Т ирән тамырлы түНТӘрем icon

Т ирән тамырлы түНТӘрем



НазваниеТ ирән тамырлы түНТӘрем
страница1/22
Дата конвертации30.07.2012
Размер4.26 Mb.
ТипДокументы
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22



Т ИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ



ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ






Өченче китап

Җиде бабаңны беләсеңме?

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ™ ˜ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ


Бу бүлек язмаларын файдаланып авылдашлар үзләренең бабайларын таба,

шәҗәрәләрен төзи ала


Үземне эзлим

Яз аваз салды. Табигать кочагын җәйде. Каен ак күлмәген яңартты. Усак өр-яңа алкалар такты, чыршы да чәчәк атты. Өрәңге һаман да шул матур өлгеләрен файдаланып купшы халатын киде. Тургайлар сайрый, былбыллар микрофонсыз гына концерт куя. Ничә гасырлар буе шулай. Тукранның да туны төссезләнми, сандугачның да тавышы карлыкмый, хәтта кара карганың да чем кара чапаны кояшка уңмый. Ә Вакыт әфәнде үзенекен эшли: секундлар минутларны тутыра, минутлар сәгатьләрне, сәгатьләр тәүлекләрне, тәүлекләр елларны, еллар гасырларны. Табигать исә һаман да бертөрле кебек. Көн дә таң ата. Кояш чыга һәм нурларын чәчә яки болыт артына поса. Ел фасылары әйләнә дә килә. Галәм җиле чал тарихның чәчен тузгыта.

Мин авылыбызның 400 еллык тарихын өйрәнәм. Янгол бабаның алты улы: Кушай, Кушандай, Күркә, Үкәч, Яңгырчы һәм Үтәй минем туган туфрагыма килеп, 1600 елларда авылыма нигез салганнар. Берничә тарихи чыганакларда шулай язылса да, бу 6 агай Янгол бабаның турыдан туры уллары булмыйча, кайсыдыр буын оныклары булырга мөмкин дип уйлыйм. Чөнки Янгол баба үз авылына Казан ханлыгы чорында ук нигез салган дигән мәгълүматлар бар. Үкәчнең (бәлки аның чын исеме Укчы, Укачы, Үкчи яки әз генә башкачарак яңгырагандыр, төрле тарихи чыганакларда төрлечә язылган) өч улы: Котлымөхәммәт, Ярмөхәммәт, Колмөхәммәт (аларны халык Котлы, Колми, Йөрмәк дип йөрткән, урыс исә документларга Котлычка, Колмятка, Ермак, яисә Ермачка дип язган) балалары нәселеннән авыл халкы шактый үрчеп, XX гасыр башына 1800 гә кадәр җиткән. Бу мәгълүматлар Мәскәүнең Борынгы Актлар, Санкт-Петербургның Көнчыгыш телләре өйрәнү институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәи сәнгать институты, Татарстан Милли, Киров өлкә, Малмыж шәһәре, Башкорт Дәүләт мирасханәләре документлары белән раслана һәм тәңгәлләшә.

Минем тупланмаларымда авылымда туган, яшәгән, гомер иткән һәм шушы туфракка тирен түккән 4 меңнән артык авылдашларымның исем фамилияләре саклана. Алар барысы да бер нәселдән: Янгол бабадан үрчегәннәр.
Шулардан берничә йөзе турыдан туры минем нәсел агачы ботакларында һәм чыбык очларында. Мин аларның тормышын, язмышын, гамәлләрен, холык-характерларын өйрәнергә тырышам. Шул мәгълүматлар арасыннан мин үз характерыма, гамәлләремә охшашлыкны эзлим һәм кайберләрен табам. Дөрес, алар барысы да тулысы белән миндә чагылыш тапмый. Кайсысы күбрәк, кайсысы әзрәк, кайбер үзенчәлекләр бөтенләй эреп югалган диярлек.

Янгол бабаны читтән килгән болгарлар нәселеннән дип тә, шушы якларда төпләнгән чирмешләр кавеменнән дип тә раслаучылар бар. Чирмеш кавеменнән булса да, алар ислам динен кабул иткәннәр. Безнең төбәкләрдә болгарлар, вотяклар (арлар — удмуртлар) һәм чирмешләрнең (марилар) элек-электән дус-тату гомер кичергәнлекләре билгеле.

Минем авылым өч яктан удмурт авыллары белән чикләнә. Бу авыллар безнең авылларга караганда борынгырак. Чирмешләр дә бу тирәгә иртәрәк килеп утырганнар. Әмма соңгыларының безнең күршедә үк авыллары сакланмаган. Аларга берничә татар авылы аша узарга кирәк. Шулай булса да, безнең тирәдәге күпчелек авылларда эзләре калган. Шеңшеңәр (Чушьинер — Черек Яр), Нөнәгәр (Шөргенәр), Пыжмара (Пыжым Ара — Бияләем кала), Сасна (Сазлыклы урын), Шода (Шуди-шуди — Киттек-киттек) авылларының атамалары турыдан-туры мари сүзләреннән чыккан икәнлеге турында тарихи язмаларда бирелгән. Бу авыллардан тыш Норма, Түнтәр, Яңгул, Балтач, Көшкәтбаш һәм тагын кайбер авылларда “чирмеш зираты” дип аталган изге урыннарның халык күңелендә сакланып калуы күп нәрсә турында сөйли. Хәтта Яңгул авылында “чирмешнекеләр нәселе” дип йөртелүчеләр дә бар. Түнтәр авылында исә “Әҗмән” елгасы дип йөртелгән атама да чирмеш исеме икән. Минем үземә дә “син чирмеш нәселеннән” дип әйтсәләр, гаҗәпләнмим. Чирмешләр белән еш аралашканым бар: нәкъ безнең бабайлар шикелле бик тә ипле, гади, кешелекле, йомшак телле, күндәм, эшчән һәм үтә дә кунакчыл халык.

Янгол бабаның борынгы нәселе мәҗүси булуы да мөмкин. Аның улларының алда аталган исемнәре мәҗүсилеккә тартым. Безнең күршедә Тагашур атамалы удмурт авылы бар. Бу зур булмаган авыл халкының бер урамдагылары кайсыдыр гасырда христиан динен кабул иткән булсалар, икенче урамда яшәүчеләре XX гасырга кадәр мәҗүсиләр булып калган. Бүгенгәчә анда гомер кичерүчеләр арасында бабайларының Тукый, Туганай, Туктамыш, Закир, Байтуган, Карабай кебек исемнәр белән аталуы сакланып килгән. Тагашур мәҗүсиләренең агачларга, күккә, кояшка һәм башка күк җисемнәренә табыну өчен җыела торган, “келәүлек” дип аталган урыннары әле дә бар. Безнең басу белән янәшә.

Минем нәсел агачының төп кәүсәсен менә кемнәр тәшкил итә (җәя эчендә туган еллары язылган): Янгол—Үкәч—Уразмәт(1630)—Котлы(1660)—Исмәгыйль(1700)—Гомәр(1746)—Сәгыйть(1771)—Сәйфетдин(1799)—Сабит(1832)—Мөхәммәтзариф(1857)—Шәкүр(1908)—Рәфхәт(1941)—Энҗе(1982), Фәннур(1983). Туган еллар документлардан алынды. Бу саннар аша улларның әтиләре ничә яшьтә булганда туганнарын карасак, кызыклы гына саннар килеп чыга. Сәйфетдин һәм Мөхәммәтзариф бабайларның 83 кә кадәр яшәүләре дә билгеле.

Котлы бабамның тулы исеме Котлымөхәммәт булуы турында яздым инде. Ул 5 ул үстергән: Исмәгыйль, Мортаза, Вәлит, Ибраһим, Мөхәммәтәмин. Вәлитнең 1749 елларда Уфа өязенә гаиләсе белән күченеп китүе билгеле. Әз генә соңарак, Оренбург янында Сәид бистәсенә нигез салынгач, алар шунда күчеп китәләр. Әмма анда да озак яшәмиләр булса кирәк, кабаттан Түнтәргә кайталар. Күпмедер вакыттан соң кабаттан Сәид бистәсенә (Каргалыга) күченәләр. Бу мәгълүматлар телдән тупланган түгел, ә шул еллардагы “Ревизская сказка”ларда теркәлгән.

Исмәгыйль бабам 6 ул һәм бер кыз үстергән: Исхак, Искәндәр, Рәхмәнкол, Бакир, Госман, Гомәр һәм Хәдичә. Бу балалар үскән чорда авылда мәдәни революция була. Мәркәзебез Казан илбасарлар тарафыннан басып алынып, халкы кырылып, исән калганнары кыерсытылып туган шәһәреннән куылгач, аннан соң да Казан тирәсендәге авылларга урнашкан зыялыларыбыз илдәге чукындыру сәясәтеннән качып, тагын да эчкәррәк татар авылларына күченергә мәҗбүр булганнар. Шундыйларның берсе — Габдерразак бине Ишмөхәммәт бине Тәми гаиләсе белән Кәтернәҗ авылыннан (хәзерге Питрәч районы Екатериновка авылы) безнең авылга 1730 елларда (бәлки соңарак, 1740 елларда да булуы мөмкин) килеп урнаша һәм Түнтәр мәдрәсәсенә нигез сала. 40 ел дәвамында авылның беренче имамы була. Үз чорында бөтен авыл халкын укырга, язарга һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. 1742 елгы патша Указы белән Казан губернасындагы 536 мәчетнең 418 е җимертелә. Губернада 118 мәчет кала. Безнең Балтач төбәгендә бу чорда 36 мәчетнең 29 ы җимертелә. Җидесе генә сакланып кала. Шул саклап калынган 7 мәчетнең берсе безнең авылныкы. Документларда бу вакытта авыл 25 хуҗалыктан торган дип язылган. Мәчетнең кайчан төзелгәнен авыл халкы белмәде, дип тә теркәлгән.

Авылыбызның борынгы зиратында “Изге урын” буларак, бары тик бер генә кабер урыны сакланып калган. Бабайларыбыз бу кабернең чадуганын буыннан буынга яңартып килгәннәр. 2004 елда без авыл халкы ярдәме белән янә чардуганны яңарттык һәм кабер ташы куйдык. Мәрмәр ташка догалар һәм аңа өстәп түбәндәге язмалар уйдык:

«Авылдашым! Син нәселләребезнең чишмә башы — әби-бабайларыбызның мәңгелек йорты аша үтәсең. Баламы син, үсмерме, урта яки олы яшьтәме, кем булсаң да, бер минутка тукта, уйлан һәм белгән догаңны укып кит!

Әти-әниеңнең кадерен бел, һәркемгә миһербанлы, игелекле һәм гадел бул! Йөрер юлларың тигез, күңелең пакъ, йөзең ак, эшләрең уң булсын! Кайгы-хәсрәт күрмичә, гаилә бөтенлеге белән, таза-сау булып яшәргә язсын! Амин.»

Габдерразак хәзрәт үзе укытып чыгарган өч шәкертен: Госман, Габделхәмид һәм Сәгыйтьне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Госман хәзрәт укып кайтканнан соң, остазы Габдерразак хәзрәтне алмаштыра. Габделхәмид хәзрәт Мәчкәрәгә урнашып (хәзерге Кукмара районына керә), Мәчкәрәнең беренче имамы була һәм Мәчкәрә мәдрәсәсенә нигез сала. Сәгыйть хәзрәт исә имам булып Оренбург Каргалысына урнаша. Сәгыйтьнең Каргалы белән Түнтәр арасында күченеп йөргән Вәлитнең улы икәнен искә төшерү кирәктер.

Госман хәзрәт минем бабам Гомәрнең бертуган абыйсы икәнен искәртеп, аның турында тарихи язмаларда сакланып калган Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларыннан өзек китерәм:

“Борынгы картлар сөйләвенчә, Госман хәзрәт үткен акыллы, русча һәм замана хәлләреннән дәүләт нихамнарыннан (кануннарыннан) мәгълуматлы, җәмгыять эшләрендә хөкүмәт белән ике арада васитачылык (арадашчылык) кылыр булган. Моның заманында Түнтәр тирәсендә Урбар (хәзер Арбор дип атала) авылында Үтәгән мулла гонванлы (дәрәҗәле) Тархан (Дәвәрән) белән дус булып җәмәгать эшләрен бергәләп эшләгәннәр дип сөйлиләр. Госман мулла заманача мәгыйшәт иткәнгә, яңа чыккан нәрсәләрне ала барып, самовар чыгу белән – бу тирәдә исеме дә ишетелмән вакытта алып кайтуы зур хадисә саналып, телләрдә дастан булып сөйләнеп, “Госман мулла бик гаҗәп машина алып кайткан, су белән ут бергә торса да, бер-берсенә зарар тиермиләр икән” дигән сүзләр ераккача ишетелеп, бу машинаны күрергә кырык-илле чакрымнардан килү-китүчеләр байтаккача кимемәгән”.

Биредә искә алынган Арбор авылында яшәгән Үтәгән мулланың да дәрәҗәсе зур булган. Ул хәтта мулла гына да булмый. Тарихи язмалардан күренгәнчә, ул дәүләт хезмәте башкаручы була. Өстәвенә аның шигырьләр һәм бәетләр иҗат итүе турында Ш.Мәрҗани язып калдырган. Шунысы кызык, Арборда туып үскән танылган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин Үтәгән нәселен турыдан-туры дәвам итүче дә икәнлеге билгеле булды.

Тагын да кызыграгы шул, безнең борынгы бабайлар Үтәгән мулла һәм Госман хәзрәт моннан ике гасыр элек хезмәттәшлек иткән булсалар, соңгы 40 елда Гарифҗан белән минем хезмәт юлларыбыз кисешеп һәм үрелеп барды: Чепья мәктәбендә бергә укыдык, тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек, икебез дә Казанда пединститутның физика бүлеген тәмамладык, мәктәптә мөгаллим булдык. Дөрес, соңарак ул, Үтәгән мулла кебек, югарыга, дәүләт эшенә үрмәләде. Әмма безнең иҗади хезмәттәшлек сакланып калды.

Минем нәсел чылбыры буенча сәяхәтне дәвам итик. Гомәр бабамның улы Сәгыйть турында зур мәгълүматларым юк диярлек. Сәгыйтьнең 80 яшькә кадәр тормыш итүе, җәмәгате Шаһидә әби белән 6 малай тәрбияләп үстерүләре билгеле: Сәйфетдин, Фәхретдин, Әбделфәттах, Сәйфелмөлек, Сираҗетдин һәм Бәдретдин. 1858 елдагы язмаларга караганда Сәгыйть бабайның, 4 олы улы өйләнеп тормыш корган, Сәйфетдин уллары Сабит белән Садыйк та өйләнгән булган. Сабитның улы Мөхәммәтзариф туган. Шулай итеп, бер хуҗалыкта гаиләләр саны 7 гә, анда яшәүчеләр саны 28 гә җиткән. Авылдагы иң зур хуҗалыкларның икенчесен тоткан Сәгыйть бабам. Элекке заманда зур йортлар булмаган. Гаиләләр бер ишек алдында бәләкәй йортларда яшәгән булырлар. Әмма ашау-эчү, хуҗалык итү бергә булган. Сәгыйть бабайдан калган “Әсма ындыры” дип йөртелгән зур ашлык эшкәртү ындыры сугыштан соңгы 1950 елларда да колхоз өчен шактый хезмәт иткәнен хәтерлим. Сәгыйть бабам хуҗалыгындагы 28 җанның 21 е чын мәгънәсендә эш көчендә булганнар һәм күмәкләшеп эшләүдә мул тормышка ирешкәннәр.

Сәгыйть бабам вафатыннан соң, минем нәселемнең төп буынында фаҗига була. 30 яшен тутырган Сабит бабам ни сәбәптәндер вафат була. Аның җәмәгате Фарбиза Төхфәтуллина бердәнбер улы, 1857 елда туган яшь бала Мөхәммәтзариф белән тол кала. Эшчән булса да, зур хуҗалыкта тол хатын артык кашык булгандыр, мөгаен. Аны башка чыгаралар. Дөресрәге Фарбиза яшь баласы белән авылның каравыл өенә торырга күчә. Авыл үзәгендәге каравыл өе староста карамагында була. Балчык идәнле, карындык белән каплаган бәләкәй тәрәзәле, шыксыз өй була ул. Шәригать кануннары буенча, ире үлгән тол хатынга хуҗалыктан бернинди мал да тими икән. Шәхси киемнәре һәм бирнә буларак киленнең артыннан килгән тере мал гына өлешкә бирелгән. Фарбиза артыннан колын алып килгән була. Хәзер аңа шул колыннан үскән ат кына тия. Яшь баласы булган тол хатын ул атны асрый алмаган билгеле. Нишләткәндер, анысы мәгълүм түгел.

Фарбиза староста кушканны үти, налог түләүгә чакырып авыл халкын староста кушуы буенча каравыл өенә чакырып йөри.

— Ул хезмәтне малай вакытта миңа да күп башкарырга туры килде, — дип сөйләп калдырган бабам, — авыл кешесенең налог түләргә акчасы юк, кешеләрне кат-кат чакыртып йөдәтәләр. Ә налог түләргә тиешлеләр килергә теләмиләр. Берсендә кат-кат баргач, бер урта яшьләрдәге хатын (ул аны исемен әйтеп сөйли торган була) “менә аларга” дип күлмәген күтәреп, ыштанын төшереп тә күрсәтте хәтта. Минем нинди гаебем булгандыр инде!

Үсә төшкәч, Зариф байларга урман кисә. “Әнигә бердәнбер бала булганлыктан, солдатка да, сугышларга да алмадылар” ди ул. Урман кискәндә егет чакта аңа да өлеш чыгаралар. Дүрткә биш метрлы өй салып чыга ул. Бабайлары нигезеннән ерак түгел генә “утыра”. Өй салганда бабайлары Зарифка ярдәм итәләр: иске кара мунчаның однорезкадан (бүрәнәне урталай ярып) бурап эшләгәнәй алгы өлешен аңа өйалды итеп итеп бирәләр. Әмма Зариф бабай гомер буе фәкыйрьлектә яши. Беренче хатыны үлгәч, икенчесенә өйләнә. Ике хатыннан 3 бала тәрбияләп үстерә. Авылда Зарифлар шактый күп булганлыктан, һәрберсенең кушаматы була. Әтисе яшьтән үлгәнлектән, аны белүчеләр әз булгангамы, аңа бабасы исемен тагып “Сәйпет Зарифы” дип йөртәләр.

Төп нигездә калган Сәйфетдиннекеләр исә шактый таза тормышлы, үтә эшчән һәм бердәм булып, нык хуҗалыклы булып танылалар. Сәйпетнекеләр турында авыл халкы арасында “Шактый гына кызу, хәтта ат белән җир сөргәндә дә дә җырлап эшлиләр иде, җырны ярты юлда туктатып, атына “на-а-а!” дип кычкыра иде дә, кабат җырны дәвам итә иде” дип сөйлиләр. Туры сүзле, төгәл һәм таләпчән булулары белән “Сәйпетнекеләр” дип авылда аерылып торган алар нәселе. Октябрь инкыйлабына кадәр сәйфетдиннекеләр авылда шактый таза нәселдән булып, нык тамыр җәяләр. Араларында сәүдә эшенә алынучылары да була. Кызганыч ки, 1930 елларда, совет властенда колхозлар төзү кампаниясе башлангач, сәйфетдинекеләр нәселеленнән булган сәүдәгәрләр гаиләләре дә туздырыла. Бу нәселдән булган, авылда шактый танылган Әсма байның кибете һәм йортлары тартып алына. Үзе Магнитогорскига сөрелә. “Күгәрченгә кайда да бодай” дигәннәр. Әсма апа анда да югалып калмый. Тырыш хезмәт куя. 90 яшьтән узганчы яши. Хәзерге вакыта авылда яшәп калган Шакирҗановлар, Галимҗановлар нәселләре дә сәйфетдиннекеләр нәселеннән. Аларның бабалары да сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән өчен репрессия дулкынына эләгәләр. Йорт җирләре, милекләре тулысы белән тартып алына. Зариф бабамның туганнан туган энесе Закир да шушындый ук хәлгә дучар була. Бар милке тартып алына. Шунысы билгеле, Закир абзыйның кызы Миңҗамал апа (мулла кушкан исеме Бибинур) Салавыч авылына кияүгә чыга. Аның кызы Кадрия Исхакова хәзерге вакытта Магнитогорски шәһәрендә татар мәдәни үзәгендә эшли. Татар телендә радиотапшырулар алып бара.

Сәйфетдин бабам нәселеннән булган авылыбызның элеккеге сәүдәгәре Гыйлмулла абзый да 7 баласы белән Киров өлкәсенә тайга урманнарына сөрелә. Бар мөлкәте тартып алына. Шуны да әйтик, элек таза нәселлеләр үзләренә ярны да таза нәселдән эзләгәннәр. Гыйлмулла абзыйның җәмәгате Фатыйма апай алдарак телгә алынган Арбор авылында яшәгән Үтәгән нәселеннән булган. Телгә түбәндәге гыйбарә кереп калган. Яучы буларак барган Әсма түти үз туганының байлыгына ишарәләп, “Безнеке тирән” ди икән. Булачак килен Фатыйма да аптырап калмаган “Сезнеке тирән булса, безнеке тирәнгә дә җитәрлек” дип җавап кайтарган. Гыйлмулла абзый һәм Фатыйма Киров тайгасында мәңгегә калалар. Сөргеннән аларның балалары гына акланып кайта. Алар Казанда урнашалар. Балаларына югары белем бирәләр. Бу нәселне дәвам итүчеләр хәзерге вакытта Казанда һәм Мәскәүдә дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Мәсәлән, Гыйлмулла абзыйның бер оныгы Гомәр Зәйнулла улы Гарифов Татарстан Республикасы социаль яклау министры урынбасары булып эшләде. Хәзер “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсендә Фәрит Мөхәммәтшин карамагында җаваплы вазыйфа башкара.

Зариф бабамның вафат булган беренче хатыныннан туган Маһитап тәтә Сосна авылына тормышка чыгып яши. Мин аның бик тә ипле һәм дини булганын хәтерлим әле. Аның кызы Гөлҗиһан апа да әнисенә бик тә охшаш: бик тә ипле, ярдәмчел һәм кешелекле иде. Аның балалары гаиләләре белән тормыш арбасын Соснада, Түбән Камада, Казанда, Меделеевскида тартып баралар. Тырышлар, нәселгә тап төшерүчеләрдән түгел.

Бабамның беренче хатыны ни исемле булганын да, чыгышы белән кайсы авылдан булганын да белмим. Ә менә аның вафатыннан соң икенче тормыш иптәше Нәфисәне ул Балтачтан алып кайткан. Нәфисә әбиемнең нәселен Балтачта дәвам итүчеләр — Гатиятуллиннар. Исмәгыйль абый Гатиятуллин 1960-80 елларда район газетасы редакциясендә фотограф булып эшләде. Аның энесе Мәгъсүм абый, озак еллар санэпидстанциядә шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Мәгъсүм абыйның улы Дилүс милиционер булып эшли, гаилә учагын шулай ук Балтачта корды.

Бабам Нәфисә әби белән янә ике бала үстерәләр: Факиябану һәм Әхмәтшәкүр. Кыскартып Шәкүр дип йртелгәне минем әтием инде. Факиябану апаның тормышы җиңелдән булмый. 5 малай тәрбияләп үстерә. Өчесе үги балалар. Ире Фәләхетдин сугыш кырында кала. Үзе аксак, өстәвенә колакка шактый нык. Ахыргы гомерендә (ул 88 яшькәчә гомер итте) колаклары бөтенләй ишетмәс, күзләре күрмәскә әйләнде. Кече улы Илсур тәрбиясендә Биектауда вафат булды. Васыятынча, Түнтәр зиратына алып кайтып җирләдек. Тормыш сызыгын Казанда Илсурның ике улы дәвам итә. Илсурның абыйсы Мансур гаилә учагын Украинада корды. Донецк шәһәрендә яшиләр.

Әтиебез Шәкүр төз буйлы, чандыр булса да, гәүдәгә таза була. Яшь вакытта сабантуйларда еш көрәшеп, “ашказаны ярасы” авыруы ала. Сугышка кадәр Казанга операциягә дә бара. Әмма хәзерлек сызыгы үткәч, “йөрәген күтәрми” дип хирург кабул итми. Күреп белгән кешеләр “әтиең бик ипле кеше иде, кешеләргә начарлык эшләмәде, авыр сүз әйтмәде, авыл халкына игелекле булды” дип искә алалар. Яшь вакытта бер ел чамасы (1938) авыл советы рәисе булып эшләп ала. Авыл активисы буларак та аны искә алалар. Сугышка кадәрге җиде коммунистның берсе булды диләр. Әмма коммунист буларак та, авыл советы рәисе буларак та кешеләргә начар гамәлләр кылуы һәм кырыслыгы турында ишеткәнем булмады. Усаллыгы булмагангадыр, рәислектән тиз китә һәм мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире була. Сугышка китәр алдыннан колхозда склад мөдире вазыйфасына керешә. “Җиде ел яшәдек. Җиде түгел, бер тапкыр да авыр сүз әйткәне булмады. Сабыр холыклы иде. Иртәгә фронтка чыгып китәсе көнне складына бардым. Юлга алып чыгарга каты күмәч пешерергә бер кашык та он юк, Шәкүр, дидем. Эндәшмичә генә биленнән алъяпкычын салды. Шуңа бурадан сочкыч белән борчак оны салып бирде”, — дип сөйли иде әнием. Мин туарга бер ай кала фронтка китә. 6 ай концлагерьга тиң булган Сослангерда “хәзерлек үтә”. 1942 елның гыйнваренда фронтка керә һәм юкка чыга. Шул елның язында әниемә “Зарипов Шәкүр хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Әнием исән вакытта “Әтиегез кайтыр. Төнлә кайтып төшәр микән, көндез микән? Сезне таныр микән?” дип еш сөйләнә иде. Үлгәнче көтте. Әнием гүр иясе булгач, әтием вафатыннан соң 60 ел үткәч кенә “Хәтер китабы” редакциясе ярдәмендә Подольскидагы Үзәк хәрби архив аша әтиемнең Мәскәү асты сугышларында яралануын, Иваново шәһәренә госпитальгә китерелүен һәм шунда 34 яше тулар алдыннан вафат булуын эзләп таптым. Ивановога барып, вокзалдан госпиталь бинасына кадәр яралы хәлдә әтием килгән 5 трамвайга үзем дә утырып, әтием җан биргән “ЭГ-3818”нче элеккеге госпиталь бинасын күреп, ул җирләнгән урында зират кылып, белгән кадәр догамны укып кайттым. Монда, әтием кебек госпитальдә яралардан үлгән, Соснево һәм Болино зиратларында траншеяларга салып 2 гектарга якын мәйданда күмелгән кызылармеецларның саны 6 мең чамасы!

Хәзер әниемнең нәсел сызыкларына күз салып үтик. Аның алгы өлеше шул ук Янгол бабадан башлана һәм алга таба түбәндәгечә дәвам итә: Морза(1660) — Морсай(1697) — Нәзир(1737) — Габбәс(1757) — Әбҗәлил(1782) — Әхмәтша(1814) — Мәхәммәтша — Гариф — Гыйльмиҗамал(1908). Бу нәселнең дә авыл тарихында тоткан аерым урыны бар. Нәзирнекеләр һәм Габбасовлар Октябрь инкыйлабына кадәр сәүдәгәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылда гына түгел. Малмыж шәһәрендә һәм Казанда. Банктагы исәп хисап счетларында Габбасов фамилиясен саклап, алар 1917 елның ноябренә кадәр килгәннәр. Инкылаб давыллары Габбасовларны чәчә: Габбасов Габдрахман акларда командир булса, бертуган энесе Габбасов Габдулла 1932 елдан башлап кызыл чекист була. Озак еллар Урта Азиядә хезмәт итә. Габбасов Фәйзрахман да Урта Азиядә партия һәм хуҗалык җитәкчесе булып таныла. Габбасова Рәбига Ленин орденына лаек булган мәгариф ветераны буларак билгеле.

1858 елгы язмаларда Әбҗәлил хуҗалыгында 33 җан теркәлгән. Җан башы буенча бу авылдагы иң зур хуҗалык. Шушы ук язмаларда шушы ук хуҗалыкка язылган Латыйф Габбасовның авыл старостасы булуы язылган. Бу елда авылда 101 хуҗалык булып, барлык яшәүчеләр саны 1132гә җиткән.

1812 елда туган Әхматша бабай турында 1930 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт түбәндәгеләрне язып калдырган: “Әхмәтшаһны Түнтәрнең бишенче мулласы Гали хәзрәт (Бохарада 10 ел укып, Тибетта, Әфганстанда һәм Һиндстанда 5 ел стажировка үткән һәм ишан дәрәҗәсе алып кайтып, ислам дөньясында “Нәкышбәнди” орденына лаек булган Мөхәммәтгали Сәйфетдинов -автор искәрмәсе.) димләп тимерче иткән. Агай-энесе башта каршы торып, “ул нинди эш, урыс кына тимерче була” диеп кире сөйләсәләр дә, Гали хәзрәт: “Тимерчелек бик яхшы кул кәсебе, пәйгамбәрләрдән калган һөнәр, агай-энең сүзенә карама”, — диеп, үгетләп күндергән. Моның угылы Мөхәммәтшаһ оста тимерче булып үзлегеннән өйрәнеп сәгать һәм төрле машиналар төзәтүче эшен яхшы эшләүче вә җайлы, тугры кеше иде. Мөхәммәтшаһның Гариф, Нәфигъ һәм Гали исемле өч угылы өчесе дә тимерче булсалар да, осталыклары аталары дәрәҗәсендә түгел диләр...”

Мөхәммәтша бабайның бертуган энесе Әүхатша да, аның уллары Гаделша һәм Мөбарәкша да тимерчеләр һәм агач осталары булуы билгеле. Әхмәтша бабайдан мирас булып калган, инеш буендагы тимерче алачыгы улларына һәм оныкларына гына хезмәт итеп калмыйча, колхоз тимерчелеге буларак 1962 елгача хезмәт итте. Гаделша белән Мөбарәкша, гаиләләрен алып, 1936 елда вербовка белән Себер якларына китәләр. 5 баласы һәм хатыны белән Гаделша Чита өлкәсе Калган районы Борзя авылына урнаша. Түнтәрдә авыл советы рәисе булып эшләп, 1930-32 елларда авылның урта хәлле крестьяннарын һәм сәүдәгәрләрен кулак итеп теркәгән документларга кул куйган Гаделша танылган декабристлар сөргендә булган Борзяда тимерче булып урнаша. Уллары Илдус белән Илбирт үсеп җитеп, якындагы полиметалл рудникларында эшкә урнашалар. Бер үк вакытта иллешәр баш умарта гаиләләре тотып, һәр умартадан 80-100 кг бал алып, таза тормыш белән яшәделәр. Балалары катнаш гаиләләр төзеп, татарлыктан колак кактылар.

Гаделшаның энесе Мөбарәкша шулай ук 5 балалы гаиләсе белән Иркутск шәһәренең Түбән Уда шәһәрендә яңа тормыш башлый. Мөбарәкшаның бер улы Габделбәр югары белемле зоотехник буларак Омск өлкәсенең Русско-Полянск районына урнаша. Монда ул 35 ел дәвамында совхоз директоры булып эшли. Берничә орден иясе, СССРның атказанган уйлап табучысы, партия създы делегаты буларак бөтен илгә таныла. 25 мең сарык, 1300 эре мөгезле терлек тота совхоз. Эшчеләр өчен бөтен уңайлыклары белән индивидуаль 300 фатир салдыра. Вафатыннан соң поселок халкы төп урамга һәм мәдәният йортына аның исемен бирәләр. Кызганычка каршы аны монда Аушин Георгий Михайлович дип кенә беләләр. 1954 елда паспортны шулай алган була. Габделбәрнең энесе Тәлгать тә, паспорты буенча Мөбарәкшин Петр Михайлович (туу турындагы таныклыгы буенча Мөбарәкшин Тәлгать Мөбарәкша улы), күрше “Москаленский” совхозында озак еллар директор булып эшләп, абыйсы кебек бөтен Себергә таныла. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Ленин орденнарына лаек була. Авыл хуҗалыгы белгече буларак фән кандидаты исеме ала. Әүхатшиннар турында җитеп торыр.

Мөхәммәтша бабайның өч улы да тимерче була. Мөхәммәтгали абзыйның кабере Түнтәр зиратында. Аның улы Салих 1932-34 елларда колхоз рәисе булып эшли, аннары Сталин репрессиясе корбаны була. Кызы Хәят апа Балтачта яшәде. Мөхәммәтшаның икенче улы Нәфыйк Мари Илендәге Түнтәр Пүчинкәсенә күченә. Улы Нурзада сугыштан бот төбеннән бер аяксыз кайткан. Балалары һәм оныклары Түнтәр Пүчинкәсендә, Казанда һәм Чаллыда яши. Нурзада абыйның бер сеңлесе Сәйдә апа Калининградта яшәп вафат булды. Ул анда 1953 елда, бу шәһәрдән немецларны куып, русларны күчереп утырткан вакытта ук киткән. Улы Женя татар телендә бер сүз дә белмәде. Нәселебезнең бу тармагы да урыска әйләнде. Икенче сеңлесе Рәхимә апа Казанда “кольцо”дагы балык кибете өстендәге бер бүлмәле фатирда яшәде. 40 ел мех фабрикасында эшләде. Улы Илдар кечкенәдән урам малае булып үсте. Шулай да, мәктәптән соң КДУның юридик факультетына укырга керде. 5 курска җитте һәм урамда тәртип бозып, рәшәткә артына эләкте.

Мөхәммәтша бабайның өченче улы, тимерче Гариф, минем бабам — әниемнең әтисе. Аның танылган кушаматы да була — Хыялый Гариф. Гариф бабам авылыбызның Поляк исемен йөрткән урамында башка чыга. Йорт һәм үзенә эшләргә тимерче алачыгы сала. Авылның иң оста тимерчесе, агач һәм буяу остасы, авылда бердәнбер сәгать төзәтүчесе булып таныла.

Гариф бабам турында шундый бер истәлек гыйбрәтле. Вакыйга XX гасыр башындарак була. Гариф бабай Чепья базарына юнәлә. Чепья базары Казан артындагы базарларның иң данлыклысы. Бу регионда өч базар дан тота: Мари ягындагы Бәрәңге базары, Малмыж аръягындагы Китәк базары һәм Чепьяныкы. Чепья базарына нәсел тамырлары белән Балтач янындагы Норма авылы белән бәйләнгән Казанның атаклы бае Габдрахман Ишморатов килә. Аның Арча төбәгендә кирпеч яндыру, урман эшкәртү һәм ат заводы тотуы билгеле. 1911 елда Ромновлар нәселенең тәхеттә утыруларына 300 ел тулу тантанасында патшага бик яхшы рысак бүләк иткәч, тегесе аннан “нәрсә телисең?” дип сорый. “Ат дугасына кыңгырау тагарга рөхсәт бирегез!” дип үтенә Габдрахман. Үтенеч канәгатьләндерелә. Ул заманда дугага кыңгырау тагу бары тик почта атларына гына рөхсәт ителгән була.

Ишморатов Чепья базарында бик яхшы итеп эшләнгән җигүле тарантас күреп ала. Атына исе китми аның, тарантасның зур осталык белән башкарылуына шак ката. Хуҗасын таптырта бай. Гариф бабамны чакырып китерәләр. “Сатулашып тормыйбыз. Атың тарантасың белән минеке!” ди хуҗага. Шактый зур суммада акча бүләк итә бай. Чыннан да, тирә-юньдә тарантасны Гарифтан да оста ясаучы булмагандыр, мөгаен. Ул чорда җигүле тарантас хәзерге җиңел автомобиль ролен үтәгән.

Чепья базарында откан акчага Гариф ат та сатып ала, яңа тарантас та ясый. “Өчкырлы” өр-яңа йорт та сала. Элек авылда таза хәллеләр һәм сәүдәгәрләр уртада өйалды калдырып, кара-каршы ике йорт салганнар. Берсе “ак өй”, ягъни кунак өе булып торган. Гариф бабам авылда йорт салуда өр-яңа конструкция керткән: агач буралардан өч йортны квадратның өч почмагына үзара теркәп, дүртенче почмагына өйалды төзегән. Өч өйнең дә ишекләре бер зур өйалдына чыга торган була. Йортларның беразын төзеп бетергәч, инеш аркылы чыгып, тау башына менеп карый һәм үзгәреш кертә икән. Хәтта өченче йортын төзеп бетергәч, янә сүтеп күчереп салган. “Хыялый” кушаматын шул чорда биргән булсалар кирәк. Йортларның түбәсен Малмыждан ат белән ташып (35-40 км) кызыл черепица белән япкан. Ул вакытта авылда бер генә байның да өй түбәсе черепицадан ябылмаган. Кызганычка каршы бабам йорт түбәсен ябуны төгәл хисаплап бетермәгән. Авышлыгы әз булу сәбәпле, бер кыштан түбәнең киштәләре авыр черепицаны чыдатмаган. Икенче җәйдә түбәдән черепицаны сүтеп алып, аны калай белән каплаган.

Гариф бабамның шундый зур осталыгы янында аның бер начар гадәте дә булган. Ул чорда авылда 1800 тирәсе кеше яшәгән. Урамда исерек кеше күренү гайре табигый хәл булмаган. Татар авыллары кибетләрендә, гомумән, аракы сатылмаган. Кабаклар бу тирәдә Чепьяда һәм Кече Лызида гына булган. Аралары 30 км. 1917 елгы түнтәрелеш авылга да “ирек-демократия” алып килгән. Урамда исерекләр күренгәли башлаган. Кызганычка каршы, шуларның берсе, базардан кызмача кайтучылар арасында минем бабам да булган. Бабам балаларын: улын һәм кызын агач һәм тимер эшенә өйрәткән. “Әти килешү төзеп алды да, абый белән икәү Чепьядагы ике катлы кызыл кирпечтән булган административ бинаның һәм Урта Көшкәттәге башлангыч мәктәп биналарының түбәсен калай белән яптык”, дип сөйли иде әнием.

Бабам өйдә һәм эш урынында батрак-хезмәтче тотмаган. Шуңа күрә, 1930 еллардагы репрессиягә эләкмәгән. Ул чорда авылда “кулак” буларак репрессиягә дучар булучылар гына да 35 хуҗалыкка җиткән. Болардан башка “сүз” җәзасы белән эләгүчеләр 30га җитә.

Әниемнең әнисе — Бибиҗамал әбиемнең нәсел тамырлары белән танышу вакыты җитте дип уйлыйм. Чыгышы белән ул шушы ук Түнтәрдән: Янгол — Үкәч — Колмәт(1682) — Габсәләм(1712) — Габделрәхим(1742) — Габделманнаф(1786) — Хәсән(1831) — Бибиҗамал (1861). Әбиемнең әтисе Хәсәнне Муллахәсән дип йөрткәннәр. Әмма ул мулла булмаган, ә Латыйф Габбасовтан соң авыл старостасы булган. Хәсән бабайның староста буларак таза җеп белән күкрәккә тагып йөрткән медальонын Гали бабай Шаһиев авылыбызның Мәдрәсә музеена тапшырды. Галинең әнисе Җәмилә Сәйфетдин кызы булган. Сәйфетдин исә Бибиҗамалның бертуган абыйсы. Гали бабайның балалары өчесе дә югары белемле табиблар. Гаиләләре белән Казанда, Чебоксарда яшиләр. Гали бабайның туганнары исә Башкортстанда, Чиләбедә, Үзбәкстанда төпләнеп калганнар. Сәйфетдин абзыйның кайбер оныклары һәм оныкчыклары Эстониядә, Түбән Тагилдә, Рязаньда, Дагыстанда... Муллахәсән нәселеннән шагыйрьләр һәм язучылар да чыккан. Шуларның берсе — Совет чорында Воркутада яшәп туган авылы Түнтәр турында йөздән артык шигырь иҗат иткән Рамазан Шәйдуллин. Шушы нәселнең бер дәвамчысы Кукмарада туган һәм үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәп иҗат итүче журналист һәм язучы Заһид Мәхмүди. Заһид фәлсәфи повестьларны эченә алган берничә китап бастырды инде. Мәхмүт абый сугышка кадәр авылда ата коммунист булган. Авыл советы рәисе булып эшләгән. Нәселнең бу тармагына үтә кайнарлык, үтеп керүчәнлек һәм кызулык хас. Заһидның улы Фәнис Камал ТНВ каналында алып баручы, өметле күренгән яшь журналист.

Бибиҗамал әбиемнең язмышы турында сөйләгәнче, 1856 елда отставкага чыгып, авылга унтер офицер чинында кайтып урнашкан Мозаффар Габделгаффаровның ике улы турында берничә сүз. Аның кече улы Мөхәммәткамал, 1856 елда туган, 14 яшендә Түнтәр сәүдәгәрләре белән Мәкәрҗә ярминкәсенә китә. Шуннан авылга кайтмый. Берничә еллык солдат хезмәтеннән соң Оренбургка кайта. Танылган Әхмәт бай Хөсәеновта башта хезмәтче була, аннары приказчик вазыйфасын башкара. Шунда Орскидан Мостафа Фәйзуллинның (Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе) олы кызы Фатыймага өйләнә. Түнтәргә кайта һәм Малмыж шәһәренә урнаша. Бөтен гомерен Малмыжда мәгърифәтчелек эшенә бирә. Малмыжда татар мәгърифәтчелегенең һәм кызлар өчен һөнәр мәктәбенең чишмә башында Мөхәммәткамал тора. Мөхәммәткамал Фатыймага өйләнгәннән соң, Фатыйманың энесе Сәетгәрәй Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килә. Мулла булып, Ишми ишан кызына өйләнгәч, Шодага урнаша. Сәетгәрәйнең энесе Мирхәйдәр Фәйзи Шодага килеп Галиябану пьесасын язарга илһам ала.

Мөхәммәткамалның нәселебезгә нинди катнашы бар соң? Аның бертуган абыйсы – нәкъ менә Мөхәммәтҗан авыл старостасы Муллахәсән кызына өйләнә һәм алар чит-ят җирләргә чыгып китәләр. Берничә ел Бакуда яшиләр. Аннары Сәмарканд шәһәрендә. Аларның Мансур исемле уллары туа. Кызганычка каршы, Бибиҗамал белән Мөхәммәтҗанның никахлары ни сәбәптәндер өзелә. Мансур да Мөхәммәтҗанда кала. Кыю, үткен, рус телен дә бик яхшы өйрәнгән Бибиҗамал кире авылга, әтисе йортына кайта. Шәһәрчә киенгән чая Бибиҗамалга Мөхәммәтша улы Гарифның күзе төшә. Үзеннән беркадәр олырак булуына карамастан ул аңа өйләнеп тә җибәрә. Яңа гаиләдә Зәкиулла һәм минем әнием Гыйльмиҗамал дөньяга килә.

Бибиҗамал әбием авылның иң оста тегүчесе була. Чепья базарында бабам әбиемә “Зингер” машинасының иң яхшысын сайлап алырга куша. Тегү осталыгына әниемне дә өйрәтә. Әнием дә 12 яшьтән кешеләргә кием тегә. Бибиҗамал әбием кешеләр белән бик тә аралашучан була. Күпләр аңа төрле мәсьәләләр хакында киңәш сорап мөрәҗәгать итә торган булалар.

1960 елда авылга радио һәм электр үткәргечләре сузылды. Өйдә “Казан сөйли” башлады. Татар концертлары яңгырады. Шулчак әни миңа болай ди: “Улым, минем Мансур исемле абыем Сәмардкандта калган. Фамилиясе Мозаффаров булган. Радиодан Мансур Мозаффаров көе дип еш бирәләр. Шул кеше минем абыем түгел микән?” Мин белештем, әмма әниемә уңай нәтиҗә белдерә алмадым. Әнием тормышка чыккач, беренче улларына Мансур исеме бирәләр. Әмма Мансур абыем 8 айдан туган һәм берничә атна гына яшәгән.

Зәкиулла белән Гыйльмиҗамал яшьлекләрендә авыл активисты булалар. Зәкиулла авылның беренче комсомолларыннан берсе. 1929 елда колхозлар төзер алдыннан Сталин авылларда эсперимент үткәрә. Ирекле кооперативлар төзелә башлый. Балтач төбәгендә беренчеләрдән буларак, Түнтәрдә, “Кызыл сабанчы” исеме белән машинный ширкәт төзелә. Дәүләттән аларга процентсыз ссуда хисабына сугу-суыру машиналары бирелә. Унлап хуҗалык шул ширкәткә берләшеп, башта үзләренекен, аннары ярлы катлам крестьян хуҗалыкларының ашлыкларын сугу һәм җилгәрү эшен башкаралар. Гади халык элек мондый машиналарны байлар-кулаклардан арендага ала торган була. Машинный ширкәт башкарган эш күпкә арзанга төшә. Шулай итеп, күмәк хуҗалык-колхозлар төзүгә “прелюдия” үткәрелә. Түнтәрдәге машинный ширкәтнең рәисе булып Зәкиулла абыебыз тора. Бабамның гаиләсендә дә үзгәрешләр була. Башта Зәкиулла өйләнә. Аннары бабам да, Бибиҗамалдан аерылып, икенче хатын ала. Өчкырлы өй ярдәмгә килә. Бер түбә астында өч гаилә яши башлый. Бер өйдә Гариф бабай, икенче хатыны һәм аларның балалары Әнвәр белән Сәрвәр, икенче өйдә әбием Бибиҗамал белән әнием Гыйльмиҗамал, өченче өйдә Зәкиулла, хатыны Нәсимә һәм балалары Илсур белән Римма. Өч гаиләнең дә ишекләре бер коридорга чыга. Хуҗалык итү дә бер була.

Соңарак, Зәкиулла абыйны Арча районына эшкә җир эшләре бүлеге мөдире итеп алалар. Аннары Кызыл юл районына (хәзер Арча районына керә, үзәге Кенәр авылында була) күчерәләр. Сугышка кадәр үк Зәкиулла абыебыз үпкә авыруыннан вафат була. 1940 елда Сталин фин җирләрен яулап алгач, гаиләләрне күчергәндә ике яшь бала белән Нәсимә апам да Ленинград өлкәсе Выборг районы Советский поселогына күченеп китә (элекке фин авылы). Гаиләсе белән шунда “эри” дә. Илсур сугыштан соңгы елларда рус кызына өйләнә. Уллары туа. Рига шәһәрендә яшәгәндә автоһәлакәттә вафат була. Римма апа исә хохол егетенә кияүгә чыга. Толя һәм Галя исемле балалары булуы гына билгеле. Шулай итеп, Зәкиулла нәселе урыс арасында “эреп югала”.

Ике яшь баласын калдырып, бабамның икенче хатыны да вафат була. Балалар тәрбияләү Бибиҗамал белән Гыйльмиҗамал җилкәсендә кала. Гариф бабам янә өйләнә. Монысында кызы Гыйльмиҗамалдан 4 яшькә кече булган Мәсрүрә исемле яшь кызга. Әле тормыш рәтен белеп бетермәгән, ятимлектә үскән кече хатын Мәсрүрәгә Бибиҗамал әбием нык ярдәм итә, хуҗалык итәргә өйрәтә. Мәсрүрә әбием (әниебез безгә аны “ул сезгә “әби” тиешле кеше була, шулай әйтегез” дип өйрәтте) бабама ике кыз бүләк итә: Мәйсәрә һәм Тәскирә. Тәскирәгә бер яшь тә тулмас борын, бабам вафат була. Мәсрүрә әбием 4 бала белән ялгыз кала. Бибиҗамал әбием вафатыннан соң (1934) Гыйльмиҗамал да булачак әтием Шәкүргә кияүгә чыга.

Мәсрүрә әбием авыр тормыш кичерә. Озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшли. Кыш көннәрендә төн урталарында мәктәп бинасына килеп, мәчет-мәктәпнең икенче катына чи утын ташып мичкә яга, җыештыра. 1944 елда яшь кызлар: Әнвәр белән Сәрвәр Казанга хәрби заводка ФЗӨгә (Дербышкида КОМЗ) китәләр һәм үз көннәрен үзләре күрә башлыйлар. Мәйсәрә үсеп, Караганда шәһәренә (Казахстан) китә. Шунда рус егетенә кияүгә чыга. Тәскирә әнисе янында кала. Тракторчы булып эшли. Авылда Камил исемле егеткә киүгә чыга. Сәнирә һәм Рифат исемле балалар үстерәләр. Авылдагы авыр тормыш Камил җизнине Уралга Кизел шәһәренә китерә. Аннары гаиләсен дә шунда алдыра. Хәзерге вакытта Камил белән Тәскирә Кизелда яшиләр. Тәскирә әби-бабай һөнәреннән ерак китми. Авылда механизатор булса, шәһәрдә исә тегүче буларак хезмәт куя. Сәнирә гаиләсе белән Ростов (на Дону) шәһәрендә, Рифат гаиләсе белән Пермь өлкәсендә тормыш итәләр. Мәсрүрә әбием 1946 елда Илдус исемле малай алып кайта. Илдусның әтисе авылдан китә. Малайны да әбием ялгыз үстерә. Илдусның гомере кыска була. Өйләнеп озак та үтми, дөньядан китә. Кызы Ләйсәрә хәзерге вакытта югары белемле мәдәният белгече буларак, Балтачта эшли. Ире Айзат белән ике бала үстерәләр. Хәзер Гариф бабам нигезендә җилләр исә. Тамырлары әнә шулай Рәсәйнең төрле почмакларына таралганнар.

Әнием Гыйльмиҗамал турында әз генә тәфсилләбрәк сөйләр вакыт җиткәндер. Яшьлегендә аның авыл активисты булганын искәрткән идем. Аны Казанга җитәкче кадрлар хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрү турында да тәкъдим булган. Карт әнкәсен кече хатын кулына калдырасы килмәгән. Яшелчә бригадиры буларак, 1933 елның көзендә Татарстан Колхозчылар съезды депутаты булган. Кияүгә чыгып, өч бала алып кайткан. “Шәкүр белән 7 ел яшәдек, 7 көн генә шикелле тоелды, авыр сүз әйтү түгел, хәтта кырын күз белән дә карамады”, дип сөйли иде. Әтием сугышка китеп бер ай үткәч, мин туганмын. Өч бала, 80 яшьлек сукыр бабай белән 7 терәүле җиргә сеңеп, янтайган өйдә утырып калган ул. Сугыш елларында беркемгә дә җиңел булмаган. Әнием 4 ел тимерче булып эшләгән. Кич утырып, төн урталарына кадәр җиделе лампа яктысында тегү теккән. Авылның иң оста һәм гадел (сүтелми торган итеп) тегүчеләреннән саналган. Әбиләргә дә, яшь киленнәргә дә, интеллигант укытучыларга да күлмәкләрне бик оста тегә иде ул. Үлчәм дә алмый, күз карашын сирпи дә, бернинди өлгесез кисеп, бер примерка белән укытучы хатын-кызлар өстенә утырта да куя. “Мондый күлмәк теккән өчен шәһәрдә 7 тапкыр кыйммәт алалар”, дип әйтәләр иде әнигә. Ирләргә костюм чалбарларны да оста текте ул. Абыем белән миңа теккән чалбарларга гына кесә салмый иде. Колхоз ашлыгын тутырырсыз да, гаепле булырбыз”, диде. Бабайны да риясыз тәрбияләгән. 45 елның язында өч тәрәзәле өй салып чыккан. “Лесникка тере сарык биреп урман кистерде” дигән яла белән, бер тәүлек Чепья төрмәсендә кунып чыккан. 1960-62 еларда да ул үз тырышлыгы һәм апам ярдәме белән яңа йорт салып чыкты. 1946 елда, сугыштан тимерчеләр кайткач, тимерче эшен ташлап, 4 ел дәвамында ферма мөдире булып эшләде. Аннары аны Чепьядан (ул 8 км ераклыктагы район үзәге) аркасына капчык асып, почта ташырга күңдерделәр. Буран-яңгырларда да почта ташуны өзмәде. Ике ел җәяү йөргәч, ат-арба бирделәр. Нинди авыр булса да, өч балага да урта белем биргән тол хатыннырдан ул авылда бердәнбер була. Сугыштан соң авылда 80 тол хатын кала. Бу исемгә дә тап төшерми ул.

Туры сүзле, тормыш тәҗрибәсенә бай, эшлекле булганлыктан, аңа олысы да, кечесе дә киңәшкә киләләр. Бик күп кешеләр белән аралаша. Сыер алганда, өй салганда әҗәткә акча сорап килүчеләрне дә бормый ул. Кием теккән өчен дә “мөмкинлеген булгач түләрсең” дия иде. Әниебез диннән аерылмады. Коръән укый иде. Безне дә дин тотучыларга хөрмәт белән карарга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтте.

Әтиебез сугышка киткәндә абыем Равил, олы бала буларак, 5 яшьтә кала. Гаиләнең төп ярдәмчесе була. 10 яшьтән башлап, каникулга чыгуның беренче көненнән, колхозда ат җигеп эшли. Бөтен эшне карусыз башкара. Кешеләргә карата бик тә ярдәмчел була. Хәтта вафатына кадәр дә (62 яшьтә) дә кемнең кем булуына карамастан, йомышын кире какмады, булышты, эшләде. Турысын гына әйткәндә “күл яна дигәндә чиләк тотып йөгерүчеләрнең ул иң беренчесе” иде. Сугыштан соңгы елларда урманда агач төбен иң оста һәм иң күп чыгаручы ул булды. Өйне җылыту өчен, сыерһәм сарыклар асрау өчен күп тырышты. Мәктәптә имтихан һәм контроль эшләр вакытында иң беренче булып иптәшләренең эшенә булышты. Аннары гына үз вариантын эшләде. Урта мәктәптән соң Казанда һөнәр училищесен тәмамлады, Яхромада алты айлык курслар үтте. Гомер буе су өстендәге земснарядта механик һәм бригадир булып эшләде. Су төбеннән ком кудырды. Хезмәттә гел макталуда булды. Авыр эштә булса да, катлаулы операцияләр кичерсә дә, санаторийларга йөрмәде. Хезмәт юлын Үзбәкстандагы Кумкурган поселогында башлады. Шунда өч һәм яшь ярымлык ике баласы (Володя, Люда) булган Катя белән яши башлады. Шул гаиләсенә гомер буе турылыклы булды, әмма гаилә рәхәте күрмәде. 8 ел яшәгәннән соң, Катя абыйдан бер кыз алып кайтты. Абый өч баланы карусыз тәрбияләп үстерде. Аларны эшкә урнаштырды. Хәтта өч баланың оныкларын да үстерешергә нык булышты. Төзелеш оешмасының эш урыны үзгәрү сәбәпле, торак урыны да гел үзгәреп торды: Тобольск (тимер юл полотносы төзеше), Новосибирск (плотина төзелеше), Сургут (нефть һәм газ трассалары төзелеше), аннары Омск. Гомеренең соңгы 30 елында вахта методы белән Себерне иңләде. Вахтадан бушаган 10 көндә авылга кайтып та зур ярдәм итеп китә иде. Хәзер Катя һәм олы балалары Омскида яшиләр. Кызы Ирина Сургут шәһәрендә төзелештә эшли, гаиләсе белән шунда яши. Иринаның улы Александр Зарипов фамилиясен йөртә. Абыемның кабере Омск шәһәренең Входная бистәсе зиратында.

Апам Рауза да балалык рәхәте күрмәде. Җәен иптәш кызлары белән колхоз эшендә, өйдә әнинең төп ярдәмчесе булды. Чепья мәктәбендә укыганда (8-10 класслар) көндез дәрестә утырса, дәрестән соң райком секретаре гаиләсендә ике яшь бала карады. Мәктәпне тәмамлагач, Ключищеда (Түбән Ослан янында) авыл хуҗалыгы бухгалтерлары училищесын тәмамлады. Аннары туган авылым Түнтәрдә колхозда 9 елдан артык баш бухгалтер һәм экономист булып эшләде. Тырыш, гадел, туры сүзле булуы белән авыл халкы алдында авторитет казанды. Бернинди эштән дә тартынмады, эш батыры булды. Бухгалтер буларак, отчетлар белән һәм җыелышларга идарә аты белән район үзәге Балтачка берүзе юлда йөрде. Кышын һәм язын нинди генә һава торышы булмагандыр, зарланмады. Район Арчага күчеп торган 1962-65 елларда Арчага ат белән дә, Шәмәрдән аша поезд белән дә йөрде. Кышын хәтта Казан аша (Балтачтан Казанга самолет, Казаннан Арчага поезд) йөргән очраклар да булды. Ул елларда колхозның яшәеше бик авыр иде. 65 елларда гына колхозчыларга хезмәт көненә 5-10 тиеннән акча түли башладылар.

1967 елда Яңгулга тормышка чыкканнан соң, лаеклы ялга чыкканчы сәүдә берләшмәсендә бухгалтер һәм берләшмә директоры булып эшләде. Тапшырылган һәрбер эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарды, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булуы белән Яңгул авылы халкының ихтирамын казанды. Әхмәтхан җизни белән игезәк балалар тәрбияләп үстерделәр. Фәрит район милиция бүлегендә эшли. Хатыны Энҗе белән Фәнзил исемле малай үстерәләр. Игезәк сыңары Фәридә гаиләсе белән Казанда яши, тәрбияче булып эшли. Җизни гомер буе колхозда бухгалтер һәм экономист булып эшләде. Күптөрле җәмәгать эшләре башкарды. Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме йөртә.

Хәзер үземнең гаилә турында берничә сүз. Хәләл җефетем Гөлзада Арча районы Казанбаш авылында туган, Лесхоз бистәсендә үскән. Әтисе Таһир — минем бабай — сугыш һәм хезмәт ветераны, Берлинга барып җиткән, орден-медалҗләр иясе. Сугыштан соңгы елларда колхоз рәисе булган, Татарстан Верховный Советы депутаты дәрәҗәсенә күтәрелгән. Соңарак урман хуҗалыгында бригадир, мастер һәм механизатор булып эшләде. Мактаулы һәм дәрәҗәле хезмәт кешесе булды. Кешеләргә бик тә игътибарлы һәм ярдәмчел иде. Ул әбием Бәрия белән 3 кыз тәрбияләп үстергән: Гөлчәчәк, Гөлзада һәм Әнисә. Әбием Бәрия 14 яшеннән колхозда бригадир була, аннары гомер буена сәүдә системасында кибетче һәм кибет мөдире булып эшләгән. Кешелекле, ярдәмчел булуы белән кибетчелә алдында да, авыл халкы алдында да, җитәкчеләр алдында да ихтирам казанган.

Миңа кияүгә чыкканчы, Гөлзада да 9 ел буе кибетче булып эшләгән. Түнтәргә килгәч тә, берничә ел кибетче булып эшләде. Хәзерге вакытта мәктәптә китапханәче булып эшли. Китапханәче стажы гына да 20 елдан артык. Үз эшенә җаваплы каравы, һәркемнең үтенечен җиренә җиткереп үтәргә тырышуы, ярдәмчел булуы белән укытучылар һәм укучылар коллективның ихтирамын яулады. Авыл халкы, ата-аналар аңа зур хөрмәт белән карый. Ул һәркем белән дә уртак тел табып сөйләшә белә.

Гөлзада белән гаиләдә ике бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Энҗе КГУның татар теле бүлеген тәмамлады, Балтачта “Хезмәт” газетасы редакциясендә эшли. Улыбыз Фәннур Казан аграр университетын тәмамлады. Биектау районынында «Элита» агрофирмасында инженер-механик.

  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   22




Похожие:

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем

Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Балтач төбәгенең борынгы тарихы турында уйлар, фаразлар
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Түнтәр урта мәктәбе укучысы Расил Закировның 2000 елда республика конкурсында катнашып
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Адрес: 422242, рт, Балтасинский район, д. Тюнтерь, телефон: (8-268)-3-01-12. e-mail: abaga2004@yandex ru, tuntar-mk@rambler ru
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТ ирән тамырлы түНТӘрем
Мәчкәрәдә мелла Габделхәмит әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә...
Т ирән тамырлы түНТӘрем iconТатарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Түнтәр авылы энциклопедиясе Тирән тамырлы
...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©podelise.ru 2000-2014
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы

Разработка сайта — Веб студия Адаманов