Азатлык” радиосы белән 50 ел icon

Азатлык” радиосы белән 50 ел



НазваниеАзатлык” радиосы белән 50 ел
Дата конвертации30.07.2012
Размер340.73 Kb.
ТипДокументы


13 февраль – UNESCO тарафыннан Радио көне дип игълан ителгән көн. Шушы уңайдан без Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче Рәфхәт Зариповның “Азатлык” радиосы турында хәтирәләрен бирә башлыйбыз.




Азатлык” радиосы белән 50 ел

2011 нче елның ноябрь аенда Мюнхен шәһәрендә “Азатлык” радиосын оештыручы лидерларның берсе булган Гариф ага Солтан 88 яшендә вафат булды. Совет матбугатында Гариф Солтан турында мин беренче тапкыр 1962 елда “Радио” журналында басылган А.Панфиловның “Радио “Хау-Хау” дигән язмадан укып белдем. Белепме, әллә белмичәме, анда Гариф Солтанның исеме “Гариф” дип түгел, ә “Гариб”дип язылган иде.

Польша разведчигы Анджей Чехович “Азат Европа” радиостанциясенең ышанычына кереп, анда 5 ел (1966-71) эшләп кайткач, Мәскәү шундук “За кулисами радио “Свобода” и “Свободная Европа” (авторы шул ук А.Панфилов) исемле китап чыгарды. Әлеге китапта бу радиостанцияләр эшчәнлегенең эчке тормышы яктыртылган. АКШның Үзәк Разведка Идарәсе финанслаган оешма буларак, анда шуннан килгән инструкцияләр, директивалар һәм башка күрсәтмәләр бирелгән, эш алымнары тасвирланган. Китапта “Азатлык”ның татар-башкорт редакциясе эшчәнлеге турында да шактый мәгълүмат бар иде. Гариф Солтан һәм Шиһап Нигъмәти турында да язылган анда. Бу китап чыкканчы, “Азатлык” радиосы тапшыруларында “Безнең радио милли иганәчеләр акчасына яши” дип сөйләп килгән булса, әлеге “фаш ителү”дән соң, ул “иганәчеләр” турында аңлатма бирүдән баш тартты, әмма кем акчасына эшләвен ачыктан-ачык әйтергә теләмәде. Ул вакытларда “Азатлык”ның татар микрофоны аша чит илдә яшәүче берничә генә кеше авазы ишетелсә, хәзер “Азатлык”ның Казан бюросына гына да “бер көлтә” журналист хезмәт күрсәтә. “Азатлык”ны бүген дә АКШ конгрессы финанслый.

Дөрес, 2012 елның 1 гыйнвареннан Казан бюросы ябылды. Хәзер моңарчы Казан бюросында эшләгән журналистлар һәм башка төбәкләрдәге журналистлар-хәбәрчеләр турыдан туры “Азатлык”ның Прагадагы офисы белән Интернет аша тоташып эшли башлый дип аңлыйм. Бер үк вакытта “Азатлык”ны тыңлаучылар һәм “Азатлык”ны сайтка кереп укучыларга да турыдан туры “Прага офисы” белән элемтәгә керү мөмкинлеге булдырылды. Бу язма “Азатлык”ның әнә шул “Халык авазы” рубрикасы булдырылганлыктан хасил булды. Бу язманың шактый кыскартылган варианты 2012 елның 14 гыйнваренда “Татарстан яшьләре” гәҗитендә дә дөнья күрде. “Азатлык”ны тыңлаучынларның сулышы белән сугарылган әлеге язманың тулы варианты шактый киңрәк колачны иңли.



Азатлык радиосы" татар-башкорт редакциясенең элекке мөдире Гариф Солтан микрофон алдында

^ 1.
Сызгырудан башланды



Беренче тапкыр радио авазын мин 1947 елда ишеттем. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Балалар бакчасы мөдире (ясле белән катнаш һәм бердәнбер булганлыктандыр бездә аны “ясле” дип кенә йөрттеләр) Настя апа Зыкина яслегә “Родина” маркалы радиоалгыч алып кайтып, шкафка урнаштырды. Аны ничек көйләгәннәре әле дә күз алдымда: кыска дулкындагы төрле аһәннәргә кереп сызгырулы сихри авазлары әле дә колак төбендә яңгырый кебек. Мин ул радио аша татар телендә нәрсә дә булса сөйләгәннәрен яки татар җыры ишеткәнемне хәтерләмим. Ясле-бакча көндез эшли, ә Татарстан радиосы тапшыруларын иртә һәм кич була. Ул вакытта радиодан марҗалар җырын тыңлау гына хәтергә уелып калган. Үсмер чакта мин ул мелодияне кабат ишетеп, мөгаен Людмила Зыкинаныкы булгандыр дип уйлыйм.

1949-50 елларда “Родина” радиоалгычының мәктәптә, авыл советы бинасында һәм авылдагы берничә хуҗалыкта булганын беләм. Өй түбәләренә беркетелгән ике колгага горизонталь юнәлештә тартылган антенна үткәргечләре радиолы йортны ерактан ук күрсәтеп тора. Укытучы Рашидә апаларда, Мөбарәк абыйда, Хәтирә апаларда бар иде ул. “Родина”ның бер кимчелеге бар. Ул кыйммәт һәм үзе кадәр зур күләмле ящиксыман батареялар кирәк. Батареялар тиз туза. Соңа табарак батарея урынына “утызлы” (филтә киңлеге 30 мм) керосин лампасына беркеткән термогенераторлы “Родина”лар пәйда булды. Механизатор Гарифҗан абыйда һәм авыл клубында бар иде ул. Боларына ящик-батареялар кирәкми. Керосин булса шул җиткән. Лампасы кичләрен яктылык та бирә. Әмма мондый лампа керосинны бик күп “ашый”. Ул вакытта керосинны сатуга 200 литрлы мичкәләр белән ташыйлар. 1955 елларда район кибетендә батареялы “Тула”, “Новь”, “Дорожный” радиоалгычлары дә күренде. Кайбер авылдашлар андыйларга да ия булдылар. Әмма боларның “Родина”ныкы шикелле кыска дулкынны тота торган диапазоны юк.

1953-54 елларда авылларда электрлаштыру башланды. Шушма елгасы буендагы Таузар, Яңгул, Смәел, Шеңшеңәр кебек авылларда бәләкәй ГЭСлар төзеделәр. Иртә-кич йортларга электр энергиясе бирә башладылар. Энергия дигәнебез шул: бер йортка бары тик бер лампочка куела. Розетка куярга рөхсәт юк. Лампочканың егәрлеге дә 60 ваттан артмаска тиеш. Бу – бөтен кешегә дә закон. Чөнки станциянең куәте җитми. Бу чорда район үзәге Чепьяда дизель моторына нигезләнгән электр станциясе эшли башлады. Анда да һәр йортка бары тик бер яктырту ноктасы кую рөхсәт ителгән.




фикерләр

     

кем: إسماعيل جان دارى кайдан: ^ TATAR İLENDӘN

13.02.2012 21:07

"Гарип" сүзе иске татар теленә мөһаҗирлектә - горбәтлектә, ватаныннан читтә яшәүче дигән мәгънәне белдерә.
"Гариф" исемен бозмыйча гына "Гариф нәселе (фамилиясе)", - диясе урынга, яки "Гарифофф"ны "Гарипов", - дип татарның нәсел атын (фамилиясен) бозу урыс һәм татар бюрократиясенең "маһирлегеннән" килә түгелме соң?



кем: ^ Анурбик

13.02.2012 19:57

исеме “Гариф” дип түгел, ә “Гарип” дип язылган иде."
"кулы җиңел"БУЛГАН.
Бүген БЕРәр ГАРИФОВны беләбезме ? ? ?
Барда ГАРИПовлар.

җавап



кем: Нурулла Гариф

14.02.2012 11:53

Анурбик абый, минем фамилиям Гариф документаль рәвештә эшләнгән (Мактаныйм әле!). Кечкенә чакта бер малай миннән "синең бабаң гарип булганмы әллә" дип көлгән иде...
Хәзер -ов, ев, -ин нардан котылу кануни рәвештә бик асат (Кирәк булса өйрәтәм :))).
Әмма сөйләүчеләре күп булса да, миңгерәйтелгән фамилияләрен татар яңгырашлы итеп төзәтүчеләре генә күренми!






  1. ^ Кара тәлинкә” авазы


Шушы елларда, электр станцияләре булган авылларда колхоз радиоузеллары барлыкка килә. Бу авыллар өчен бик зур мәдәни революция була. Совет власте үзенең яралу вакытыннан башлап, халыкны үзенә кирәкле юнәлештә агитацияләү өчен пропаганда эшчәнлеген киң җәелдергән. Раиоузел булган авылларда һәр йортка “кара тәлинкә” (диффузоры кара төстәге калын каты кәгазьдән ясалган репродуктор халык телендә әнә шулай аталып йөрде) урнаштыру өчен электр баганаларына тагын бер рәт тимер чыбыклар сузганнар. Радиозел аппаратурасы бер радиоалгычтан һәм көчәйткечтән гыйбарәт булган.

Менә шул 1953-54 елларда, мин 4 сыйныфта укый идем, өлкәннәрнең узара менә нәрсә турында сөйләшкәннәре колакка кереп калды. Кайсыдыр авылда, Шеңшеңәрдәме, Смәелдәме булса кирәк, иртәнге якта авыл советы идарәсендә дежур торган вакытта (элек өй чираты буенча тәүлек буенча авыл советы бинасында мәҗбүри кизү торы тәртибе бар иде, аны “дежур тору” дип йөрттеләр) бер агай радиоузелны кабызып җибәргән дә, үзенә ошаган тапшыру эзләп, татар телендә сөйли торган дикторны “эләктергән”. Саф татар телендә радиоалгыч: “Советлар Союзындагы эшчеләрнең бер айлык уртача хезмәт хакы акчасына СССда, Төркиядә, Америкада, башка илләрдә ничә килограмм шикәр алып була?” дигән сорауга конкрет саннар китерә. Башка “гадәти булмаган” мәгълүлүматлар да тарата радио. Иртәнге якта булганлыктан, бу “кызык”ны “тәлинкә”ләре аша бөтен авыл халкы исе китп тыңлый. Бу яңалык иртәгесен үк район түрәләренә барып ирешә. Моның өчен кемнәргә “нәрсә эләккәндер”, анысын әйтә алмыйм. Мөгаен, ул вакытта “дошман” радиолары дулкыннарын “глушить итү” булмагандыр. Шуңа эләккән ул радиоузел алгычына. Әлеге тапшыру “Америка авазы”ныкы булганмы яки “Азатлык”ныкымы, төгәл әйтә алмыйм. 1953 елда татар телендә “Азатлык” радиосы эшли башлаганчы, берара “Америка авазы” да татар телендә тапшырулар биргән.

Әнә шул балачактан ук чит илдән татар телендә радиотапшыру бирүләре миндә зур кызыксыну уятты, андый тапшыруны тыңлауга ымсындыру калдырды.

Алдагы вакыйгага ошаш хәлне миңа соңгы елларда гына Таузар авылында бүген дә гомер итеп ятучы Әдәрәт ага Рабдрахманов сөйләде. Таузар авылында 1953 елларда ук зур булмаган ГЭС төзелеп, электростанция булганын әйткән идем. Шул ук авылда районда беренчеләрдән булган радиоузел да эшләгән. Әдәрәт абый ул вакытта яшүсмер малай буларак шул электростанциядә моторист булган. Кайвакытларда радиоузелны сүндерү вазыйфасын да аңа йөкләп, радиоузел өчен җаваплы кеше иртәрәк кайтып китә икән. Кичке сәгать 11 дә электростанция һәм радиоузел сүндерелә. Радиоузелны сүндерү алдыннан Әдәрәт радиоалгыч тоткасын боргалап, матур җыр эзләргә тотынган һәм кинәт саф татарча сөйли торган дулкынга “килеп капкан”. “Мин аны Казан радиосыдыр дип уйладым, - дип сөйли Әдәрәт ага, - башта дөнья хәлләрен сөйләде, аннары бервакыт кайдадыр ниндидер коммунистларны тоттылар дип сөйләүгә күчкәч, минем башыма китереп сукты. Нәрсәдер дөрес эш түгелдер бу дип тиз генә радиоалгычны сүндереп куйдым. Бу вакытта радиоалгыч авазы радиоузел аша Таузарга һәм күрше тирә авылларга таралып өлгергән. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, кемнәрдер икенче көнне иртүк бу турыда район түрәләренә хәбәр иткәннәр. Шундук мине, радиоузел өчен җаваплы булган Салих абый Булатовны (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) һәм авылдан тагын бер түрәне тиз генә районга чакырып алдылар. Анда алар керә торган бүлмәдә үтә кырыс булган Әхмәтҗанов дигән кеше янына керәсе диделәр. Бүлмәгә килеп керүгә Әхмәтҗанов дигән кеше миңа текәлеп карашын ташлады да:

  • Бу малайны ник монда алып кердегез? - дип кычкырды.

Мин яланаяк басып тора идем, егылып китә яздым.

  • Менә шушы малай тоташтырган инде ул чит ил радиосын, - дип җавап тотты Салих абый.

  • Бар ычкын моннан, - диде Әхмәтҗанов миңа карап.

Минтиз генә кабинеттан чыгып ычкындым. Соңыннан Салих абый миңа бик яхшылап, радиоалгычка кагылырга ярамаганлыгын үзәккә үтәрлек итеп аңлатты. Әле ярый үзе исән-сау калды. Андый-мондый хәл булмады”.

фикерләр

     

кем: лилия кайдан: казан-чаллы

16.02.2012 14:14

Эйе бар иде радионын бик тэ кадерле чаклары! Минем дэ хэтердэ ботен авыл халкы бер ойгэ жыелып тапшырулар тынлаган вакытлар! Мина ул чакта 4-5 яшьлэр чамасы иде. Радиодан: Их матур кыз икэн! дигэн жыр тапшырганда минем турымда да жыр бар икэн дип горурланып утырулар эле генэ кебек. Авыл халкы очен зур бер бэйрэм иде инде радио тынларга йорулэр. Ни кадэр кунелле хэтирэлэр. Энкэй эйтэ торган иде: ишек тобенэ салып куйган аяк киемнэре урам капкасына кадэр житте буген дип. Авыл халкы шулай бердэм, дус иде. Кичке эшлэрен тиз-тиз тэмамлап жыелып жан рэхэте алып чыгып китэ иде халык радио тынлап. Бу 1959 еллар иде.




  1. ^ Батареясыз радио


Бу елларда безнең мәктәпкә физика укытучысы булып, Чутай авылыннан Алкин Разит исемле егет килде. Ул 6-7 сыйный укчыларын детекторлы радиоалгыч ясарга өйрәтте. Без укыган бүлмәдә төшкә кадәр 7 сыйныф укый, икенче сменада без дүртенче сыйныфта укыйбыз. Тәрәзә төбендә детекторлы радиоалгыч. Без малайлар рәхәтләнәбез, радио тыңлап. Менә ул вакыттагы ягымлы тавышлы дикторлар: Айрат Арсланов, Зәйнәп Хәйруллина, Камал Саттарова, Мәрьям Арслвнова; микрофон алдында турыдан-туры җыр башкаручылар: Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Сара Садыйкова...



Детекторлы радионың төзелеше бик тә гади. Коры агач шакмак кисәгенә бер катлам итеп тезеп, нечкә бакыр үткәргечне чорныйсың. Аның чорнаулар саны 280-290 тирәсе булырга тиеш. Ул кәтүк дип йөртелә. Кәтүк чорналган шакмакның бер очына зур булмаган “детектор” (хәзерге заманда ул “ярымүткәргеч диод” дип атала) дигән прибор куела. Без аны үзебез кулдан ясый идек. Кәтүк чорналган агач кисәгенең бер башына 1 см зурлыкта бәләкәй чокыр ясала. Тимерче Муллый (Муллаәхмәт) бабайдан борчак кадәр кара кургаш, ветсанитар Гомәр бабайдан борчак кадәрле күкерт (күкертне корчаңгы авыруын дәвалау өчен кулланганнлар) сорап алабыз. Тимер кашыкка кургашны салып, учактагы утка куеп эреткәч, шуңа күкерт саллып, шырпы таякчыгы белән болгатасың һәм “радиоалгыч”ның теге бәләкәй чокырына саласың. Ул кристаллашып каткач, шуның өстенә патефон энәсен пружина белән бастырып куясы.



Радио тыңлау өчен, моннан тыш, наушник колакчыны (анысын кибеттә сатылды), антенна һәм җирләү кирәк. Антенна өчен 40 метр озынлыктагы тимер чыбыкны агач колгаларга кимендә 15 биеклектә итеп урнаштырырга кирәк. Җирләү өчен тишек тимер чиләккә үткәргеч беркетелә. Шул чиләк бер метр тирәнлектә җиргә күмелә. Яшен килгәндә антеннаны җирләү чыбыгына тоташтыру зарур! Радио сөйләсен өчен бернинди батарея да кирәкми. Төрле дулкыннарны тоту өчен кәтүккә калайдан ясалган шудырма беркетеп, кәтүктәге үткәргечнең чорналышлар санын үзгәртергә кирәк. Ул елларда Татарстан радиосы иртә белән бер сәгать дәвамында 1181 метрлы озын дулкында, кич белән сәгать ярым дәвамында 530 метрлы урта дулкында сөйләде. Ял көнне кичке тапшырулар урынына көндез сөйли. Казан туктагач, бу дулкында яртышар сәгать Киров һәм Ульян да сөйләп ала. Моннан тыш, Мәскәү тәүлек буе озын дулкында, “Маяк” (Мәскәүнең икенче каналы) урта дулкында тапшырулар алып бара.

Авылда 1953-1959 елларда 15-20 малайның өендә әнә шундый “батарейсыз радио” колакчыннарга тәүлек буе “сөйләп-җырлап” утырды. Шуларның берсе безнең өйдә иде. Ул елларда мин китапханәдә булган яшь радиосөчеләргә багышланган китапларны укыдым, радиотехника серләренә төшенергә омтылдым, детекторлы радиоалгычымны төрлечә “кырладым”, әмма чит ил радиоларын “тота” алмадым.





  1. ^ Дошман радио”ларын туйганчы тыңлау бәхете



1959 елда, студент булгач та, тулай торакта югары курс студентлары бүлмәсенә эләктем. Бүлмәдә электр челтәренә тоташкан һәм кыска дулкынлы диапазоны булган радиоалгыч бар. Бәхет басты. Миңа да рус телендәге “Голос Америки”, “Би-би-си”, “Немецкая волна”, Швеция, Израиль, Кытай тапшыруларын тыңлау насыйп булды. Дөрес, бу тапшыруларны “шытырдатып” бик нык бозалар. Шулай да, тырышканда аңлап була. Ул вакытта “Свобода” һәм “Азатлык” тапшыруларын берничек тә “эләктереп” булмады диярлек. Эләксә дә, ул берәр минуттан артмады. Болары СССРның “иң зәһәр дошманы” булганлыктан, әлеге радио авазларын бозу иң югары дәрәҗәдә булгандыр.







1960 елда кибетләрдә ярымүткәргеч радио детальләре пәйда булды. Шул вакытта без, берничә студент егет, кесәгә сыя торган транзисторлы радиоалгыч ясадык. Ул кесә фонаре батарейкасы ярдәмедә бүлмәдә ишетелерлек дәрәҗәдә кычкырып сөйләде. Төзеше белән бик катлаулы түгел: 10-15 тирәсе детальдән тора. Ул да урта һәм озын дулкыннарны гына кабул итте. Кибетләрдә әлегә транзисторлы алгычларның мондый кечкенәләре булмады. Әмма озак көттермәде: “Альпинист”, “Спидола” кебекләре бер-ике елдан сатуга чыкты. Шунысы куанычлы, “Спидола”ның кыска дулкын диапазоннары да бар. Риганың данлыклы радиозаводында “ВЭФ”ның яңа маркасы, ә Минск заводында “Океан” радиоалгычы туды. 1965 еллардан башлап, менә шушылар кыска дулкыннарда чит ил радиоларын тыңлау өчен иң кулай радиоалгычлар булды. Алар күчереп йөртү өчен дә уңайлы, өстәмәсенә кыска дулкын диапазоны “поддиапазоннар”га бүленгән. Дөрес, поддиапазоннар 25 метрдан гына башлана. Гомумән, совет чорында 25 метрдан түбән булган 19, 17, 15, 13 метрлы дулкыннарны кабул итә торган радиоалгычлар ясап, сатуга чыгарырга рөхсәт булмаган. Әмма “ВЭФ”та “буш” канал бар. Бу буш урынга кулдан ясап, өстәмә рәвештә 17-19 метрлы поддиапазон ясап куярга мөмкин. Без шулай эшли идек тә.






1965 елларда колхозлар радиоузеллар сатып ала башлады. Бу – авылларның район радиоузеллары тарафыннан радиолашып беткән чор. Колхоз, район рөхсәт биргән вакытларда, район радиозелы җибәргән Мәскәү тапшыруларын өзеп, җирле яңалыкларны бирә. Радиоузел комплектында көчсез радиостанция сигналларын да кабул итә торган “Казахстан” маркалы радиоалгыч та бар. Аны колхоз кулланмады, чөнки радиотапшырулар район узелыннан килә. Ә менә ни хикмәт булгандыр, “Казахстан”да 13, 15, 17, 19, 25, 31, 41, 49 метрлы барлык диапазоннар да бар иде. Мөгаен, бу радиоалгыч комплекты чит илләргә чыгару өчен эшләнгәндер. Совет чорында ничек аны колхозларга сатып җибәргәннәр, монысы бүген дә минем башыма барып җитә алмый.



  1. ^ БМО карарына таянып


Совет чорында, бу вакыйгаларны матбугатта язу түгел, хәтта якыннарыңа сөйләү дә мөмкин түгел иде. Ул чор матбугатында якты тарихыбыз гына чагылды. Караңгы яклар калын пәрдә артында калды. Шулай булуга карамастан кеше нидер эзләнде, тарихны тулырак белергә омтылды.

1970 ел. Минем бүлмәдә радиоалгыч саф татар телендә сөйли: "Сез “Азатлык” радиосын тыңлыйсыз. Монда, чит илләрдә яшәүче сезнең ватандашларыгыз сөйли. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1948 елның 10 декабрендә кабул иткән "Кеше хокуклары турындагы" турындагы декларация нигезендә һәрбер илнең гражданы кайдан, нинди булса да информация эзләргә һәм аны алырга хокуклы. Хәзер "Илдә тыелган әсәрләр" циклыннан Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" пьесасыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Укый Хәлимә ханым... Безгә хат язу өчен адрес: Радио Либерти, өтер, Мюнхен, хәрефләп әйтәм... нокта, адресны латин хәрефләре белән язарга кирәк..."





“Азатлык”ның ул вакыттагы дикторларның тагын кайберләре: Фатыйх Исхакый (Гаяз Исхакый белән бутамагыз), ... Казанлы, Ишембай, Фәрит Иделле, Мусабай... Мусабай, билгеле кушамат кына. Чын исемен әйтә алмыйм. Соңгы елларда “Азатлык” белән бәйле шәхесләр: Шәфи Алмас, Гариф Солтан, Шиһап Нигъмәтиләрдә тыш Ильяс Габдулла, Галимҗан Идриси, Хәйретдин Садыйк һәм башка исемнәр матбугатта күренгәли башлады. 1970-75 елларда “Азатлык” аша мин Мусабай кушаматлы дикторның бик күп чыгышларын тыңлап һәм гомумиләштереп, аның турында түбәндәге мәгълуматлар тупладым. Ул хәзерге Тукай районы Мусабай-Завод авылында туган. Яшь вакыттан язгалап, башта Чаллы район гәҗитендә, аннары, сугышка кадәр, Казанда "Кызыл яшьләр" газетасы редакциясендә эшләгән. Сугышка кадәр “Татарстан яшьләре” шул исемдә чыккан, аннары “Яшь сталинчы”, аннан соң гына “ТЯ”га әйләнгән.

Сугышка кадәр “Кызыл яшьләр” редакциясе Казанның Тукай урамында, элеккеге нәшрият биналарының берсендә урнашкан булса кирәк. 2005 елда, Казанның 1000 еллыгы алдыннан журналист Дамир Фәсиев “Татарстан яшьләре”ндә “Иске Казанга сәяхәт” исемле 19 язма бастырды. Бу язмаларны шул ук чорда “Азатлык” радиосы да кабатлап бирде. Бу язмаларда бик күп тарихи мәгълүмат тупланган.



"Азатлык радиосы" хезмәткәрләре билгеле галим Александр Бенигсен белән. Сулдан унга - Фәридә Вальрус, Фәрит Аги, Аяз Хәкимуглы, Мәдинә Солтан, Гариф Солтан, Александр Бенигсен Али Акыш, Надир Дәүләт. Мюнхен, 1970нче еллар.



  1. ^ Мусабай һәм Әнәс Камал


“Кызыл яшьләр”дә эшләгән вакытта Мусабай Галиәскәр Камалның улы Әнәс Камал белән дус булган. Мусабайның 1970 елларда сөйләвенчә, беркөнне эштән кайтканда ул “Тукай бакчасы”нда эскәмиягә утырып ял итә. Шунда аның янына Әнәс килеп утыра һәм елый-елый үзенең үкенүен белдерә. Әнәс – язучы, драматург, бер пәрдәле пьесалар һәм скетчлар авторы. Бер үк вакытта ул сәхнәдә артист буларак чыгышлар ясаган. 1932-33 елларда колхозлар оешу компанияләре башлангач, яшь артистлардан концерт-театр бригадалары оештырылган. Бу бригадалар авыллар саен йөреп, колхозга керүне мактап, агитация ясаган. Әнәс еллар буе шул бригаданың актив члены була. 1933 елда Әнәснең әтисе вафат булган вакытта да ул кайсыдыр районда гастрольдә кала. Әнәскә телеграмма китерәләр: "Әтиең вафат. Күмәргә кайт!" Бер үк вакытта аның янына ОГПУ (ул вакытта КГБ оешмасы шулай аталган) вәкиле килә. Син "Кайта алмыйм, безнең агит-масса эше бик кызу,"- дип җавап бир. Колхозны агитацияләү әтидән әһәмиятлерәк. Әнәс каршы килә алмый һәм соңыннан гомер буе бу гамәленә үкенеп яши. Әнәс менә шул вакыйгаларга үкенүен Мусабайга сөйли.

Мусабай сугышка китә. Әсирлеккә эләгә. Татар легионында була. Алар янына Муса Җәлил дә килгәләп йөри. Бергәләп, концерт-спектакльләр куюны да оештыралар. Мусабай сугыш беткәч, илгә кайтмый. Илленче елларда "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясендә эшкә урнаша. Ул күбрәк "Чит илләрдә татар тормышы" рубрикасын алып бара иде.



Казанда Галиәсгар Камал яшәгән йорт. 1978 елгы фоторәсем


2005 елда “ТЯ”да басылган “Иске Казан буйлап сәяхәтләр”дә Мусабай искә алган “Кызыл яшьләр” редакциясе урнашкан бина искә алынмый. Элеккеге “Кәримовлар типографиясе” түгел микән ул? Әнәс Камал яшәгән Галиәскәр ага йортын да, элекке заманда булган дүрт бакчаны искә ала язма авторы: “Мәхәббәт бакчасы”, “Бию бакчасы”, “Мәйдан бакчасы” һәм “Кайгы бакчасы”. Бу бакчаларның кайсысыдыр Мусабай телендәге “Тукай бакчасы” булырга мөмкин. Кызганыч, Казаныбыз соңгы 20 елда бик нык үзгәрде. Ә без Казаныбызның күпчелек тарихи биналарыннан колак калдык. Иске Казаныбыз тарихын бик начар беләбез.


фикерләр

     

кем: Musa кайдан: Qazan

19.02.2012 13:05

1945 елда, сугыштан кайткач, Энэс Камал атаклы татар эшмэкэрлэре Апаковлар нэселеннэн булган Рабига туташка ойлэнэ хэм аларнын Яна бистэдэ Мэжит Гафури урамында урнашкан 4нче номерлы йортларында яши башлый. Совет власте Апаковлар гаилэсен кысып ул шактый зур йортка башка гаилэлэрне дэ урнаштыра. Безнен гаилэ дэ 50нче елларда нэкъ шул йортта яшэде. Мин Энэс абыйны бик яхшы хэтерлим, без анын кызлары Кадрия хэм Фирдэус белэн бер ишекалдында уйнап устек. Мэрхум Энэс Камалга эдэби ижат эшен бик авыр шартларда алып барырга туры килде, анын дурт кешелек гаилэсе 10-12 метрлык булмэдэ яшэде. Энэс абый узенен эсэрлэрен тоннэрен кухняда яза иде, э ул кухняны тагы 3 гаилэ файдалана иде. Тоннэ китап язып, Энэс абый иртэн эшкэ китеп бара иде. Ул 60нчы елларга хэтле ул Бутлеров урамында урнашкан Совет районы финанс булегендэ эшлэде. Тагы исемдэ калганы, Энэс абый эшенэ Яна бистэдэн Бутлеров урамына жэен-кышын гел жэяу йорде. Энэс абый чын татар зыялысы, интеллигент иде, ул без балалар белэн дэ бик жанлы-юморлы аралаша иде. Урыны жэннэттэ булсын.


  1. ^ Азатлык” ниләр сөйли?


"Азатлык" ул елларда "Китап киштәсе", "Бабайлар сүзе" һәм башка темалар буенча эшләде. Гает һәм башка ислам дине бәйрәмнәре көннәрендә Каһирә мәчетенең азан тавышын ишетү, кыска вәгазьләр, коръән аятьләреннән тәфсирләр тыңлау җаныма сары май булып ята иде. Ул вакытта без шул моңлы азанны ишетергә зар-интизар булып яшәдек. "Идегәй" дастанының 1944 елда ВКП(б) ҮК карары нигезендә "мәңгелеккә" ябылып кую тарихын да, татар язучыларның илдә тыелган әсәрләрен дә мин шушы тапшырулар аша белдем. Гаяз Исхакыйның, Мирсәет Солтангалиевның милли-азатлык, революцион эшчәнлеге турында да күп мәгълуматлар алдым. Кырым татарлары турында да чынбарлыкны “Азатлык”тан ишеттем. Тукайның да безгә билгеле булмаган дини шигырь юллары ачылды. Совет чорында без Тукайны атеист дип белә идек. Баксаң, аның динебезне зурлаган шигырьләре күп булган икән. Башта без “Туган тел” шигыренең дүртенче куплеты бар икәнлеген дә белмәдек.



“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!” дигән юлларын мин башкалардан дистә еллар алданырак “Азатлык” аша белдем. "Азатлык" радиосы хезмәткәрләре ул чорда ук татар мәктәпләренең ябылуы, милләтнең төрле яклап кысылуы турында фактлар китереп чаң кактылар. Безнең матбугатта басылган материалларны, җитәкчеләрнең докладларын "энәдән-җепкә" милли рухта анализладылар. Тарихи фактларга тукталдылар. Ни өчен Казанда татар җыр пластинкалары фабрикасы юк? Татар халкы Бөек Ватан сугышында батырларча сугышуга карамастан, кинофильмнарда татар батырлыгы нигә чагылдырылмый? Бердәнбер "Моабит дәфтәре" кинофильмындагы Муса ролен дә ни өчен рус артисты башкара? Ә бит геройлар саны буенча татарлар Союзда өченче, халык санына прцентларда беренче урында...

90 нчы елларга кадәр «Азатлык»ның татар-башкаорт редакциясе тапшырулары ярты сәгатьлек кенә иде. Бер сәгать эчендә ул ике тапкыр кабатланды. Ярты сәгатьнең 20 минуты дөнь яңалыкларына һәм рус телендәге “Свобода” язмаларын татарча вариантын бирүгә тотылды. Татарстан, Башкортстан һәм татар дөньясына караган чыгышларга барлыгы 8-10 минут тирәсе вакыт бирелде.

Ул елларда “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре Татарстан белән бернинди элемтәгә дә керә алмадылар. Алар бары тик, безнең матбугатан, радиотапшырулардан, революциягә кадәр чыккан басмалардан оста файдаланганнар. 80-нче елларда Мәскәүнең кайбер партия идеологлары Америкага баралар. Американнар боларны “СССРны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты”на алып киләләр. Индивидуаль әңгәмәләр башлана. Безнекеләр тегеләрнең бер фәнни хезмәткәренә сорау бирә:

  • Менә, мәсәлән, син конкрет нинди тема өстендә эшлисең?

  • СССРдагы фәлән өлкәдәге фәлән районның район советы башкарма комитеты рәисе Фәлән Фәләновның эш стиле турында диссертация хәзерлим.

  • Ничек итеп хәзерлисең, нәрсәгә нигезләп язасың ул диссертацияңне?

  • Менә минем алда ул районның соңгы өч елда басылган район гәҗите төпләмәләре, Тулысы белән.

Безнекеләр “шып” кала. Ул вакытларда район гәҗитләре атнага өч тапкыр дүртәр полосалы булып чыга иде. Бөтен битләрдә дә район тормышы яктыртыла. Хәзер генә ул “Татмедиа”га карамагына калгач, атнага ике тапкыр чыга. Аның да дүртенче бите котлау һәм рекламадан тора. Моның өстенә ике санның берсендә бер полосаны атналык телевизор программасы тутыра!




Сулдан уңга: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнхен, 1960нчы еллар



  1. ^ Кояшны юрган белән каплап булмый


“Дошман радио”лары дип саналган "Голос Америки", "Би-би-си", "Немец дулкыны" тавышлары махсус совет станцияләре тарафыннан аңламаслык дәрәҗәдә бозылдылар. Бу бозучы-шытырдатучы станцияләрдән рус телендәге "Свобода" һәм татар телендәге "Азатлык"ка карата бөтенләй шәфкать юк. Соңгыларыныкы хәтта бер сүзен дә аңламаслык "югары стадиядә" “глушить ителә” иде. Әмма табигатьнең үз кануннары бар. Әллә никадәр зур юрган белән дә Җир Шарын Кояштан каплап бетереп булмый. Хикмәт шунда ки, "Азатлык" радиосы ул вакытта 17 һәм 19 метрлы кыска дулкыннарда да эшләде. Советлар илендә чыгарылган радиоалгычлар 25 метрдан башланса да, түбән метрлы диапазоннарда да бозу барыбер бара. Әмма радиодулкыннарның бу диапазонда атмосферада таралуның бик әһәмиятле аерым бер үзенчәлеге бар. Караңгы төшеп 1-2 сәгать эчендә ерактан, ягъни Мюнхеннан, яки Төркиядә урнашкан станциядән безгә бу дулкыннар килеп җитә. Ә менә берничә йөз километрдан “бозгыч” (глушитель) дулкыны килеп җитә алмый. Атмосфера үзлекләренә бәйле рәвештә монда "зона молчания" күренеше “ярдәмгә” килә. Менә шул 1-2 сәгать эчендә 17-19 метрлы дулкыннар безгә килеп ирешә иде.

Заманында рус телле "Свобода" да бик күп информация бирде. "Самиздат" материаллары, “башкача фикерли торган шәхесләр” (“инакомыслящие”): Солженицин, Буковский, Бродский, Мандельштам, Галич, Анна Ахматова, Сахаров кебекләр ул вакытта бик популяр булды. Гомумән, "тыелган җимеш" бик күпләрне ымсындырды. Чөнки алар өчен совет матбугаты ябык иде.



Никита Хрущевның (c) американ күргәзмәсендә Пепси эчүен АКШ вице-президенты Ричард Никсон (у) күзәтә, Мәскәү, июль 1959


  1. ^ Хрущев кыйссасы


Советлар берлеге чорында “Коммунистлар түрәләрне үзләре симертә, кешегә бирми, ә үзләре суя” дигән әйтем бар иде. Никита Хрущевны да Брежнев Суслов кулы белән алып ыргытты. Аннары Хрущевны “домашний арест”ка утырттылар. Ул гидропоника белән шөгыльләнде. Ул вакытта чит ил журналистлары Хрущев оныгыннан “бабаең нишли?” дип сорыйлар икән. Онык исә “Бабай елый да елый дип җавап тоткан. Хрущев картлыгында сукыр кала. Улы Сергей мемуарларны магнитофон лентасына яздыра. Боларның берсе турында да совет матбугаты хәбәр итмәде. Хрущевның үлгәнен, күмүдә бары тик унлап якын туганнары гына катнашуын да мин "Свобода" аша белдем. Берничә елдан соң гына бәясе 10 мең сумнан артмаган (ул вакыттагы совет акчасы) кабер өсте һәйкәле ясарга рөхсәт бирелә. Аны да бары тик скульптор Эрнест Неизвестный иҗат итәргә тиеш дигән шарт куела. Үз заманында Хрущев хакимияттә булганда, Манеж мәйданында Неизвестныйны, абстакт художник буларак, халык алдында бик нык мыскыллаган була.

Мәскәү аша үткәндә, мин бу һәйкәлне карарга ниятләдем. “Новодевичье” зираты бик зур һәм пөхтә. Ул тоташ һәйкәлләр мәйданчыгын хәтерләтә. Анда аым саен күренекле кешеләрнең таш сын калкып тора. Сталинның атылып үлгән дип саналган хатыны кабере өстенә дә ак мәрмәрдән бик тыйнак һәйкәл куелган.



Һәйкәлләр аллеялар булып, бер-беренә каратып эшләнгән. Хрущев кабере зиратның түр почмагында. Һәйкәле дә башкаларныкына ошамаган, читкә-почмакка карап тора. Фотога төшерим дигән идем, “обьективка сыймады”. Артка чигенгән идем, өч метр тирәсе биеклектәге такта стенага төртелдем. Шуннан соң, такта стенаны әйләнеп, югары менеп, кабер ташы-һәйкәлне фотога төшердем. “Югары” дигәнем зиратның чүплеге икән. Һәйкәл әнә шул чүплеккә “карап” тора. Һәйкәлнең төзелеше дә бик үзенчәлекле. Шомартылган, әмма киртекле-киртекле ак һәм кара мәрмәр ташлардан тора. Домино шакмаклары кебек алар берсе өстенә икенчесе әрле-бирле куелган. Төртсәң, авып китәр төсле. Сул якта ак таш, уң якта карасы. Аска аркылы итеп ак таш куелган. Бу – аның балачагын тасвирлый. Өстә ак һәм кара таш баганалар. Алар өстендә аркылысы - кара таш. Монысы – Сталин периодын чагылдыра. Өченче кат өстендә аркылысы ак таш. Үзенең хакимлек чоры. Бу ак таш өстендә дәү пеләш “кисекбаш” — Хрущевныкы. Тагын бер этаж ак һәм кара ташны һәм Хрущев башын зур кара таш белән бастырып куйганнар. Монысы – ахыргы гомере. Кабер өстенә капланган олы мәрмәр өстендә исем фамлия һәм тере чәчәкләр. Мәскәүдән кайткач, фотосүрәтләрне дус-ишләргә дә тараттым. Ул вакытта интернет юк. Хәзер генә ул, керәсең дә карыйсың!






  1. Пропагандист, лектор һәм агитатор


Совет чорында КПСС члены һәм укытучы буларак мин 26 ел дәвамында партиягә пропагандист һәм лектор булып хезмәт иттем. Бу вазыйфалар минем бик күп вакытымны алды һәм моның өчен бер тиен дә хезмәт хакы түләнмәде. Юк, мин моңа зарланмыйм. Даими рәвештә халык белән эшләү үзе бер бәхет булды. Ел саен октябрьдан май аена кадәр атнага бер мәртәбә авылда коммунистлар өчен партия политикасын төшендерү буенча дәресләр алып барам. Ел саен укыту прораммасы үзгәреп торса да, көндәлек дөнья яңалыклары, илнең эчке һәм тышкы политикасы көн үзәгендә. Дәресләрдә 20-25 коммунист катнаша. Атна саен авыл “дежурные” партия оешмасы секретаре биргән исемлек белән укуга чакырып кул куйдырып йөри. Дәресләрне алып баручы мин пропагандист дип аталам. Моннан тыш, ике айга бер мәртәбә авыл клубында бөтен авыл халкы өчен “халыкара хәл”, “илнең эчке һәм тышкы политикасы” темаларына берәр сәгатьлек лекция сөйлим. Гадәттә клубка халык күп җыйнала. Яшьләр дә, урта һәм олы яшьтәгеләр дә яңалыклар, дөнья хәлләре белән кызыксына. Сорауларга җавап бирүләр белән кайбер вакытта бу очрашу бер сәгатьтән артып та китә. Бу вазифа “Белем” җәмгыте члены буларак, лектор дип атала. Партиянең район комитеты идеология бүлеге ай саен пропагандистларны районга семинарга җыя. Монда районның баш идеологлары һәм Казаннан килгән кайсыдыр лектор чыгышлары була. Монда партия идеологиясе һәм дөнья хәлләре турында сөйләнә.

Без авыл пропагандистлары һәм лекторлары районда ишетеп кайтканнарны һәм радио-матбугаттан туплаган мәгълүматны халыкка җиткерәбез. Үзебезнең политдәресләрдә һәм лекцияләрдә кулланабыз. Ул гына түгел, политдәресләрдә һәм клубтагы лекцияләрдә, чыганакны күрсәтмичә генә, “дошман радиолары”ннан һәм “Азатлык”тан туплаган мәгълүматларымны әз-әзләп чыгышыма “кыстырып” җибәрәм. Бу мәгълүматларны мәктәп балаларына дәрес биргәндә дә, адресын күрсәтмичә генә, кирәк кадәр файдаланам. Ул чорларда, хәтта дөньяның кайсыдыр почмагында булып яткан, хәтта СССР халкы өчен бернинди “политик куркыныч тудырмаган” яңалыкларны да, “дошман радиосы” сөйләп ике көн үткәннән соң гына совет радиосы бирә. Дөньда булган нинди дә булса вакыйганы совет халкына җиткергәнче, бу мәгълүматны Кремль идеологлары тикшереп, радиодан укырга рөхсәт булганчы ике көн вакыт үтә иде. Авыл халкы арасында минем арттан сөйләүчеләр дә булгалады: “каян белә ул бу кадәр мәгълүматны” дип. Икенчеләре тынычландыра иде: “каян белсен ди, ай саен районга җыялар бит аларны. Анда Казаннан килгән лектор яшерен мәгълүматларны сөйли аларга”.

Бу юнәлештә мин ялгыз түгел идем. Авыллар саен халыкара хәл темасына партия политикасын чагылдырып, клубларда халык алдында лекция сөйләп йөргән фикердәшләрем - Карадуган мәктәбе директоры Бакый ага Зиятдинов (хәзер аңа 82 яшь), Чепья мәктәбе директоры Ягъфәр Яппаров, КПСС райкомы лекторы Илдус Юнысов (бу икесе мәрхүмнәр) булдылар. Без уртак фикердә идек. Чит ил радиоларын, шул исәптән “Азатлык” һәм “Свобода” радиоларын тыңларга омтыла идек, фикер алыштык. Сталин чоры булса, безне терәп атарлар иде, билгеле. Эчебездә ут янса да, партия политикасының черек икәнен белсәк тә, партиянең төп линиясеннән бик тайпыла алмадык. Хәтеремдә, 1979 елда СССР Әфганстанга бәреп кергәч, мин авыл клубында бөтен халык алдындп сәгать ярым дәвамында Әфганстанга керүнең кирәк булуын исбаларга тырыштым. Имеш, без кермәсәк, Америка шунда кереп, тау башына локаторларын, ракеталарын куячак. Бакудагы локаторлар гына бу зонаны каплый алмый, дидем. Авылдаш егетләр әфган сугышында булса да, Аллага шөкер, авылыбыздан корбаннар булмады. Шуңа куанам. Шулай да бөтен авыл халкы алдындагы ул чыгышым өчен бүген дә үкенәм.

Коммунистлар партиясе таркалганчы чит ил радиоларын, шул исәптән “Азатлык”ны тыңлау, бу мәгълүматларны халык алдында сөйләгәндә файдалану турында бервакытта да теш арасыннан бер хәреф “ычкындыру” да булмады. Ычкындырсаң, беттең дигән сүз. 70 нче елларда Янгул авылыннан бер укытучы егет төннәр буе чит ил радиоларын һәм “Азатлык”ны тыңлап яткан-яткан да, башы бераз авышканмы (әллә авышмаганмы) Берләшкән Милләтләр Оешмасына хат язып, почта әрҗәсенә салган. Хат Казаннан ары узмаган, билгеле. Хатны район түрәләренә кайтарганнар. Егетне Казанга психик авырулар клиникасына алып киттеләр. Ул шуннан кире кайта алмады.





Пропагандистлар семинарлары уза торган бу бинаны 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясе карамагына бирделәр



  1. ^ Провакацион” сораулар кулланып


Илдә коммунистлар партиясе идарә иткәндә, ел саен безне, пропагандистларны һәм лекторларны, Казанга политик уяулыкны үстерергә – “пычак үткенләргә”, ягъни атна-ун көнлек семинарларга җыйдылар. Монда төрле уку йортларыннан профессорлар, партия өлкә комитеты идеологлары чыгыш ясый. Мәскәүдән дә килгәлиләр. Укулар политк мәгариф йортында үтә. Бина шушы максат өчен махсус төзелде. КПСС таркалгач, ике ел дәвамында монда төрле ширкәтләрнең офислары урнашты. Аннары, 1992 елда Бауман урамына урнашкан бу мәһабәт бинаны Татарстан Фәннәр Академиясе карамагына бирделәр.

Әлеге Политик Мәгариф йортында уза торган пропагандистлар семинарында безнең алда чыгыш ясаган һәр лектор чыгышыннан соң, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирү каралган. Зал зур булганлыктан, сораулар запискалар формасында сәхнәдә урнаштырылган ящикларга җибәрелә. Сорауларда исем-фамилия күрсәтелми. Гадәттә сораулар күп була. Мин дә еш кына сорау җибәрәм. Мәсәлән мондый: “Татар телендә сөйли торган “Азатлык” радиосы үзенең чыгышлары арасында Илһам Шакиров җырларын да бирә. Илһам Шакиров үзенең җырларын дошман радиосы файдаланганын беләме? Ул аңа ничек карый?” “Азатлык” белән бәйле полтитк сорауларга да кереп китәм. Әмма бер лекторга быры бер генә сорау җибәрәм. Лекторларның төрлесе була. Кайберләре запискалардагы сорауларны башта эчтән генә укый. Аннары гына җавап бирә. Бу очракта мин җиңеләм. Чөнки ул минем сорауны кычкырып укымыйча гына читкә куя. Максатым үтәлми. Ә күпчелек очракта, үзләрен белдеклегә санаган лекторлар, запискалардагы сорауларны шундук кычкырып укый башлыйлар. Минем сорауны кычкырып укыйлар икән, мин куйган максат үтәлде дигән сүз. Мин бит сорауга ниндидер җавап алуны үземә максат итеп куймыйм. Алар мондый сорауларга җавап бирә алмыйлар да. Максатым: чит илдән татар телендә сөйләүче “Азатлык” радиосының бар икәнлеген залдагы халык массасына җиткерү. Залда бөтен республикадан җыелган берничә йөз пропагандист-лектор утыра. Аларның күпчелеге “Азатлык” радиосының бар икәнен дә белми. Лектор минем сорауны микрофоннан укыгач, “Менә хәзер беләләр инде, бәлки кызыксынып тыңлау юлларын эзли башларлар” дип мин куанып куям. Шундый тәртиптә мин “Азатлык” радиосын бөтен республика күләмендә пропагандаларга тырыштым. Аерым басым ясап, шуны әйтәсем килә: чит радиоларын, шул исәптән “Азатлык”ны тыңлауны, алардан ишеткән мәгълүматны авылдашларга, мәктәп укучыларына җиткерүне, халыкка “Азатлык” радиосы барлыгын белдерергә омтылуны мин һич кенә дә ватаныма, әгъза булып торган коммунистлар партиясенә хыянәт итү булды дип санамыйм. Киресенчә, халкыма дөрес һәм төрлеяклы мәгълүмат бирүдә, аларны гадел фикер йөртүгә өйрәтүдә үз бурычымны үтәдем дип саныйм.

фикерләр

     

кем: ^ Анурбик

05.03.2012 13:28

ПОЛИТпроснын бик куп техник хезмэткэрлэре автоматик рэвештэ ТФАга эшкэ кучте."

ФӘНебезне..БАЕТканнар....икән..!



кем: ТФА хезмэткэре кайдан: Казан

26.02.2012 04:13

Политпрос йорты бинасы 1991 елнын августына хэтле КПССнын Татарстан рескомы карамагында булды. ГКЧП фетнэсеннэн сон ул Кабмин карамагына кучте. 1991 елнын козеннэн ул бинада Татарстан фэннэр академиясен оештыру эшлэре барды. Бу эшлэрне хокумэт рэисенен беренче урынбасары Мансур Хэсэнев житэклэде, э 1992 елнын гыйнварендэ Шэйиев фарманы белэн ТФА оешты. ТФАнын президенты итеп Хэсэнев сайланды. Бу бинада беркайчан да бернинди ширкэтлэр утырмады. Политпроснын бик куп техник хезмэткэрлэре автоматик рэвештэ ТФАга эшкэ кучте. Чынбарлык менэ шундый.

җавап



кем: Рәфхәт Зарипов кайдан: Түнтәр

26.02.2012 23:26

Хөрмәтле ТФА хезмәткәре!
Мин язманың бу өлешен түбәндәгеләргә дәлилләп язган идем.

1990 елдның маенда Б.Елөин РСФСР президенты булып сайланды. Тагын бер айдан РСФСР үзенең суверенитеты турында декларация кабул итте. Бу чорда КПССның Татарстан рескомының авторитеты калмаган иде инде. Шушы 1990 елның ноябрендә хәзерге "Эфир" телекомпаниясенең директоры Андрей Парамонович Григорьев үзе оештырган ширкәттәге 3 ир белән безнең авылга телевышка утыртып, космостан беренче телевизион канал тапшыруларын кабул итә торган "Москва" станциясе һәм 6нчы каналда телевизион тапшыру ретрансляторы урнаштырды. Шулар өчен 1990 елның җәендә (августта булса кирәк)14 мең сум акча күчерүне башкару өчен счет кәгазҗләрен яздырып алырга мин әнә шул хәзерге ТФА бинасына килдем. Икенче этаж бүлмәләрендә дөрестән дә ниндидер ширкәтнең офисы урнашкан иде. Башка бүлмәләрдә дә политк мәгариф работниклары юк иде дип беләм. Ишекләрдә язулар юк. Бүлмәләрдә офислар иде дип беләм.

Мин анда Григорьев кушуы буенча килдем. Григорьевның "Эфир" ширкәте 1991 елның июнендә генә рәсмиләштерелде. Шул вакытта Андрей Парамонович "Менә, Рафхат Шакурович, мин дә лицензия алдым" дип (рус телендә билгеле, әзрәк татарча да сырлый иде, чөнки хатыны татар) куанычыннан документын миңа күрсәтте. Моңарчы ул гел шул бинада урнашкан арадашчылар аша гына капитал туплады дип беләм. Бер безгә генә генә хезмәт күрсәтмәде ул. Мин шәхсән 13 ел буе "Эфир" белән хезмәттәшлек иттем. Аппаратурага я яшен керә, я ватыла, ел саен взнос түләп барырга кирәк.

1990 елның җәе минем өчен тагын бер истәлекле. 1987 елда ук (шулай хәтердә калган) минем портретны шул Политик мәгариф йортының икенче катындагы "Почет тактасы"на куйган иделәр. Теге ширкәткә килгәч, күрәм, Почет тактасы тора. Фотолар сирәкләнгән. Минем фото үз урынында. Урындык алып килдем дә, һичбер шикләнмичә һәм оялмыйча, станадагы тактадан үземнең портретымны кубарып алдым. Ул нык беркетелмәгән иде. Коридорда йөрүчеләр бар иде. Әмма миңа игътибар булмады. Миндә "Карале, нинди куәтле булган Политик Мәгариф Йорты да эшчәнлеген туктаткан икән" дигән фикер башымнан йөгереп үтте.

Интернетта "Евстратов Вадим Данилович, был заместителем заведующего Домом политпросвещения Татарского обкома КПСС, с 1990 - заведующий кафедрой философии Казанского государственного технического университета (бывший Казанский авиационный институт)" диелгән.

Менә шундый хатирәләрем бар.

җавап



кем: ТФА хезмэткэре

28.02.2012 00:53

Рэфхэт эфэнде! Google'дан "эфир казань" дигэнне жыеп карагыз, анда "Эфир" телеканалы 1992 елнын жэендэ эшли башлады дигэн. Димэк, Сез дэ Бауман урамындагы бинага Григорьев янына нэкъ шул елны баргансыз. Э бу инде бинанын тулысынча ТФА карамагында булган вакыты. Эгэр анда Григорьев вакытлыча утырып торган икэн, димэк бу хокумэт кушуы буенча гына булырга момкин. "Эфир" каналынын 90 процент хезмэткэре КДУнын II корпусында 3-4 ел утырды, монысы да хокумэт кушуы буенча гына булды. Бер мисалдан чыгып Бауман урамындагы ТФА бинасында "ширкэтлэр утырды" дип ялгыш мэгълумат бируне хич аклап булмый. ТФА бинасынын икенче катында нибары ике булмэ урнашкан: берсе ТФА президентыныкы, икенчесе - анын урынбасарыныкы. Григорьев, могаен, 3нче катта утыргандыр.

җавап



кем: Рәфхәт Зарипов кайдан: Түнтәр

28.02.2012 09:53

Хөрмәтле ТФА хезмәткәре! Аңлашыйк әле.
Үзара аралашканда мәгълүматлар төгәл булсын дип саныйм. Мин алда бирелгән мәгълүматларны бармактан суырып язмаган идем. Шуны исбатларга тырышып карыйм әле. Беренче тапкыр мин Григорьев белән 1990 елның апрелендә таныштым. Ул Можайский урамында урнашкан телецентрда цех начальнигы булып эшли иде. (Киров районында Нижний Новгородка китә торган юл кырындагы телевышка). 1992 елга кадәр ул шушы 2 метрлы бүлмәдә утырды. Григорьев бервакытта да ТФА бинасында да, КГУ бинасында да утырмады. 1992 елдан ул шушы телецентр бинасының уң як канатында бер бүлмәдә офисын ачып җибәрде. Берничә ел дәвамында “Эфир”ның офисы шушында булды. Телевизион тапшырулар өчен дә алар шушы Можаймкий урамында урнашкан дәүләт телевышкасыннан һәм аппаратураларыннан файдаландылар. Казанка буендагы детсад бинасын сатып алу, аны реконструкцияләү, өстәмә корпуслар төзү, Югары Осланда үзләренең телевышкаларын сафка бирү – болар барысы да шактый соң, “Эфир” аякка басып, шактый күләмдә капитал туплаганнан соң булды.

Ә 1990 елда Григорьев “почти голый” иде. Аның карамагында ишек алдындагы телецентр гаражында йөрми торган “ГАЗ-69” автомобиле генә иде. Шуңа запас частьләр табуда колхоздан ярдәм дә сорады. 1990 елда аның ширкәте юк иде. Телецентрда эшли торга 3 ир егет һәм үзе “шабаш”ка йөреп, 1990-91 елларда күп эшләр башкардылар. Чепьда дәүләт карамагындагы телеретрансляция станциясен эшләделә. Бездә, Арчада (педучилище бинасында), Мамадыш районының касыдыр авылларында бәләкәй (3 км-га кадәр тапшыра торган) телеретрансляторлар куйдылар. Болар мин белгәннәре генә. Казанда Азино бистәсендәге мобиль телефон вышкасын, аппаратураларын да алар шушы чорда монтажладылар. Андрей комбинезоннарын киеп, вышкаларга иң беренче үзе менеп китә иде. Бу эшләрне башкарганда аларның бернинди лицензияләре дә офислары да юк иде. Аппаратуралар өчен дә, башкарган эш өчен дә исәп хисапны алар ниндидер арадашчы ширкәт аша башкардылар дип уйлыйм. Анысы нинди ширкәт, кем карамагында, ни өчен ул арадашчы ширкәт политик мәгариф йорты бинасында утырган булган. Анысы миңа мәгълүм түгел. Әмма минем бу бинага килеп 1990 елда документлар алуым, акча күчерү, 1990 елның ноябрендә авылда космос телеретрансляторы монтажлану төгәл факт. Чөнки 1990 елның декабреннан башлап авылда һәрбер йортта өй антеннасы белән югары сыйфатлы итеп 1 каналны карый башлау – ул авыл өчен тарихи факт булды. Авылда аны һәркем белә. Аңарчы 25 метрлы колгадагы антенналар белән “кар” карап утыра идек. Чын революция булды ул. Чөнки Шәмәрдән станциясе юк иде. Шәмәрдән станөиясе сафка кергәч “Эфир”лылар безнең станцияне 1 каналның “Урал” спутнигына (2 сәгать алдан карый торган) күчерделәр.

Бәлки, Сез әйткәнчә, мин әйткән арадашчы ширкәт бәлки өченче катта утыргандар. Минем хәтердә шул калган: бүлмәләр вак иде, өстәлләр күп иде, тәртип-чисталык юк иде. Мин үземә кирәкле документ эзләп берничә бүлмәгә кергәнем хәтердә. Миндә “бинаны вак ширкәтләр офислары итеп харап иткәннәр икән” дигән күңел рәнҗүе шул вакытта ук калган иде. Бинаның ТФА бирелгәнен ишеткәч, бик куанганым да хәтердә.

Менә интернет мәгълүматлары:

http://viperson.ru/wind.php?ID=191319
Григорьев Андрей Парамонович, генеральный директор телекомпании "Эфир", депутат Государственного Совета Республики Татарстан; родился 8 марта 1962 года в Казани; окончил Казанский филиал Московского энергетического института (1985 г.); в 1985 - 1987 гг. - работал энергетиком бетоно-растворного завода в Красноярском крае; в 1987 - 1991 гг. - начальник цеха Республиканского радиотелевизионного передающего центра (г. Казань); с 1991 года является генеральным директором телекомпании "Эфир";
http://efir.zurbazar.ru/
15 апреля 1991 года образовано малое предприятие "Эфир". Вид деятельности - строительство и эксплуатация радиотелепередающих станций на территории Татарстана.
В 1992 году "Эфир" одним из первых в России получил лицензию на телевещание. В мае того же года к малому предприятию "Эфир" присоединилась группа "творцов" с телецентра и журфака КГУ. Началось производство телепередач. 8 июня 1992 года состоялся первый выход в эфир. Первая ведущая - Яна Валиди. В 1992 году "Эфир" вещает свои программы три раза в неделю. 10 июня 1992 года состоялся первый выпуск информационной программы "Город" Эфир Казань. К ноябрю 1992 года "Эфир" вещает уже 5 раз в неделю. В том же 1992 году путевку в жизнь получили 13 периодических программ.






^ Йомгаклау – 1 вариант


Хәзерге вакытта мәгълүмат алу өчен элеккеге кытлык юк. Интернета бар нәрсәне табып, көндәлек яңалыклар белән сәгатендә-минутында танышып була. “Азатлык” радиосы белән дә, татар телендә сөйли торган күптөрле башка радиолар белән дә беркемне шаккаттырып булмый. СССР чорында Эстониягә яки Үзбәкстанга баргач, үз телләрендәге радио көне-төне сөйләп торуга бик тә кызыгып, исебез китеп кайта идек. Үзебездә шушындый мөмкинлек барлыкка килгәч, радиоларны тәнкыйть утына тотарга ашкынабыз. Котлау-тәбрикләүләр, үзара аралашу һәм буш вакытны тутыру өчен ярый инде алар. Шулай да, радиолар күп булса да, күңелгә ятышлысы әз. Кайбер диджейлар авазларны дөрес әйтмиләр, теләсә нәрсә сөйлиләр, зәвыклы итеп матур сөйләм юк. Күпчелек тапшыруларының эчтәлеге дә ташка үлчим. Дөрес, җырларны күп тапшыралар. Кайсы җырчы студиягә үзенең дискысын китереп ыргыта (акча түләп микән, әйтә алмыйм), шуны әйләндерәләр. Җырның текст авторы да, көй авторы да “юк”. Бары тик җыр һәм аны башкаручы гына бар. Әлеге радиолар һәм телевидение теләктәшлеге белән, җырчылар җырларны үзләренә үзләштереп бетерделәр. Югарыда язылган тәнкыйть фикерләре минеке генә түгел, авылдашларныкы, халыкныкы. Әмма бу тәнкыйть фикеләренең берсе дә “Татарстан радио”сына кагылмый. Аллага шөкер, алар үзләренең кыйбылаларына әлегә турылыклы.




^ Йомгаклау – 2 вариант


Вакытлар уза торды, дөньядагы һәм илдәге вәзгыять бик нык үзгәрде. Моннан 20 ел элек СССР таркалды, КПСС коелып төште. Казанда республика онкология хастаханәсе артында күккә калкып торган, чит ит радиолары тапшыруларын армый-талмый шытырдатып торучы “глушитель” дип аталган тимер баганаларны да аудардылар. Кыска дулкыннарда кабул итә торган радиоалгычлар, ниһаять, иркен сулыш алды. Без, “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм киң мәгълүмат бирә торган башка радиоларны иркенләп тыңлый башладык, районыбызда алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре белән “Азатлык” турында курыкмыйча сөйләшү мөмкинлеге ачылды. Дөрес, моннан алда ук, СССРда идарә дилбегәсен үз кулына алган Горбачев “хәбәрдардык кранын” тулы көчкә ачып куйганнан соң, информацион кытлыгы кимегән иде дияргә була. “Татарстан” радиосы “суверинитет” дип курыкмыйча сөйләде, гәҗит-журналлар да “Азатлык” турында яза башлады. Хәтта кайбер газетелар “Азатлык” дулкыннарын һәм аның эфирга чыгу расписаниесен дә даими пропагандаладылар. Без, озак еллар дәвамында ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып килгән “Азатлык”тан аерылмадык, киресенчә кыска дулкыннарда аны тыңлаучылар саны артты. Ул елларда “Азатлык”ны ябалар икән, кирәге бетте дигән гайбәтләр дә йөрде. Әмма “Азатлык” бетмәде. Киресенчә, ул яңа сулыш алды. Ул үзенең тапшырулар вакытын бер сәгатькә җиткерде. Информацион диапазон шактый киңәйде. “Азатлык”ның Татарстанда һәм Россиянең татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрендә өр-яңа хәбәрчеләре барлыкка килде. “Азатлыгыбыз”га яңа сулыш өрелде.

2000 нче елларда татар халкы өчен информацион мәйданда FM радиостанцияләр баш калкытты. Шул исәптән, Татарстанның барлык районнарында да канат җәя алган “Яңа гасыр” радиосы иртәнге якта 5 белән 6, кич белән 7 белән 8 сәгатьләр аралыгында “Азатлык”ны да трансляцияли башлады. Халык кабат радиога ябышты, “Азатлык”ны көтеп ала торган булды. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күңеленә бу бик хуш килде. Күпләп очрашу урыннарында, шул исәптән мәчетләргә җыелган намаз картлары арасында да “Азатлык” тапшыруларын анализлау модага кереп китте. Бу елларда Интернет тамыр җәя башлады. Авыл мәктәпләрендә һәм райондагы оешмаларында “Азатлык”ның интернет сәхифәсе өр-яңа мәгълүмат чыганагына әйләнде. Районыбызның яшьләре һәм алдынгы карашлы интеллигенция вәкилләре “Азатлык” тапшыруларының MP3 форматындагы язмасын CD дискларына күчереп алып, аны автомобиль уйнаткычлары аша юлда йөргәндә тыңлау вариантын да киң куллана башлады.

Рәсәй мөнбәренә Путин килгәч, ул пошаманга төште. “Шешәдән чыгарылган җен”не кабат үз урынына кертеп ябу мөмкин булмаса да, ул булдыра алган кадәр тырышты. Татар матбугаы куркып калды. Россия буйлап “Азатлык”ны, “Свобода”ны һәм башка шуның ише чит ил радиолларын трансляцияләү туктатылды. 2006 елда 60 ка якын станциянең мондый эшчәнлек алып бара торган лицензиясе алынды. Шул исәптән, “Яңа гасыр”ныкы да. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, аптырап калды. “Азыгы” тартып алынган халык радиога, мабугатка мөрәҗәгать итте. “Яңа гасыр” башлыгы Илнур әфәнде моны “Без күңел ачу каналы. “Азатлык” безнең тапшырулар форматына туры килми. “Азатлык”ны трансляцияләү сәгате башлануга безнең рейтинг кисәк кими” дип аңлатырга тырышты. Дөрес, тагын бер ел дәвамында “ЯГ” көн саен 20 шәр минут “Азатлык” тапшыруларына кыскача анализ биреп барды. Аннары кранны бөтенләй ябып куйды. Шулай итеп, өлкән яшьтәгеләрнең азыгы киселде.

Аның каравы “Азатлык” Интернет порталында киң колач җәйде. “Азатлык”ка яшьләр агылды. Авылларда һәр йортка Интернет керә башлагач, бу мөмкинлек тагын да киңәйде. Хәзер “Азатлык” тапшыруларын тулаем да, өлешләп тематикалап тә сәхифәдә укырга, Интернетта аша тыңларга, флешкага күчереп алырга мөмкинлек туды. Сәхифәдә мультимедия колач алды. Автомобиль уйнаткычлары флешкага тоташтырылу мөмкинлеген алгач, эш тагын да җайга салынды. “Азатлык” Интернетның в контакте, фейсбук, чыпчык (твиттер), подкаст һәм башка мөмкинлекләрен киң куллана башлады. “Азатлык”ны үз иткән өлкән яшьтәгеләр өчен иң ышанычлы чыганакларның берсе булып “Азатлык” партнеры “Безнең гәҗит” калды. Радионы алмаштыра алмаса да, баш редактор Илфат әфәнде “Азатлык” куырган кайбер темаларны әлегә яктыртып килә. Өлкән яшьтәгеләр кабат кыска дулкынлы радиоларга кайтырга омтылып карадылар. Әмма проблемнар калды. Иске “ВЭФ”лар, “Океан”нар сафтан чыккан, кибетләрдә сатыла торган кыска дулкынлы дип саналган арзанлы кытай радиолары “Азатлык”ны тота алмый. Дулкыннарны чиста кабул итә торган, АКШта, Германиядә яки Япониядә эшләнгән кыска дулкынлы “GRUNDIG”, “HYUNDAI” радиоалгычларына “теш үтми”. Алар ике айлык пенсия акчасын сорыйлар. Өлкәннәр Интернет белән дә дус түгел, өстәмәсенә өйдәге интернет яшьләрдә бик бушамый. Кыенлыклар булуга карамастан, “Азатлык” радиосы татар халкының ышанычлы дусты, киңәшчесе булып кала бирә.


Рәфхәт Зарипов,

гыйнвар, 2012 ел.

фикерләр

     

кем: Анурбик

01.03.2012 18:08

HYUNDAI H-1600 - 230-250 сум,
HYUNDAI H-1613 - (хәтерендә 30 ешлык) 7-8 йөз сум тора
Иртәнге 7-8дә (6ооо МГц); 9-10да (9535 МГц) БИК я х ш ы и ш е т е л ә !

җавап



кем: Рәфхәт Зарипов кайдан: Түнтәр

02.03.2012 09:41

Хөрмәтле Анурбик әфәнде!
Информаөияләрегез өчен бик зур рәхмәт. HYUNDAI ларның интернеттагы бәясе 16-18 мең күренә. Мин шунысы гына кыска дулкыннарны әйбәт тотадыр дип уйлаган идем. Кытайныкылар бөтенләй тотмый бит.
Мин үзем Интернеттан тыңлыйм.
Тулы мәгълүмат өчен тагын бер кат зур рәхмәт.



кем: ^ Anurbik

28.02.2012 20:53

. “Яңа гасыр” б а ш л ы г ы Илнур әфәнде моны “Без күңел ачу каналы. “Азатлык” безнең тапшырулар форматына туры килми. “Азатлык”ны трансляцияләү сәгате башлануга безнең рейтинг кисәк к и м и ” дип аңлатырга тырышты"? ? ?
Илнур Ф.җитәкче ТҮГЕЛ(иде)..
Киресенчә КҮПЛӘР "Azatliq"ны ТЫҢЛАРга көтә ИДЕ
2)"кыска дулкынлы “GRUNDIG”, “HYUNDAI” радиоалгычларына “теш үтми”....?
HYUNDAI H-1600-230 сумнан, GRUNDIG G-8 -2400сумга
хәтле арада дистәләп радиоалгыч табып БУЛА..
ИҢ мөһиме радио-SW(кыска дулкын)лы булсын !
Арзанраклары колагын борып көйлисе-АНАЛОГОВЫЙ.
ЦИФРЛЫ дигән кыйбатраклары, башта көйләп тапкан ешлыкны ХӘТЕРендә калдырада,соңыннанбер төймәгәгенә басып ..еллар буе тыңла..гел көйләпторасы юк.
14 000сум торган GRUNDIG satellit750-хәтеренә1 000
радиоешлык сыя




Похожие:

Азатлык” радиосы белән 50 ел iconБалалар ♦ Әйләнә ♦ Логика
Уен командалар белән һәм уенның кагыйдәләре белән таныштырудан башлана. Уенда түбәндәге темалар буенча сораулар була
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconХх йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары 10 нчы сыйныф
Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconМөслим районы Мөслим 2 нче урта
Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың...
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconТема: ң авазы һәм ң (эң) хәрефе
Бик күп әкиятләр беләсез икән. Менә без бүген сезнең белән Ш, Перроның “Кызыл Калфак” әкиятендәге төп герой Кызыл Калфак белән әкият...
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconНљнђгђр урта мђктђбенең 9 сыйныф укучысы Шђфигуллин Илгизђр тђҗрибђсе Маятник белән тәҗрибә
В1 О1 А1 Мин сезгә маятник белән тәҗрибә күрсәтмәкче булам. Гомуми очракта, үзенә куелган көчләр тәэсирендә хәрәкәтсез нокта янында...
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconФәузия Солтан узе дә тынгысыз җан. Ул Казан дәуләт мәдәният һәм сәнгать академясен тәмамлаган. Хәзерге көндә "Казан " санаториясе китапханңсендә эшли. Үз вазыйфасын җиренә җиткереп, намус белән ути. Хезмәттәшләре аны ярата, хөрмәт итә
Фәузия Солтан 1958 елның 1 сентябрендә, иртә белән елмаеп кояш чыкканда, мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаганда, көләч йөзле балалар,...
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconКеше дөньяда эш белән бәхет тату өчен яратылган

Азатлык” радиосы белән 50 ел iconСогласовано» «Согласовано» Учредитель и главный редактор Директор лагеря Координатор газеты «Безнең юл». Председатель клуба «Шарыкъ» г. Казани Союза Татарской Молодежи «Азатлык» «Танбатыр» Шайхутдинов Д. И. Р. З. Юлдашев С. Закиров
«Согласовано» «Согласовано» «Согласовано» Учредитель и главный редактор Директор лагеря Координатор
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconТема Шөгыль төре
Түгәрәкнең предметы, эчтәлеге турында аңлату. Техника кукынычсызлыгы, гигиена кагыйдәләре белән таныштыру. Инструктаж үткәрү
Азатлык” радиосы белән 50 ел iconСәламләү. Зөлфия
Исәнмесез, укучылар! Без сезнең белән бүген сәяхәткә чыгарбыз. Күзләрне йомдык. Аяз, матур көн. Җылы, рәхәт
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов