Т ирән тамырлы түНТӘрем icon

Т ирән тамырлы түНТӘрем



НазваниеТ ирән тамырлы түНТӘрем
страница1/22
Дата конвертации30.07.2012
Размер4.32 Mb.
ТипДокументы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22


Т ИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ





ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ






Дүртенче китап

Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ


Бу бүлектә авылыбызда мәдрәсә-мәктәп-мәгариф

үсеше турында тарихи мәгълүматлар урын алды.

Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар»еннән
^

(Түнтәр муллалары турында язмалар)


231 бит

Габдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмит әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: “Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән әт-Түнтәри мәдрәсәсендә 1758 елда язды”.

Түнтәрнең мәгърифәт нуры чәчүчеләреннән тагын бер күренеклесе: Мулла Муса бине Габдерәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри хаҗи. “Тумышы белән Вятка төбәге Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән, — дип яза Мәрҗани хәзрәтләре, — Мелла Гали бине Сәйфулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Кариле Габдессәлам хәзрәтләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Шекә ишаны мелла Яхья бине Сәфәр бине Арслан әл-Бәрәзәвинең мөриде. (мөрид — кемнең дә булса вәгазен ихластан яклаучы дигән сүз).

248 бит

Вәлид бине Сәгыйть әл-Каргалый. “Вәлид ахун” дип танылган. Бөгелмә өязенең Минзәләбаш карьясендә имам һәм мөдәррис булган. Зирәклеге, зиһененең үткенлеге һәм үзен тота белүе белән гасырдашлары арасында аерылып трган. Язган әйберләре дә бар. Мелла Габдерәфикъ бине Таяш исемле бер дустына 1218(1802) елда фарсыча язган хаты аның гыйлем иясе һәм укымышлы кеше икәнлегенә һәм фарсы телен белүенә дә дәлил булып тора... Мелла Рәфыйкъ әл-Курсавидан һәм Габдессәлам әл-Карилидән гыйлем алган. Үзендә мелла Шаһиәхмәд һәм Рәфыйкъ әс-Сәмаки һәм башкалар укыганнар.

249 бит

“Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әл-Түнтәри. Мәчкәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнарның беренчесе.
Мәчкәрәдә имам булган вакытында, 1172(1758) елның азагында, мәдрәсәсендә язылган кайбер китаплар ахырында исеме телгә алына. 1195(1780) елның азагында, Мөхәммәдрәхим ахун кайтканнан соң, Адай карьясендә имам була. Аннан Салавычка күчеп, соңыннан асыл ватаны Түнтәргә кайта. 1220(1780) елда шунда дөнья куя. Олы улы Сабит бине Габделхәмид Чутай Завод исемле карьядә имамлык итә. 126...(184...) ел азагында вафат була.Аның ике углы бар. Мелла Габделгаффар Яңа Тазлар авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис иде. 1263(1846) елда мөхәррәмнең тугызында, дүшәмбе көн вафат булды. Җеназасын каенатасы мелла Мөхәммәт Әмин бине Мөхсин укып, Тазлар авылы каберлегендә җирләнде. Мелла Габделфәттах Иске Салавычта имам һәм хатыйб иде.1283(1866) елда вафат булды.” 249 бит

259 бит

“Мелла Муса бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри хаҗи. Тумышы белән Вятка төбәгенең Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән. Мелла Гали бине Сәйфулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Кариле Габдессәлам хәзрәтләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган.Шекә ишаны мелла Яхъя бине Арслан әл-Бәрәзәвинең мөриде. Җеннәрне буйсындыру турында халык телендә сөйләнә. Ахырдан хаҗ сәфәренә китеп, Искәндәрия шәһәрендә 1231(1815) елда вафат була. Аның үз кулы белән язган бер нөсхә «Шәрех шәмсиясенә» әти мәрхүмнән мирас буларак ия булдым. Нөсхәсе яхшы. Язуы дөрес һәм матур. Муса мелла заманында нәүрүз әйтеп йөрү булган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның уртасына карья мулласы кереп утырып,аны кырык-илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп,мелла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр. Мәмсә авылында бу эш киң таралган һәм көчле булган. Башка авылларда да йөргәннәр.аларның килешле итеп әйтеп йөргән сүзләре, әйтемнәре шундыйрак булган:

Нәүрүз әйтәбез, килдек,

Котлыг җәмалеңезне күрдек,

Нәүрүз мөбарәк бад.

Батман бирсәң — күп булыр,

Подаука бирсәң — аз булыр,

Шади бад, шади бад.

270 бит

Мелла Габдрахман бине Мөхәммәдшәриф әл-Кирмәни әл-Каргалый. Оренбург Каргалысында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Аннан бик күп булачак муллалар, шул исәптән, мелла Сәгыйть бине әт-Түнтәри, Мелла Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри һәм аның бертуган энесе — мелла Габделфәттах, мелла Габдессәлам бине Габдеррахман әл-Курсави хаҗи (Ташкичү имамы).

276 бит

Мелла Мөхсин бине Биккол бине Ибраһим әш-Шаши. Бохарада укыткан, бик тә белемле булган. Шәкертләреннән мелла Хөснетдин әт-Түнтәринең: “Безнең як кешеләреннән Бохарага барып,зур укымышлы булып, камиллеккә ирешеп кайткан дүрт кеше бар: мелла Габденнасыйр әл-Курсави, әлеге мелла Мөхсин, мелла Габдулла бине Яхья әл-Мәчкәрәви, мелла Баһаветдин бине Сөбхан әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе). Аннан башка һәммәсе — файдасыз һәм белемсез. Мәгәр мелла Фәхретдин бине Ибраһим әл-Казаниның Көръәнне яттан уку гыйлеме генә бар”, — дип сөйләгәнен берничә мәртәбә ишеттек.

277 бит

Мелла Вәлиэтдин бине Хәсән әл-Багдади, әл-Хәнәфи. мелла Габденнасыйр Рәхмәнколый әл-казани, Таһир бине Сөбхан әл_Үәбәли, габделҗаббар бине Габделкәрим бине әл-Әлмәти, Габделгаффар бине Габделхәмид бине үтәгән әт-Түнтәри һ.б. Коръәнне яттан уку буенча мәшһүр булган кешеләр я турыдан-туры, я остазы аша бу кешедән гыйлем алдылар...

279 бит

“Мелла Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри. 1212(1797)елдан 1247 (1831) елга кадәр Түнтәрдә яшәве мәгълүм. Гомерендә күп китаплар язган кеше. «Рияз әз-Заһирин» исемле китабын 1243(1837) елда язып тәмамлаганы мәгълүм.”(279 бит)

295 бит

Мелла Яхья бине Сәфәр бине Арыслан әл-Бәрәзәви. “Яхья ишан” исеме белән мәшһүр иде һәм җеннәрне үзенә буйсындыра алучы дип тә сөйлиләр иде... Ләкин үзенә мөрид һәм дус булган мелла Муса бине Габдерәшид әт-Түнтәри, аның җеннәрне буйсындыруына нык ышанып, хәтта Бөре башы имамы мелла Ихсан бине Гомәр әл-мәмсәвигә бер хат күрсәткән һәм “Бу хат җеннәрдән булган бер энебезнең хаты””, — дигән. Ихсанның углы мелла Мөхәммәднең бу турыда үземә сөйләгәне бар.

313 бит

“Мелла Сәгыйдь бине Хәмид бине Солтан әл-Бәрәскәви. Чыгышы белән Бәрәскә авылыннан... Ашытта белем ала, аннан Бохарага китә һәм танылган галимнәрдән белем ала. ...Туган иленә әйләнеп кайта... Берара Түнтәр мәдрәсәсендә дә эшли. Соңыннан “Кызылъяр мәдрәсәсенә китәм”, — дип алдап, сәүдә белән шөгыльләнергә керешә. ”

315 бит

Шиһабетдин Мәрҗани болай яза: “Хөрмәтле атабыз 1239(1823) елда мөхәррәм аеның өчендә Бибихәбибәгә өйләнеп, Бибифатыйма, мелла Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибдардәнә, Бибисәйидә, һәм мелла Галәэтдин, Мәхмүд исемле балалар дөньяга килделәр, ләкин Кавәметдин һәм Бибидардәнә кечкенә вакытларында вафат булдылар.

Бибифатыйма мелла Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри никахында булып, аларның Заһиретдин Әбү Сәлим Мөхәммәд исемле балалары дөньяга килде.” 315 бит.

319 бит

Мелла Габдулла бине Яхья бине Мәхмүд бине Максуд бине Сөләйман әл-Чиртуши... 1275(1858) елда вафат булып, җеназасын мелла Гали ишан укып, Мәчкәрә каберлегендә җирләнде...

339 бит

“Мелла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлымөхәммәд бине Мохсин әт-Түнтәри. Үз илендә мелла Мөхәммәдрәхим ахуннан, мелла Габдулла бине Яхьядән, мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид әл-Иштирәкидән гыйлем ала. Аннан Бохарага барып,берничә ел шунда яшәп, «Чәлә Нәвис мәхдүм» дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә берничә тапкыр Һиндыстанның Кандаһар,Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара. 1245(1829) елда, Бохарадан кайтып, Түнтәр Карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша.

Шушы хезмәтләре һәм картлыгы аркасында олы шөһрәт һәм зур игътибар иясе булды. Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып бик бай кеше иде. Гәрчә холкында кызулык һәм сүзләре ндә ашыгычлык өстенлек алса да, галимнәр, байлар һәм башка кешеләргә караганда өстен иде. Шуңа карамастан, тартыныбрак йөри иде... Яше сиксәнгә җитеп, 1291(1874) елның рәҗаб аенда вафат булды.Җеназасын мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла әт-Түнтәри укып, Түнтәр каберлегендә җирләнде. Гафифә исемле бер кыз баладан башка баласы калмады.” (339 бит)

343 бит

“Мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд әл-Мазар астый. Тумышы белән Малмыж өязенең Мазар асты карьясеннән. Кечкенә вакытында Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килеп, югарыда телгә алынган Гали ишан дәресләренә озак вакытлар йөреп гыйлем ала һәм камиллеккә ирешә. Әхлак ягы һәм бөтен хәрәкәте һәм яшәве белән ишанга охшавы сизелеп тора иде. Алдан күрүчән саф һәм белемле иде. Яхшы китапларга ия булып,күп укый һәм дөрес фикер йөртә торган кеше иде. Гали ишанның шәкерте, аның кызын алып кияве булганлыктан, аңа тиң булырга тырышып, олыларга каршы төшкән, файдасыз бәхәсләр чыгарган вакытлары да булды.

Остазы Гали ишан әмере белән, ишан исеме белән урнаштырылган «Назурәтел-хак» бәяләмәсен бу урында китерәбез(күчермәсе): «...Без бу китапка карадык һәм укыдык. Язылган сүзләренең файдалы булуына, нечкә сүзләрне язучының тирән мәгълуматына шаһит булып, күп кенә яхшы сүз һәм мәгънәләргә дикъкать биреп бик нык дулкынландык. Гыйлемнәр сыйныфында мәгънә сакларга тырышу, тикшерү һәм тирәнлектән читкә тайпылмау, төрле фәннәрне тикшергәндә җитдилек кирәклеге биредә чагыла. Тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бөек һәм бар нәрсәдән көчле алла үзе бүләкләр. Гыйлем-хезмәт һәм мактаулы эш ул, аны мул итеп бүләкләргә кирәк. Фәкыйрьне бөек хуҗабыз бизәсен. Шәмсетдин бине мелла Рәхмәтулла. Бөтен шәехләрнең остазы һәм үземнең дә шәехем һәм остазым Галимөхәммәт әт-Түнтәри кушуы буенча яздым. 1291(1874) елда, җөмадиел-ахир аеның унөчендә, дүшәмбе көн тәмам булды.»

Әлеге мелла Шәмсетдин Гали ишанның Гафифә исемле кызына өйләнеп, мәчет һәм мәхәллә эшләрен үтәү вазифасына арадашлык итте. Ишан вафатыннан соң үзе генә калып, милкенә дә, эшләренә дә хуҗа булды. 1292(1875) елда хаҗга китеп, 1293(1876) елда шуннан кайтканда, рәбигыль -әүвал аеның унында, Истамбулда вафат булды. Фәкать Мөхәммәтнәҗиб исемле бер углы калды.”

348 бит

“Мелла Фәхретдин бине Арслан бине Мрадгали бине Мирас әл-Бүкәлимөхтәсиб. 1298(1881) елда, сиксән яшь тирәсендә, рәҗәб аеның икенче ун көнлегендә, җомга көнне Бүкәл авылында вафат булды. Яхшы укымышлы һәм шигъри табигатьле кеше иде. «Назурәтел-хак» китабының азагында күпсанлы касыйдәләре китерелде. Мелла Хәсән ишан әл-Курсави, мелла Гали ишан әт-Түнтәри һәм кияве һаҗи мелла Шәмсетдин мәрхүмнәргә мәрсияләре һәм телдән сөйләнгән шигырьләре күп.”

349 бит

“Кадерле, хөрмәтле углым, диннең нуры, олылыкның атасы Мәхмүд бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗәни, таянычым. 1302(1885) елның рәбигыль-әүвәл аенда,сишәмбе көн иртән дусты мелла Заһиретдин Әбүсәләм Мөхәммәд бине Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри белән бергә Яңа Тазлар авылына китте”...(349 бит)

354 бит

Мела Шиһабетдин бине Ба6аветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани.

Бохарада укып кайтканнан соң, җомга көн, ундүртенче зөлкагъдәдә Казан шәһәренә килдек. Кариэ Әбел-касыйм бине Йосыф бине Шаһбәрди әл-Бохари да аргамак һәм кәрвандагы кешеләре белән килгән иде. Мохтар бине Мөхәррәм әл-Мәңгәринең безнең турыда сөйләве һәм безне мактавы буенча, Ибраһим бине Гобәйдуллабине Юныс безне сынау һәм хезмәткә билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәрнең галимнәрен һәм башка олыларын җыеп мәҗлес ясады. Бу мәҗлескә мелла Гали ишан Түнтәри, мелла Хәбибулла бине Рахманколый, мелла Әхмәд бине Сәгыйть, мелла Габделгафур бине Мәхмүд, мелла Хөснетдин бине Гомәр, мелла Мөхәммәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим, мелла Шаһиәхмәд бине Әбү Язид, мелла Шәмсетдин бине Зөбәер әл-хафиз, мелла Әсфәндиярбине ибраһим, мелла Габделкаһһар бине Габделсаттар, мелла Нурмөхәммәд әл-мөхтәсиб, мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, мелла Габделвәли бине Габделгафур, мелла Хөсәен бине Әмирхан һәм башкалар, шулай ук мәхәллә әһелләреннән тагын кайберәүләр килгән иде.

Мелла Мөхәммәдкәрим өйрәтүе буенча, мелла Габделвәли безгә мөрәҗәгать итеп: “Сездән сүз сорар идем”, — диде. Мин фәкыйрь: “Бездән сорама, әнә олы галимнәр бар, алардан сора”, — дидем...

Ул: “Бер-берсен кире кага торган дәлилләр мөнәсәбәтен ничек аңлатасыз?” — диде. Мин әйттем: “Бу бик ачык нәрсә...

Мелла Мохтар бине Мөхәррәмнең: “Бу мелла Шиһабетдиннең мелла Мөхәммәдкәримне ун ел укытырга кодрәте бар”, — дигән сүзләрен мелла Сәгъдетдин бине Фәйзулла аркылы ишетеп, мелла Мөхәммәдкәримнең бик ачуы килгән була. Шуңа күрә “Хәваша гакаид”не (дини тәгълимат китабы) башыннан ахырынача укып, мәҗлескә бик ныклы хәзерлек белән килгән була һәм шактый катлаулы сораулар бирделәр. Мин (Шиһабетдин хәзрәт) нигезле җаваплар тотым.

Моннан соң да мелла Хөснетдин, мелла Хөсәен, мелла Шиһабетдин бине Фәйзерахман мәгънәсез һәм буш сүзләр белән бәхәсне озайтып маташтылар. Мәсьәләнең асылын белмәгәннәр өчен бәхәстә катнашкан һәр ике тараф бертигез тоелса да, мелла Гали ишан, мелла Әхмәд, мелла Хәбибулла, мелла Габделгафурлар мин фәкыйрьне яклап чыктылар һәм фикерем белән килешүләрен ачык итеп әйттеләр. Ахырда мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, бер чара да калмагач: “Мин дә бер сүз сорыйм”, — дип яңадан бәхәскә кереште...

Бу мәҗлестән соң Казан шәһәрендә һәм аның тирә ягында күп сүз таралды, олы шөһрәт сүзләре әйтелде.Шуның аркасында мелла Мөхәммәдкәрим бу фәкыйрьнең гомерлек дошманына әверелде.

358 бит

“Мелла Насыйх бине Габделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри һәм Насыйбулла бине Фәтхулла бине Габделбакый әт-Ташкичү белән бергә мөхтәрәм аеның соңгы тугыз көнендәге җомга таңыңда Казанга килдек. Чукиннар урамында итче Габделмәҗид бине Гобәйдулла бине Биккенә бине Сөбханнан калган йортка төшеп, беренче тапкыр җомга намазын имам булып укыдым. (358 бит)

359 бит

388 бит

Мәчкәрәнең икенче мәчетендә башлап танылган имамнары — мелла Таһир бине Габделхаликъ әт-Түнтәри. Ул 1260(1844) елда Мәчкәрәдә вафат булып, васыяте буенча авыл халкыннан сатып алынган җиренә җирләнде. Кабере каберлектән ерак, икенче тарафта, кешеләрдән читтә, берүзе, ялгыз. Бик изге, тәкъва, диндар һәм яхшы кеше иде. Мәҗлесләрдән һәм байлар җыелышларыннан бер читтә булды. Сакланып кына һәм оялып кына торучы кеше иде, барына канәгать булып яшәде. Сабыр һәм азсүзле булганга, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартканга һәм 6әрвакыт гыйбадәт кылганга ишан дәрәҗәсендә йөрде.

^ Шиһабетдин Мәрҗани үзенең мәгълүм китабында Түнтәр мәдрәсәсе белән бәйле 20 дән артык мулла-мөгаллимгә характеристика бирә.

Менә алар:

Мулла Мөхәммәд-рәхим ахун әт-Түнтәри. (Гали ишанның мөгаллиме)

Мулла Габдулла бине Яхъя әт-Түнтәри. (Гали ишанның мөгаллиме)

Мулла Таҗетдин бине Габдеррәшит әл-Иштирәки. (Гали ишанның мөгаллиме)

Мулла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Мөхсил әл-Түнтәри.

Мулла Сабит бине Габделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Габделгаффар бине Сабит бине Габделхәмит бине әт-Түнтәри.

Мулла Муса бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлыгмөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри.

Мулла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлыгмөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри.

Мулла Заһретдин Әбүсәләм Мөхәммәд бине Фәйзрахман бине Габделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Насыйх бине Габделгаффар бине Гаделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Хәсән ишан әл-Курсави.

Казый ака ахун.

Ишнияз әфәнде.

Карили Габдессәлам хәзрәт.

Мулла Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри.

Мулла Фәйзерахман бинеГабделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Заһиретдин Әбү сәлим Мөхәммәд әт-Түнтәри.

Мулла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд әл-Мазар астый. (Гали ишан кияве)

Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов. (Ишми ишан)

Мөхәммәтнәҗип Түнтәри. (Гали ишанның оныгы)


^ 1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәткән

муллалар исемлеге

Материалны Карадуган музее директоры Бакый Шәймуллович Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды. Фонд 205. сакл. берәмлеге 2847, 31-34 битләр.

Урта белем бирүче мәдрәсәләрдә:

Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсендә: Өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Кошкин волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсендә: Мәхмүт Шәрипов. Мәячкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Мәчетләр каршында эшли торган башлангыч белем бирүче мәктәпләрдә:

  1. Шода волостендагы Шода авылында: Мөхәммәтшакир Абдулкашафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  2. Шоданың икенче мәхәлләсендә: Сәетгәрәй Фәйзуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  3. Шул ук мәхәлләдә кызларны укыта: Сәетгәрәй хәзрәт җәмәгате абыстай Фатыйма Ишмөхәммәтова-Фәйзуллина. Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган.

  4. Шода волостеның Сәрдек авылында: Мөхәммәткәрим Абдулгазизов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  5. Шода волостендагы Югары Гоньба (Күн башы) авылында: Мөбарәкша Җәләлетдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  6. Югары Гоньба авылындагы икенче мәхәлләдә:Мөхәммәтнәҗип Җамаметдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  7. Шода волостендагы Әтнә авылында: Галиәсгәр Мөхәммәтзакиров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  8. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтһади Хисаметдинов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  9. Шода волостендагы Ходъ?? авылында: Котбин Әбрар Фәтхетдинов Виланов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  10. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтнәҗип Зыятдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  11. Яңгул волостенда Яңгул авылында: Фатим Хәсәнов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  12. Яңгулның икенче мәхәлләсендә: Сабир Әхмәтшин Шәфиев. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  13. Яңгулның өченче мәхәлләсендә: Ганиб Маннафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  14. Яңгулның дүртенче мәхәлләсендә: Фәйзерахман Гариф улы Мансуров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  15. Яңгул волостендагы Борнак авылында: Хәбибрахман Насыйхов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  16. Борнакның икенче мәхәлләсендә: Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  17. Яңгул волостендагы елга аръягындагы Салавыч авылында: Абделгәрәй Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  18. Яңгул волостендагы Иске Салавыч авылында: Сәгыйть Шәрәфетдинов ??Абдуллов. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  19. Яңгул волостендагы Яңа Салавыч авылында: Абдул Мөҗип Абдул Яттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  20. Яңгул волостендагы Сәрдегән авылында: Мөхәммәт Юныс Мөхәммәт Галимов Садыйков. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  21. Арбор волостендагы Мөнингер авылында: Әхмәтгәрәй Зарифов Садыйков (ахун). Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  22. Арбор волостендагы Арбор авылында: Хәбибелхак Әхмәтсафин Юнысов. Мәңгәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  23. Арбор волостендагы Себъусад авылында: Абделгазиз Галләмов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  24. Арбор волостендагы Курамъял авылында: Фәйзерахман Әхмәтшин Садыйков. Указлы мулла, әмма кайсы мәдрәсәне тәмамлавы билгеле түгел диелгән.

  25. Арбор волостендагы Куныр авылында: Әбделфәттах Әбделсаттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  26. Арбор волостендагы Норма авылында: Сабирҗан Мөхәммәтшин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  27. Арбор волостеның Түнтәр авылындагы икенче мәхәлләдә: Кече мулла Нәҗип Шәмсетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  28. Арбор волостендагы Юпинер авылында: Мөхәммәт Әсхәдетдинов Ибраһимов. указлы мулла, әмма кайда белем алганы билгеле түгел дип язылган.

  29. Арбор волостендагы Югары Сосна авылында: Гыйльфан Ямалетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  30. Югары Соснаның икенче мәхәлләсендә: Мирхафиз Ямалетдинов Кайбелев. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  31. Арбор волостендагы Түбән Сосна авылында: Сөләйман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  32. Түбән Сосна авылының икенче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Зыятдин Ваһапов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

  33. Түбән Соснаның өченче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Габделрахман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

  34. Арбор волостендагы Мирҗәм авылында: Газыйм Вәлиуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Балтач волостена караган авыллар турында мәгълүмат бу исемлектә бирелмәгән. Чөнки Балтач волосте Казан губернасына кергән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче теркәлгән указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнар.

1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәтүче муллалар исемлеге.

Урта белем бирүче мәдрәсәләрдә:

Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсендә: Өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Кошкин волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсендә: Мәхмүт Шәрипов. Мәячкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Мәчетләр каршында эшли торган башлангыч белем бирүче мәктәпләрдә:

  1. Шода волостендагы Шода авылында: Мөхәммәтшакир Абдулкашафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  2. Шоданың икенче мәхәлләсендә: Сәетгәрәй Фәйзуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  3. Шул ук мәхәлләдә кызларны укыта: Сәетгәрәй хәзрәт җәмәгате абыстай Фатыйма Ишмөхәммәтова-Фәйзуллина. Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган.

  4. Шода волостеның Сәрдек авылында: Мөхәммәткәрим Абдулгазизов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  5. Шода волостендагы Югары Гоньба (Күн башы) авылында: Мөбарәкша Җәләлетдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  6. Югары Гоньба авылындагы икенче мәхәлләдә:Мөхәммәтнәҗип Җамаметдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  7. Шода волостендагы Әтнә авылында: Галиәсгәр Мөхәммәтзакиров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  8. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтһади Хисаметдинов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  9. Шода волостендагы Ходъ авылында: Котбин Әбрар Фәтхетдинов Виланов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  10. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтнәҗип Зыятдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  11. Яңгул волостенда Яңгул авылында: Фатим Хәсәнов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  12. Яңгулның икенче мәхәлләсендә: Сабир Әхмәтшин Шәфиев. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  13. Яңгулның өченче мәхәлләсендә: Ганиб Маннафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  14. Яңгулның дүртенче мәхәлләсендә: Фәйзерахман Гариф улы Мансуров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  15. Яңгул волостендагы Борнак авылында: Хәбибрахман Насыйхов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  16. Борнакның икенче мәхәлләсендә: Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  17. Яңгул волостендагы елга аръягындагы Салавыч авылында: Абделгәрәй Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

  18. Яңгул волостендагы Иске Салавыч авылында: Сәгыйть Шәрәфетдинов Абдуллов. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  19. Яңгул волостендагы Яңа Салавыч авылында: Абдул Мөҗип Абдул Яттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  20. Яңгул волостендагы Сәрдегән авылында: Мөхәммәт Юныс Мөхәммәт Галимов Садыйков. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  21. Арбор волостендагы Мөнингер авылында: Әхмәтгәрәй Зарифов Садыйков (ахун). Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  22. Арбор волостендагы Арбор авылында: Хәбибелхак Әхмәтсафин Юнысов. Мәңгәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  23. Арбор волостендагы Себъусад авылында: Абделгазиз Галләмов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  24. Арбор волостендагы Курамъял авылында: фәйзерахман Әхмәтшин Садыйков. Указлы мулла, әмма кайсы мәдрәсәне тәмамлавы билгеле түгел диелгән.

  25. Арбор волостендагы Куныр авылында: Әбделфәттах Әбделсаттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  26. Арбор волостендагы Норма авылында: Сабирҗан Мөхәммәтшин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  27. Арбор волостеның Түнтәр авылындагы икенче мәхәлләдә: Кече мулла Нәҗип Шәмсетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  28. Арбор волостендагы Юпинер авылында: Мөхәммәт Әсхәдетдинов Ибраһимов. указлы мулла, әмма кайда белем алганы билгеле түгел дип язылган.

  29. Арбор волостендагы Югары Сосна авылында: Гыйльфан Ямалетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  30. Югары Соснаның икенче мәхәлләсендә: Мирхафиз Ямалетдинов Кайбелев. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  31. Арбор волостендагы Түбән Сосна авылында: Сөләйман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

  32. Түбән Сосна авылының икенче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Зыятдин Ваһапов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

  33. Түбән Соснаның өченче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Габделрахман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

  34. Арбор волостендагы Мирҗәм авылында: Газыйм Вәлиуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Балтач волостена караган авыллар турында мәгълүмат бу исемлектә бирелмәгән. Чөнки Балтач волосте Казан губернасына кергән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче теркәлгән указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнар.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




Похожие:

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Балтач төбәгенең борынгы тарихы турында уйлар, фаразлар
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Түнтәр урта мәктәбе укучысы Расил Закировның 2000 елда республика конкурсында катнашып
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Адрес: 422242, рт, Балтасинский район, д. Тюнтерь, телефон: (8-268)-3-01-12. e-mail: abaga2004@yandex ru, tuntar-mk@rambler ru
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Табигать исә һаман да бертөрле кебек. Көн дә таң ата. Кояш чыга һәм нурларын чәчә яки болыт артына поса. Ел фасылары әйләнә дә килә....
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТатарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Түнтәр авылы энциклопедиясе Тирән тамырлы
...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов