа иң беренче чиратта яшьләр газетасы буларак ошый. Бу газетада миңа бигрәк тә «Озын тәнәфес», «Сердәш», «13 багана», «Җыр дәфтәре», «Әй!» сәхифәләре ошый.

«Озын тәнәфес» сәхифәсендә яшь егетләр, кызлар үзләрен борчыган фикерләрен, киңәшләрен сорап язалар. «Сердәш»кә исә ярларын югалткан яисә үзләренең шатлыкларын уртаклашып хат юллыйлар. Сәхифәгә тормышның ачысын, газабын татыган олы абыйлар, апалар да үзләренең киңәшләрен биреп язалар. «Татарстан яшьләре» үзенең файдалы киңәшләре, гыйбрәтле язмалары, мәзәкләре һәм башваткычлары белән мәңге яшәсен иде.

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы,

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау яны.

Ниндидер кайгы, моң, сагыш, туган як символы булып риваятьләргә, халык җырларына кергән бу агач Татарстаныбыз урманнарының күрке, яме булып тора. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән үк башка агачларның аерыла - төсе ак. Урмандагы бар агачларның да кәүсәләре караңгы төсләрдә булса, каен ерактан ук ап-ак булып, балкып, нур чәчеп күренеп тора. Ә менә урманның иң читендә утырган каеннарның җиргә кадәр салынып төшкән ямь-яшел ябалдашларына кем генә сокланып узмас икән. Бу безнең ак каены, туган ягыбыз каены.

Шулай да, бу киң дөньяда каенның төрлесе бар: ак каен, таш каен, тимер каен, бөдрә каен, кәгазь каены. Карель каены, хәтта каенга бөтенләй хас булмаган кара, сары, кызыл каеннар да бар. Каенның 120 төре билгеле. Шуларның 35 төре БДБ иләрендә үсә.

Язын яфрак яручы, көзен яфрак коючы, зур-зур урманнар хасил итүче бу агачны кешеләр борын-борыннан якын иткәннәр. Аны хуҗалык эшләрендә дә файдаланганнар. Борынгы кешеләр язуларын каен тузына яза торган булганнар. Шулай ук кешеләр каен тузыннан төрле тырыслар, савыт-сабалар, кечкенә көймәләр ясаганнар, дегет эреткәннәр. Мылтык түтәләре, иң яхшы фанера, чаңгылар да каеннан эшләнә. Каенның ботаклары, бөреләре һәм яфракларын да кешеләр борынгыдан киң кулланган. Алар төрле авырулардан саклану өчен менә дигән чаралар. Каен агачы җырларга да матур итеп кертелгән.

« Җырланган саен

Җырлана каен»

Әйе, чыннан да каен җырланган саен җырлана. Каеннарда да кеше язмышлары. Алар да еллар үтү белән олыгая. Аның тузы кытыршылана, ярыла бара. Тора-бара ул ярыклар кара һәм каен матур төсен югалта. Картайган, олыгайган каеннар урынына яшь каеннар утыртырга кирәк. Бу эшне без, яшьләр эшләргә тиеш. Каен агачын кырлардагы урман полосаларына да зур юллар буена да утыртып була. Каен агачы бик матур агач. Ул минем иң яраткан агачым. Чөнки ул аклык, пакълык билгесе. Каеннарны барыбыз да яратыйк үз итик, аларны саклыйк!


^ Кем соң ул Ишми ишан?

Руслан Шәймөхәммәтовның ктәптә эшләгән рефераты.

(Бу язма шактый каршылыклы. Әмма ул шуны дәлилли: мәктәпләрдә озак еллар дәвамындан Ишмөхәммәт хәзрәтне менә шулай сурәтләгәннәр. Кызганычка карша күп мәктәпләрдә ул әле де шулай. Рәфхәт Зарипов.)

Ишми ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (1839-1919), элекке Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылы мулласы, карагруһ динче, прогрессив һәм демократик хәрәкәтләрне буып торучы.

Әмирханның күп кенә әсәрләрендә мондый юллар очрый: «Ишми дигән бер юләр, Вәли мулла дигән бервакыф козгыны, мулла Сабирҗан әл-Хөсәйни дигән бер көнче…» Фәтхулла хәзрәт образы аша Әмирхан нәкъ менә шушы руханилардан көлгән дә инде. Ишми ишан исеме «Фәтхулла хәзрәт»тән тыш тагын бик күп Әмирхан әсәрләрендә урын алган. Мисал өчен «Бәйрәм вә бәйрәм!», «Зурлар белән берләштерү хакында мөзакәрә», «Богаулар өзелделәр» кебек әсәрләрне алыйк. Ә каян алган соң Фатих Ишми ишан турындагы мәгълүматны? Янә үткәнгә кайтып шуны аңлатыйк. Фатих Әмирханның абзасы, ягъни Зариф мулланың энесе Нәҗип мулла Чистай мулласы Закирның кызы Камиләгә өйләнә. Ә Камилә ишле гаиләдә үскән кыз. Закир ишан Камаловның кече хатыныннан туган бер ир бала һәм тугыз кыз яшәп яталар. Бер кызлары Әминә, Камиләнең сеңлесе, Түнтәргә Нәҗип муллага кияүгә чыга. Бәйрәмнәрне, җыеннарны бергә уздыру сәбәпле Фатих абзасының баҗасы Нәҗип (Түнтәр) белән дә очрашалар. Һәм данлыклы Ишми ишан турында мәгълүмәт чыганагы менә шунда. Ишми ишан шул кадәр нәфрәт һәм шулкадәр мыскыл итеп сүрәтләнә. Янә кирегә кайтыйк. «Фәтхулла хәзрәт татар кара руханилары тарихында иң хурлыклы, иң җирәнгеч сәхифә булган, мәдрәсәләр өстеннән кара йөз падишаһ хөкүмәтенә доносс ясауда башлыклары Ишми ишан белән берлектә булган…» Күп кенә җирдә Ишми юләр дип тә очрый. «Богаулар өзелделәр»дә мондый юллар бар: «… бу көнгә кадәр җәмгыятьләремезнең гомуми җыелышларында ана телемездә сөйләшүне мәмләкәткә бер уңайсызлык вөҗүдкә китерү төсле бер кысынкылык белән куркынып эшләргә мәҗбүр хәлдә калдырылган, хәзергә кадәр иң саклык белән уйлый торган фикерләремезне язганда да безнең хөррияте фикериямезне вә хөррияте матбугатыбызны буарга куелган бер мөстәшрикъ (көнчыгышны өйрәнүче), яхуд бер кодсиятсез, сатлык татар үлчәве аркылы үткәреп торырга, бөтен театр, әдәбиятымызны Смирнов шикелле бер кара вә ахшак психопатның зәһәрле карашы аркылы уздырырга мәҗбүр булган, бөтен тәрәккыяте миллиямез өчен кара хөкүмәтнең кара агентларына сатылган доносчы Ишмөхәммәт вә Сабир муллалардан куркынып хәрәкәтләнергә мәхкүм хәлдә булган без, моңа кадәр бәхетсезлекнең чигендә булган күп миллионлы Русия мөселманнары, әле күптән түгел генә, үткән көннәрнең берсендә алланың гыйнияте белән иң газамәтле вә киң мәдәни вә гыймрани мәйдан вә имкяннар алдына килеп чыктык…»

Биредә сүз 1917нче елгы революция турында бара. Әмирхан үзләренең җиңеп чыгуы турында язган.

Шулай итеп шәкерт чагында ук «Фәтхулла хәзрәт» белән арасын өзү белән башланып киткән көрәш юлы шушында тәмам.

Әсәргә кабат күз ташлыйк. Повестьны язган чагында Фатих Әмирханның социализм тарафдары булганлыгын белгәнгә шикләнми әйтә алабыз: әсәрдә тасвир ителгән җәмгыять әдип аңлаган социализмнан бүтән нәрсә түгел. Без белгән социализмга бик үк ошап җитми икән, нишлисең, демократ язучыдан күрәзәлек могҗизасы таләп итеп булмый. Бу бер. Икенчедән, киләчәк җәмгыятьне тасвирлаганда ул, үзе әйткәнчә, төгәллеккә дәгъва итми.

Җыеп әйткәндә, «Фәтхулла хәзрәт» повесте, шартлы фантастик алым белән язылуына карамастан, реализм әсәре, ул гына да түгел, критик реализмның менә дигә үрнәге. Чөнки Фәтхулла хәзрәт — типик характер, ягъни ул, аерым бер шәхес булып күз алдына килүеннән тыш, иске фикерле руханиларга хас булган төп сыйфатларны үзенә туплаган. Бу сыйфатлар исә татар җәмгыятенең билгеле бер күренешләреннән, ягъни урта гасырчылык калдыкларына ябышып ятучы кешеләрнең яшәү рәвешеннән килеп чыккан. Икенче төре әйткәндә, бу образ типик хәлгә куеп күрсәтелгән. Фәтхулла хәзрәтнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән ХХ йөз башы татар феодаль-буржуа җәмгыятенең бик күп яклары бөтен чынлыгында күз алдына килеп баса. Әсәрнең реализмы әнә шунда.

Бу теманы өйрәнеп мин нәрсәләр белдем? Иң элек Әмирхан иҗатын бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәндем. Тормыш һәм иҗат юлыннан тыш, язучының Түнтәр авылы белән бәйләнешен белдем. Ишми ишан турында яңа күп кенә мәгълүмәтләр да калкып чыкты. Безнең Түнтәр авылы өчен зур горурлык булып торган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның — авылыбыз данын, бөтенләй башка яктан тасвирлаган Әмирхан иҗатын өйрәнеп күп кенә белем тупладым.

Бөек Октябрь социалистик революциясенең асылын Әмирхан башта аңлап җиткерми. Ләкин озакламый ул, Советлар властен чын күңелдән танып, җиң сызганып эшкә керешә һәм бүтәннәрне дә шуңа чакыра. «Уяныгыз, татар шәкертләре!» дигән өмдәмәсе дә җавапсыз калмый.


^ Улаклы чишмәләр бездә генә

9 сыйныф укчысы Рушат Сабирҗанов язмасы

Минем өчен дөньяда иң матур авыл - Түнтәр! Әллә ни зур булмаса да, тавы, бер-ике чишмәсе дә бар аның. Тау итәкләрендә аллы-гөлле чәчәкләр, татлыдан-татлы, тәмледән-тәмле булып җиләкләр үсә. Тавыбызның бер читендә челтерәп чишмә ага. Авылның нәкъ уртасында ук диярлек тагын бер чишмә бар. Аның суы ике улакка гына сыймыйча, дүрт улактан ага.

Авылыбыз бик матур -

Тезелгән читәннәре.

Авылыма ямьнәр бирә

Ямь-яшел чирәмнәре.

Авылымның кешеләре бик эшчәннәр. Һәр кеше үз бәхетен үзе табып, үзе көн күреп яши. Бер кеше икенче кешегә ярдәмләшә, булыша. Авылыбызда игенчеләр дә бик күп. Алар ил өчен, бәхетле тормыш өчен, безнең өчен көне-төне иген игәләр.

Яратам мин авылымның

Таңгы йомшак җилләрен.

Ак мамыктай күпереп яткан

Карабодай җирләрен.

Авылыбызның кешеләре бер-берсенә бик ягымлы, кешелекле, мәрхәмәтле.

Барыннан артык яратам

Авылым кешеләрен.

Миңа матур сүзләр белән

Иркәләп дәшүләрен.

Туган як, туган авыл барыбер сагындыра. Кайда гына йөрсәң дә, авылга тизрәк кайтасы, аның таллары, өянкеләре белән серләшәсе, сөйләшәсе килә. Туган авылыбыздан безне бернинди куркыныч та, язмыш та аермасын иде инде.

^ Марзия Кадыйрова иҗаты



Түнтәр авылы

Минем туган авылым Түнтәр турында бик матур истәлекләр саклана, тирә-юньдә җылы сүзләр йөри. Яңгул авылында олыларның иң яратып әйткән сүзе — Бәхетленең бәхетле инде, Түнтәрдән яучы килгән! Тирән мәгънә ята бу сүзләрдә. Түнтәр авылы, белемле, мәгърифәтле авыл. Революциягә кадәр үк биредә мәктәп-мәдрәсәләр булган. Татар әдәбиятында, дәреслекләрдә Түнтәр исеме телгә алына, байтак язучыларның истәлекләрендә укыйбыз туган авылыбыз исемен. Халык белемгә, яктылыкка омтылган.

Менә шушы омтылыш бүген дә саклана әле. Бу —бик куанычлы хәл. Китапка тартылган, китап яраткан кеше — бәхетле кеше. Андыйлар үзләре дә сизмәстән каләм тибрәтә башлыйлар, язалар. Андыйлар күп Түнтәрдә. Иң элек мин Рәфхәт Зарипов исемен атар идем. И, язып та күрсәтә безнең Рәфхәт. Чып-чын әдәбият кешесе, коеп куйган язучы. Аның “Үзәк тамыр” дип исемләнгән язмасы гына да ни тора.

Рамазан Шайдуллин, Гөлйөзем Мостафина, Энҗе Якупова матур язалар. Тагын заманында Әминә Хөсәенова, Фәридә һ. б. Мин дә язам, оныыкларым да яза. Әле тагын язарлар Аллаһе боерса. Без бит шул изге чишмә суын эчкән, шуннан көч, илһам алган кешеләр ләбаса. Һәркем каләм тибрәтә. Язарга хыялланмаган кеше юктыр ул. Үзеңнең нечкә, якты хисләреңне, уй кичерешләреңне ак кәгазьгә төшерү чиксез бәхет ул.

Иң беренче мәктәп, беренче укытучы сиңа юнәлеш бирүче. Китапка мәхәббәт тәрбияләүнең дә орлыгы гаиләдән, мәктәптән башлана. Китап — сихри бер дөнья бит ул. Аны укый башлагач, икенче бер дөньяга китәсең. Күпме яхшы дуслар белән очрашасың, тискәреләргә нәфрәт белән карыйсың да гыйбрәт аласың. Яшәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнәсең. Мин 1954 елда шундый китаплар арасына чумдым. Берничә ай бәхет диңгезендә йөздем. Китапханәче һөнәренең иң әйбәт һөнәр булуына төшендем. Ләкин минем төп һөнәрем укытучы. Бу һөнәр дә миңа ошап куйды. Балалар белән күпме кызыклы эшләр эшләп ташладык.

Менә мәһабәт агач өй. (Хәзер без яши торган өйләрдән дә кечкенәрәк). Җылы, чиста. «Г» хәрефе итеп куелган өстәлләр, анда газета-журналлар. Син шулар алдына басасын да иң матур китапларны тәкъдим итәсең. Укып бетергәч, аларның фикерләрен беләсең. Авыр эш, мавыктыргыч эш.

Ошадымы? Ни өчен? Кайсы герой аеруча ошады? Ошамаса, ни өчен? Син нинди булыр идең? Китапны пропагандалый торган стендлар. Кичәләр, конференцияләр үткәрү. Әдәбият сөючеләр кичәсе. Сорау- җавап кичәләре. Иң күп китап укучыга ярыш.

Түгәрәкләр: китап төпләргә өйрәнү. Шигырьне сәнгатьле укуга. Өлкәннәргә китаплар илтү. Кыр осталарына китап илтү.

Аз гына вакыт булса да китапларга чумып, шунда йөзүнең файдасы: мин институтка керү имтиханнарын уңышлы тапшырдым. Хәзер шартлар, хәзерге яшәеш, китап укырга зур мөмкинлекләр ача. Укыгыз, күбрәк укыгыз, үкенмәссез. Кызганыч, күп гомеребез телевизор алдында үтә.


Түнтәрем

Гүзәл авылым, Түнтәрем!

Мин синдә үстем.

Шифалы чишмә суыңны

Кинәнеп эчтем.


Яланаяк атлап киттем,

Бәбкә үләннән.

Яшәргә дәрт, дәрман алдым,

Назлы гөлләрдән.


Күңелмдә һәрчак яшь син,

Туган төбәгем.

Чит авылда яшәсәм дә

Синдә йөрәгем.


Үлән күмеп киткән инде

Эзләр югалган.

Балачакка кайтыр идем

Борма юллардан.

Үтте яшьлегем еллары,

Йөземдә сырлар.

Өзелмәсен иде әле

Түнтәргә юллар.


^ Туган ягым

Башкалар да миндәй сагына микән?

Туган якның көзен, язларын

(Гарифжан Мөхәммәтшин)

Туган якта таулар күккә якын,

Җыр җырласаң, күпләр ишетә.

Таудан — тауга, ярдан – ярга яңгырап,

Кайтавазлар аны ишетә.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   12




Похожие:

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Балтач төбәгенең борынгы тарихы турында уйлар, фаразлар
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Адрес: 422242, рт, Балтасинский район, д. Тюнтерь, телефон: (8-268)-3-01-12. e-mail: abaga2004@yandex ru, tuntar-mk@rambler ru
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Табигать исә һаман да бертөрле кебек. Көн дә таң ата. Кояш чыга һәм нурларын чәчә яки болыт артына поса. Ел фасылары әйләнә дә килә....
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Мәчкәрәдә мелла Габделхәмит әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә...
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТатарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Түнтәр авылы энциклопедиясе Тирән тамырлы
...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов